Әкият төрләре
презентация к уроку (5 класс)

Сагдатшина Аниса Минсалиховна

"Әкиятләр" темасына презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyat_torlre.pptx2.42 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ӘКИЯТ ТӨРЛӘРЕ

Слайд 2

Әкиятләр нинди була ? Әкиятләр батырлар . Бар бит анда ак аюлар , Көчле Камыр Батырлар Әкиятләр нинди була ? Әкиятләр шаяннар : Йөгерештә җилаяклар, Чакмый торган Чаяннар . Әкиятләр нинди була ? Әкиятләр хәйләле: Чөнки анда зирәк Былтыр , Тагын елак Шүрәле... Серле,кызык әкиятләрне Тыңларга бик яратам . Әкият сөйләгәннәрен Көн саен көтеп алам . (Э.Ш ә рифуллина )

Слайд 3

Әкият – ул халык авыз иҗатының төп ж анрларыннан берсе булып, уйдырмага таянган, тылсымлы, маҗаралы яисә көнкүреш характерындагы эпик сәнгат ь әсәре. Әкият гарәпчә хикәят – сөйләп бирү дигәнне аңлата. Керәшен татарлары әкиятне мәсәл дип йөртәләр. Себер татарлары әкияткә йомык диләр.

Слайд 4

Әкиятләр өч төргә бүлеп карала: хайваннар турындагы әкиятләр; 2) тылсымлы әкиятләр; 3) тормыш-көнкүреш әкиятләре.

Слайд 5

Хайваннар турындагы әкиятләр Татар халык әкиятләре арасында хайваннар турындагылары бик аз. Бу әсәрләрнең күләмнәре дә зур түгел. Аларның төп геройлары – кыргый җанварлар, йорт терлекләре һәм җәнлекләре, кошлар һ.б. Безгә таныш булганнары: “Салам-Торхан”, “Аю, Бабай, Төлке”, “Кәтән Иваныч”, “Торна белән Төлке”, “Кәҗә белән Сарык”.

Слайд 6

Аю – көчле, ләкин аңгыра булып сурәтләнә .

Слайд 7

Төлке – хәйләкәр, алдакчы булып сурәтләнә.

Слайд 8

Куян куркак хайван буларак сурәтләнә.

Слайд 9

Тылсымлы әкиятләр Бу төрдәге әкиятләр күбрәк. Тылсымлы әкиятләрнең күбесенә түбәндәге сю ж ет хас: булачак герой, үсеп җиткәч, ил гизәргә чыгып китә, төрле маҗараларга очрый, патша кызын аждаһа яки диюләрдән коткара, яисә патша йөкләгән авыр бурычларны үти һәм нәтиҗәдә, әлеге патша кызына өйләнеп, үзе патша булып кала.

Слайд 10

Уңай образ итеп сурәтләнә.

Слайд 11

А ж даһа - тылсымлы әкиятләрдә иң күп очрый торган дошман персона ж

Слайд 12

Убырлы карчык Урманда кечке нә өйдә яши. Ул усал һәм рәхимсез, кешеләрне йота, ләкин мүҗбүр иткәндә, йоткан кешеләрне сау-сәламәт рәвештә кире дә чыгара. Кайбер әкиятләрдә Ул кешеләргә ярдәм дә итә. (“Үги кыз”)

Слайд 13

Бу затлардан тыш, тылсымлы әкиятләрдә, геройның дошманнары буларак җен, пәриләр очрый. Тылсымлы ат, күгәрчен, алтын балык, ак бүре, сәмруг кош һ.б. уңай образлар итеп сурәтләнәләр, алар әкият героена ярдәм итәләр.

Слайд 14

Тормыш-көнкүреш әкиятләре Бу төрдәге әкиятләр башка төрдәге әкиятләрдән реал ь чынбарлыкка гаят ь якын торулары белән аерылалар. Бу әсәрләр сыйнфый-со циаль яисә морал ь-этик конфликтка корылган, һәм аларның күбесе элекке авыл тормышын чагылдыра.

Слайд 15

“Өч кыз” әкияте – иң яраткан әкиятләремнең берсе. Ул безне әти-әниләргә ярдәм итәргә, үскәч аларны онытмаска, шәфкатьле, ярдәмчел булырга өйрәтә.

Слайд 16

Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, хаклыкны яклый, кешеләрне игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яраткан әкият геройларыбыз" "Our favourite characters of fairy-tales" (инглиз һәм татар теленең берләштерелгән ачык дәресе)  

МАКСАТ: Укучыларның инглиз hәм татар телендә сүз байлыкларын арттыру.Фикерне ике телдә бәйләнешле, төгәл, ачык итеп әйтә белүләрен ирешү.Балаларның логик hәм иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерү.Әк...

Кичке Яңа ел

Этот материал предназначен для проведения Новогоднего мероприятия для старшеклассников....

Көзге әкият

Балалар белән үткәрү өчен кичә эшкәртмәсе...

Шалкан (Әкият)

Рус халык әкиятенә презентация...

Рәссам Фәридә Хәсьянова иҗаты. Әкият – милләтнең рухи дөньясына капка

Разработка урока по татарской литературе для татарских групп русских школ. После изучения татарских народных сказок из цикла устного народного творчества эта разработка урока поможет закрепить пройден...

Киьи олох олороору теруур эбээт... ( Н.Заболоцкай "Мааппа" кэпсээнинэн)

Описание заключительного урока в 9 классе по якутской литературе по рассказу Н.Заболоцкого "Мааппа"....

Милли кием

5 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресендә укучыларны милли киемнәр белән т аныштыру...