Проектная работа по теме «Использование креативных технологии на уроках татарского языка в формировании морфологических навыков учащихся»
проект (9 класс)

Хәзерге заман мәктәп эшчәнлегенең төп максаты – белем алу күнекмәләре формалаштыру, ягъни субъектның үз-үзен камилләштерүгә аңлы рәвештә, яңадан-яңа социаль  тәҗрибәләр туплау аша барырга сәләтле итү.  Бу өлкәдә моңа кадәр билгесез ысуллар, чаралар, таныш булмаган метод һәм алымнар гамәлгә керә, камилләшә. Шуның белән татар теле һәм әдәбияты дәресләренең дә эчтәлеген үзгәртү сорала.

Алга китеш һәм үсеш булсын өчен, кешеләр креативлыкка мохтаҗ. Иҗади кешеләр яки аерым төркемнәрнең креативлыгы аркасында, тормышыбыз көннән-көн камилләшә, яңалыклар барлыкка килә. Креатив фикер йөртү технологиясенең актуальлеге җәмгыятьнең бүгенге чыгарылыш сыйныф укучылары алдына зур таләпләр куюы белән аңлатыла. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_yunusovoy_m.m.docx861.24 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия»                          гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Татар теле дәресләрендә укучыларның морфологик күнекмәләрен  формалаштыруда креатив технологияләр куллану

                

(Проект эше)

                                                       

                                                        Юнысова Мәсгудә Мәсхут кызы,

                                                       югары квалификацион категорияле

                                                       татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                     

                                                                   

                                                       

ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ...................................................................................................................3

I БҮЛЕК.ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ МОРФОЛОГИК КҮНЕКМӘЛӘРЕН ФОРМАЛАШТЫРУДА КРЕАТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРНЕ КУЛЛАНУ................................................................5

1.1. Креативлык – иҗади сәләт............................................................................5

1.2. Креатив фикерләүне үстерүче морфологик күнегү төрләре......................8

1.3. Креатив фикерләү технологиясенең төрле ысуллары...............................10  

II БҮЛЕК. ЭШ ТӘҖРИБӘСЕННӘН.............................................................12

2.1.  Кроссенс – яңа буын ассоциатив башваткыч............................................12

2.2. “Сыйфат” темасына кроссенс......................................................................14

2.3. Креатив технологиянең “Алты эшләпә ысулы”на мастер – класс...........16  

 

ЙОМГАКЛАУ....................................................................................................20

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ...................................................................................21

                                                                                               

КЕРЕШ

Без зур үзгәрешләр заманында яшибез. Белем бирүнең төп максаты – укучыга белемнәр, күнекмәләр суммасын җиткерү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү. Мәктәп алдында торган таләпләр бик җитди. Укучы белән укытучы мөнәсәбәтләре бөтенләй икенчегә әйләнде: укытучы да, укучы да иҗатчыга әверелә бара. Яңа нәтиҗәләргә ирешү, конкурентлыкка сәләтле, җаваплы, инициативалы һәм компетентлы гражданнар тәрбияләү- инновацион белем бирүнең төп бурычлары шулар. Заманча технологияләр белән эшләү, укытучының үз эшенә иҗади якын килүен дә таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер, укучы, яки башка рольгә кереп,  укыту процессын оештыра.

Бездән Федераль дәүләт белем стандартлары кергән чорда балаларны дөнья аренасына курыкмыйча чыгарлык шәхесләр итеп тәрбияләү сорала. Әйе, мондый эшне компетентлы, югары профессиональ дәрәҗәгә ия укытучы гына башкара ала.

Хәзерге заман мәктәп эшчәнлегенең төп максаты – белем алу күнекмәләре формалаштыру, ягъни субъектның үз-үзен камилләштерүгә аңлы рәвештә, яңадан-яңа социаль  тәҗрибәләр туплау аша барырга сәләтле итү.  Бу өлкәдә моңа кадәр билгесез ысуллар, чаралар, таныш булмаган метод һәм алымнар гамәлгә керә, камилләшә. Шуның белән татар теле һәм әдәбияты дәресләренең дә эчтәлеген үзгәртү сорала.

Алга китеш һәм үсеш булсын өчен, кешеләр креативлыкка мохтаҗ. Иҗади кешеләр яки аерым төркемнәрнең креативлыгы аркасында, тормышыбыз көннән-көн камилләшә, яңалыклар барлыкка килә. Креатив фикер йөртү технологиясенең актуальлеге җәмгыятьнең бүгенге чыгарылыш сыйныф укучылары алдына зур таләпләр куюы белән аңлатыла. Шуннан чыгып, проектның максаты:

татар теле дәрсләрендә укучыларның морфологик күнекмәләрен формалаштыруда креатив технологияләрне куллану буенча тәҗрибә уртаклашу. 

