“Югалган чыршы” әкияте
материал (5 класс)

Ганиева Алсу Сахиулла кызы

Яңа ел бәйрәмендә куелган әкият. Барлык яшь үзенчәлекләрен күздә тотып төзелгән әкият.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yugalgan_chyrshy_kiyate.docx22.53 КБ

Предварительный просмотр:

“Югалган чыршы” әкияте

(Себеркегә атланып Убырлы керә. Себеркесен туктата алмый) .

У. Тыр-тыр-тыр... Тыр ,- дим ! Йә алла, тыр, -дим.

(Убырлы себеркесен көчкә туктатып кырыйга куя. Кулы белән битен җилләтеп йөри башлый , йөгереп кергән Шүрәлене күрми , бәрелешәләр. Шүрәле кул-аякларын җәеп егыла. Убырлы аны карап әйләнеп чыга, кул-аякларын күтәреп карый. Алар шап итеп идәнгә килеп төшәләр. Убыр кулларын угалый.)  Үлгән ахры ... Хи-хи-хи..

Ш. (Сикереп тора)  Кем үлгән?

(Убырлы куркып кырыйга сикерә, дер-дер калтырый. Шүрәле аны танымагандай ике ягына да чыгып карый). Әй, Убыр, син түгелме соң бу?

У. (Сөенеп) И-һи –һи , әйе шул. Котымны алдың. Нишләп йөрисең?(Кылана).

Ш. Ә-ә, минме? Мин балаларның бәйрәмнәрен бозарга дип килгән идем.

У. (Шатланып.) Мин дә шуңа йөрим ич, иһи-һи-һи –һи.

Ш. Әйдә, хихылдап торма әле монда. Эш турында уйларга кирәк.

У. Ничава , мин барында курыкма син.

Ш.(Серле итеп пышылдый). Беләсеңме ?

У. Беләм!

Ш. Нәрсә беләсең соң син , чүпрәк баш ! Әйбәтләп тыңлап бетер!

У. (Кыланып колагын куеп тыңлый). Ярар , ярар.

Ш. (Як-якка каранып ала) Балаларның чыршыларын урларга кирәк.

У. Әйе шул, чыршылары булмагач, бәйрәмнәре дә бозылыр.

Ш. Кемдер килә, әйдә качып торыйк.

                                      (Ике клоун керә).

1к. Син нишләп соңга калдың? Без бит бәйрәмне башларга тиеш. Әнә күпме халык җыелган.

2к. Ә чыршы кайда соң?

1к. Әйдә алып киләбез.(җитәкләшеп чыгып китәләр.)

                 (Качкан җирдән Шүрәле белән Убырлы чыга).

Ш. Әһә, тегеләр чыршыга киттеләр.

У. Безгә ничек тә бу балаларны алдалап чыршыны урларга кирәк.

Ш. Әнә, чыршыны алып та киләләр .

У. Әйдә , тагын качып торыйк.(Качалар).

                    (Чыршы булып киенгән баланыны җитәкләп клоуннар керә).

1к. Менә чыршы да булды.

2 к. Ә хәзер балаларны алып килергә кирәк.

1к. Чыршыны калдырып китәбезме?

2к. Без бик тиз килеп җитәбез бит.

1к. Чыршы , син безне көтеп тор , без тиз генә балаларны чакырып киләбез. (Китәләр).

Ч. (Елап җибәрә.) Үземне генә калдырып киттеләр.

(Арттан Шүрәле белән Убырлы якынлаша. Шүрәле бер ягыннан килеп куркыта да, Чыршы икенче якта торган Убырлы кулына ава).

Ш. Әһә, менә чыршы безнеке.

У. Бизәргә кирәк моны.

Ш. Чуртым белән бизикме аны?!

У. (Уйлап тора.) Таптым! (Бер капчык тартып чыгара , аннан рогатка ала.) Менә монсын узган җәйдә бер малайдан колагын борып алдым. Кырлай урманында кошларга атып йөри иде. (Чыршыга элеп куя.“ 1”ле, “2” ле билгеләрен ала.) Ә боларын юлдан таптым.

Мәктәптән кайтучы балаларның сумкасыннан төшеп калганын күрдем дә, туктале мин әйтәм, кирәге чыгар, дип тыгып куйган идем.

Ш. (Убырлының кулыннан алып әйләндереп-әйләндереп карый.) Кара әле әй, бигрәк матурлар.

У. (Шүрәленең кулыннан тартып ала. ) Әйдә, тизрәк элеп куярга кирәк.

Бик кызыксаң, минем чормада ике капчык бар әле ул. (Элә).

Ш. Һи-и-и, бигрәк матур булды инде.

(Икесе бергә җырлап бииләр, Чыршыны да кулыннан тотып мәҗбүри биетәләр, әйләндерәләр).

У. Һәм Ш. Чыршы яшел тунын киеп,

Чыгып басты уртага.

Киендердек, бизәндердек,

Әзерләндек Ёлкага.

Җырлыйбыз да, биибез дә,

Без чыршы тирәсендә.

Чыршысыз калды балалар

Менделеевск мәктәбендә.

У. Әйдә, бау бир , бәйлибез.

Ш. (Бау тартып чыгара.) Һи- и, бар ул андый нәрсә, мә.

(Шүрәле бау алып килә. Чыршыны өстән аска кадәр бау белән әйләндереп бәйлиләр).

Ш. Һи –и-и, бәйрәмнәрен тәки бозабыз бит, әй. Әйдә , күтәрдек.

