Туган ягы кирәк кешегә
план-конспект урока (6 класс)

Зарипова Алинә Әнис кызы

Фәнис Яруллин иҗатын өйрәнү буенча дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yagy_kirk_kesheg_achyk_dres.docx38.6 КБ

Предварительный просмотр:

6 класс.Татар  төркеме.

Тема: Туган ягы кирәк кешегә.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет:  Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрен ныгыту, баету; туган җир төшенчәсенең мәгънәсен ачыклау, тыңлап аңлау һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен,  үзара хезмәттәшлек нигезендә, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү; лирик геройның хисен,теләген ачыклау.

Метапредмет: укучыларның мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын формалаштыра алуына ирешү; күмәк эш вакытында уртак фикергә килә белергә, үз фикерләрен телдән һәм язма формада җиткерә белергә, үзләренең һәм  иптәшләренең җавапларын бәяләргә өйрәтү; әдәбиятны тел белеме һәм рәсем, музыка сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү.

 Шәхси:Ф.Яруллинның  “Туган ягы кирәк кешегә” шигыре аша туган илебезгә карата ярату хисләре, гражданлык хисләре формалаштыру; активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртергә, төркемнәрдә эш барышында бер – береңне хөрмәт итәрә, башкаларның фикерен тыңлый белергә өйрәтү.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу.

Материал: дәреслекнең икенче кисәге (24 бит), һәр укучы өчен буклетлар, төркемнәр өчен биремнәр.

Җиһазлау : Ф.Яруллинның  портреты, тормыш юлы һәм иҗаты буенча электрон презентация, мультимедиа проекторы,  компьютер, аудиоязмалар

Дәрес барышы

I. Оештыру этабы. (кояш рәсеме)

- Исәнмесез укучылар! Хәерле көн. Хәлләрегез ничек?

- Кәефләрегез яхшымы?

- Укучылар, исәнләшү, хәл белешүнең тагын нинди төрләре бар? Тагын ничек исәнләшергә була?

- Сүзләр белән, карашлар белән, ....кул биреп.... (1 слайдта - Кул биреп күрешү рәсеме)

- Ә татарлар ничек исәнләшә?

- Ике куллап күрешә.Әйе, укучылар, татар халкында бик матур бер гадәт бар. Кеше бер- берсен сәламләр өчен ике куллап күрешүне куллана.  Әйдәгез әле, бер – беребезгә  яхшылык, яхшы кәеф теләп, күрешеп алабыз. Иң беренче каршы якта утыручы иптәшләрегез белән күрешәбез, аннан соң, янәшәдә утырган иптәшегез белән күрешегез әле.  (Күрешәләр)

- Рәхмәт. Утырыгыз. Ике куллап күрешкәндә кеше бер-берсенә ачык йөз күрсәтә, яхшылык тели.

- Кул биреп күрешкәч, кәефләрегез күтәрелдеме?

Шуңа күрә дәрестә курыкмыйча, оялмыйча  җавап бирерсез, тырышып эшләрсез дип ышанам. Бүген без төркемнәрдә эшләрбез. Бергә эшләгән вакытта бер – берегезне тыңлап, ярдәмләшеп, киңәшләшеп эшләргә кирәклеген онытмагыз. Моның өчен төркемнәрдә эшләү кагыйдәсен тагын бер кат искә төшерик (укучылар укый):

 2 слайдта һәм буклетларда:

1)        Үзең уйла

2)        Дусларың белән киңәшләш

3)        Уртак фикергә килегез

4)        Җавапны әйт яки язып куй

II. Белемнәрне тигезләү

  1. Төркемнәрдә эш.

Барыбызның  да кәефләре яхшырды. Инде хәзер уңайлы итеп утырыгыз да  төркемнәргә бирелгән беренче биремне үтәгез. Һәр төркемнең өстәлендә төрле  әсәрләрдән өзекләр язылган карточкалар ята. Беренчедән, шигырьне сәнгатьле итеп укырга, икенчедән, авторын әйтеп бирергә кирәк.

 1 төркем:

Мин шаулап аккан елгалардан, тирән коелардан алып сап-салкын су эчәм. Әмма күпме эчсәм дә, сусавымны баса алмам. Мин үз илемнең борынгы Иделен, тын Донын, якты Арагвасын, шигьри Дим буйларын сагынам. Гүя бу мөкатдәс елгаларның суларын түгел, хәтфә болынлыктагы чишмәләребезнең бер йотым суын да бүген мин ширбәт итеп эчәр идем.
          Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

( Г.Кутуй “Сагыну” нәсере)

2 төркем:

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.