Бурычлар:

- креатив фикер йөртү технологиясенең аңлатмасын бирү;

- татар теле дәресләрендә ничек кулланыла алуы турында аңлату;

- эш нәтиҗәсе белән таныштыру;

Проектның тикшерү объекты: татар теле  дәресләре;

Проектның тикшерү предметы: морфологик күнекмәләр формалаштыруда креатив технологияләрне куллану

Көтелгән нәтиҗә:

1. Укытучылар  алдында чыгыш ясау, аны яклау.

2. Тәҗрибә уртаклашу.

3. Проект буенча презентация эшләү.

I БҮЛЕК.

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ МОРФОЛОГИК  КҮНЕКМӘЛӘРЕН ФОРМАЛАШТЫРУДА КРЕАТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРНЕ КУЛЛАНУ

  1. Креативлык – иҗади сәләт

 “Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгы салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү - мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”, - дип яза Г. Ибраһимов. Бу сүзләр бүгенге көндә бик актуаль. Чөнки ФГОС таләпләре буенча белем бирүнең төп максаты - укучыларга белемнәр, күнекмәләр бирү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү. Бу максатны үз эченә алган инновацион  педагогик технологияләрне куллану үзен аклый. 

     Педагогик технология – белем бирү һәм тәрбияләү процессында психологик һәм педагогик яктан нигезләнгән, системалы һәм планлаштырылган нәтиҗәләргә алып барырдай итеп кулланыла торган махсус формалар, алымнар, методлар һәм ысуллар җыелмасы. (Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2015. – 302 б. – Б: 203.)

       Креатив технологияләр – укучының иҗади, креатив фикерләвен үстерүгә юнәлтелгән махсус формалар, ысуллар һәм алымнар җыелмасы.

      Татар телен өйрәтүдә түбәндәге креатив технологияләр кулланылырга мөмкин: тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе; иҗади үсеш технологиясе, уен технологиясе (эшлекле, рольле уенннар) һ.б. [Еремина Л.И. Техологии креативного развития личности младшего школьника // Психолого-педагогические особенности младших школьников: монография. Часть 3. – LAP LAMBERT Academic Publishing GmbH & Co. KG, 2012. С. 113-149.]. ...

 Креативлык. Бу сүз нәрсәне аңлата? Аның артына нинди мәгънә яшеренгән? Креативлык төшенчәсе телебезгә XX гасырның 90 нчы елларында килеп керде. Креативлык – инглиз теленнән кергән сүз – creat, “иҗат итү, барлыкка китерү” дигәнне аңлата. Креативлык – гадәти тормышта традицион схемаларга хас булмаган яңа идеяләрне уйлап табу, тормышка ашыру юлында ярдәм итүче иҗади сәләт. Креатив фикер йөртү – шаблон фикер йөртүнең капма-каршысы, стандарт булган хәл-вакыйгалардан стандарт булмаган чишелешләр (чишелеш юллары) табу, иҗади фикерләүне үстерү, юмор хисе; яңа, гадәти булмаган идеяләрне  тормышка ашыру, баш миен тиз вакыт аралыгында башкача уйларга мәҗбүр итү. Бу очракта кызык булмаган, тапталган идеяләр, фикерләр читтә кала, әйберләргә беренчел караш юкка чыга, кешегә төрле эшчәнлек өлкәсендә зур мөмкинлекләр ачыла. Креативлык белем бирүдә формальлектән һәм авторитар стильдән коткара; укучының иҗади сәләтен үстерү өчен шартлар тудыра.

Укучыларның интеллектуаль һәм креатив фикерләү сәләтен, танып-белү эшчәнлеген үстерү – әлеге технологиянең максаты булып тора. Креатив фикерләрне үстерүнең төп бурычлары:

- кешедә иҗади башлангычны уяту,

- анда табигатьтән салынган иҗади потенциалны үстерү.

 Бу иҗат югарылыгына күтәрелергә ярдәм итә, укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыра;  укучыны креатив эшчәнлеккә тарта;  белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыра.

Креативлык һәм иҗадилык бер үк нәрсә булмаса да, алар үзара бик якын тора. Гадәттә язучылар, рәссамнар һәм башка иҗат кешеләре “бу әйбер нәрсә өчен, кем өчен, ничек төзелә?” кебек сорауларга бирелмиләр, кәеф һәм илһам килүенә карап иҗат итәләр. Креативлык һәрвакыт ниндидер сораулар белән бәйле. Ни өчен? Ничек? Нинди юллар белән белән ирешергә? дигән сорауларга җавап эзләнә. Алар ачык, инициативалы, башка кешеләрдән аерылып тора. Иҗади һәм креатив фикерләүнең берләшүе төрле эшчәнлек өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Күптөрле тикшерүләр күрсәткәнчә, югары акылга ия барлык кешеләр дә креатив фикерләүгә сәләтле түгел. Күпчелек тестлар барлык балаларның да креатив булуын дәлилли. Еллар үтү  белән аларда шаблон фикер йөртү формалаша, стандарт булмаган фикер йөртү сәләте нульгә тигезләшә. Креатив фикер йөртү булсын өчен, аңнан читкә китәргә, интуициягә таянып эш итеп карарга кирәк.

