Эссе "Мин укытучы" ("Я учитель")
материал

Мин укытучы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx16.13 КБ

Предварительный просмотр:

                                     Укытучы (Эссе)

 

Укытучы– оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул оста скульптор, ләкин анны күрмиләр, ул яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, кайберәүләре, кайвакыт, дәваланырга да теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән.

С.Л. Соловейчик.

 Укытучы – ул изге һөнәр. Шуңа күрә кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Укытучы исеменә лаек булу ул – зур бер батырлык. Ни өчен дигәндә: бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ияб ула аладыр.

  Яхшы укытучы үз белемен башкаларга бирә, авырлыкларны җиңеләйтә, бала күңелен аңлый белә. Моның өчен укытучы булып туарга, гомерең буе укытучы булып яшәргә кирәк. Укытучы ул һөнәр генә түгел, ул – аның язмышы! Алар балаларны белем дөньясына алып керәләр, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт шатлыгын тоярга өйрәтәләр.

 Мөгаллим ул – гомере буе укый, өйрәнә, үзенең һәм укучыларының уңышларына чын күңелдән сөенә белүче, көчле ихтыярлы, сабыр кеше.

 Мин дә укытучы.Укучыларымны бик яратам. Балалар да мине хөрмәт итәләр. Без алар белән төрле бәйрәмнәр, кичәләр үткәрәбез, район һәм республика бәйгеләрендә катнашабыз.

 Укытучылык хезмәте авыр булса да, эшемне яратып, күңел биреп эшлим. Билгеле, балалар белән җанлы аралашу, кызыклы, файдалы чаралар тәрбия эшендә уңышларга, аңлашуга, эшеңнән канәгатьләнүгә китерә.Укытучы артист, шагыйрь, оста белем һәм тәрбия бирүче булса гына балалар белән тулы ышанычка, уртак максатка ирешә ала. Син авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчеңне куеп башкарасың..

 Бу хезмәт бөтен йөрәгеңне биреп эшләүне, гаиләң тарафыннан аңлауны сорый.

  Гомер-гомергә укытучы һөнәре - иң күркәм, иң ихтирамга лаек һөнәрләрнең берсе булып саналган. Алар гына һәрвакыт тормыш дәрьясында кайный, мең төрле сорауларга җавап бирә, белем дөньясына алып керәләр,балаларның күңел йозагына тиешле ачкыч таба алалар, кирәк вакытта эчкерсез ярдәм итәләр.

 Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек таләп итә. Галимдә, төзүчедә, шагыйрьдә, табиб та укытучыдан башлана. Һәркем укытучысын йөрәк түрендә йөртә, иң җылы хисләр белән искә ала.

 Мин дә үземне Укытучы һөнәрен дөрес сайлаганмын дип әйтә алам.Чөнки балаларны чын күңелдән яратам,аларга үзләремнең киңәшләремне бирәм. Без бүген яңа мәгълүмати технологияләр заманында яшибез. Бүгенге укучыны шаккатыруы кыен - бала дәрестән ниндидер могҗиза көтә. Дәресләрем аңлаешлы һәм кызыклы булсын өчен, мин төрле технологияләр кулланам.          Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле.

  Бала күңеленә изгелек орлыклары чәчкәндә, бөтен тормыш тәҗрибәңне, белемеңне балаларга бирергә, күңел җылыңны өләшә белергә кирәк. Шул чакта чәчкән игелек, шәфкатьлелек орлыклары да тигез шытымнар бирә, үсә, тик алар корымасыннар гына иде! Аларны саклап калу – укытучыларның изге бурычы.

Бәхет.

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Яхшылыктан орлык сала алсам,

Һәр баланың сизгер йөрәгенә

Яратырлык ачкыч таба алсам,

Кирәк чакта шагыйрь,артист булып

Бала күңелләрен яуласам.

Ә балалар олыларны зурлап,

Кечеләрне кече итсәләр,

Үсеп җитеп,илгә хезмәт итеп,

Туган җирне өзелеп сөйсәләр,

Менә шушы инде олы бәхет:

Язмышларның тәңгәл килеше,

Әниемнән алган һөнәремнең-

Хезмәтемнең хәләл җимеше.

                  Суфия Мостафина.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем беренче укытучым

Беренче укытучы турында инша...

Рәхмәт сиңа, укытучым!

Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...

"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"

Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...

Эссе. Я-учитель. (Мин-укытучы)

http://Эссе. Я-учитель. (Мин-укытучы)...

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе “ Алтын бишлек” Физика фәне буенча класстан тыш чара: Укытучы: 1 нче кв. категорияле укытучы

Татарстан Республикасы Әтнә  муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе        “ Алтын бишлек”Физика фәне буенча класстан т...