Тамчы шоу
методическая разработка (7 класс)

Аскарова Альфия  Ядкаровна

Укучыларның интелектуальүсеш дәрәҗәсен үстерү, “Тамчы шоу” уенына кызыксыну уяту, татар телендә дөрес сөйләү күнекмәләрен камилләштерү, туган телебезгә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау. Рәсемнәр, язучылар портретлары, татар җырлары язмалары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tamchy_shou.docx40.04 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең  

“5 нче урта  гомуми  белем мәктәбе “

муниципаль  бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

 «Тамчы шоу»

интеллектуаль уены.

(7м сыйныфы татар төркеме)

Сыйныфтан тыш чараны  

                                                                       төзеде һәм үткәрде  

югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Аскарова Әлфия Ядкәр кызы

Лениногорск

2018нче ел

Максат. Укучыларның интелектуальүсеш дәрәҗәсен үстерү, “Тамчы шоу” уенына кызыксыну уяту, татар телендә дөрес сөйләү күнекмәләрен камилләштерү, туган телебезгә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау. Рәсемнәр, язучылар портретлары, татар җырлары язмалары

Уен барышы:

- Хәерле көн дуслар, укучылар һәм укытучылар! Сезнең хөрмәткә без әниләр өчен әзерләгән “Тамчы шоу” уенын тәкъдим итәбез. Ике команда арасыннан үткерләрен, зирәкләрен, булганнарын сайлап алырбыз. “Тамчы шоу” уены барыбызга да бик яхшы таныш, шуңа күрә әниләрне куллар чабып, аларга көч бирерсез дип ышанам.

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар,

Белгәннәр чумып алыр

Белмәгәннәр коры калыр.

Укучыларның чыгышларын йолдызчыклар белән бәяләп барырбыз, дөрес җавап биргән һәр сорауга берәр йолдыз бирелә.

-Шулай итеп, “Тамчы шоу” уенын башлыйбыз! (Музыка)

-Әйткәнемчә, бүгенге уенда әниләр катнаша. Хәзер сүзне үзләре белән якыннанрак таныштырыр өчен мин аларга бирәм.

(әниләр үзләре белән таныштыралар).

1 нче тур. “Таныш булыйк”

-Шулай итеп, беренче турга кереп китәбез. Беренче турда сезгә уку елыннан башлап укылган текстлар буенча 7 сорау бирелә. Иң төгәл, дөрес җавап биргән команда 7 очко алачак.

2 тур«Булсаң зирәк, әйт тизрәк!»

1. Яшелчә бакчасында бабай, әби, онык, эт мәче, тычкан шалкан тарталар. Бакчада ничә кеше? 3

2. Кубикның һәр ягы төрле төскә буялган. Моның өчен ничә төрле буяу кирәк? 6

3. Машинага биш кәҗә бәтие утырган. Һәрберсенең 8 км юл үткәнлеге билгеле булса, машина күпме юл үткән? 8

4. Каз һәм мәче аякларының саны 8 булса, ишек алдында ничә каз бар? 2

5. Бер рәттә 8 урындык. Алия сулдан бишенче урыyга, ә Рәйсә уңнан бишенче урынга утырган. Алар икесе бер урынга туры килмәгәннәрме? Юк

6. Җәй көне самолет Казаннан Мәскәүгә 95 мин ,ә кышын 1сәг35мин оча. Бу ни өчен шулай? 95мин=1сәг35мин

7. Йосыфның 7 таякчыгы бар. Бер таякчыкны урталай сындырса, аның ничә таякчыгы булыр? 8

8. Каз бер аякта басып торганда 5кг, ике аякта басса ничә кг булыр? 5кг

9. . Г.Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре? ("Туган тел")

10. Мөселманнарның иң изге китабы? (Коръән китабы)

  • Ул кыш көне ява (Кар)

Яз белән көз нәрсәгә бетә? ( “З” хәрефенә)

  • Бору өчен җайлы булган кеше әгъзасы ( колак)
  • 3.Утын төяп бармый торган урын ( урман)
  • 4. Үзең утырган ботакка чаба торган эш коралы ( балта)
  • 5. Казыган чокырга төшүче кеше ( үзе)

3 тур. «Сез игътибарлымы?»

- Менә без икенче турга да аяк бастык. Икенче турда экранда сезгә рәсем күрсәтелә. Игътибар белән карыйбыз һәм истә калдырабыз.

hello_html_m15c37ae5.jpg

Сораулар:

Рәсемдәге гербта нинди төсләр бар иде? (кызыл, кара, ак, яшел, сары).