1.2. Креатив фикерләүне үстерүче морфологик күнегү төрләре

Фикер йөртүнең дивергент һәм конвергент төргә бүленүен яхшы беләбез. Нейропсихологлар дивергент һәм конвергент фикерләү һәм ярымшарлар арасында бәйләнеш булуын күрсәтәләр. Баш миенең сул ярымшары логик фикерләү, ә уң ягы интуитив фикерләү өчен җавап бирә.

Конвергент фикерләү нигезендә ачык, логик эзлекле, төгәл бердәнбер җавап көтелә; интеллектуаль чишелеш була.  Дивергент фикерләүдә җаваплар күп төрле; интуитив эш итү, моңарчы аңлатылмаган яктан иҗади якын килү,  традицион фикерләү алымнарыннан баш тарта алу сәләте булу, шаблоннан китү күренә. Креативлыкны үстерүнең нигезен дивергент фикерләү тәшкил итә.

Креатив фикерләүне үстерүдә берничә киңәш:

  • бертөрлелектән качыгыз, яңа идеяләр тәкъдим итегез;
  • сезнең турыда нәрсә уйларлар дип борчылырга кирәкми;
  • җәмгыять традицияләре чикләүләренә игътибар итмичә, тиешле рамкалардан чыгарга омтылыгыз
  • сез нәрсәдә булса да ялгышсагыз, яңа вариантлар карагыз, яңа чишелеш табарга тырышыгыз;
  • сезгә ят булган, аңлашылмаган әйберләргә аңлатмалар табыгыз;
  • кумир һәм авторитетлардан баш тартыгыз, бөтен кеше дә ялгыша;
  • “Башка кешеләр кебек булмау”дан курыкмагыз, үз-үзегез булып калыгыз;
  • үз фикерегездә нык торыгыз;
  • билгеле бер рамкалардан чыгып фикер йөртергә тырышыгыз, бәйсез фикер йөртергә өйрәнегез;
  • үзегезнең элеккеге гадәтләрдән арыныгыз.

Кешенең креатив фикерләве табигатьтән бирелгән сәләт, нәселдәнлек кебек биологик фактор, шулай ук әйләнә-тирә мохит тәэсире дәрәҗәсенә дә бәйле. Креатив фикерләү күпчелек очракта кешенең нинди тирәлектә тәрбияләнүе, бу тирәлекнең ни дәрәҗәдә иҗади үсешкә, шәхес үсешенә йогынты ясавына нигезләнә. Психологлар сүзенә караганда, кече яшьтәге балалар барысы да креативлыкка ия. Балаларның 6-7 яшькә креативлыклары яртылаш кими, җитлеккән вакытка тагын 30% кими.

Алга таба укучыларда креатив фикерләүне үстерүче күнегү төрләрен карап китәрбез. Мәсәлән, “Исем” темасын үткәндә, түбәндәге эш төрләрен башкарырга була.

1. Транспортта яки җәяү йөргәндә, кибет витриналарында язуларны киредән укыгыз.(“Ашамлыклар”, “Киемнәр”, ”Уенчыклар”, “Марат” һ.б.)

2. 5 гадәти булмаган хатын-кыз исеме, соңыннан ир-ат исеме уйлап табыгыз.    ( Ходайбирле, Артыкбикә)

3. Карандаш яки кәгазь бите алыгыз, уйлап чыгарылган хайванны ясагыз. Койрыгы дуңгызныкы, горилла колагы, крокодил күзе һ. б. Гадәти булмаган саен яхшырак. Хәзерге вакытта мондый персонажларны мультфильмнарда еш очратырга мөмкин. Соңыннан аңа фантастик исем уйлап табыгыз, характеристика бирегез. Мондый эшне түбән сыйныф укучылары теләп эшли. Бу укучыларда иҗат итүгә теләк уята.

4. Бер предметтан икенче предмет ясагыз. (Өстәл. Аннан өй ясау, транспорт чарасы итеп куллану гадәти булмаячак.)

5. Сезне нәрсә дә булса кызыксындыра икән, сез аны картинада күрәсез дип күз алдына китерегез. Һәм аңа исем уйлап табыгыз. Ул кыска һәм аңлаешлы, җитди һәм төгәл булырга мөмкин. Иң мөһиме: сезнең үзегезгә ошасын. (Мәсәлән, иртән иртүк елмайган укытучыгызны күрдегез. Шуңа исем уйлап табасыз.“Кояш”.)

