Сәләтле балалар белән эшләү алымнары
статья

Чыгыш. Сәләтле балалар белән эшләү алымнары 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh_sltle_balalar_beln_esh.docx21.21 КБ

Предварительный просмотр:

              Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль район

«Сәләтле балалар белән эшләүдә яңа алымнар куллану»

3 нче санлы Урыссу урта гомуми белем

бирү мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Зарипова Рәмилә Камил кызының туган тел һәм әдәбияты

укытучыларынын район киңәшмәсендә ясаган чыгышы.

     Заман таләбе – баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү. Белгәнебезчә, укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү – хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз.

    Балаларның акыл үсеше, фикерләү дәрәҗәсе, психик һәм рухи дөньясы төрле-төрле. Кемдер - интеллектуаль яктан, кемдер - эмоциональ яктан, кемдер физик яктан көчле, кайбер балаларда әхлакый-ихтыяри көч зуррак. Һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, аның үзенә генә хас булган үсеш дәрәҗәсе үзенчәлекләрен, табигый мөмкинлекләрен билгеләргә һәм сәләтен ачарга мөмкин. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк 346 күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз. һәр уңышка ирешүнең сәләт-талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе икәнен беләбез. Баланың сәләтен дөрес юнәлештә үстергәндә, ул берничә өлкәдә үзенең талантын күрсәтә ала.

      Сәләт, тумыштан килгән сыйфат буларак, үзенә юлны үзе ярып барырга мөмкин. Әмма шул ук вакытта тирә-юньдәге шартлар, мохит, тәрбия һәм укыту барышында туган эмоциональ-психологик эшчәнлек, физик һәм интеллектуаль әзерлек баладагы сәләтнең үсешенә турыдантуры тәэсир итә. Сәләтле баланың мөстәкыйль эшчәнлеге, ялгышлары - табышлары өлкәннәрнең телектәшлек шартларында барырга тиеш. һәртөрле сәләт иясе янында остаз, педагог булуы шарт.

   Татар теле һәм әдәбият укытучысы һәр укучының туган телен, халкының тарихын тирәнтен өйрәтү, аларга карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан, үз каршыбызга җитди бурычлар куябыз. Һәр татар теле укытучысының үз бурычы булган кебек, мин дә үз эшемдә бурычлар куям. Өстәмә белем бирү макстыннан чыгып төзелгән “Сәләтле балалар белән иҗат итү” программасы укучыларның төрле өлкәләрдә сәләтләрен ачуны һәм үстерүне күздә тота. Программа нигезендә, эшчәнлек дәресләрдән соң уздырыла. Анда балаларның татар теле һәм әдәбият белән кызыксынуларын үстерү, аңа мәхәббәт тәрбияләү бурычы куела. Биредә без татар халкының тарихын, мирасын, төбәкнең гореф-гадәтләрен өйрәнергә, иҗат итәргә теләгән укучыларны туплыйбыз. Шулай ук әлеге чаралар укучыларда җаваплылык хисе тәрбияләү, бербереңә игътибарлы булуны, ярдәм итүне үзмаксат итеп куя.

Сәләтле балалар белән эшләгәндә түбәндәгеләргә игътибар итәм:

1. Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү  һәм кулланышка кертү, комплекслы системасын булдыру.

2. Сәләтле  балалар белән эшнең авторлык педагогик технологияләрен тудыру.

3. Педагогларның сәләтле балалар белән эшләүдә компетентлык дәрәҗәсен арттыру.

4. Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну (мотив) тәрбияләнүнең  яңа технологияләрен тудыру, эш системасы булдыру. Укучыларга укытуның барлык баскычларында да дәүләт стандартларына туры килерлек белемнәр бирү

5. Сәләтле укучылар белән эшләү өчен, махсус биремнәр, анкета сораулары, олимпиада һәм конкурсларга әзерлек өчен, программалар төзү.

6. Укучыларның мәктәп, район һәм республика күләмендәге конкурсларда, олимпиадаларда катнашуы буенча отчетлар төзү.

7.  Укучыларның район, республика  чараларда катнашуын арттыру, аеруча призлы урыннар алуга, дәрестә һәм дәрестән соң даими эш  алып баруга кызыксынуларын үстерү.

8.  Олимпиадалар үткәрү турында положениеләрдә мәктәп, район,     республика олимпиадаларының үткәрелү шартлары белән даими таныштыру;

9. Югары әхлакый сыйфатларга, интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.

10. Регионның, илнең реаль таләпләреннән чыгып, шәхеснең үзенең эчке мөмкинлекләрен уяту, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү.

      Эш барышында заманча технологияләр кулланып эшләү ярдәмгә килә,чөнки алар укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уята, аның танып - белү активлыгын үстерә һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтә, сәләтләрен ача. Мондый балалар белән эш түбәндәге формаларда алып барыла: дәрестә һәм өйдә иҗади биремнәр эшләү, дәрестән соң калып, консультацияләр уздыру, әдәби кичәләр үткәрү.

