3 сыйныфта татар теле дәресе
план-конспект урока

Шафигуллина Гузель Фаритовна

Фигыль турында төшенчә бирү, башка сүз төркеменнән аеру, сөйләмдә  дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres_figyl.doc97.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Фигыль турында төшенчә. 3 сыйныф

Максат: 1. Фигыль турында төшенчә бирү, башка сүз төркеменнән аеру, сөйләмдә  

                  дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

               2. Укучыларның фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади  

                   активлыкларын һәм танып – белүне үстерү.

                3. Аралашу, коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Көтелгән нәтиҗәләр:

Танып - белү: Нишли? Нишләде? Нишләгән? Нишләр? сорауларына җавап булган  

                    сүзләрне аеру һәм тану; фигыль сүз төркемен аңлау; фигыльне        

                    сөйләмдә  куллана алу.

Регулятив : Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели алу һәм

                              формалаштыра белү, эшләнгән эшкә бәя бирү

Коммуникатив: Күнегүләрне кагыйдә һәм үрнәк буенча башкару.Үз фикерләрен    

                    төгәл һәм ачык итеп белдерә алу. Дәреслектән дөрес информацияне          

                    табып куллану.

Шәхси: Укытучы укыганны һәм сөйләгәнне игътибар белән тыңлый белү.  

                 Дустыңны аңлау, хөрмәт итү.

Җиһазлау: компьютер, презентация, дәреслек.

Дәрес тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру.

I. Оештыру, мотивлаштыру.

Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.

-Хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Укучылар, әйдәгез, бер-беребезгә елмаешыйк та, хәерле көн телик.

-Сәлам, дустым! (,,биш”не бирү)

-Хәлләр ничек?  (җиңелчә җилкә кырыена кагу)

-Кайда булдың?(колак яфрагыннан тоту)

-Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)

-Син килдең! (кулларны җәю)

-Мин бик шат !(кул кысышу)

- Менә шундый җылы сүзләр, изге теләкләр белән башланган  дәрестә безгә сынатмаска, алган белем - күнекмәләребезне файдалана белүебезне күрсәтергә кирәк булачак.

II.  Актуальләштерү.

- Хәзер дәфтәрләрегезне ачып бүгенге числоны һәм матур язу күнегүен язабыз.

Тату туганнар таштан койма койганнар.

- Мәкальдән исемнәрне табу,сораулар кую. Исем нәрсәне белдерә? Нинди саннарда килә? Нәрсәләрдә төрләнә? Ничә килеш бар? Нинди килешләр һәм аларның сораулары.

III. Яңа белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Уку мәсьәләсен кую.

  • Бу җөмләдә нишли соравына җавап булып килгән сүз?
  • Нинди сорауларга җавап бирә?
  • Нәрсәне белдерә?
  • Предметның эшен – хәрәкәтен белдергән сүзләр нинди сүз төркеменә керүен ачыклау өчен, кроссворд чишәрбез.

Уку мәсьәләсен чишү.

  1. Бик зур, соры великан

Үзе йөк күтәрә икән.

Әгәр эссе булып кисә,

Борыны белән су сибә икән. (Фил)                  

  1. Бөтен халыкта бар ул,

Ансыз уку, язу юк.

ф

и

л

а

л

ф

а

в

и

т

с

у

г

а

н

с

ы

е

р

й

о

л

д

ы

з

с

ә

г

а

т

ь

Тәртибен бутый күрмәгез,

Анысы мөһим шулай ук. (алфавИт)

  1. Җир астында җирән ат,

Аның тиресе җиде кат.

Суясың да туныйсың,

Тунаганда елыйсың.( суГан)

  1. Үлән ашый, май ташый. (сЫер)
  2.  Кич булганда күренер,

Таң булганда – күмелер.(йоЛдыз)

  1. Бертуктаусыз йөри,

Урыныннан кузгалмый.(сәгатЬ)

Теманы ачыклау, максатны билгеләү.

  • Димәк, эшне, хәрәкәтне. Хәлне белдергән сүзләр ФИГЫЛЬ дип атала.
  • Нинди сорауларга җавап бирә?(слайдтан укып ныгыту)

Физминутка

IV. Яңа белемнәрне ныгыту.

  • Сүзлек диктанты. Төрле килештәге сүзләрне язу.Сорауларны дөрес кую.

Яза, укый, алды, сөйләгән, сикерде, буяр, тикшерәчәк.

  • Дәреслек буенча эш. 124 нче күнегү. “Тәмле телле малай” исемле текст өстендә эш. Укучылар текстны укыйлар. Сорауларга җавап бирү.

“Тәмле телле ” дигән сүзне ничек аңлыйсыз? Сез дә Нәсим кебек матур итеп сөйләшәсезме? Үзегез нинди “тәмле” сүзләр беләсез? (мисаллар китерү)

  • Һәр җөмләдәге фигыльне табу, сорау кую.
  • Дәфтәрдә эш. Мөстәкыйль рәвештә тексттан фигыльләрне язып алу. Үзара тикшерү.
  • Уен. Рәсемгә туры килгән фигыльләр әйтү.

Описание: G:\samyie-dorogie-sobachki-kartinki-sobachek-darom.jpg                Описание: G:\iCA4MUTHY.jpg

Эт өрә, саклый, ашый, эчә, йоклый ...

Кош оча, сайрый,утыра, ашый ...

- Тест. Тестларны слайдта бирелгән материал буенча тикшерү 

        1.Фигыль нәрсәне белдерә?

а) предметны;

б) эшне, хәлне, хәрәкәтне;

в) предметның билгесен.

        2.Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

а) нишли? нишләде?нишләгән? нишләячәк?

б) кем?нәрсә?

в) нинди? кайсы?

        3.Кайта фигыленә сорау  куй.

а) нәрсә;

б) нишләгән;

          в) нишли.

  V. Йомгаклау. Рефлексия.

 1. - дәрестә нәрсә өйрәндек?

     - Кайсы өлеше сезгә бик тә ошады?

     - Аеруча да нәрсә кызыклы булды?

     - Нинди яңалык белдегез?

 2. Өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату.122 нче күнегү. Биремен  үтәү.    

    -  Дәреслектәге кагыйдәне укырга.

       Иҗади: “ Тәмле телле бала” темасына үзләре турында язарга

   -  Матур җавапларыгыз, төпле фикерләрегез өчен рәхмәт.  

    - Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген смайликлар ярдәмендә бәяләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

"Сүзләр иленә сәяхәт".5 нче сыйныфта татар теле дәресе.

  Лексика темасын йомгаклауга 5 нче сыйныфта татар теле дәресе.Синоним,антоним, омонимнарны кабатлау....

2 нче сыйныфта татар теле дәресе. Тема - "Без зат алмашлыгы"

"Без зат алмашлыгы" темасын кызыклы итеп үткәрү максатыннан, сезгә презентация тәкъдим итәм....