6. Тәрәзәдән урамга карагыз. Анда  агач үсеп утыра. Шул агачны “күбәйтегез”. Кечкенә урман барлыкка килсен. Шул урман эчендә “җиләк җыегыз” яки “ял итегез.” (Әлеге төр күнегү төрле язма эшләр башкарганда кулланыла.)

Бу күнегүләрнең максаты – бертөрлелектән, шаблоннан китү, ялыктыргыч стандарт фикерләрдән арыну. Һәр көн 15-20 минут бу төр күнегүләр белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә фикерләүдә зур үзгәрешләр сизәргә мөмкин.  

1.3. Креатив фикерләү технологиясенең төрле ысуллары

Креатив фикерләү технологиясенең төрле ысуллары бар: триз, ми штурмы, делфи методы,  синектика, латераль фикер йөртүгә караган 6 эшләпә ысулы, абстрактлык баскычы, кроссенс төзү.

Триз (уйлап табылган мәсьәләләрне чишү теориясе) Бу метод Генрих Альшулер тарафыннан эшләнгән. Аның нигезендә яңаны уйлап табу яки иске системаны яхшырту максатыннан мәсьәләләрне чишү һәм проблемаларны табу өчен мәгълүмат базасы булдыру ята.

Ми штурмы. Иҗади активлыкны арттыру өчен эшләнә. Катнашучылар бер үк мәсьәләгә караган күп идеяләр бирә. Бөтен фикер, хәтта дөрес булмаса да исәпкә алына.

Мәсәлән, латераль (дивергент) фикер йөртү. Эдвард де Боно тарафыннан эшләнгән. Проблеманы үзенчәлекле юл белән ачу. Аның нигезендә 6 эшләпә ысулы ята. Укучы 6 төсле эшләпәнең берсен кия һәм һәр эшләпә буенча үз фикерен әйтә. (ак, кызыл, сары, зәңгәр, яшел, кара). Яшел эшләпә креатив фикерләүне таләп итә. Алдан әйтелгән фикерләрнең берсенә дә бәя бирми, бары тик аларның алга таба үсүе генә күренә. Ул иҗади. Бу ысулны сочинение язуга әзерлек барышында кулланабыз.

Синектика социаль-психологик мотивациягә нигезләнгән коллектив-интеллектуаль эшчәнлектә эзләнү методикасы.  Уильям Гордон тарафыннан уйлап табылган. Нигездә бу – “Ми штурмы” техникасының камилләшүе һәм үсүе. “Күчү”гә нигезләнә: гадәти булмаганнан гадәтигә, гадәтидән гадәти булмаганга.

Дельфи методы. Бер-берсенә бәйле булмаган берничә төркем бер темага караган идеяләр бирә. Ә оештыручы төркем аларны җыя, анализлый һәм бергә туплый, бербөтен итә.

Абстрактлык баскычы алымы. 6 басмадан торган баскыч ясап куела. Өстән өченче басмага тема языла. Югары күтәреләбез. Ни өчен? соравы куеп, укытучы укучыга юнәлеш бирә. Югарыга кайчан күтәреләбез? Әгәр без проблеманың бик тар аңлатылганын күрсәк,  яки аны тар яссылыкта аңласак, проблеманы киңрәк, аңлаешлырак формалаштырырга туры килә.

Абстрактлык баскычыннан кайчан түбән төшәбез? Әгәр проблема киң формалаштырылган, безгә тар яссылыкта, конкрет юнәлештә аңлау кирәк булса, түбән төшәбез. Укытучы ничек? ни рәвешле? сораулары белән укучыга юнәлеш бирә.

II БҮЛЕК. ЭШ ТӘҖРИБӘСЕННӘН

2.1. Кроссенс – яңа буын ассоциатив башваткыч

     Нәрсә ул кроссенс? Кроссенс – яңа буын ассоциатив башваткыч. Аны икенче төрле табышмак, ребус дип тә атап булыр иде. Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, “мәгънәләр кисеше” дип атала. Кроссенс кроссворд сүзенә охшатып ясалган, ул чылбыр кебек бер-берсенә бәйләнеп торган 9 элементтан – рәсемнәрдән гыйбарәт. Алар квадратлар эченә урнаштырылган. Һәр рәсем үзеннән алда һәм үзеннән соңгылары белән бәйләнешле булырга тиеш. Ә уртадагы рәсем – үзәк рәсем, ул бөтенесен бергә бәйләп тора.

Кроссенсны ничек төзергә?

1.Төп идеяне, тематиканы билгеләү.

2. Рәсемнәр эзләү һәм сайлау.

3. Идеягә, темага туры килгән 9 рәсемне аерып алу.

4. Рәсемнәр арасында бәйләнешне табу, эзлеклелекне билгеләү.

