"Көзге уңыш" темасына дәрес, 2 класс (рус гр)
материал

Вәлиева Гөлназ Хәбибрахмановна

"Көзге уңыш" темасына дәрес, 2 класс (рус гр)

Скачать:


Предварительный просмотр:

2 нче В сыйныфы (рус төркеме) өчен татар теле дәресенең                                                                               план-конспекты

Тема: Көзге уңыш.

Дәреснең тибы: Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресе (ныгыту  дәресе) 

Максатлар: 

1. Белем бирү максаты – укучыларның “Көзге уңыш” темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен искә төшерү, “Яшелчә һәм җиләк-җимеш” темасына караган сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү, анализлау, нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү.

3. Тәрбияви максат – Укучыларның үзара хезмәттәшлек нигезендә төркемнәрдә иҗади фикерләү сәләтен үстерү, бер-берсенә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.

Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация, яшелчә һәм җиләк-җимеш рәсемнәре, муляжлары, кәрзиннәр, яңа сүзләр язылган таблица, Көзбикә рәсеме.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру этабы.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар.

Укучылар: Исәнмесез.

Укытучы: Хәерле көн!

Укучылар: Хәерле көн!

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

1.Рәсем өстендә эш.

Презентациядә көз рәсеме.

-Укучылар, рәсемгә карагыз әле. Сез нинди ел фасылын күрәсез? (Рәсемдә көзне күрәм.)

-Көзен табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (Көзен көннәр салкын, яңгыр ява, кошлар җылы якка китәләр.)

2.Җөмләләр өстендә эш.

Презентациядә бер-бер артлы җөмләләр чыга.

-Мин җөмләләр укыйм. Сез көз турындагысын ишетсәгез, табличканы күтәрәсез.(парлап эшлиләр)

- Көн кояшлы.

- Көн болытлы.

 - Салкын җил исә.

  - Агачларның яфраклары сары, кызыл төстә.

  - Кар ява.

- Яңгырлар ява.

- Кошлар җылы якка китәләр.

     - Димәк, көзен көн нинди? ( болытлы, салкын, яңгырлы)

III. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.   

   – Бүген дәресебезгә Көзбикә кунакка килде.

  - Аның киемнәре турында кем сөйли ала? (Көзбикә күлмәк, камзул кигән. Аның киеме сары, яшел, кызыл-сары төстә.)

 - Көзбикә безгә күчтәнәч алып килгән. Нинди күчтәнәч икәнен үзеннән сорыйк.

Көз, Көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

                                  (Кәрзинемдә кыярлар,

                                   Помидор һәм алмалар.)

-Кәрзиндә ниләр генә юк. Аларны икенче төрле ничек атарбыз? (уңыш)

- Бу сүз сезгә танышмы? Аның русча тәрҗемәсен уйлыйк әле.

- Димәк, ике сүз килеп чыкты. Ниндиләр? (көз, уңыш)

- Аларны бергә бәйлик. (көзге уңыш)

- Димәк, бүген без нәрсә турында сөйләшербез? (Без бүген көзге уңыш турында сөйләшербез.)

-Бүген дәрестә ниләр эшләрбез? ( Без бүген дәрестә сүзләрне кабатларбыз, алар белән җөмләләр төзербез.)

IV.Белемнәрне таныш ситуациядә беренчел ныгыту.

-Көзбикәнең кәрзинендә ниләр бар инде? (Көзбикәнең кәрзинендә яшелчәләр, җиләк-җимешләр бар.)

-Ә сез аларны яратасызмы? (Әйе, яратабыз.)    

-Әйдәгез, һәрберегез бу хакта хәбәр итегез.

(Һәрберсе үзе яраткан яшелчәне яки җиләк-җимешне кәрзиннән ала һәм җөмлә төзи.)

-Мин .... яратам.

- Ә син нәрсә яратасың?( Иптәшеннән сорый )

-Укучылар, безгә ике төркемгә бүленергә кирәк. Кирәкле парта артына утырыгыз. (Укучылар ике төркемгә бүленәләр, парта артына утыралар.)