4 тур. “Табышмаклар”

1 нче командага

  1. Көзме,кышмы, язмы, җәйме,

Тыңламый, нишләтәсең-

Кар-буранда, җил яңгырда

Салмый ул эшләпәсен. (Кадак)

  1. Авызына башны тыгып

Карадым, курыкмадым.

Аннары, башына менеп,

Рәхәтләнеп йокладым. (Мич)

  1. Башка җирләре бик дөрес,

Бер генә ялгыш монда:

Түгел никтер урынында

Мөгезе – борынында! (Мөгезборын)

  1. Сакаллы булып туган ул,

Сакаллы сабый булган.

Парикмахерга бармаган,

Сакалын кырдырмаган. (Кәҗә)

  1. Су өстендә җәяү йөрим,

Тып-тып басып атлыйм мин.

Иң тирән җирдән үтәм ,

Әз генә дә батмыйм мин. (Боз өсте)

2 нче командага

1. Бар җирне кызылга буяр,

Әмма канга буямас.

Кайчан гына атса да ул,

Беркем куркып уянмас. (Таң)

2. Бик күп телләрне белсә дә,

Сөйләшми бер телдә дә.

Өйрәним дисәң өйрәтә,

Карышмый беркемгә дә. (Сүзлек)

3. Йөртәләр аны һәрвакыт

Каты-каты типкәләп.

Җан фәрманга йөгерә ул,

Тормый бердә үпкәләп. (Футбол тубы)

4. Морзе азбукасы белән

Тукылдата тук-тук-тук:

-Тик торганым юк,юк,юк,

Шуңа күрә мин тук,тук! (Тукран)

5.Эшне генә ярата ул,

булганы юк уенда;

Аннан башка үткәрәләр-

Үзе килми туена. (Сабан)

5 тур. Сорау – миннән, җавап – синнән»

Сорау- табышмаклар.

- Сорау- табышмакларга җавап бирү:

а) дәрес башында нәрсә ишетәбез? (д)

б) әти белән әни нәрсәдән башлана? (ә)

в) малай башында ни бар? (м)

г) таң нәрсәгә бетә? (ң)

д) елан башында нәрсә бар? (е)

е) әбидә бар- миндә юк,

бабайда бар- синдә юк. (б)

ж) Мәскәүдә ике, Казанда берәү дә юк. (ә)

з) Мәскәүдә юк, Казанда икәү. (а)

и) Җәй нәрсәдән башлана? (җ хәрефенә)

к) Җәй нәрсә белән бетә? (й)

л) Шәһәр уртасында нәрсә бар? (һ)

м) Үзе хәреф, үзе сан

Бик аз гына санасаң. (з хәрефе)

Н) Җирнең уртасында нәрсә бар? (и)

6 тур. “Татарстан буйлап сәяхәт”

IV тур. «Буталган хәрефләр»

. Буталган хәрефләр: (слайд)

- Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк.

К,у,ы,у,ч,т,ы (укытучы)

С, д, е,р,ә (дәрес)

Ф,ә,т,ә,с,е,н (тәнәфес)

Й,ы,ф,ы,н,с (сыйныф)

А,ч, ы,т,м (тамчы)

О, у,ш (шоу)

V тур. Капитаннар бәйгесе.

- Мин хәзер һәр командага мәкальләрнең яртысын укырмын, командирлар дәвам итәргә тиеш булалар.

5 тур. Капитаннар бәйгесе. “Әйе” – “Юк” уены

Хәзер капитаннарга сораулар бирәбез, ә алар

Әйе, юк дип җавап бирергә тиеш булалар.

1.”И туган тел, и матур тел” шигырен Г.Тукай язган.(Әйе)

2.Матур,чибәр,гүзәл,ямьле – бу синоним сүзләр. (әйе)

3.Елның бишенче ае – август.(юк)

4.Татар телендә алты килеш бар.(әйе)

5.Дүшәмбе – русча среда.(юк)

6.Капма – каршы мәгънәле сүзләр – Антонимнар. (әйе)

  1. Җөмләнең баш кисәкләре – ия белән хәбәр. (әйе)
  2. сентябрь,октябрь, ноябрь – кыш айлары. (юк)
  3. Исемнең сораулары – нишли?нишләде? (юк)
  4. Татарстанның башкаласы- Казан. (әйе)
  5.  Муса Җәлил рәссаммы? (Юк)
  6.  Бөгелмә шәһәрме? (Әйе)
  7.  Песнәк җәнлекме? (Юк)
  8.  Унике санмы? (Әйе)
  9.  Бәрәңге җиләк- җимешме? (Юк)
  10.  Чулман елгамы? (Әйе )
  11.  Гималай су атамасымы? (Юк)
  12.  Каен агачмы? (Әйе )
  13.  Күннән чигеп эшләнгән татар милли аяк киеме читекме? (Әйе)
  14.  Әнинең әнисе әби буламы? (Әйе)
  15.  Карлыган яшелчәме? (Юк)
  16.  Кышның соңгы ае февральмы? (Әйе)

2нче командага.

