Сан темасын кабатлау
методическая разработка (6 класс)

Аскарова Альфия  Ядкаровна

1) Сан темасын гомумиләштереп кабатлау.

                     2)  Ясалышы  һәм төркемчәләре, кулланылышы турында белемнәрне                                                                                                                               

                          ныгыту.                   

                     3) Татар милли моңына мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл san_singapur.docx23.41 КБ

Предварительный просмотр:

                              Татарстан Республикасы МБ “ЛМР”

 “Лениногорск  шәһәре  5 нче  урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБГББУ

Сан темасын кабатлау.

                                                                                               Әзерләде:

югары  квалификацион

категорияле

татар теле һәм әдәбияты

                                                           укытучысы Аскарова          

Әлфия Ядкаровна

                                                           

                                     

                     Тема:   Сан темасын гомумиләштереп  кабатлау.

Максат:  -   1) Сан темасын гомумиләштереп кабатлау.

                     2)  Ясалышы  һәм төркемчәләре, кулланылышы турында белемнәрне                                                                                                                                

                          ныгыту.                    

                     3) Татар милли моңына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, мультипроектор, төрле биремнәр язылган карточкалар;

Материал: 6 нчы сыйныф өчен татар теле дәреслеге (Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина 2010 нчы ел).

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр (йөзгә- йөз, иңгә-иң куеп)

  1. Дәресне оештыру.

1.Исәнләшү.

2. Уңай психологик халәт тудыру. Дәресне шигырь белән башлап җибәрим.

Хәерле көн!

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн барыгызга да!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә дә!

 Укучылар әйдәгез бер-берегезне дә сәламләп китегез әле. Каршыда утырган иптәшләрегезгә бишне бирегез, яныгызда утырган иптәшләрегезгә елмаегыз.

Иң элек дәрескә булган кагыйдәләр белән таныштырып үтәсем килә.  (Һәр кагыйдә укыла һәм магнитлы тактага эленеп куела)

Әдәпле һәм игътибарлы бул!

Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт!

Иптәшләреңне хөрмәт ит!

Башкаларны бүлдермә!

     II. Өйгә эшне тикшерү.

Әдәби әсәрдән санның  төрле җөмлә кисәге булып килүенә җөмләләр табып язарга кирәк иде.

 Мин  аергыч белән белдерелгән санны тапты, басыгыз.

Мин  хәбәр  белән белдерелгән санны тапты , басыгыз.

Мин тәмамлык  белән белдерелгән санны тапты , басыгыз 

Мин  ия белән белдерелгән санны тапты , басыгыз 

Мин хәл  белән белдерелгән санны тапты , басыгыз  (ТЭЙК ОФ- ТАЧ ДАУН) 1-2 укучыдан тикшертү.

  1. Актуальләштерү

  1.Слайд чыга. Саннар  кергән  җөмләләр

Алар төркемдә җидәү иде. (1 өстәл)

Мин быел алтынчыны бетерәм. (2 өстәл)

 Ул безгә өч тапкыр килде. (3 өстәл)

Төркемдә сөйләшәләр, һәрберерсе үзенең җавабын бер-берсенә әйтә, укытучы 1 укучыдан гына сорый.(ТАЙМД  РАУНД РОБИН Соравы, төркемчәсе, ясалышы, җөмләдә нинди кисәк булуын билгеләргә)

2.Ә хәзер сораулар һәм  җаваплар  языгыз

(КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД)

(карточкаларга сан темасына караган сораулар язалар , ә өчтән беренә җавапны язалар, икенче өстәлдә утырган укучылар белән очрашып, сорауны әйтешәләр, икенчеләре җавапны әйтә, дөрес булмаса төзәтәләр һәм карточкаларны алмашалар)

Мәсәлән,

Сан нинди сүз төркеме?

Санның ничә төркемчәсе бар?

Сан белән ачыкланган исем ничек дип атала?

Санның төркемчәләрен языгыз?

Ясалышы буенча нинди саннар була?

3.Урыннарына утыралар, һәрбер төркемнән 1 укучы санның  кагыйдәсен әйтә.

Сан- мөстәкыйль сүз төркеме, предметның санын исәбен белдереп  ничә? ничәнче? күпме? никадәр? ничәшәр?ничәләп? ничәү? сорауларына җавап бирә, исемне ачыклап килә, саналмышы төшеп калса исемләшә, ясалышы буенча 4 төркемчәсе бар, 5 төркемчәсе бар, гарәп һәм рим цифрлары белән языла, сүз белән дә языла, җөмләдә төрле җөмлә кисәге булып килә ала.

IV.  Ял итү минуты. (Намбэ ап)  Составында 3 булган яисә 3 кә бүленгән саннар басарга тиеш.

V.  Ныгыту.

  1. Өстәлләрдә кәгазь битләре ята. Һәр укучы үзенә 3 әр бит ала да, сан төркемчәләренә саннар  язалар. (ДЖОТ ТОТС) Һәр укучы үзе язган санны әйтә дә уртага куя.

Мәсәлән: беренче, дүрт, унау, унар.  Бөтенесен бергә кушып бутыйлар да, 4-әр итеп өстәлгә тезеп куялар.Һәрбер укучы горизонталь буенча, вертикаль буенча, диагональ буенча  җөмләләр язалар (1әр җөмлә) .( ТИК-ТЭК-ТОУ). Һәр төркемнән 1 укучы уңышлы чыккан җөмләләрне укый яки тактага чыгып яза, санның астына сыза. (Беренче дәрестә дүрт укучы унар сүз язды.)

Дәфтәрләргә число языла

  1. Дәреслек белән эш. 303 нче күнегүне эшләү. (Күчереп язарга,телдән сорау куярга, төркемчәсен һәм ясалышын әйтергә, нинди җөмлә кисәге булуына карап астына сызарга.

  1. Экранда язылган саннарны төрле җөмлә кисәге  булырлык итеп җөмләләр төзергә  (Унау, бишенче, иллешәр)

  1. Музыкаль диктант язу.

  1. Диктантны тикшерү

  1. Тест

  1. Өй эше бирү.
  1. өстәл- 304 нчы күнегү, 182 бит, (саннарны сүзләр белән язарга),
  1. нче өстәл- исемендә сан булган әсәр исемнәре язып килергә

  1. Рефлексия

      1.  Сан нинди сүз төркеме?

      2.  Нинди сорауларга җавап бирә?

      3. Ничә төркемчәсе бар?

      4. Ясалышы буенча нинди төрләре бар?

      5. Сан җөмләдә нинди кисәк булып килә?

      6. Сан ачыклап килгән сүз ничек дип атала?

                                                


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.

рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау.

Татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Рус мәктәпләрендәге татар балаларына “Сүз ясалышы”темасын кабатлау-йомгаклау

план конспект урока для 5 класса по татарскому языку...

Исем темасын кабатлау.

5 сыйныфның рус төркемендә укучы балалар белән үткәрелгән дәрес....

Ачык дәрес: “Йорт хайваннары” темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме.

"Йорт хайваннары" темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме балалары өчен дәрес разработкасы.Максат: Йорт хайваннырын гомумиләштереп кабатлау. Өйрәнгән лексиканы һәм сөйләм үрнәкләрен камилләш...

"Ашамлыклар" темасын кабатлау.Йомгаклау.

Тема:"Ашамлыклар" темасын кабатлау.Йомгаклау.Максат:ашамлыкларны кабатлау,аларны дөрес әйтә белүгә ирешү,ашамлыкларны сөйләмдә кулланна белүгә ирешү,татар халык ашларын танып белү,алар белән җөмләләр ...