-Тимур, синең кулыңда нәрсә? (Минем кулымда алма.)

- Ул нинди? (Ул кызыл, тәмле, зур).

(Бу төркемдәге һәр укучы сөйләп чыга.)

-Тәлинкәдәге предметларны бер сүз белән ата. (җиләк-җимешләр)

-Сезнең төркемгә исем уйларга кирәк. Сез уйлый, киңәшә торыгыз.

-Ваня, синең кулыңда нәрсә бар? (Бу – кыяр)

-Ул нинди? (Ул – яшел, тәмле, файдалы.)

(Икенче төркемдәге һәр укучы сөйләп чыга һәм муляжларны тәлинкәгә салалар.)

-Тәлинкәдәге предметларны бер сүз белән ата. (яшелчәләр)

- Сез үз төркемегезгә нинди исем бирерсез? (Яшелчәләр)

- Беренче төркем, сез үз төркемегезгә нинди исем уйладыгыз? (Җиләк-җимешләр)

V.Белемнәрне үзгәртелгән ситуациядә ныгыту.

1. Хикәя язу.

- Укучылар, яшелчәләр кайда үсә? (Яшелчәләр бакчада үсә.)

- Җиләк-җимешләр   кайда үсә? (Җиләк-җимешләр бакчада үсә.)

-Аларны кайда сатып алырга була? (Аларны кибеттә, базарда сатып алып була.)

 1 нче төркем – “Җиләк-җимеш бакчасы”,

 2 нче төркем – “ Яшелчәләр базары” дигән темаларга кечкенә хикәяләр яза. Хикәя язуда һәр кеше катнаша. Бу биремне эшләүгә 3 минут вакыт бирелә.

(Текст язылып беткәч, һәр төркемнән берәр укучы чыгып укый)

2. Ял минуты.

- Укучылар, әйдәгез ял итеп алыйк. Түгәрәккә басыйк. Хәзер без “Түбәтәй” уены уйнарбыз. Минем башымда түбәтәй. Музыка уйный башлагач, мин аны күршемә киертәм. Ул күршесенә киертә. Музыка туктагач, түбәтәй кем башында кала, шуңа җәза бирербез.

Биремнәр: - Әфлисун нинди?

                   - Сары төстәге җиләк-җимешләрне һәм яшелчәләрне ата.

 - Чөгендер сүзенең тәрҗемәсен әйт.

  - 2 яшелчәне күплек санда әйт.

   - Әфлисун нинди?

3. Табышмаклар өстендә эш.

Табышмакларның җавапларын табу.

1) Озын, яшел – түтәлдә,

  Сары, тозлы – кисмәктә. (кыяр)

2) “Алма!”- дисәң дә алалар,

     Нәрсә соң ул, балалар? (алма)

3) Утыра бер ак чүлмәк,

     Өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)

4) Алсу битле  кыз үсте,

   Тып итеп сикереп төште. (җиләк)

(Табышмакны уку, җавапларын табу).

VI. Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану.

1. “Базарда” темасына диалог төзү.

-Укучылар, әйдәгез базарга киттек. Анда җиләк-җимешләр, яшелчәләр сатып алырбыз. Аделия, син сатучы булырсың. Исәнләшергә, матур сүзләр әйтергә онытмагыз.

 - Исәнмесез!

 - Исәнмесез!        

 - Сезгә нәрсә кирәк?

  - Миңа  кыяр кирәк.

  - Менә кыяр.

  - Тагын нәрсә кирәк?

  - Миңа помидор кирәк.

  - Мә, алыгыз.

 - Рәхмәт. Сау булыгыз.

2. Салат ясау.

- Базарга барып яшелчәләр, җиләк-җимешләр алдык. Алардан тиз генә нәрсә ясап була? (Салат.)

-Сез нинди салат ясарсыз? (Без җиләк-җимеш салаты ясыйбыз.)

