Ана телем. Эссе
методическая разработка (11 класс)

Гафиятуллина Фануза Гусмановна

Туган телебез-татар теленең кыйммәте турында. Ана телебезнең дәрәҗәсе турында.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_tugan_telem.docx17.06 КБ
PDF icon tel._klasstan_tysh_chara_konkurs.pdf549.76 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы

«Түбән Майна урта гомумбелем бирү мәктәбе»

муниципаль гомумбелем бирү учреждениесе

“ Туган телем, серле телем”

                                                           Эссе.

Туган көнең белән, туган телем.

      Язды:  татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Гафиятуллина Ф.Г

                                             

                                                Түбән Майна 2020

           Тел дигән бөек хәзинә турында яңа нәрсә әйтеп була икән? Читен эш. Ә әйтергә кирәк. Бүген әйтмәсәк, иртәгә соң булуы бар. Сүзнең атасы - акыл, анасы - тел, дигәннәр борынгылар. Телне бөек хәзинә дигәнем белән килешәсездер, мөгаен. Далаларның киңлеге, тауларның биеклеге, йолдызларның яктылыгы булган кебек телнең дә байлыгы чиксез. Аның кыйммәтен бәяләп буламы икән?  Җәмгыятьтә тоткан урыны белән генә булса да аны чиксез, төпсез, кырыйсыз, хисапсыз дияр идем.

Җир йөзендә телләр бик күп. Төгәл санын әйтү дә кыен.  Бер үк телдә миллиардлаган кеше сөйләшергә мөмкин. Ул һәрберсенең Туган теле дип атала торган якын тел. Якын дип әйтүем дә, берәр чит җирдә үз телеңдә сөйләшкән кешене очратсаң - шатлыгың эчеңә сыймый. Менә шул шатлыкны, үз туган телеңдә сөйләшүче милләттәшләреңне югалтмас өчен, тулы телле милләт булыр өчен  без хәлебездән килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Бүген бит телебез безнең яклауга, ярдәмгә мохтаҗ.

Безгә ана сөте белән ана телебез кергән. Г.Ибраһимовның  “Казакъ кызы”ндагы юлларны искә алсак, олылар сүзен тыңламаган өчен Карлыгачсылуга әнисе “...имезгән сөтемне бәхилләмәм...”, ди. Безнең очракта да әниләребез хәзинә итеп тапшырган телне сакламасак,  күбәйтә - ишәйтә алмасак, киләчәктә балаларыбызга ул калмаса, безгә ана сөтебез бәхилләнерме икән? Әйтүе кыен.  Кояш астында урыныбыз булган икән, телебез бирелгән икән - саклыйк без аны.  Тел үзенең иҗтимагый үзенчәлеген башкара алачак шул чакта, аның белән сукбайдан алып дәүләт башлыгына кадәр санлашса, аралашса, фикерен җиткерсә. Уку йортлары да дүләт телләре дип аталган телләр белән “киңәшләшсә” Безнең бит үзаңыбыз туган телдә-татар телендә. Менә шул татар телем-аһәңле (хәтта рус телендә тәрҗемәсе дә юк) тел бүген сират күперен кичә.

Тел –диңгез. Бер ясканып кына аның тирәнлеген дә киңлекләрен дә иңләп бетереп булмас. Ул безгә борынгыдан – бабайлардан килгән. Ул кадерле ядкәр булып, затлы “төенчекләргә төрелеп” безгә кадәр җиткерелгән. Бабайлар буыны күпме сугыш, чукындыру, суга туңдырулар күрсә дә, зинданнарда ябылса да саклаган бит.  Бүгенге көн өчен оят -  ике татар баласы  рус телендә аңлаша. Телебез бит искиткеч бай, югыйсә.  Моңга, көйгә салынган телем бүген бәясез кебек алар өчен. Борынгылар бит татарга тылмач кирәк түгел, диеп бушка гына әйтмәгән. Телемнең нигезе ничәмә телләрнең башлангычын тәшкил итә. Төрки телләрнең һәммәсен аңлап булачагын, шул халык белән аралашып булганын гына аңласаң да кыйммәтенең бер нигезенә төшенер идең, милләттәшем. Телемнең туган көнендә уйланулар бушка түгел.  Ана телен югалтсаң, башка бик күп телләр белсәң дә, милләтсез калачаксың. Моңсыз да каласың. Кешенең тәнен, җаның туган тел сугарып килә. Телең холкыңны да билгели, аңыңа чиксез мөмкинлекләр бирә, омтылыш дәрте өсти алга үсәргә. Нурихан ага Фәттахның “Әгәр тиздән минем телем бетә икән, озакламый тамырым корый икән, бу дөньяда ник яшәргә дә, ник яратырга, балалар тәрбияләргә, чәчәкләр үстерергә? Нигә җыр, китаплар язарга?.. Икенең берсе - йә тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә! Мин көрәшергә булдым”

Җир йөзенә гәүдәбез сыйгач, телебез генә сыяр иде. Бары тик Нурихан ага киңәшләрен тотсак иде.


Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Эссе "Мин башҡорт теле уҡытыусыһы"

Мин уҡытыусы. Бала саҡтағы хыялым тормошка ашты. Хәҙер һәр көн мине яратып ҡаршы алыусы уҡыусыларым бар....

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Эссе "туган телем"

Туган тел гаиләдә тәрбияләнә....

Интеграциялы дәрес "Үҙләштерелгән һүҙҙәр" ( рус теле, башҡорт теле, инглиз теле).

Республика кимәлендә уҙғарылған фәнни-практик конференцияла рус теле, инглиз теле уҡытыусылары менән берлектә "Үҙләштерелгән һүҙҙәр" тигән темаға асыҡ дәрес күрһәттек. Был дәрестә уҡыусылар ...

Татар теле мөгаллиме... (Эссе)

Балачагым хатирәсе итеп,Саклыйм әлифбалы дәфтәремне.Шуны ачсам, күз алдыма китерәмУкытучым белән мәктәбемне...   Әлеге шигырь юллары мәктәпне тәмамлаган һәр кеше күңелендә якты нур кебек бал...