            (Г.Тукай “Туган авыл” шигыре)

3 төркем:

Туып – үскән шушы җирнең ямен

Алыштырмый икән һичнәрсә,

Башка берни дә кирәкми,

Үзем чапкан печәннәрне бер туйганчы иснәсәм.

(Сибгат Хәким “Башка берни дә кирәкми” шигыре)

4 төркем:

Мин гашыйк илемдә үскән

Талларның бакчасына...

Үз илемдә ямьле миңа

Бәрәңге бакчасы да!

(Гөлшат Зәйнәшева “Үз илемдә” шигыре)

2.  Буклетларда эш.  “Тәмамланмаган җөмлә” алымын куллану.

- Җавапларыгыз өчен рәхмәт, укучылар.  Укылган әсәрләрне онытмаган икәнсез.

- Әйтегез әле, бу шигырь юллары бер – берсенә охшаганмы? (әйе, охшаган)

- Нәрсә берләштерә аларны? (алар туган ил турында)

- Аларда нинди хисләр чагыла? ( Туган илне ярату, туган халкын ярату хисләре)

- Сез туган ил төшенчәсен ничек аңлыйсыз? Хәзер бу сүзне эчтән әйтеп карагыз. Нәрсәләр күз алдыгызга килде? Шуларны буклетларыгызга язып куегыз.

Минем туган илем - ... .

 (Укучыларның җавапларын тыңлау)

  3. Дәрес темасын формалаштыру.

1.  Фикерләрегез өчен рәхмәт укучылар. Мин дә сезнең белән килешәм. Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган урыны була. Безнең өчен ул - туган ягыбыз. Туган ягын, авылын, шәһәрен яратмаган кеше юктыр. Димәк, бүгенге дәресебездә нәрсә турында сөйләшербез?

(туган ил, туган җир, туган як турында)

  - Афәрин, җавапларыгыз өчен рәхмәт. Дөрестән дә,  бүгенге дәресебездә туган җир темасына багышланган әсәрәрне өйрәнүне  дәвам итәрбез.  Сезгә хәзер төркемнәргә бирелгән ребусларны чишәргә һәм дәреснең темасын әйтеп бирергә кирәк.

2. Ребуслар чишү.

1 төркем : Туган  ( суган рәсеме   С = Т )

2 төркем: ягы ( яз рәсеме З=Г   + Ы)

3 төркем: кирәк  ( көрәк  рәсеме  Ө = И)

4 төркем: кешегә ( кеше рәсеме + ГӘ)

Менә инде темабызны да ачыкладык. Бүгенге дәресебездә Фәнис Яруллинның “Туган ягы кирәк кешегә” шигыре белән танышырбыз.

III. Яңа белемнәрне ачу.

1.Ф. Яруллинның биографиясе белән кыскача таныштыру.

  • Ф.Яруллин – күп кырлы иҗат кешесе. Ул – шагыйрь, прозаик, драматург, журналист. Ул 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче классны Баулы урта мәктәбендә тәмамлый.
  • 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Күнегүләр ясаган вакытта, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә, гомер буе аяклары йөрмәс хәлдә кала.
  • 1963 елда экстерн тәртибендә урта белем ала, читтән  торып укып , 1970 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.Ул шигырьләр, проза һәм драма әсәрләре иҗат итә.
  • 1964- 2000 елларда әдипнең барлыгы утыз өч исемдә проза һәм шигырь китаплары басыла.
  • Шулардан “Аерылмас дустым”(1975) һәм “Сулыш” (1978) шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә, лирик шигырьләре һәм поэмалары тупланган “Җан авазы” (1994) исемле китабы өчен 1995 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премиясенә лаек була.
  • Татар әдәбиятын үстерүдәге зур уңышлары өчен Фәнис Яруллинга Татарстан Президенты М.Шәймиевның 2001 ел 13 февраль Указы белән “Татарстан Республикасаның халык шагыйре” дигән исем бирелде.
  • 9 декабрьда 2011 елда Казан шәһәрендә вафат була.
  • Без 5 нче сыйныфта Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена” әкиятен,  “Җыр калдырыйк”, “Бөтенесе кирәк” шигырьләрен укыган идек. Хәзер, әйткәнемчә, “Туган ягы кирәк кешегә” шигыре белән танышырбыз.

2. Сүзлек өстендә эш

- Иң элек сүзлек өстендә эшләп алыйк. Бу сүзләр сезнең буклетларыгызга да язылган.

Бәя  – монда: билге(оценка)

Күңеле тупасланса – усалланса, ачуланса

Тузан кунса – онытыла башласа

Мәхәббәтле - матур

  3.  Уку мәсьәләсен кую.

  шигырьне укыр алдыннан мин сезгә 2 сорау куям:

  1) Автор фикеренчә, туган ягы кешегә ни өчен кирәк?

