"Морфология" темасына дәрес конспекты
план-конспект урока (6 класс)

Идрисова Расима Акрамовна

Бирелгән дәрес "Морфология" темасына багышлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon otkrytyy_urok_po_teme_morfologiya.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: морфология бүлеге буенча белемнәрне тирәнәйтү, мисаллар ярдәмендә ныгыту, туганлык-кардәшлек хисләрен чагылдыру, тирәнәйтү.

Җиһазлау: компьютер, экран, укучылар ясаган шәҗәрәләр.

Дәрес барышы:

  1. Психологик халәт. Укучылар белән исәнләшү.
  2. Белемнәрне актуальләштерү. Сорауларга җаваплар ярдәмендә әңгәмә оештыру.
  • Шәҗәрә сүзенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?
  • Күз алдыгызга нәрсә булып килә?
  • Кешеләр ни өчен шәҗәрәләрен төзиләр?
  • Ни өчен шәҗәрә кирәк?
  • Шәҗәрә кешеләргә ничек ярдәм итә, аның роле нәрсәдә?

    Димәк, укучылар, шәҗәрә төзү кешеләрдән бик күпне сорый. Ул үзенең буынын төзегәндә авылының, туган ягының тарихын, вакыйгаларын да кулана, эзли. Шәҗәрә - бүгенгене үткән белән тоташтыручы күпер ролен үти. Һәр кеше үзенең 7 буынын белергә тиеш, диләр. Бүгенге дәрес материалы белән шәҗәрәнең нинди бәйләнеше бар соң? Ни өчен мин сүзне бу тема белән башладым соң? Без үтеләчәк темага якын ук килдек. Бәлки берәрегез әйтеп бирер?

  1. Мәсьәлә кую. Тел белеменең морфология бүлеге нәрсә өйрәнә? морфология нәрсә дигәнне аңлата?
  2. Мәсьәләне чишү. Укучылар, морфология бүлеге турында белгәннәрегез белән уртаклашыгыз әле. Түбәндәге сорауларга җавап бирегез.
  • Нинди сүз төркемнәрен беләсез?
  • Алар җөмлә төзегәндә нинди роль башкаралар?
  • Җөмләдәге роленнән чыгып, аларны ничек атыйлар?

Ә хәзер мисаллар карыйк. Кыш, салкын, шундый, килде, быел, дүрт.

Белән, өчен, һәм, ләкин, иң, үк, аһ, их, кирәк, әйе, ярый.

  • Нинди сүз төркемнәре бирелгән?
  • Алар белән җөмлә төзеп буламы?
  • Нинди нәтиҗә ясый аласыз?

1 нче слайдны күрсәтү.

Нәтиҗә: сүз төркемнәре өчкә бүленәләр икән. Алар бер-берсе белән бик нык бәйәләнгәннәр, җөмлә төзиләр. Экрандагы шәҗәрә агачы сездә нинди фикер уята? Димәк, кешеләр арасында туганлык барлыкка килгән кебек, сүз төркемнәре арасында да туганлык җепләре барлыкка килде.

  1. Яңа материалны ныгыту. 77 нче күнегү. Бирелгән текст буенча эш.

Сораулар:

  • Нәрсә ул текст?
  • Нәрсә ул тема? Идея?

Ике укучы такта янында тексттагы 2,4 нче җөмләләрне тикшерәләр (синтаксик анализ).

Нәтиҗә ясау.

         2 нче слайдны күрсәтү.

Мәкальләр буенча эш.

Эшчән бәхетне эштән табар, ялкау читтән эзләр. Акыллыны да сыныйлар. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. 

  • Җөмләләрдән баш кисәкләрне табыгыз һәм аларның нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен аңлатыгыз.

Нәтиҗә ясау. Кайбер сүз төркемнәре бер-берсен алыштырып та килә ала.

Укучыларга текст яздыру. Фигыль сүз төркемен төшереп калдыру, укучылар үзләре мәгънәләре белән туры килгән фигыльләрне язарга тиешләр.

Нәтиҗә ясау.

        3 нче слайдны күрсәтү.

Тест сорауларына җавап бирегез.

  • Предметны аңлатучы, килешләрдә төрләнүче сүз төркеме … дип атала.
  • Предметның эшен, хәлен, хәрәкәтен белдерүче сүз төркеме … дип атала.
  • Сорауларга җавап бирүче, җөмлә төзүче, мәгънә аңлатучы сүзләр … дип атала.
  • Җөмлә эчендә тиңдәш кисәкләрне, кушма җөмлә эчендә гади җөмләләрне үзара бәйләүче чара … дип атала.
  1. Дәресне йомгаклау.
  2. Өйгә эш. Исем турында мәгълүмат, бүгенге дәреснең ничек үтүе турында иҗади эш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План - конспект урока в форме презентации в программе Power Point на немецком языке по теме " Немецкая пресса для подростков" и конспект урока в программе Word к УМК И.Л.Бим., Л.В.Садомовой " Шаги 5" для 9 класса.

Презентация конспекта урока на немецком языке  в программе Power Point по теме "Немецкая пресса для подростков" и конспект в программе  Word показывают некоторые приёмы работы по теме "СМИ" ...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

РАЗВИТИЕ РЕЧЕВОГО УМЕНИЯ С ПОМОЩЬЮ МЕТОДА ОПОРНЫХ СИГНАЛОВ-КОНСПЕКТОВ РАЗВИТИЕ РЕЧЕВОГО УМЕНИЯ С ПОМОЩЬЮ МЕТОДА ОПОРНЫХ СИГНАЛОВ-КОНСПЕКТОВ.АНГЛИЙСКИЙ ЯЗЫК.

Говорение на иностранном языке, особенно в монологической форме, представляет большую трудность для учащихся.Обучение с помощыо метода опорных сигналов открывает большие возможности в развитии речи уч...