Ачык дәрес "Минем буш вакытым".
план-конспект урока (7 класс)

Хасанова Гульшат Нашатовна

7нче сыйныфның рус төркемендә "Буш вакыт" темасына үткәрелгән ачык дәреснең план конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Ачык дәрес93.91 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес темасы: Минем буш вакытым.

Дәрес тибы: ЛГКК

Дәреснең максатлары:

  • Белем бирү: кирәкле килеш һәм тартым кушымчаларын дөрес файдаланып, үзеңнең буш вакытың турында сөйләргә өйрәнү; буш вакытны файдалы үткәрергә киңәш бирә белү;
  •  Үстерү: парлап сөйләшү барышында, үз фикереңне аңлата белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп ачыклау;   әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  •  Тәрбия: буш вакытны файдалы үткәрергә омтылыш тәрбияләү;

Дәресне җиһазлау: “Татар теле” дәреслеге, 37 нче  бит,  кагыйдәләр таблицасы, дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар, карточкалар, мультимедиа

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.
  • Исәнмесез! Хәерле иртә ,укучылар Һәм килгән кунаклар!

        Укучылар, бүген бездә кунаклар, сез бер дә борчылмагыз, сез барыгыз да бик яхшы татарча беләсез, татарча белүегезне һәм яратуыгызны күрсәтерсез дип ышанам. Уңышлар сезгә! Дәресебезне башлап җибәрәбез.

Укучылар , бүген кем дежур? Хәлләрегез, кәефләрегез ничек?

  1. Өй эшен тикшерү.

Без сезнең белән узган дәрестә нинди темага сөйләшкән идек?   (Укучыларның җаваплары)

Теркәгечләр турында нәрсә исегездә калды икән, хәзер шуны тикшереп карыйк әле. Мин сезгә карточкалар таратам. Анда җөмләләр язылган, ләкин теркәгечләр рус телендә бирелгән, сезгә буш урынга аларның тәрҗемәсен язарга кирәк.

( Карточкаларны тарату.Сезгә 1 мин вакыт)

Укучының исем фамилиясе:

  1. Без дәрестә күнегүләр эшләдек (  и  ) .......  сорауларга җавап бирдек.
  2. Апам Казанга китте,  ( потому что )  ......... ....  ул анда укый.
  3. Бүген физикадан контроль эш,  (  а )  .... мин әзер түгел.
  4.  Мин бүген кинога ( или ) ..... барам,  (  или  )   .......   юк.

Укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.  Хатасы булмаса иптәшегезгә 1 балл куясыз, хатасы булса куймыйсыз.

Укучылар  калган өй эшегезне мин дәфтәрләрегезне җыйгач тикшерермен.

III . Актуальләштерү

  1. Г. Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый”  шигырен Татармульфильмнан карау.

Укучылар, сез ничек уйлыйсыз,   мульфильм  нинди  темага караган?

Малай кайчан урамга уйнарга чыкты?  (Әгәр татарча әйтә алмасагыз русча әйтегез).

Дәресе, эшләре беткәннән сон калган вакыты нинди вакыт икән?

  •   Это наше свободное время.
  • Ә татарча? Сүзлекләрдән файдаланырга мөмкин.
  • Свободное время – буш вакыт.

Дәреснең максатын, бурычларын билгеләү.

  • Димәк,  без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?
  • Буш вакыт турында, буш вакытта нишлибез? (Җаваплар рус телендә дә булырга мөмкин).
  • Без бүген татарча дөрес итеп, буш вакытыбыз, аны  ничек үткәрәбез, буш вакытта нәрсәләр эшләргә була, шул темага караган сүзләр белән танышырбыз, шул турыда сөйләргә өйрәнергә тиешбез.

IV. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  1. Яңа лексика белән танышу.

буш вакыт –          [ б у ш  w a к, ы т ]                    свободное время

файдаланам  -   [ф а й д а л а н а м ]                        использую

файдалы –             [  ф а й д а л ы  ]                        полезный

файдасыз-              [   ф а й д  а с ы з ]                    бесполезный

вакытым юк –       [  w а к, ы т ы м    й у к, ]           нет времени

тик яту –               [ т и к     й а т у]                          бездельничать  

дөрес файдаланырга  - [ д ө р ө с  ф а й д а л а н ы р г а ]    правильно  использовать                          

 файдасыз уздыру –   [ф а й д а с ы з  у з д ы р у ]   бесполезная трата времени                          ял итәм –                 [ й а л    и т ә м  ]                       отдыхаю                                                                         тыңлыйм –             [ т ы ң л ы й м  ]                          слушаю                                                                         шөгыльләнәм –    [ ш ө гө л л ә н ә м  ]                     занимаюсь                                                                                   үткәрәм –               [ ү т к ә р  ә м ]                          провожу

  1. Сүзләрне сүзлеккә язу

  1. Сүзнең әйтелеше өстендә эш:
  • авазларның транскрипцион  билгеләрен сорау, аларны дөрес әйтү;
  • сүзне хор белән, аерым-аерым әйттерү;
  • җөмлә эчендә карау (яңа сүзнең җөмлә эчендә дөрес әйтелешенә (яңгырашына) ирешү);
  • дөрес әйтелеш белән дөрес булмаган әйтелешне чагыштырып карау;

  1. Кирәкле грамматик формаларны кабатлау, искә төшерү.
  • Ребята, чтобы хорошо поработать на уроке, нам надо будет вспомнить и повторить некоторые правила .
  • Электрон тактадагы сүзтезмәләрне үрнәк буенча дәвам итегез.