(Убырлы кабаланып әле себерке янына йөгереп килә, әле чыршы янына, кайсын тотарга белми. Шулай ике арада бераз йөгереп йөргәч, көчкә себеркене бер кулына тотып, бер кулы белән Шүрәлегә Чыршыны күтәрергә булышып , чыгып китәләр. Клоуннар йөгереп керә).

1к. Ә чыршы кайда соң?

2к. Юк... Кая китте икән ?

1к. Нишлибез инде хәзер. Балалар да килеп җитәр.

2к. Аларга нәрсә дип әйтербез?

1к. Без үзебез гаепле. Чыршыны кунакка чакырдык, ә үзебез үзен генә калдырып киттек.

2к. Их, табылса бүтән алай эшләмәс идек

1к. Табылмас шул инде. Шушы Яңа ел бәйрәмендә берәр могҗиза булса гына инде. Яңа ел бәйрәмендә бөтен теләкләр дә үтәлә, диләр бит.

2к. Их, хәзер бер тылсым иясе килеп чыксын иде.

(Тылсымчы керә).

Т. Я кайсыгыз мине чакырды?

1к. Сез кем буласыз?

Т. Танымыйсызмыни?

К-р икесе бергә. Тануын таныйбыз да...

2к. Тылсымчылар әкиятләрдә генә була дип уйлый идек.

Т. Әйе, Яңа ел бәйрәмендә барлык әкият геройлары да әкиятләрдән чыгып, мәктәпләргә, балалар янына киләләр. Явызраклары төрле начарлыклар эшләргә мөмкин. Ә дус , бердәм балаларга алар берни дә эшли алмыйлар. Менә бүген сезнең мәктәпкә Шүрәле белән Убырлы килделәр , Чыршыны шулар урладылар.

1к. Ах, Чыршыны калдырып китмәгән булсак...

2к. Хөрмәтле Тылсым иясе, зинһар безгә Чыршыны коткарырга ярдәм итегез.

Т. Ярдәм итәрмен. Ләкин сезгә дә тырышырга туры килер. Убырлы Чыршыны 2 табышмак белән сихерләп бикләп куйды. Чыршы мәктәптә укымагач, ул табышмакларның җавабын белми икән.

К-р. Тизрәк әйтегез ул табышмакларны. Без табышмак чишәргә яратабыз.

Т. (1к.-га ) Беренче табышмакны син тыңла.

Мырк-мырк мырылы,

Бик каты икән борыны.

1к. Таптым! Кабан – бу табышмакның җавабы.

Т. (2к. га) Ә хәзер син тыңла.

Койрыгы озын, Үзе кыска, Мәчедән курка.

2к.Белдем! Күсе!

Т. Булдырдыгыз, акыллы балалар икәнсез. Тагын бер соравым бар әле. Әйтегез әле, ни өчен бу табышмаклар Кабан дуңгыз һәм Күсе турында булды икән ?

1к. Узган ел – Кабан елы иде.

2к. Ә Яңа ел Күсе елы булачак.

Т. Агымдагы елның хуҗасы — Кабанга алмашка Ак металл күсе киләчә. Күселәр йөгерек, җитез һәм тирә-юньгә бик исләре китми торган җәнлек булуы белән аерылып тора. 

Булдырдыгыз. Хәзер Убырлы белән Шүрәле Чыршыны монда алып килерләр. (Тылсымлы таягын болгап җибәрә).

(Чыршыны җитәкләп Шүрәле белән Убырлы керәләр).

 1 кл.Исәнме, чыршы, исәнме!
Тагында бер ел үтте
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.

2 кл.Күрегез безнең чыршыны

Ничек матур киенгән

Безгә бәйрәм ясар өчен

Урманнан безгә килгән

1-2 кл.Чыршы, чыршы без сине

Сагынып көттек ел буе

Син тагын да матур булып

Бизәлгәнсең бу юлы.

Ч.  Чыршы тулы уенчыклар,
Ә башында йолдыз бар.
Куяннар, тиеннәр күпләр,
Шаян алар, елгырлар.

Күзләрдә бәхет елмая,
Ә шатлыкка чама юк.
Без биибез һәм җырлыйбыз,
Бездә бүген Яңа ел!

Ш. Балалар безне гафу итегез инде , без ялгышканбыз.

У. Без бүтән алай эшләмәбез.

Т. Гафу итәбезме аларны?

1к. Әйдәгез , гафу итик, бәйрәмне бозмыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф.Яруллин "Кояштагы тап"әкияте.

1. Укучыларны Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗат юлыбелән кыскача таныштыру; аларда әсәрләрен укуга кызыксыну уяту.«Кояштагы тап» әкиятенең эчтәлеген ачу; әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның ...

Чыршы утлары яктысында (8-11 класс укучылары өчен Яңа ел кичәсе)

Чыршы утлары яктысында(8-11 классукучылары өчен Яңа ел кичәсе)...

Р.Вәлиева - балалар шагыйрәсе."Нәни чыршы" шигыре.

Рус группаларында әдәбият дәресе....

Сценарий "Чыршы бәйрәме"

Сценарий для второй младшей  группы...

Чыршы утлары яктысында

Яңа ел бәйрәменә багышланган кичә...

Әдәби уку дәресенең техник картасы ("Чыршы бәйрәме" тексты" 3 сыйныф, рус төркеме)

Әдәби уку дәресенең техник картасы ("Чыршы бәйрәме" тексты" 3 сыйныф, рус төркеме)Куллану өчен дәреслек: Күңелле татар теле , 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Р...