5. Төп фикерне 5 нче элементта күрсәтү.

6. Һәр элементның үзенчәлекле билгеләрен аерып чыгару. Туры мәгънәне күчерелмә яки символик образлар белән алыштыру.  

7. Рәсемнәрдәге образлар арасында ассоциатив бәйләнеш булдыру.

8. Эш барышында яңа дәрәҗәгә күтәрелү.  

Креатив технологиянең әлеге төрен татар теле дәресләрендә төрле этапларда кулланырга мөмкин. 1.Өй эшен тикшерү (үткән дәрес материалын кабатларга мөмкин, терәк схема функциясен үти)

2. Дәрес темасын, максатын кую (рәсемнәр арасында бәйләнешне табу һәм теманы билгеләү; темадан чыгып, максатлар кую)

3. Темада үтеләсе мәгълүматны ачу, проблеманы эзләү (төрләре, сәбәпләре, билгеләре, нәрсәнең дә булса нәтиҗәсен образларда һәм символларда күрү)

4. Материалны гомумиләштерү, ныгыту (дәреснең төрле этапларында кулланылган рәсемнәрдән торган кроссенс. Укучылар шул рәсемнәр буенча материалны гомумиләштерәләр һәм нәтиҗә ясыйлар)

Дәреснең билгеле бер этабында кроссенсны куллану укучының  бирелгән теманы аңлау дәрәҗәсен күрергә ярдәм итә. Укучы өчен кроссенс төзү укучыда укуга теләк уята, укучы өстәмә материал эзли; образлы һәм логик фикерләүне, күзаллау сәләтен үстерә.

2.2. “Сыйфат” темасына кроссенс

       Бер кроссенс төзеп карыйк. Башта төп идеяне, тематиканы билгелибез. Бу темага һәм идеягә туры килгән 9 рәсемне аерып алабыз. Рәсемнәр арасындагы бәйләнешне табып, эзлеклелекне билгелибез. Төп фикерне 5 нче элементта күрсәтәбез. Һәр элементның үзенчәлекле билгеләрен аерып чыгарабыз. Туры мәгънәне күчерелмә яки символик образлар белән алыштырабыз.

Рәсемнәрдәге образлар арасында ассоциатив бәйләнеш булдырабыз. Мәсәлән, “Сыйфат” темасы. Ул  - уртада 5 нче элемент.  

           Кроссенсны өстән аска һәм сулдан уңга таба (гадәти китап уку), бары тик алга таба барып укырга кирәк. Бишенче шакмакта туктыйбыз.  Аны беренче шакмактан башлаган кебек, үзегезгә таныш элемент булган теләсә кайсы урыннан башларга мөмкин. Үзәк шакмак бишенче булып кала; мәгънәсе белән ул барлык шакмакларга бәйле була.

       

  1 нче шакмак. Рәсемдә билгеләр төшкән көндәлек сурәтләнгән. Сез “2”ле, “5”ле билгеләре күрәсез.  Без, моннан чыгып, сыйфатның предмет билгесен белдерүен аңлыйбыз.                                                                                            

2 нче шакмакта салават күпере сурәтләнгән. Ул кызыл, сары, көрән, яшел, зәңгәр, шәмәхә төсләрдән тора. Бу төсләрне белер өчен, без нинди? соравын куябыз. Сыйфат нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә.

3 нче шакмакта туплар күрсәтелгән. Алар зур, зуррак, иң зур. Бу сыйфатның кайсы грамматик билгесе турында сөйли?

6 нче шакмакта кайсы китап тышлыгын күрәсез? Сезгә бу нәрсә турында сөйли? Сыйфат исемне ачыклый, ул сыйфатланмыш була. Сыйфатланмыш төшеп калса, исемләшә.

9 нчы шакмак турында сөйләгез. Бу нәрсә? Моны сыйфат белән ничек бәйлисез? Сыйфат нигездә исемне ачыклый һәм җөмләдә күбесенчә аергыч була. Аергычны дулкынлы сызык белән билгелибез.

8 нче шакмак турында сөйләгез. Моңа карап, сыйфат турында нәрсә әйтә алабыз. Сыйфат ясалышы буенча тамыр, ясалма, парлы, кушма, тезмә була.

7 нче рәсемдә нәрсә күрәсез? Сәяси китаплар сезгә нәрсә турында сөйли? Сәяси – бу нисби сыйфат. Предметларга, күренешләргә мөнәсәбәттә сыйфатлар нинди төрләргә бүленә? Асыл, нисби сыйфатлар.

4 нче рәсем ни өчен куелган? Без сөйләмдә сыйфатларны ни өчен кулланабыз? Сыйфат җөмләне тулыландыра, матурайта. Сөйләмне баета.