   Укучыларның сәләтен үстерүдә иҗади дәресләр зур һәмияткә ия. Аларның һәрберсендә балалар бер-берсе һәм укытучы белән аралашалар, киңәшәләр. Иҗади активлык мөстәкыйль булуны таләп итә. Һәр укучы үзен төрле эшчәнлектә иҗади шәхес итеп күрсәтергә тиеш. Сочинение язу, шигырь, хикәя, әкиятләр уйлап чыгару укучыларның иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерә, сүзлек запасын баета, сөйләм телләрен үстерә. Биремнәр бер-берсенә охшаш булса да, һәр бала аңа иҗади якын килә. Бирелгән терәк сүзләрдән, билгеле хәрефләргә башланган хикәя төзегәндә, рифма табу, билгеле сүзләрне кертеп, шигырь язганда һәр баланың иҗат итү мөмкинлекләре ачык сизелә.

     Иҗади фикер йөртү сәләтен үстерүдә изложениеләр әһәмияткә ия. Сочинение элементлары беләң изложениеләр фикерләү сәләтен үстерә. Хыял дөньясын баета.

      Тест сораулары куллану – эшчәнлекнең бер төре булып тора. Аларның дүрт төре: ачык, ябык, тәңгәлләштерү, тәртипкә салу формасындагылары кулланыла. Укучылар үзләре дә тестлар төзүне теләп башкара. Югары сыйныф укучылары белән үткәргән тестларның гамәли өлеше катлаулана, биредә теорияне практик куллана белү шарты куела.

      Олимпиадалар уздыру – укучыларның иҗади һәм танып белү сәләтен активлаштырырга, талантлы балаларны ачыкларга мөмкинлек бирә, белем туплау белән кызыксынуны арттыра. Олимпиадаларга әзерләнгәндә, төрле эш алымнары кулланыла. Укытучы белән укучы арасындагы әңгәмәләр, фикер алышулар, тест биремнәрен үтәү, яңа чыккан фәнни китаплар, методик кулланмалар белән танышып, өйрәнеп бару зур әһәмияткә ия.

    Фәнни конференцияләргә әзерләнүнең дә укучылар сәләтен үстерүдә зур әһәмияте бар. Укучы өстәмә чыганаклардан файдаланып әзерләнә, үзен кызыксындырган  сорауларга җавап эзли. Ул мөстәкыйль фикер йөртә, эзләнә, нәтиҗә ясый.

     Кечкенә классларда ук укучыларда әдәби әсәрләр укуда кызыксыну уятуны да сәләтле укучылар белән эшләүнең бер төре дип саныйм. Әдәби әсәрләр уку укучының фикерләү сәләтен үстерә, грамоталылык дәрәҗәсен камилләштерә, сүзгә осталыгын баета. Бала яшьтән үк никадәр күбрәк укыса, шулкадәр белемлерәк, зыялырак була.

    Түбәндәге мәсьәләләрне истә тотарга кирәк дип саныйм:

• Бала укытучысын хөрмәт итәргә, ышанырга тиеш.Моның өчен укытуч-ының да төрле бәйгеләрдә катнашып торуы, иҗат кешесе булуы сорала. Бу укучы белән укытучыны тагын да ныграк берләштерә генә.

• Вакытны кызганмыйча күп эшләү, ләкин көндәлек режимны бозмау. Баланың сәламәтлеге турында да онытырга ярамый.

 • Укучының фәнгә карата кызыксынуы кимемәсен өчен, эшчәнлекне төрләндереп тору.

• Укучының уңышлары белән горурланып яши белү, һәр уңышы өчен мактау, рәхмәт сүзләре әйтү һ. б.чараларны куллану.

   Йомгаклап шуны әйтәсем килә, һәр баланың нинди дә булса сәләте бар. Мәктәп шартларында андый балаларны күрә һәм сәләтен үстерү өчен шартлар булдырырга, ярдәм кулы сузарга кирәк. Шул чакта гына бала үзен кабатланмас шәхес итеп тоя, үзенең мөмкинлекләрен, эш-гамәлләрен аңлап бәя бирә алачак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү алымнары

Бүгенге мәктәптә мөһим бурычларның берсе – балаларның сәләтләрен ачу өчен җирлек тудыру, сәләтле укучыларны үстерү.  Галимнәр сәләтсез балалар юк, һәркемнең нәрсәгә дә булса сәләте, омтылышы...

Хаталарны булдырмау юнәлешендә эш алымнары.

Татар телен дәүләт теле буларак өйрә­нүче укучылар белән эшләүче укытучылар алдында балаларны аралашуга өйрәтү бурычы төп максат итеп куелса да, язу — телнең грамматик формасы буларак, аралашуда гаять...

Фантастик әсәрләрне өйрәнү алымнары

Хезмәт тулысы белән урта мәктәп программасында бирелгән фантастик әсәрләр өстендә эшләүнең теоретик нигезләрен бирүгә багышланды. Һәр параграф бер фантастик әсәрнең өйрәнү юнәлешләрен күрсәтүдән гыйба...

Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә авыр үзләштерүче балалар белән эш алымнары

Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә авыр үзләштерүче балалар белән эш алымнары...

Сәләтле балалар белән эш алымнары

Сәләтле балалар белән эш алымнары белән  уртаклашу...