- Сзгә моның өчен нинди җиләк- җимешләр кирәк булыр? (Безгә әфлисун, банан, алма, җиләк кирәк була.)

- Ә сез нинди салат ясарсыз? (Без яшелчәләр салаты ясарбыз.)

- Сезгә моның өчен нинди яшелчәләр кирәк булыр? (Безгә кыяр, помидор, суган, борыч кирәк булыр.)

VII. Рефлексия.

1. Йомгаклау.

- Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? ( Без бүген көзге уңыш турында сөйләштек.)

- Нигә уңыш көзге була? (Чөнки уңышны көзен җыеп алалар.)

- Мурат, сиңа дәрестә нәрсә эшләве җиңел булды? (Миңа җөмләләр төзү җиңел булды.)

- Азалия, син бүген дәрестә нәрсә белдең? (Мин бүген дәрестә яңа сүзләр белдем.)

- Ясминә, тагын нәрсә беләсең килә? ( Минем яшелчәләр турында күбрәк беләсем килә.)

2. Бәяләү.

Парталарда кызыл, сары, яшел түгәрәкләр ята. Шулар ярдәмендә сез үзегезне бәяләгез.

-Әгәр барысын да беләм дип уйлыйсыз икән, кызыл түгәрәкне алыгыз.

-Әгәр бераз гына аңлап җиткермәдем дип уйлыйсыз икән, сары түгәрәкне алыгыз.

-Әгәр башкалардан ярдәм көтсәгез, яшел түгәрәкне алыгыз.

VIII. Өй эше турында мәгълүмат бирү.

Өй эше дә өч төрле:

1.Үзегез теләгән яшелчә, җиләк-җимешнең рәсемен ясарга.

2. Яшелчә, җиләк-җимешләр турында табышмак эзләргә.

3. Бер яшелчә яки җиләк-җимеш турында сөйләргә әзерләнергә.

– Дәрес бетте, сау булыгыз.

                                                                                                                                                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторские произведения учащихся литературного кружка "Вдохновение" (Виктория Баева (6-8 класс), Софья Орлова (8-9 класс), Яна Масная (10-11 класс), Надежда Медведева (10-11 класс)

Авторские произведения учащихся литературного кружка "Вдохновение" (Я. Масная (10-11 класс), Н. Медведева (10-11 класс), В. Баева (6-8 класс), С. Орлова (8-9 класс)...

Рабочая программа по географии на основе авторской программы Т.П. Герасимовой 6 класс), И.В. Душиной (7 класс), И.И. Бариновой (8-9 классы) при нагрузке 2 часа в каждом классе основной общеобразовательной школы

Программа содержит пояснительную записку, перечень мультимедийного обеспечения для использования на уроках географии, также содержит обязательный региональный компонент по географии Ростовской области...

Рабочие программы по математике для 5 класса, по алгебре для 8 класса. УМК А. Г. Мордкович. Рабочие программы по геометрии для 7 и 8 класса. Программа соответствует учебнику Погорелова А.В. Геометрия: Учебник для 7-9 классов средней школы.

Рабочая программа содержит пояснительную записку, содержание учебного материала, учебно - тематическое планирование , требования к математической подготовке, список рекомендованной литературы, календа...

Рабочая программа по направлению: "Швейное дело" 6 класс 2018-2019г., 7 класс 2019-2020г., 8 класс 2020-2021г., 9 класс 2021-2022г.

Рабочая программа по направлению: "Швейное дело" 6 класс 2018-2019г., 7 класс 2019-2020г., 8 класс 2020-2021г., 9 класс 2021-2022г....

КТП 5 класс ФГОС 2019-2020,РП 5 класс ФГОС 2020-2021, РП 5 класс ФГОС 2021-2022 , РП 6 класс ФГОС 2022-2023

Учебник алгебра 5 класс. Авторы : Г.В. Дорофеев , С.В. Суворова, Е.А. Бунимович , Л.В. Кузнецова , С.С. Минаева, Л.О. Рослова....