2.3. “Креатив технологиянең 6 эшләпә ысулы”на мастер – класс

      Риза Фәхретдин : ”Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу, эзләгәнен үзе табарга өйрәтү, юлларын күрсәтү, мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр, оста эшедер ”, -  дип язып калдыра. Шактый вакыт үтсә дә, бөек мәгърифәтченең  бу фикере үзенең актуальлеген хәзер дә югалтмый.

       Бүгенге көн  мәгарифе укытучы алдына дөньякүләм аренага курыкмыйча чыгарлык, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү бурычын куйды. Укучы яңалыклар алдында югалып калмаска, мөстәкыйль фикер йөртә, дөрес юл сайлый белергә тиеш.

          Креатив фикерләү технологиясенең 6 эшләпә ысулын әдәбият дәресләрендә әсәр анализлау өчен еш кулланыла. Бу дәресләрне татар теле белән бәйләп үткәрү бик отышлы дип саныйбыз.Ул тел дәресләрен кызыклырак, җанлырак итә.

Укучылар күп төрле булган кебек, аларның фикерләре дә төрле. “Алты эшләпә” ысулы ярдәмендә фикерләүнең алты ысулын күрсәтергә телибез. Укучылар  алты  төркемгә бүленә. Аларның һәрберсе төрле төстәге  эшләпә ала. Нинди төстәге эшләпә алуга карап, укучылар тема буенча үз фикерләрен белдерәләр.

1 нче укучы. “Мин ак эшләпәне алам. Ак төс - төгәллек төсе”.

2 нче укучы.”Кара эшләпә - җитдилек төсе, һәрчак үзенә тартып тора”.

3 нче укучы. “Миңа гына игътибар итсеннәр, кызыл эшләпәне алам.”

4 нче укучы. “Сары – җылылык, кояш төсе. Һәрчак кояш кебек балкып торырга телим.”

5 нче укучы. “Мин  табигатьне, андагы үзгәрешләрне яратам, шуңа яшел эшләпәне алам”.

6 нчы укучы. “Мин бөтен галәмне танып белергә телим. Миңа зәңгәр эшләпә кирәк”.

  • Бүген сезнең белән “Г. Айзетуллованың “Ак розалар” хикәясенә нигезләнеп, морфологияне кабатлау” темасын әлеге ысул буенча  анализлап карыйк.

Ак эшләпә (галимнәр).

  • Мин бары тик фактлар белән генә эшлим. Әсәрнең төп вакыйгаларын санап чыгам, персонажларның исемнәрен  әйтәм, аларның ялгызлык исемгә керүен, баш хәрефтән язылуын билгелим.

Альфред  поездга утыра. Аның  туйга кайтып барышы. Кулында ап-ак розалар. Шунда яшь чагында яратып йөргән Язгөлемнең кызы Алтынайны очрата. Кыз әнисенең хастаханәдә авырып ятуын, аның янына кайтып баруын  әйтә.  Алтынай әнисе язган шигырь юлларын сөйли. Альфредның күз алдыннан Язгөлем белән очрашып йөргән вакытлары, аерылышкан чаклары узып китә. Алтынай әнисенең гомере буе мәктәп елларындагы сөюен оныта алмавын, ак роза чәчәкләрен бик яратуын  сөйли. Альфред чәчәк бәйләмен Алтынайга бирә.

Күргәнегезчә, монда 3 ялгызлык исем бар: Альфред, Алтынай, Язгөлем. Алар барысы да баш хәрефтән языла.

Сары эшләпә  (оптимистлар).

  • Мин уңай фикерләрне генә туплыйм. Минемчә, исемнәрнең килеш белән төрләнүе сөйләмдә әһәмиятле. Бирелгән өзектән төрле килештәге исемнәрне табарга мөмкин. Килеш кушымчаларын дөрес куллану бик мөһим. (Укучылар өзекне укыйлар, исемнәрнең нинди килештән килүен әйтәләр.)

Альфред  Язгөлемне бик яраткан. Кыз да гомере буе аны оныта алмаган. Язгөлем укытучы булып эшләгән. Ул - иҗади шәхес, шигырьләр яза. Альфред  Алтынайга кулындагы чәчәкләрне бирә, чөнки  Язгөлем ак розаларны бик ярата. Автор беренче мәхәббәтнең йөрәктән китмәвен күрсәтә.

Кара эшләпә ( тәнкыйтьчеләр).

  • Мин тексттан тискәре фикерләрне табам. Килеп чыккан проблемаларга бәя бирәм.

Язгөлем - Казан Дәүләт Университетын тәмамлаган кыз. Ул яраткан егете Альфредның хәрби һөнәр сайлавын кабул итми. Яраткан кешене шуның өчен ташлыйлармы?! Ул үзсүзле, үпкәчән кыз, ахры. Бергә булсалар да, бәхетле булмаслар иде кебек.  Альфредка гел аңа яраклашып кына яшәргә туры килер иде. Язгөлем  матурлыкны тоя белә;  бик нечкә күңелле хатын-кызга охшаган, әмма башка кешегә кияүгә чыккан, ә үзе беренче мәхәббәтен сагынып шигырьләр яза.

Бирем: өзектән исемнәрнең ясалыш төрләренә мисаллар китерегез.

Тамыр исемнәр: кыз, егет, мәхәббәт

Ясалма исемнәр: матурлык

Кушма исемнәр: Язгөлем,

Парлы исемнәр: хатын-кыз

Тезмә исемнәр: Казан Дәүләт Университеты

Кызыл эшләпә (рәссамнар).

  • Бу эшләпә эмоциональ фикерләүне таләп итә. Тексттан хис – кичерешләргә бай урыннарны үзенә туплый.    

                Альфред белән Язгөлемнең мәхәббәте көчле булган. Кызның хисләрен аның шигырь юллары аша күреп була.  Аларның бергә булмаулары кызганыч. Язгөлем Альфред белән яшәсә, бәлки, авырмас та иде. Уйланып, хисләнеп, ул йөрәген какшаткан булса кирәк. Беренче мәхәббәт бар ул, аны бөтен кеше дә кичерә. Ир белән хатын бер –берсен яратып гомер кичерсеннәр иде.

Бирем: өзектән тартым белән төрләнгән исемнәрне табарга.

Яшел эшләпә (иҗатчылар).

  • Мин иҗади булуым белән аерылып торам.  
  • Әлеге  хикәя миндә матур хисләр уятты.  Матур мәхәббәткә мәдхия җырлана монда!  Гомер үтсә дә, чын сөю мәңгелек. Беренче мәхәббәт турында күпме шигырьләр языла, җырлар җырлана.  Ирексездән, Ә. Рәшитнең “Беренче мәхәббәт” җыры колагымда яңгырый башлый:

                           Онытылмый беренче саф мәхәббәт,

                           Онытылмый Агыйдел сылуы.

Бирем: исемнәрне җөмлә кисәге ягыннан тикшерергә.

Зәңгәр эшләпә. (оештыручылар)

  • Бу эшләпә ияләре әсәр буенча фәлсәфи фикер йөртә, йомгак ясый, нәтиҗәләр чыгара.  

 Хикәядә вакыйга чын тормыштагыча бирелгән. Мәхәббәт зур сынаулар аша үтә. Тормышта бөтен кеше дә беренче яратып йөргән ярлары белән кавышмый. Яшь чагында һәр нәрсәне аңлап бетермисең, акылга караганда хисләр өстенлек итә. Юк кына нәрсә өчен дә үпкәләшү, бер-береңә юл куймау аркасында беренче мәхәббәт чәлпәрәмә килергә мөмкин. Әсәр яшьләргә мәхәббәтнең асылын,тормышның алсу таңнардан гына тормавын, “бәхет” төшенчәсенең мәгънәсен аңларга ярдәм итә.

Бирем: өзектән берлек һәм күплек сандагы исемнәрне табарга.

Укытучы:  

  • Татар теле дәресен әдәбият белән бәйләү отышлы. Әсәргә мондый анализ бирү барышында төрле грамматик биремнәр дә башкару, беренчедән, әдәби әсәргә кызыксыну, укучыларга әсәрне төрле яклап тикшерергә мөмкинлек бирсә, икенчедән, татар теле дәресләрен кызыклы итә. Нәтиҗә чыгарырга, үз фикереңне әйтә белергә, иҗадилыкка өйрәтә.

ЙОМГАКЛАУ

Проект эшендә  татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә креатив технологияләрне куллану буенча эш тәҗрибәсе яктыртылды. Эш барышында җыелган кайбер материалларны укытучылар үз дәресләрендә куллана алалар. Шулай ук хезмәтнең фәнни-гамәли әһәмияте китерелгән нәтиҗә һәм күзаллауларның татар телен һәм әдәбиятын укытканда, мәктәптә үткәрелгән семинарларда укытучыларга ярдәмлек булып торуы белән дә аңлатырга мөмкин. Бу эштә тупланган материалны мәктәп укытучыларына методик ярдәмлек буларак тәкъдим итеп була.  

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әлеге технологияне куллану – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә. Креатив технология кулланып үткәрелгән дәресләр укучыларның мөстәкыйльлеген, логик фикерләү сәләтен үстерә, фәнгә кызыксыну уята, эшнең нәтиҗәсен күреп сөенү хисләре бирә, укучыны һәм укытучыны иҗади эшләргә рухландыра.