  2) Сез ничек уйлыйсыз, туган җир аннан читтә яшәгән кешегә генә кирәкме?

  4. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

  1). Шигырьне тыңлау.

  2). Әңгәмә

-Балалар, шигырьне тыңлаганда нәрсәләр күз алдына килде? (туган авыл яки шәһәр, зәңгәр күк,  матур табигать, мәрхәмәтле, яхшы кешеләр)

- Нинди хисләр кичердегез? (соклану, ярату, сагыну, юксыну)

 3). Шигырьне укучылардан укыту

 4). Лирик геройның хисләрен ачыклау.

- Лирик герой нинди хисләр кичерә? (ярату, сагыну, горурлану, соклану)

- 1 нче төркем, беренче дүрт юлны укыгыз. Монда лирик герой нинди хис кичерә? (соклана, ярата)

- Икенче төркем,  сез алдагы ике юлны укып карагыз. Монда нинди хисләр чагыла? (шатлана, шатлыгын туган ягы белән уртаклашырга тели)

- Өченче төркем, сезгә өченче строфа. Биредә лирик герой нишли? (тупаслана, сагына, сафланырга тели)

- Хәзер дүртенче куплетны тыңлап карыйк. 4 нче төркем сүзне сезгә бирәбез.(туган ягын ярата, аннан көч ала).

- Шигырьдә “Туган ягы кирәк кешегә” дигән сүзләр кабатланып килә. Ни өчен дип уйлыйсыз?  (туган якның кадерле булуын аңлату өчен).

- Туган як кешегә кайчан кирәк?

-  Лирик герой үзенең туган  ягында яшиме? (Юк)

- Әйе. Һәркемгә дә туган ягында яшәргә язмаган. Кемдер, гомере буе туган җирләреннән читтә дә яшәргә мәҗбүр була. Аңлавыбызча, лирик герой да кайчандыр туган ягыннан читкә киткән. Ләкин аны онытмый. Димәк, аңа туган җире ни өчен кирәк? ( сагындырыр өчен, шатлыклары белән бүлешер өчен, истәлекләрен яңартыр өчен, күңелен сафландырыр өчен, яшәр өчен көч алырга)

- Рәхмәт, укучылар. Сез минем беренче соравыма җавап бирдегез.

Инде икенче сорауга күчик. Туган җир читтә яшәүчеләргә генә кирәкме? Кемнәргә кирәк туган җир? Сезгә кирәкме?  

- Ничек уйлыйсыз, туган ягын күбрәк яшь кешеләр сагынамы, әллә карт кешеләрме?

-Ә  сезнең туган ягыгызны сагынганыгыз бармы? Кайсыгыз белән булды андый хәл?

- Әйе, дөрес укучылар. Бу дөньяда  һәркемгә туган  ягы кирәк, кеше һәм аның туган җире аерылгысыз. Ләкин, минемчә,  туган илне ярату гына аз, безгә аны сакларга да кирәк. Кемнәрдер туган илен яклап яу кырында башларын да салганнар. Ә бүгенге тыныч тормышта безнең бурычыбыз нинди? Сез ничек уйлыйсыз? Без дә туган җиребезне сакларга тиешме? (..)

-  Без ничек итеп  саклый алабыз соң  илебезне? (...)

- Әйе. Туган якның гүзәл табигатен саклау аны төзекләндерү, матурлау һәм  үз илеңнең чын хуҗасы булу инде сезнең бурыч.

- Димәк, Фәнис Яруллинның безгә әйтергә теләгән фикере нинди? (Үзеңнең туган илеңне яратырга, онытмаска һәм сакларга кирәк)

5. Физкультминутка “Афәрин уены”

 - Кем үзенең туган илен ярата, басыгыз! (Укучылар “Афәрин!” дип үзләренә – үзләре кул чабалар.

 - Кем үзенең әти – әнисен ярата, басыгыз!

 - Кем үзенең туган телен  ярата, басыгыз!

 - Кем үзенең туган илен, табигатен саклый, басыгыз!

6. Иҗади остаханә.

-        Мин сезне хәзер иҗади остаханәгә чакырам. Без бүген 4 төркемгә бүленеп эшлибез. Остаханәбез дә дүрт бүлектән торыр.

-        1 нче пар: Әдәбиятчылар: Шигырьдән “туган җир” төшенчәсен ачыклый  торган сүзләрне табып әйтегез. ( зәңгәр таң, аяз күк, саф, ямьле, мәрхәмәтле)

-        2 нче пар: Дизайнерлар: “Туган” төшенчәсен тагын нинди исемнәр белән кулланып булуын сөйләгез. (туган ил, җир, тел, апа, кеше..)

-         3 нче пар : Рәссамнар булырсыз. Сезгә сыйфатларны кулланып, шигырьдә кулланылган төсләрне сөйләп бирергә кирәк. Әгәр бу шигырьгә картина ясасагыз, сез нинди төсләрдән файдаланыр идегез? ( зәңгәр (таң), аяз, зәңгәр (күк),  сары, алсу(кояш) һ.б.

-         2 нче пар: Музыкантлар. Рәвешләр кулланып, шигырьне нинди темпта, ничек укырга кирәклеген сөйләрсез. (әкрен генә, салмак,ашыкмыйча, сагышлы итеп, күңелгә үтеп керә торган итеп, горурланып, яратып...)

- Рәхмәт укучылар.  Ә музыкантларның фикере дөрес булдымы икән? Тикшереп карыйк әле. Фәнис Яруллинның  әлеге шигыренә  композитор  Рәис Нәгыймуллин көй язган. Хәзер бергәләп тыңлап китәрбез.

6.“Туган  ягы кирәк кешегә ” җырын тыңлау

- Димәк, музыкантларның фикере дөрес булганмы? (әйе, дөрес. Җыр чынлап та, салмак кына, күңелгә үтеп керә торган итеп башкарыла).

7. Иҗади эш. Буриме төзү

-        Рәссамнар, музыкантлар булдык, хәзер барыгыз да  үзегезне шагыйрьләр дип күз алдына китерегез әле. Төркемнәрдә  Шәүкәт Галиевнең  “ Җирдә миңа ни кирәк “ шигыренән алынган юлларны үзегезчә тулыландырып, буриме төзеп карагыз.

Җирдә миңа ни кирәк?

...                        кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

...                        кирәк!

.

Йомгаклау

-  Бик матур шигырьләр язгансыз. Рәхмәт сезгә,  укучылар. Инде дәресебез ахырына якынлашып килә. Бүгенге дәресебездә сез нәрсәләр белдегез, өйрәндегез? Хәзер һәрберегез тест биремнәрен эшлисез буклетларыгызда.

  1. Белемнәрне тикшерү. Тест

1.  Фәнис Яруллин кайда туган?

а)Арча районы Кушлавыч авылында

ә) Баулы районы Кызылъяр авылында

б)Балтач районы  Кызылъяр авылында

         

         2. Ф.Яруллинның мактаулы исеме

         а) Татарстанның халык шагыйре;

         ә) Муса Җәлил исемендәге премия

         б) Габдулла Тукай  исемендәге премия

3. 5 нче сыйныфта Фәнис Яруллинның  нинди әсәрләрен өйрәндегез?

а) “Зәңгәр күлдә ай коена”,  “Җыр калдырыйк”

ә) “Җилкәннәр җилдә сынала”, “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

б) “Йолдыз тапкан кыз”, “Урман әкияте”

4.  Фәнис Яруллин кешегә туган ягы ни өчен кирәк дип яза?

а) читтә йөргәндә мактану өчен

ә)читтә йөргәндә сагыну өчен

б) сагындырып, төшкә керү, шатлыкларыңны бүлешү, сафланып китү, яшәргә көч алу өчен.

5. Лирик геройның туган ягы нинди?

а) матур, кадерле, изге

ә) мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

б) яхшы, газиз, ягымлы

  1. Рефлексия

Укучылар, бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Хәзер һәрберегез бирелгән җөмләләрне кулланып, үз фикерегезне әйтеп чыгыгыз әле.

1.  Бүген мин ... белдем.

2.  Минем өчен... кызыклы булды.

3  Мин бу дәрестә ... аңладым.

4.  Мин ... хисләре кичердем.

5.  Мине ... гаҗәпләндерде.

6.  Мин.. телим.

2. Үзбәя кую. Төркемнәр башка төркемнәрнең эшенә бәя бирә (начар, шәп, бик шәп)

3. Өй эше.

1) шигырьне сәнг. укырга;

2) “Минем  туган ягым” темасына презентация ясарга.

3) иҗади бирем. Туган шәһәр турында кечкенә шигырь яки хикәя язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Яктылык кешегә хезмәт итә

Созданная  мною презентация удобно для использования во время проведения внеклассного мероприятия или закрепления изученного материала по теме "Световые явления" по  курсу физики....

Кешегә хас чисталык

Презентация ориентирована на аудиторию учеников старшего класса. Содержание показа соответствует предметам экологии, биологии. Классные руководители могут использовать разработку для прове...

Хокук кешегә хезмәт итә

Презентация Хокук кешегә хезмәт итә....

сценарий на татарском языке "Җан җылысы кирәк кешегә"

Сценарий литературно-музыкального вечера, посвященного жизни и творчеству татарского поэта и писателя Фаниса Яруллина....