Тукай кайта җиргә язларда
методическая разработка (9 класс)

Әдәби- музыкаль кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_kayta_zhirg_yazlarda.docx22.09 КБ

Предварительный просмотр:

                ТУКАЙ КАЙТА ҖИРГӘ ЯЗЛАРДА

   Сәхнә бизәлеше: Нәкъ уртада баскычлар. Һәр баскыч битенә авыл исемнәре язылган: Кушлавыч, Өчиле, Сасна, Өчиле, Кырлай, Казан, Өчиле, Җаек, Казан.  Иң өстәге баскычта Тукай портреты куелган. Сөйләүче укучылар баскыч саен чәчәк куялар.

 Катнашалар:

Еллар-төрле төстәге өрфия яулыклы кызлар.

Кечкенә Тукай - укучы малай

Былтыр, Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән сарык. Кояш, Сандугач, Алмагач, бала, Шәкерт, маэмай, Җырчы каз  - укучы балалар

Ап-ак өрфия шарф-яулык бөркәнгән , кулына ап-ак чәчәкләр тоткан            Беренче кыз сөйли башлый. Ул ап-ак өрфия яулык бөркәнеп шигырьне сөйли дә КУШЛАВЫЧ дип язылган баскычка куя.

 Кушлавычта быел яз уңды,

Сайрар кошлар агачка кунды.

Җиһан тулды нурдан илаһи,

Бу дөньяга туды чын даһи!

Бәхет кошы гаиләгә кунды

Быел язда Габдулла туды.

Бибимәмдүдәдер анасы,

Мөхәммәтгариф исемле атасы.

“Газиз балам, минем, дәүләтем,

Якутым ла, затлы гәүһәрем”-

Диеп кыса ана күкрәгенә,

Шатлык яше тама күлмәгенә.

Күкрәк сөтен һәм талант биргән

Ана улын шашынып сөйгән

Сизенгәндәй ятим калганын,

Рәхимсез язмышның кагасын.

    Икеннче кыз сары яулык бөркәнеп, сары чәчәкләр тотып сөйли. Сөйләп бетергәч, чәчәкләрен “Кушлавыч” турысына куя.

Кушлавычта менә быел яз

Туды җиргә бөек, моңлы Саз.

Урап алды аны сихри наз

...Тик дөнъяда бәхет никтер аз.

Пар канатның кинәт аерылып,

Бер канаты төште каерылып.

Ятим калды ана, Габдулла.

Дөнья куйды кинәт яшь мулла. (бала елаган тавыш ишетелә)

Кайгы килгән әнә ишеккә,

Сабый елый әрнеп бишектә

Тоеп ачы, авыр хәсрәтне.

Озата халык гүргә хәзрәтне.

   Өченче  кыз сары төстәге чәчәкләрне , сөйләп бетергәч, “Өчиле” турысына куя. Башында караңгы сары төстәге яулык.

Каерып ачып авыл капкасын

Өчиледә кем каршыласын?

“Артык кашык кына син анда

Исәпкә бар, җаныгыз юк санда”

Оя тулы алты күгәрчен!

Чыгып китми ничек түзәсен?!

Өмет биреп яшь, тол чибәргә

Шакир мулла яучы җибәрә.

Җәһәннәмдә йөрәк парәсе-

Шәрифә карчыкта каласы.

...Нәни аяк бозга ябыша

Явыз карчык һаман орыша.

Яшь тамчысы инде боз булган.

“Ач, әбекәй, мин бит бик туңам!”

“Кадалмассың әле килемшәк!”

Таш бәгырьгә ятим ник кирәк?

    Дүртенче кыз зәңгәр чәчәкләртотып сөйли. Чәчәкләрен “Сасна” авылы турысынаткуя. Башында ачык зәңгәр төстәге яулык.

Ирексез аерып баласын

Калдырганга йөрәк янасын

Алдан белде Бибимәмдүдә.

Көчкә түзде Бибимәмдүдә.

Инде тормыш бераз җайланды

Шакир мулла аны аңлады.

Ат җибәрде улын алмага

Йомшак печән салды арбага

Юлда Бибимәмдүдәнең күзләре

Йөрәк януларга түзәрме?!

Сасна яктан атлар оча гына!

Бала кайта ана кочагына.

Кәрәзле бал яккан ак күмәч...

Сабый сөенә сагышы сүнгәч.

Шакир мулла өе җылы бик

Гомер мәңге рәхәт агар күк.