Дәресләрдә заманча технологияләрне кулланып, түбәндәге нәтиҗәләргә ирешергә була:

 - укучыларның сөйләм теле яхшыра, сүзлек запасы байый;  

- татар мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты турында күзаллаулары үсә;

     - башлангыч сыйныфлар һәрбер укучыга иҗади эшләр портфолиосы булдырыла.  Анда укучыларның иҗади эшләре тупланып бара.  Укучылар мондый эшләрне бик кызыксынып һәм теләп башкаралар.

- компьютер технологияләре куллану уку эшчәнлеген тагын да баета;

- укучыларның иҗади эшчәнлеге арта.

    Алда язылганнардан нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр байтак. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, һәр этап өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу.

Кулланылган әдәбият

1. Бакулина Г. Укучыларның интеллектуаль сәләтләрен үстерү. - Казан, Мәгариф нәшр., 2001

2. Башмаков А.И. Креативная педагогика.Методология, теория, практика. - М. : БИНОМ. Лаборатория знаний, 2014. - 300 с. : ил.

3. Вәлиева Ф.С, Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000

4. Еремина Л.И. Техологии креативного развития личности младшего школьника // Психолого-педагогические особенности младших школьников: монография. Часть 3. – LAP LAMBERT Academic Publishing GmbH & Co. KG, 2012. С. 113-149.

5. Заһидуллина Д Ф. Урта мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф нәшр., 2000

6.Муштавинская И.В. Технология развития критического мышления на уроке и в системе подготовки учителя. М.: Каро, 2009 г. - 144 с.

7. Харисов Ф.Ф. Татар теле: яңача укыту юнәлешләре. – Казан, 2015. – 53 б.

8. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2015. – 302 б.

9 .Хуҗиәхмәтов Ә. Н. Педагогика.- Казан, Матбугат йорты нәшр., 2012

10. Хуҗиәхмәтов Ә. Н. Заманча уку-укыту технологияләре: югары һәм махсус урта уку йортлары өчен лекцияләр курсы. – Казан: КФУ, 2015. – 367 б.

11. Федеральный государственный образовательный стандарт среднего (полного) общего образования. М. : Просвещение, 2013. – 63 с.

12. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, Татарстан  китап     нәшр.,  2012.

 Электрон ресурслар:

1.    tatarile.org/ kitap-татарча онлайн китапханә

2.    tatarile.org/video- татар фильмнары, мультфильмнары, тапшырулар

3.    belem.ru/resources-белем бирү ресурслары үзәге

4.    mon.tatar.ru – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты

5.    www.balarf.ru-“Бала” китапханәсе

6.    www.edu.tatar.ru --- электронное образование РТ

7.    http://mon.tatar.ru/ - министерство образования и науки РТ

8.    http://kitaphane.tatar.ru – национальная библиотека РТ

9.    http://shigriyat.ru– сайт для учителей татарского язык

10.http://ru.wikipedia.org/wiki-креативная_педагогика

                                       

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Творческая работа на тему: "Использование информационных технологий на уроках немецкого языка"

В работе раскрываются следующие темы:1.СОЦИАЛЬНЫЕ ЗАДАЧИ ИНФОРМАТИЗАЦИИ СЕЛЬСКИХ ШКОЛ РОССИИ. 2..КОНЦЕПЦИЯ ИНФОРМАТИЗАЦИИ ОБРАЗОВАНИЯ.3. ПРАКТИЧЕСКИЕ ВОПРОСЫ ИСПОЛЬЗОВАНИЯ ИНТЕРНЕТА.4.  ОСНОВЫ ФО...

Использование современных технологий на уроках русского языка в период адаптации учащихся 5-х классов

Аннатация + разработка урока русского языка в 5 классе по теме "Сколько лексических значений имеет слово"...

Использование ИКТ технологий на уроках татарского языка

ИКТ  технологии на  уроках  татарскоо  языка...

Эссе по теме «Использование информационных технологий на уроках английского языка и во внеурочное время как средство развития творческого потенциала учащихся»

В течение 2014-2017 учебного года я работала над темой самообразования «Использование информационных технологий на уроках английского языка и во внеурочное время как средство развития творческог...

Проектная работа на тему "Использование дистанционных технологий на уроках башкирского языка"

Проектная работа на тему "Использование дистанционных технологий на уроках башкирского языка" включает в себя историю дистанционного образования, методы и приемы, применяемые на занятиях, оп...

Обобщение опыта "Тема: «Использование интерактивных технологий на уроках английского языка. Технология модерации и активные методы обучения» в условиях работы с детьми-инвалидами на дому с использованием дистанционных образовательных технологий (ДОТ)»

Учебная деятельность детей с ограниченными возможностями здоровья формируется по тем же законам, что и у обычных детей, и осуществляется на протяжении всего обучения ребенка в школе. Дистанционное обу...

Презентация к опыту работы по теме "Использование современных технологий на уроках русского языка и литературы".

Презентация к опыту работы по теме "Использование современных технологий на уроках русского языка и литературы"....