Эссе "Мин - Укытучы!"
материал
Предварительный просмотр:
Зеленодол районы В.В. Карпов исемендәге лицейның беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мансурова Лилия Сәлимхан кызы.
Эссе “Мин - Укытучы!”
Укытучы!
Мин бит Укытучы!
Якты уйлар яши күңелемдә,
Яхшы, изге эшләр белән мин янам!
Балаларның шат йөзләрен күреп куанам!
Иртә. Һәр тарафта тынлык. Кызарып кояш чыга. Яңа көн туа. Бөтен кеше эшкә ашыга. Мин дә таныш сукмак буйлап көн саен эшкә барам. Таныш сукмак... Һәркемнең үз тормышы, үз сукмагы, үз юлы... .Үз сукмагым мине мәктәпкә илтә. Мин - Укытучы! Нинди бөек исем! Күпме сабыйга күңел җылысы биреп җылыткан, үзенең сәләте һәм осталыгы белән күпме балага тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче укытучы.
Әле кайчандыр компьютер, интерактив такта кебек инновацион технологияләр турында хыяллана гына идек. Бүген исә, хыялыбыз чынга ашты. Ләкин нинди генә цивилизацияле тормыш шартлары булса да, укытучының җанлы сөйләмен, ягымлы, назлы, җылы карашын алыштырып булмый. Кешелек җәмгыяте яшәгәндә, укытучы һәнәре мәңгелек!
Мәктәп тормышы мине беренче көннән үк үз эченә бөтереп алып кереп китте. Һәрбер эш көнемне, һәрбер дәресемне түземсезләнеп көтәм. Нидән башлана соң минем көнем! Дәресләрдән. Көнем нәрсә белән тәмамлана? Дәресләр белән. Бу беренче карашка йомык түгәрәк сыман. Ләкин бу алай түгел, бу түгәрәк эче төрле кызыклы вакыйгалар белән тутырылган. Бу – кызыклы очрашулар, укучыларга киңәшләр, сөйләшүләр, ачышлар, шелтәләр, балаларның самимилеге, көлүләр, шау-шулы тәнәфесләр, киңәшмәләр... .
Мин укытучы гына түгел, мин милләт сакчысы да. Бу сүзне мин горурланып әйтәм. Туган тел һәм әдәбияты укытучысы укучыны аңлап укырга, язарга, дөрес һәм аңлаешлы сөйләмгә өйрәтергә, хезмәткә җаваплы караш, кешеләргә карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш, гомумән бөтен яктан үсеш белән тәэмин ителгән, иҗади әхлакый толерант шәхес тәрбияләргә тиеш.
Мәктәп тормыш белән бергә атлый. Ничек заманадан калышмаска, әмма шул ук вакытта туган телебезгә карата кызыксынуны саклап калырга соң? Без бүгенге көн мөгаллимнәре, ата-аналар балаларыбыз белән бергә атларга, яңа технологияләргә таянып эш итәргә тиешбез. Ягъни, балаларыбызның дөньяга карашларын бүлешеп, аларга ярдәм итеп, бергәләп татар телендә язылган әкиятләр укып, гаилә белән татар телендәге мультфильмнар, тапшырулар карауны гадәткә кертеп, матур җырлар тыңлап туган телебезгә кызыксыну уятсак, безнең телебез юкка чыкмас. Балаларыбыз дөрес юлдан атлар, туган телендә, әби-бабасы телендә сөйләшер, дип ышанам. Ә безнең телебез – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы аның халык җырларында, әдипләребез иҗатларында чагыла.
Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы... Туган телебездә белем бирү миңа зур бурычлар йөкли. Бөек шәхесебез Риза Фәхреддин әйткәнчә, “Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш” Ә халыкның үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге дә өметле. Әгәр бала үз халкына ихтирамлы булса, эш-гамәле белән милләт үсешенә үз өлешен кертә алса, гомумән, балалар күңелендә милләт өчен янып-көеп яшәү теләге, ихтыяҗы туса, димәк минем бурычым үтәлгән була.
Уйлар... Гомер агачында боҗралар арткан саен күңелнең уйлы-моңлы мизгелләре дә ешая икән… . Минем алда – күзләр... . Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым һәм педагогик фәлсәфәм – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, көченә ышандыру, үзен шәхес итеп тойдыру. Аларның күңеленә кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык, инсафлылык, тәүфыйклылык кебек матур сыйфатлар салу.
Шушы уйларым мине килгән юлымнан өйгә алып кайта. Юлымда очраган танышларым да, мәктәптән кайтып уйнарга чыккан укучыларым да елмаеп сәлам биреп уза. Кайберләре туктап хәл-әхвәл сораша, кайберләре ни белән дә булса кызыксына. Ә мин җайлап кына аларның сорауларына җавап бирәм дә юлымны дәвам итәм.
Аяк астында кар шыгырдый: шыгыр-шыгыр… Бу шыгырдау башкарылган эшләремне дә хәтерләтә, әле башкарыласы эшләремнең күп булуын да искәртә сыман. Ап-ак кар өстеннән атлау ничек күңелле! Укытучы гомер буе әнә шул аклыкка эз сала бит. Бала күңеле ап-ак кардай чип-чиста. Ә без – шул аклыкка тирән юллар сызучылар. Күккә карыйм. Ап-аяз күктә йолдызлар җемелдәшә. Алар гүя минем укучыларым. Һәркайсы якты йолдыз булып балкый. Күбесе уңышлары белән мине уздырып та җибәрделәр. Чын күңелдән сөенәм мин алар өчен. Шулар белән горурланып, үземә бетмәс көч алып яшим.
Мин Укытучы! Укытучы булу өчен һөнәри белем дә, ә иң яхшы укытучы булыр өчен балаларны яратып, эшеңә күңел җылыңны салу да кирәк!
Табигатьнең гүзәллеген тоя белсәм,
Хисләр җылылыгын сабыйларга бирсәм,
Һәр нәнине нәфис гөлдәй күрсәм.
Шул гөлләргә йомшак сулыш өрсәм-
Мин бәхетле!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Минем беренче укытучым
Беренче укытучы турында инша...
Рәхмәт сиңа, укытучым!
Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...
"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"
Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...
ТР Азнакай шәһәре 7 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укытучы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы тарафыннан милли төбәк компонентын кулланып үткәргән татар теле дәресе эшкәртмәсе. Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау. Дәрес – пресс – конференция
Укытучы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы тарафыннан милли төбәк компонентын кулланып үткәргән татар теле дәресе эшкәртмәсе. Тема: Иярченле кушма җөмләләрне ...
Укытучы – изге һөнәр иясе
Укытучы – изге һөнәр иясе...
Укытучы булып эшлим. Укытучы булып яшим! (Минем педагогик эшчәнлегем)
Минем педагогик эшчәнлегем....
Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!
Минем педагогик эшчәнлегем...