   Бишенче кыз кулында сары чәчәкләр. Ул чәчәкләрен “Сасна” турысына куя. Кыз башына саргылтырак төстәге яулык бөркәнгән.

Кыска бәхет насыйп анага.

Иң зур кайгы килә балага.

Язмыш төшә иске эзенә:

Ана гомере яшьли өзелә.

   Алтынчы кыз сары һәм ак төстәге чәчәкләрне “Өчиле” авылы турысына куя. Кыз башына караңгырак төстәге яулык бөркәнгән.

Өчиледә ана назлары

Бабасының ул һәм кызлары.

Көтмәсә дә кайта Габдулла.

Ят итмәстер карт Зиннәтулла.

Елаганда- әрнеп – юаткан,

Башын сыйпап сөеп уяткан

Мәрхәмәтле саф җан Саҗидә

Апа да ул,туган, газиз дә.

Апасының җылы карашын,

Шәфкать тулы күзе карасын.

Һич онытмый Язлар баласы,

“Ак фәрештә” гүя анасы.

Ә бабасы

Кыерсытмаса да оныгын

Бүлә алмый соңгы сыныгын.

“Күгәрченле” оя бик ишле,

Ятим “чәүкә” аларга ишме?

Үги ана бик нык “тырыша”

Кырын карый, көн дә ызгыша.

Бар хыялы- озату ятимне

Язмыш кыйный әйтегез, кемне?!

 

  Җиденче кыз зәңгәр яулык бөркәнеп сары , зәңгәр чәчәкләрне “Казан” турысына куя.

“Асрамага бала бирәм!”

“Асрамага бала бирәм!”

Печән базарында бар халык

Каерылып карый таң калып.

Ат арбасындагы ящикта

Моңсу карап карт бер ямщикка,

Утырып тора җан вә тән өшеп,

Нәни генә бала бөрешеп.

Мөхәммәтвәлинең улы юк

Тормышында кояш нуры юк

Габдулланы күреп арбада

Уллыкка теләде алмага.

Юатып ул бала күңелен,

Габдуллага һич тә ят түгелен:

“Көтә безне өйдә әниең,

Мин булырмын – диде – әтиең”.

Габдуллага хәл кереп китте,

Гүя җылы җил исеп китте.

Өсте бөтен аның тамак тук

Кимсенергә хәзер сәбәп юк

Тиз күнегү йөрәк җылыга.

Габдулланың рәхәт чорына,

 Язмыш тагын куйды сынаулар,

Ата-ана китте сырхаулап.

Мөхәммәтвәли һәм Газзә

Кайгырдылар: “Ул кемгә калыр?”

Габдулланы бик кызгандылар,   Өчилегә тиз озаттылар.

    Сигезенче кыз сары төстәге яулык бөркәнгән. Кулындагы сары чәчәкләрне “Өчиле” турысына куя.

Мәңгегә котылдык дигәндә

Кайтып кергәч, хәтта, идәне

Сыкрап куйды кебек карт өйнең:

“Кемгә кирәгең бар соң синең?”

Язмышына һәрчак ияреп,

Кара шәле килә сөйрәлеп.

Ачлык утыра өйнең түрендә

Авыр юллар алда күренә.

Озаттылар күрше авылга.

Билгезезлек бигрәк авыр ла

Ниләр көтә ятим бу җанны?

Күргәне юк аның Кырлайны.

  Тугызынчы кыз ал төстәге яулык бөркәнгән. Кулындагы ал төстәге чәчәкләрне “Кырлай”турысына куя.

Китек гаилә илдә беткәнме?!

Кырлайда ни ? Бәхет көтәме?

Катык-сөте мулдан авылның,

Тынган чагы язмыш-давылның

Яңа әти Сәгъди исемле,

Зөһрә әнисе дә сөйкемле.

Уйнаклый Габдулла колындай

Хәтфә келәмендә әй Кырлай!!!

Килде Габдуллага рәхәт чак!

Иртә тор да, уйна, йөгер, чап!

Эх, ваемсыз, гөнаһсыз балачак,

Шук, шаян һәм чая малай чак.

Ятимнәрнең сансыз гомере

Җәрәхәтсез калмый билгеле.

Күңел китек-бик тиз уела,

Саксыз куллар салкын тоела.

Ә шулай да дөньяга күзен,

Кырлай ача алды егетнең

Яшь йөрәккә салып моңнарын

Матурлыгын шигъри дөньяның.

