Чыгыш
статья

Курслардан соң алган тәэсирләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh_kurslardan_son.docx24.93 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

3 нче санлы Урыссу урта гомуми белем

бирү мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Зарипова Рәмилә Камил кызының туган тел һәм әдәбияты

укытучыларынын район киңәшмәсендә ясаган чыгышы.

“Квалификация күтәрү курсларыннан алган тәэсирләр.

        Апрель аенда КФУ тарафыннан уздырылган дистанцион квалификация күтәрү курсларында белем алдым. Курс: “ Рус телле аудиториядә татар теле һәм әдәбиятын укытканда яңа педагогик технологияләрне куллану” дип аталган иде.

      Дәресләр ZOOM конференциядә барды. Кураторыбыз Гүзәл Рәисовна Галиуллина булды. Безнең алдыбызда К.С.Фәтхуллова, Н.М.Юсупова, Фахрутдинова Р.А., Юсупов А.Ф. Сагдиева Р.К., Мугтасимова Г.Р  һәм башкалар чыгыш ясадылар.

     Сагдиева Р.К. татар әдәбияты фәненнән әсәрләргә анализ ясау тәртибе белән таныштырды, бу өлкәдә укытучыларның белемен ныгытты.

Эпик әсәргә анализ ясау тәртибе:

  1. Төп  һәм ярдәмче сюжет сызыкларын билгеләү;
  2.  Алардагы каршылыклар үсеше аша сюжет элементларын ачыклау;
  3.  Төп каршылыкны ачыклау аша теманы һәм проблемаларны төгәлләштерү;
  4. Образларга характеристика бирү;
  5. Геройларга һәм әсәрнең композициясенә бәя бирү барышында геройларның портретына, пейзажга, вакыйгаларның бару урынына, психологизмга -  халәт, эчке дөнья, кәеф үзгәрешенә һ.б., әйберләр дөньясына игътибар итү;
  6. Алар аркылы язучының иҗади осталыгын, язу стилен билгеләү;
  7.  Автор мөнәсәбәтен, әдипнең позициясен, бәясен ачыклау;
  8.  Жанр үзенчәлекләрен ачыклау;
  9. Әсәргә укучының үз шәхси мөнәсәбәтен, бәясен җиткерү.

     Мугтасимова Г.Р тыңлап аңлау турында лекция укыды. 

    - Тыңлау аңлау ул – үзләштерелә торган авазларны аңлау, аларны мәгънәви комплексларга берләштерү, тыңлаганда, аларны истә  калдыру, мөмкин булганча алдан  уйлап кую һәм сөйләм ситуациясенә бәйле сөйләм максатын кабул итүне аңлау күнекмәләре.

     Тыңлап аңлау күнекмәләренең формалаштырылмаганлыгы аралашуны бозуга сәбәп була ала, чөнки ул аралашу нигезен тәшкил итә һәм нәкъ менә шуннан телдән аралашуга ия булу башлана.

Тыңлап аңлауның уңышлы булуын билгеләүче факторлар да бар.

1. Тыңлаучыларның индивидуаль-яшь үзенчәлекләре.

А. С. Андреевская-Левенстерн фикеренчә, тыңлап аңлауның уңышлы булуы тыңлаучының фаразлау ихтималыннан файдалана белүенә, туган телендә ия булган белем һәм күнекмәләрне чит телгә күчерә белүенә бәйле. Укучының тапкырлыгы һәм зирәклеге, тыңлый белүе һәм телдән аралашуның төрле сигналларына тиз җавап бирә алуы кебек шәхси үзенчәлекләре зур әһәмияткә ия. Кабул итү нәтиҗәләрен укучыларның эшкә сәләтлелегенә һәм аларның хәтер эшчәнлегенә уңай йогынты ясый торган мотивацион фактор хисабына яхшыртырга мөмкин. Шәхси, фронталь һәм төркемдә эшләүне оста оештыру, төрле әзерлекле укучыларны парлап эшләүдә берләштерү, белемнәрен тикшерүнең төрле һәм кызыклы формалары һ0м башкалар акыл эшчәнлеген активлаштырырга, эшкә кызыксынуны, шәхси һәм коллектив җаваплылыкны арттырырга ярдәм итәчәк.

2. Кабул итү шартларына бәйлелек.

а) Сөйләм хәбәрләренең темпы. Сөйләм темпы хәбәрнең аерым өлешләрендәге мәгълүматның мөһимлегенә бәйле. Әһәмиятле мәгълүмат -  акрынрак, икенчел мәгълүмат күпкә тизрәк бирелә. Телгә өйрәтә башлаганда сөйләм темпы нормаль булырга тиеш.  Минутына 200 һәм 250 иҗек туры килергә тиеш.