Минем буш вакытым – мое свободное время

Синең ..

Аның ...

Безнең ...

Сезнең ...

Аларның ...

(Эш чылбырлап тикшерелә)

Сүзтезмәләрне тиешле формада куегыз

Т.к

нәрсәне?

Ур.-в. к.

кайчан?

Буш вакыт

Буш вакытым

Буш вакытың

V.  Ныгыту

  1. Ситуатив күнегүләр

  • Как ты скажешь, если у тебя есть свободное время? Если нет (мало, много,) свободного времени.
  • Спроси у своего друга, есть ли у него свободное время
  • Спроси у него, что он делает в  свободное время.
  • Объясни  другу,  что у тебя сегодня нет свободного времени, как так тебе надо помочь маме.
  • Попроси друга, если у него есть свободное время, помочь тебе решить задачу.
  • Скажи, что у тебя мало свободного времени, потому что ты занимаешься спортом.
  • Сообщи друзьям, что у Андрея сегодня есть свободное время,  и он тоже с вами поиграет в хоккей.
  • Ты приглашаешь друга на каток. А он не может идти с тобой,потому что у него нет свободного времени. Какой разговор состоится между вами?

  1. Экрандагы  рәсемнәр

    http://changeonelife.ru/wp-content/uploads/2014/09/kruzhki2.jpghttps://encrypted-tbn3.gstatic.com/images?q=tbn:ANd9GcQBLHcGkLurrjOSnwjw_w_lJFgiMSe53ThtTUXp69NihmJnGe3b

                   https://encrypted-tbn3.gstatic.com/images?q=tbn:ANd9GcRH0l0-aGJ_kzCcN8L_lRRq8VDbw5bUlaxSPRyYxa1QNd1QPxnehttps://encrypted-tbn1.gstatic.com/images?q=tbn:ANd9GcQ0_YgnlKZKyICcbGmw23FxZVMu3lg0y1VU7Up_yk7CHzggTVza

  • Рәсемнәргә карагыз һәм иптәшегез белән фикерләшегез әле, бу балалар нишлиләр? Буш вакытларын ничек үткәрәләр? Сез ничек уйлыйсыз?
  •  Ягез, беренче рәсем буенча нәрсә әйтә аласыз?
  • Икенче рәсем буенча?
  • Ә өченче рәсем буенча ?
  • Дүртенче рәсем буенча ?

4   “Буш вакытны файдалы үткәрү ” темасына схема буенча дәфтәрләрдә диалог  төзибез.

 

сорау         (вопрос)                        

җавап        (ответ)                        

сорау         (вопрос)

                                            җавап  (ответ)

  1. Җөмләләрне төгәлләргә.

  Буш вакыт – ул ......  .

  Буш вакытта мин .... .

  Буш вакытны файдалы ....  .

6     Дәреслек белән эш

 42 нче бит 4 нче күнегү

VI.  Өй эше бирү.

1.Сүзлектәге сүзләрне кабатларга

  1. 2. Таблицага 3 әр мисал язарга.

Укучының исем фамилиясе:

Буш вакытны файдалы үткәрү

Буш вакытны файдасыз үткәрү

  1.  42 нче бит 6 нчы күнегү

VI.  Дәресне йомгаклау.

  • Мы сегодня научились чему-нибудь новому?Нишләргә өйрәндек?
  • Буш вакытыбыз турында сөйләргә өйрәндек.
  • Әйдәгез, сөйләп карагыз әле. (1-2 укучының чыгышы).

VII  . Билгеләр кую.

  • Минемчә, сез бүген дәрестә бик яхшы эшләдегез, теманы яхшы өйрәндегез, рәхмәт сезгә.
  • Я предлагаю вам, посоветовавшись в группах, поставить оценки за урок самим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

Динамометрны градуирлау. 7 класста физикадан ачык дәрес

Динамометрны градуирлау темасына ачык дәрес эшкәртмәсе...

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

Ачык дэрес: "Авыл хуҗалыгы- материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак".

1. Дөньяда авыл хуҗалыгының структурасы турында күзаллау...

Ачык дәрес "Планеталар буйлап сәяхәт"

Бу дәрес 5 класста "Галәм" темасын үтеп бетергәч, гомумиләштерүче дәрес буларак үткәрелде. Дәреснең максаты укучыларның "Галәм" темасы буенча белемнәрен барлау, тикшерү, бәяләү, табигать фәннәренә кыз...

Минем буш вакытым

7 нче сыйныфлар өчен Хайдарова дәреслеге буенча татар теленнәр дәрес конспекты....

Технологическая карта урока по сингапурской методике на тему "Минем буш вакытым" (7 класс)

"Минем буш вакытым" темасына 7нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсен тәкъдим итәм.Бу дәрескә, Сингапур методикасына нигезләнеп, технологик карта төзедем. Әлеге матери...