Ибраһим Газиның “Өч Мәхмүт” әсәренә кабатлау дәресе.2017 ел Уфа
учебно-методический материал (6 класс)

Әхмәтҗанова Римма Нәҗип кызы сайты

Ибраһим Газиның “Өч Мәхмүт” әсәренә кабатлау дәресе.Уфа , 2017

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ibrahim_gazinyn_och_mhmut._sren_kabatlau_drese.docx19.15 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Ибраһим Газиның “Өч Мәхмүт.” әсәренә кабатлау дәресе.

Максат: язучы хикәяләрендә әдәп-әхлак мәсьәләләренең бирелешен билгеләү, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү, фикерләү сәләтен үстерү, фикереңне дәлилли белү күнекмәләрен камилләштерү, сыйныфташлар фикерен игьтибар белән тыңлау, аларны хөрмәт итү, әдәплелек, кешелеклелек кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, проектор.

Дәрес барышы.  

 1.Оештыру өлеше.

     Хәерле көн телим җиребезгә,

     Хәерле көн телим иптәшемә,

     Хәерле көн телим кунакларга,

     Хәерле көн телим үземә.

Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмаек та, дәресебезне башлыйк.

2. Актуальләштерү.

“Көчлелегең белән горурланма!

Кешелегең белән горурлан!”  Муса Җәлил.

  • Бүгенге дәресебездә нинди темага сүз алып барырбыз, дип уйлыйсыз?

(Кеше булу, кешелеклелек сыйфатлары турында)

  • Нинди максат куябыз дәрескә?

( Бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк)

3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  • Үткән дәрестә нинди геройлар белән таныштыгыз?

                      ( Мәхмүт абый, Кәтүк Мәхмүт)

Мәхмүт абый нинди,кем? Кәтүк Мәхмүт нинди?                                    

Гади

Укытучы                              бәләкәй буйлы              

Чукмак йодрыклы               ябык                              

Мускуллы                            дәрестә җавап бирә                  

Ачуланмый                          сипкелле                      

Бер карап кына куя             үпкәләми

Дәртләндерә белә                ихлас күңелле

                               

-Икенче бүлектә илебез тарихында мөһим булган нинди вакыйга сүрәтләнә?

(сугыш турында)

-Ни өчен Мәхмүт абый балаларга “ Мүтәй” турында сөйләргә булды икән?

( Кәтүк Мәхмүткә карап, үзен исенә төшерә)

-Сугыш вакытында бу  малайлар нинди эшләр эшли?

(сабан сөрә, басуда эшли, капчык күтәрә)
- Малайның нинди кушаматы була?

        ( Мүтәй)

  • Ә Мүтәй кем була соң ул?

( Ул хезмәт дәресе укытучысы Мәхмүт абый)

  • Өченче Мәхмүт кем була?

( Хикәяләүче Мәхмүт)

  • Хикәяләүче Мәхмүкитә Мүтәйгә карата нинди хисләр туа?

( Ул аны кызгана, ярдәм итәсе килә)

  • Димәк, хикәядә автор безгә нәрсэ әйтергә теләгән?

( Ятимнәрне рәнҗетмәскә,бер-береңә ярдәм итәргә, көчсезләрне якларга кирәклеген әйтергә теләгән.)

4.Физминутка. 

Без – карлар очабыз (кулларны болгап, очу хәрәкәтләрен ясыйлар).

Түбәнгә төшәбез (ярым чүгәлиләр).

Җитәбез дигәндә,

Җил белән китәбез (аяк очларында йөгерәләр).

Шунда без һавада

Җилпенеп торабыз (куллар билдә килеш гәүдәне як-якка хәрәкәтләндерәләр).

Җил тынган арада,

Җилдә ял итәбез (чүгәлиләр).

         ( презентация)

Яхшылык ул 1) изгелек,

                       2) мәрхәмәтлелек,

                       3) әдәплелек,

                       4) ярдәмлелек,

                       5) киң күңелеллелек,

                       6) матурлык.

5. Рефлексия.

           -Шулай итеп нинди нәтиҗә ясыйбыз?

1) Кешенең күңеле саф булырга тиеш.

2) Изгелек эшләп, яхшылыкка омтылырга тиеш.

3) Матур яшәргә.

 

Татар кызларына хас сыйфатлар.

  1. Тыйнаклык,
  2.  Әдәплелек,
  3. Изгелеклелек,
  4. Матурлык,
  5. Шәфкатьлелек,
  6. Ярдәмчеллелек.

Татар егетләренә хас сыйфатлар.

  1. Әдәплелек,
  2. Батырлык,
  3. Туган илеңә тугрылык,
  4. Җаваплылык,
  5. Ярдәмчеллек,
  6. Игелеклелек.

-Укучылар, мин сезгә Муса Җәлилнең “ Бер үгет” шигырен укып ишеттерәм.

Мин күп күрдем филдәй кешеләрне:
Киң күкрәкле, тимер бәдәнле.
Тик күрәсе иде эше белән
Кеше булган иң чын адәмне.

Кем сокланмас көчкә, тимер сынса
Һәм су чыкса баскан эзеңнән.
Тик ни файда, көчең филдәй булып,
Эшең булса чыпчык тезеннән.

Эзе калсын керсез намусыңның,

Ни үтсә дә синең кулыңнан.
Көчлелегең белән горурланма!
Кешелегең белән горурлан!

6. Өй эше . «Үзем турында – үзем» Укучыларга үзләре турында язарга киңәш ителә. Нәрсә уйлыйлар? Нинди сыйфатлары белән килешмиләр? Нинди сыйфатларын яхшы дип саныйлар? Башкалар күзенә ничек күренергә теләр идең?

7. Укучыларның белемен бәяләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ибраһим Газиның тормышы һәм иҗаты ( презентация)

6 нчы сыйныфта Ибраһим Газиның тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә -презентация...

4 нче А сыйныфында әдәби укудан үткәрелгән дәреснең технологик картасы. Темасы: Яхшылык эшләргә ашыгыйк (И.Газиның “Сиртмәкойрык” әсәре өстендә эш)

Әлеге технологик карта әдәби уку предметыннан 4 нче сыйныфлар өчен И. Газиның "Сиртмәкойрык" әсәре буенча  эшләнде. Анда тирә-юнеңдәге җан ияләренә карата игелекле булу, яхшылык эшләүгә басым яса...

”Укыту – тәрбия процессында Г.Ибраһимов мирасын файдалану”(Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү)

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Питрәч муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче  Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”....

И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”хикәясен өйрәнүне йомгаклау

И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”хикәясен  өйрәнүне йомгаклау...

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау.

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау....

И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”хикәясе

И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”хикәясе...