б) Хәбәрнең күләме. Башлангыч этапта бәйләнешле текстларның озынлыгы 2-3 минут булырга тиеш.

Тыңлап аңлауга өйрәтүнең уңышлы булуы текстларны һәм күнегүләрне дөрес сайлауга гына түгел, бәлки дәрестә сөйләм эшчәнлеге төренә карата эшне гомуми оештыруга да бәйле.

Шуны истә тотарга кирәк, тыңлап аңлау күнегүләрен эпизодик рәвештә түгел, ә даими рәвештә кулланырга кирәк. Башлангыч этапта (сыйнфта) һәр дәрестә 1-3 минутлык, югарырак сыйныфларда 3-6 минутлык аудиотекстлар кулланырга тәкъдим итәләр.

Тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерү төрләре һәм рәвешләре.

Күнекмәләрне тикшерү формалары арасында дәрестә укылган текст буенча укытучы сорауларына укучыларның җаваплары (тикшерүнең фронталь формасы) яисә аерым укучыларга (шәхси форма), шулай ук текстны сөйләү бар.

Күнекмәләрне тикшерүнең иң уңышлы формасы тест уздыру санала. Тест бер үк вакытта барлык укучыларны да тикшерергә мөмкинлек бирә. Тестны эшләү күп вакыт таләп итми, шуңа күрә аны һәр дәрестә диярлек уздыру мөмкинлеген бар. Тестны эшләгәндә, барлык укучылар да тигез шартларга куелган була. Алар бер үк вакытта күләме һәм катлаулылыгы бер үк төрле булган материал белән эшлиләр.

Тест зур күләмле материалны үз эченә ала һәм аларны үзләштерүне генә түгел, ә аларны куллануның аерым күнекмәләрен тикшерергә дә мөмкинлек бирә.

Тестлар төзү өчен биремнәрнең төрле типлары тәкъдим ителә.

       Курсларга йомгак итеп һәр укытучы да проект эше язды һәм аны яклады. Минем проект “Татарча тыңлап аңлауга өйрәтүнең бер чарасы буларак җырлар” дип аталды. Һәр укытучының аерым җитәкчесе булды. Җитәкче укытучылар безгә үзләренең  киңәшләрен бирделәр, юнәлеш күрсәттеләр.

 Дәресләрдә төрле уеннар куллану, хәрәкәтләр күрсәтү нәтиҗәсендә дә сүзнең мәгънәсен аңлауга ирешеп була. Мәсәлән, «Гәүдә төзелеше» темасын өйрәнгән вакытта, балалар белән «Күз, колак, борын» дигән уен оештырам. Бу очракта балалар сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр. Хор белән күз  дип әйткәндә, балалар, торып, күзләрен күрсәтәләр; колак дигәндә, утырып, колакларын тоталар, борын дигәндә – борыннарын. Уен вакытында сүзләрнең эзлеклелеге һәм әйтелү тизлеге үзгәреп тора. Уен шау-шулы, күңелле килеп чыга, иң мөһиме – балалар, үзләре дә сизмәстән, яңа сүзләрне исләрендә калдыралар.

Моннан тыш җыр ярдәмендә дә сүзләрне истә калдырырга мөмкин.

       Үземнең эш практикамда мин “Балалар фольклоры” китабын өстәл китабы итеп файдаланам. Әлеге җыентыкны дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда куллану уңай нәтиҗәләр бирә.Үземнең эшемдә дә укучыларга тәрбия һәм белем бирү процессында фольклор әсәрләренең бик актуаль булуын яктыртырга телим. Балалар фольклоры, фунцияләре һәм поэтик үзенчәлекләре ягыннан күптөрле жанрларны эченә ала. Беришләре, мәсәлән, кечкенә балаларны йоклату яки күңелен күтәрү өчен, өлкәннәр тарафыннан башкарыла. Икенчеләрен, хәрәкәтле уеннар белән бәйле рәвештә, балалар үзләре башкара, өченчеләре исә, балаларның күңел ачулары, җорлану вакытында сүз уеннары буларак кулланышка керә. Шуны искә алып, балалар фольклоры жанрларын “Багу поэзиясе”, “Күңел ачу фольклоры”, “Уен фольклоры” дигән төркемнәргә бүлеп өйрәнү гамәлгә кергән. Баланы йоклату, күңелен күтәрү максатыннан бишек җырлары баланы бишектә тирбәтеп йоклатканда көйләнә. Салмак көйнең кеше күңеленә тынычландыргыч тәэсир итүен медицина галимнәре, психологлар да таный. Музыканың мондый сыйфатын борынгы әби-бабаларыбыз да белгәннәр һәм баланы тынычландыру, йокыга талдыру чарасы итеп кулланганнар. Кыскасы, бу җырларны борынгы заманнарда үк инде халыкның тәрбияви-гамәли тәҗрибәсе тудырган.