Киләчәктә елларны урап

Тылсым булып ачылыр соңрак.

Табигате гүзәл Кырлайның

Үлмәс моңы булып курайның

    Унынчы кызның кулында кызыл һәм ал төстәге чәчәкләр. Кызгылт төстәге яулык бәйләгән. Сөйләп бетергә, чәчәкләрен “Җаек” турысына сала.

Бәдри булып кагып капканы,

Язмыш бусагага капланды:

Үз туганы, имеш, табылган,

Габдулланы диләр сагынган.

“Җаек” дигән ерак калада

Кояш көләр микән балага?

Язмыш әле елмая җылы,

Бәхетнең дә көтә күк чыны.

Кимсенүләре дә беткән күк.

Кыерсыту булды инде күп.

Шәкерт булуы да бик шатлык

Габдуллага уку бик тансык.

Аңлы булды безнең Габдулла

Санлы булды безнең Габдулла.

Сәләтле дип даны таралды,

Йөрәгендә җырлар яралды.

Каләменнән моңнар тамдылар,

Тамдылар да мәңге калдылар.

Әверелеп энҗе бөртеккә

Югалмыйча илдә бөртек тә.

     Унберенче кыз кулына кып-кызыл чәчәкләр тотып, ачык кызыл төстәге яулык бөркәнеп сөйли. Сөйләп бетергәч, чәчәкләрен “Казан” турысына куя.

И, моңлы Казан, нурлы Казан!!!

Кайта Тукай, кайта үлмәс җан!

Шагыйрь кайта җиңеп язмышын!

Каршыла, син, моңлы Яз кошын!

Яза шагыйрь халык моң-зарын

Йөрәгеннән алып моңнарын.

Инде таный, белә бөекләр:

Камаллар, Рәмиев кебекләр.

Сөйгән халкы инде Тукайны

Туктамый уйнауны, җырлауны.

Җырчы кошым, Тукаем, дия

Үз улына Тукай баш ия.

Еллар узган саен арадан

Тукай кайта безгә язларда

Үтәп шигъри үлемсез антын,

Һәм күтәреп бөеккә халкын!

         Шигырьләрне сөйләп бетергәч, кызлар артка чигенеп басалар. Уртада баскычлар кала.  Сәхнәгә бәләкәй Тукайны җитәкләп Былтыр чыга һәм алдан әзерләп куелган урынга утырта ( Тукайның аягында киез итекләр, кыска чалбар, башында түбәтәй, иркен күлмәк)Тукай рәсемдәге кебек кулына агач кашык тотып утыра. Алдына тирән тәлинкәдә пешкән бәрәңге куела. (Тамашачылар алдында тере портрет барлыкка килә) Аннары Тукай әкиятләреннән геройлар чыгып төзелә: Кәҗә белән Сарык, Шүрәле, бала белән Күбәләк, Су анасы, һ.б.) Шуннан бер кечкенә кыз чыгып “Туган тел”нең 3 куплетын җырлый, дүртенче куплетта калганнар кушыла.

(Кирәкле урыннарда Тукай әсәрләренә иҗат ителгән көйләр куела)

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок "Кайту" повестеның тәэсир көче

Бу дәреснең максаты укучыларда милли үзаң тәрбияләү, аларны яшәү кадерен белергә өйрәтү, гореф- гадәт,  йолаларыбызны саклау. Укучыларның әдәби әсәрне мөстәкыйльукый һәм анализлый белү күнекмәләр...

Внеклассное мероприятие "Кичер кайта алмавымны"

Сценарий посвящается дню памяти воинов - интернационалистов, погибших в Афганской войне....

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Кичер кайта алмавымны

Әфганстан,исемең шигъри синең,Җирең сихри,кыя,тау-ташларың!Изге дуслык бурычын үтәр өченСиңа китте күпме якташларым.Кыяларның булмый ак таплары,Аларның була тик ак ташлары.Шул ташларны каннарына манып...

ЖАДВАЛ МАЙДОНИНИ КАЙТА НОМЛАШ

Жадвалларнинг кострукторлик режимида ишлаб туриб, куйидагиларни килиш мумкин:¨ маълумотлар турини узгартириш;¨ майдонлар исмларини узгартириш, жадвалга янги майдонларни кушиши;¨ мавжуд майдонларни йук...

Әхсән Баян. Яхшылык кире кайта

План-конспект урока по родной литературе для 3 класса...