1.”Туган авыл” шигырен Г.Тукай язган. (әйе)

2.Кем эшләми, шул ашамый – бу мәкаль.(әйе)

3.Елның икенче ае -март. (юк)

4.Шимбә – русча суббота.(әйе)

5.Татар телендә сигез сүз төркеме бар.(юк)

6.Ак-кара, озын-кыска, зур-кечкенә – бу омоним сүзләр.(юк

7.Мин,син,ул,без,сез,алар – зат алмашлыклары.(Әйе)

8.Рәвешнең сораулары – нишли?нишләде?(юк)

9.Күз карасы кебек саклау – бу фразеологизм. (әйе)

10.Мин җиденче сыйныфта укыйм. (әйе)

11.Иң озын муенлы җәнлек жирафмы? (Әйе)

12.Язның беренче ае мартмы? (Әйе)

13. Кышкы өс киеме күлмәкме? (Юк)

14.Яңа уку елы беренче гыйнварда башланамы? (Юк)

15.Чәк-чәк ашамлыкмы? (Әйе)

16.Футбол командасында 11 уенчымы? (Әйе)

17.Җәй көне кар явамы? (Юк)

18.Атнада алты көнме? (Юк)

19.Чия җимешме? (Әйе)

20.Карга кошмы? (Әйе)

21.Урал елгамы? (Юк)

22. Салават Фәтхетдинов җырчымы? (Әйе)

VI тур. “Ун, син кайда?” уены. (слайдта)- кәгазьдә дә була

- без аңа утырабыз: у- -н--- (урындык)

- без аның белән уйныйбыз: у-н--- (уенчык)

- ул безгә еш килә: -ун—(кунак)

- жирафның ул озын: -у-н (муен)

- анда агачлар күп: у---н (урман)

- ул безне елата: -у—н (суган)

- аның колаклары озын: к-я- (куян)

- Әфәрин, булдырдыгыз! Укучылар, ни өчен уен “Ун, син кайда?” дип аталды?

Бу вакытта 2 команда эшли тора, ә мин урында утыручыларга сораулар әйтәм, урыннан кычкырмыйбыз, кул күтәреп кенә җавап бирәбез:

VIII тур. Тылсымлы чылбыр.

- Мин сезгә тоташтырып язылган сүзләр чылбырын бирәм, ә сезгә шушы чылбыр эчендә нинди сүзләр яшеренгән шуларны маркер белән түгәрәк эченә алырга кирәк була һәм бу чылбырның тылсымы нидә шуны әйтергә.

1 вариант: авазирәкагыйдә

2 вариант: мәктәпеналампа

- Ни өчен чылбыр тылсымлы булды?

IX тур. Сүз эченә яшеренгән сүзләрне табу.

- Бирелгән сүз эченә яшеренгән сүзләрне табарга кирәк. Бер команда әйткән сүзне икенче команда кабатларга тиеш түгел.

Тукранбаш” (чиратлап укыйлар)

Молодцы! Бик яхшы булды. Безнең конкурсларыбыз тәмам. Хәзер безнең укучыларыбыз сезгә 2 команда бергә “Туган тел” җырын җырлап күрсәтерләр.

Укучылар шуның белән безнең уеныбыз тәмам. Үзегез өчен күп кенә кызыклы мәгълүматлар алгансыздыр дип ышанып калам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тамчы-шоу" Интеллектуаль бәйге

Г.Тукайның тормышы,иҗаты буенча...

"Тамчы-шоу"интеллектуальная игра, посвященная со дня рождения М.Джалиля.

Интеллектуальная игра, посвященная к 105-летию со дня рождения М.Джалиля....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Тамчы –шау” әниләр өчен интеллектуаль уен

“Тамчы –шау”    әниләр өчен интеллектуаль уен Максат: гаиләләрне бердәм белем, тәрбия бирү киңлегенә җәлеп итү; тату ,белемле гаиләдә генә балаларны эш сөючән итеп үстерү мө...

Тамчы шоу

      7нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән һәм әдәбияттан Тамчы шоу уены эшкәртмәсе.   укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш бул...

«Тамчы - шоу» интеллектуаль уен

«Тамчы - шоу» интеллектуаль уенының программасы...