        Кеше тормышында бишек җырларының урыны дәрәҗәле. Һәркем аны сабый чакның якты истәлеге итеп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр күңел түрендә саклый. Ул җырлар газиз ана, туган тел, туган ил кебек изге төшенчәләр белән бергә йөри. Бу табигый да, чөнки бала шигъри матурлык, аналарның йөрәк җылысы, үз халкының рухы белән тәүге кат шушы бишек җырларында очраша. Бишек җырлары ана белән бала икәүдән-икәү генә калган вакытта башкарыла. Ана ул мәлдә күңеле белән баланың рухи дөньясына якынаерга, уй-фикерләрен нәниләр кабул итәрлек гади, самими итеп әйтергә омтыла. Бишек җырларында аналарның теләкләре, ышанычлары, баласын рухи һәм физик яктан матур, булдыклы, игелекле, мәрхәмәтле гади итеп күрү өметләре чагыла. Аналарның бәгырьдән, йөрәк түреннән чыккан, ягымлы сүзләр белән ана телендә яңгыраган бишек җырлары тәрбиядә башка бернинди чара белән чагыштырырлык һәм алмаштырырлык түгел. Бала әнисен тыңлап, аңа кушылып җырларга, үсә төшкәч, җыр сүзләрен кабатларга тели.

      Шулай итеп, бишек җырлары аша, сабый туган телендә сүзләрне әйтергә, тирә-якны танып белергә, фикерләү сәләтен, сөйләмен үстерергә өйрәнә, үзе дә сүзләрне әйтергә омтыла. Бишек җырлары белем һәм тәрбия бирүдә аеруча зур әһәмияткә ия. Әлеге әсәрләрдән дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда еш файдаланабыз. Башлангыч сыйныфларда уку дәресләрендә бишек җырларына аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, без укучылар белән “Бишек җырлары” темасын үткәндә, балаларның үзләре яраткан курчакларын бишек җырларын җырлап “йоклатабыз”. Кыз балалар өйдә курчак белән “бала караучы” булып уйнаганда да алардан еш файдаланалар.  Аларның гаҗәеп бер үзенчәлеге бар: алар, артык вәгазь укымыйча гына, баланы ничек яшәргә, кешеләргә ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, ата-ананы, туганнарны хөрмәт итәргә һәм башка күркәм сыйфатларга ия булырга өйрәтәләр.

      Чыгышымны тәмамлап шуны әйтәсем килә: курслар безгә бик күп белем бирде, бик файдалы булды. Алган белемнәрне үзебезнең алдагы эшебездә файдаланырбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көчсез буын" уены-"Тереклекнең килеп чыгышы" темасын гомумиләштерү

1. Укучыларның “Тереклекнең килеп чыгышы”темасы буенча ...

Тукай ижаты буенча чыгыш

"Тукай укулы" очен эзерлэнгэн чыгыш...

Р.Фәйзуллинның фәлсәфи лирикасы (фәнни-гамәли конференция чыгышы)

Фәлсәфи лирика дип җиһан, яшәеш турындагы уйларны лирик кичереш шәкелендә тасвирлаган әсәрләргә әйтәләр. Фәлсәфи лирика хисләрдән бигрәк фикер әйтүне, мөнәсәбәт белдерүн...

Конференциядэ чыгыш"Бүгенге мәктәптә укучыларны хонэри эшчэнлеккэ ойрэту"

Укучыларнын хонэри белемнэрен арттыру. Хонэр сайлауга момкинлек тудыру....

Чыгыш.

ФГОС  таләбе...

БРИ әзерлек эше буена чыгыш

Тарихи үткәнебезне барласак, милли мәгарифебезнең беркайчан да уңдырышлы җирдә чәчәк атып утырмаганлыгын күрәбез. Көл-туфракта авырлык белән тишелеп чыкса да, тапталган. Йолкынган, тамыры өзелгә...

Тукай иҗатын өйрәнүдә яңача карашлар. Педагогик киңәшмә чыгышы.

"Тукай иҗатын өйрәнүдә яңача карашлар" дигән темага педагогик киңәшмәдә ясаган чыгыш. Үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклаштым....