Әлифба бәйрәме
план-конспект

Зайдуллина Лейля Акдасовна
-Кадерле балалар. Бүген мәктәбебездә зур бәйрәм. Беренче сыйныф укучыларының әлифба белән хушлашыр вакыттлары да җитте. Әлифба һәр кешенең иң беренче китабы, шуңа күрә ул бик кадерле китап булып күңелдә саклана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_nov_ver.docx27.7 КБ

Предварительный просмотр:

“Әлифба бәйрәме”
1 ал б
-Кадерле балалар. Бүген мәктәбебездә зур бәйрәм. Беренче сыйныф укучыларының әлифба белән хушлашыр вакыттлары да җитте. Әлифба һәр кешенең иң беренче китабы, шуңа күрә ул бик кадерле китап булып күңелдә саклана.
2 ал б

-Әлифба бүген ерак-еракларга, сездән кечкенәләрне укырга, язарга өйрәтергә китә, ә үз урынына дусты “Туган тел”не калдыра. Мин сезнең барыгызны да Әлфбаны уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм. Бүген без сезнең белән “Хәрефстан” дигән илгә сәяхәткә чыгарбыз. Анда сезгә инде таныш булган 39 бертуган хәреф яши. Алар барысы да бик эшчән, матур, акыллы. Китап битләреннән балаларга да, олыларга да иң зур байлыкны – акыл, күңел байлыгы өләшәләр. Ләкин ул байлыкка ия булу өчен бик тырыш, хезмәт сөючән булырга кирәк.
1 ал б

- Бүген без сезнең белән бик күңелле сәяхәткә китәбез.Һәр тукталыш саен сезгә үз белемнәрегезне күрсәтергә кирәк булачак.

2 ал б

-Кадерле укучылар сәяхәткә китер өчен безгә билетлар  алырга кирәк. Билетларда сүзләр язылган. Шул сүз белән яңа сүз төзесәгез, бу билет бәясе була. (билетларны карап укучыларны утырту)

1 ал б
- Станциядә безне поезд көтә. Вагонга кереп утыру өчен билетларыбыз да бар. Хәзер юлга кузгалабыз. Юлыбыз күңелле булсын “Сәлам”җырын җырлыйк. (күмәк җыр җырлана)

2 ал.б 
-I тукталыш “Әкият” станциясе. Укучылар, карагыз бу әкиятнең исемен беләсезме икән? (укучылар җавабы).  Әйе укучылар, дөрес бу “Шалкан” әкияте. (әкият куела)

1 ал б

- Ә бу әкиятне танырсызмы? (укуылар җавабы). Укучылар, бу Сергей Михалковның “Как старик корову продавал”әкияте.
2 ал б

  • Юлыбызны дәвам итәбез.

1 ал б

-Икенче тукталышка якынлаштык. Икенче тукталыш уеннар тукталышы.Укучылар, хәзер басыгыз. (бер укучы алга чыга)  (“Кулга кулны тотыныйк” җыры башкарыла. Презентация буенча биремнәр. Татарча бие, сикер, кул чап, иптәшеңә сәлам әйт)
2 ал б

- Укучылар, урыннарыбызга утырдык. Юлдны дәвам итәбез. III тукталыш “Шигърият станциясе”.

1     Алтын яуган көзге көндә               2. Бүген бездә зур тантана

       Тыйнак үттек класска.                        Моңсу да ул, ямьле дә

       Әлифбаны кулга алдык                      Әлифбабыз китә бездән,

       Әй,сөендек шул чакта.                       Бу көн калыр хәтердә.

3.  Тышта кыш булганда                         4. Бүген сезнең алда без

     Без җыелдык бәйрәмгә.                         Зур сынаулар үтәрбез.

     Безнең шатлык эчкә сыймый                Үзебезнең осталыкны

     Сезгә ничек сөйләргә?                           Сезгә дә күрсәтербез.

5   . Зур ярдәм итәр безгә                              6. Әлифба син алып кердең

       Дәрестә алган белем.                                  Безне белем иленә.    

       Таяныч булыр юлда                          Ялкаулык та, тырышлык та

       Әлифба биргән белем.                                Шушы илдә беленә!

7.    Хәрефләрне тиз өйрәндек,             8.  Язарга да өйрәндек

       Сүзләр төзеп уйнадык.                                 Ручка тотып кулларга.

       Көн дә иртән сагынып килдек,                  Хәрефләрне тездек без

       Мәктәптән без туймадык.                        Тигез матур юлларга.

  9. Зур ярдәм  итәр безгә                      10. Әти-әнием дә әле

Дәрестә алган белем.                                      Әлифбаны сагынган.

 Таяныч булыр юлда                                      Кызыгып торалар иде

    Әлифба биргән белем.                            Мин укыган чагында.

11. Беренче китап син булдың,

    Әлифба дус, хуш инде...

     Юк ла, хуш димик, исән бул –

      Син аерылмас дус инде!

1 ал б

  -IV тукталыш “Бие әле” станциясе. Укучылар, тагын басабыз. “Арам-зам-зам” биюен биибез. Безнең арттан кабатлагыз. (биииләр)

2 ал б

-Поездыбыз юлын дәвам. Үз урыннарыгызны утырыгыз.  V тукталыш “Хәрефстан иле” станциясе.
2 ал б
-Балалар! Игътибар! Игътибар! Алдыбызда “Хәрефстан иле”. Монда безнең Әлифбабыз һәм яратып укыган башка китапларыбыз яши. (Балаларның каршыларына “Әлифба” килеп чыга)        
Әлифба:
-Исәнмесез, балалар! “Хәрефстан иле”нә рәхим итегез! Бу илдә мин сезгә өйрәткән бик шук, бик наян хәрефләр яши. Әгәр алар сезнең гомерлек юлдашыгыз булсын дисәгез, минем бер биремемне үтәгез. “Хәрефнең икенче өлешен тап” уенын уйнап үтик. (өстәлдә киселгән хәрефләр). Һәр вагоннан  бер укучы чыга.
Әлифба:
-Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә,
Әлифбаны нык үзләштергәнгә.
Белем сараен керергә ачып,
Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.
Нәни дусларым, шуны белегез:
Бары Әлифба белемгә нигез.
Зур доктормы ул, укытучымы,
Яки төзелештә бер инженермы,
Косманавтмы ул, әллә галимме,
Агроном яисә гади эшчеме,
Үтәргә эшнең кечесен-зурын,
Әлифбадан ул башлаган юлын.

1 ал б

– Кадерле әлифба, безнең балалар сезгә дә шигырь әзерләде. (укучылар шигырь сөйли )

3.Өйрәттең укырга син,                        

   Кадерлем-Әлифбам.                              

   Инде китәрсең миннән,                        

   Ә мин сине онытмам.        

 11. Әлифба  тормышта                                    

      Беренче  баскычым.                                        

      Син  белем  дөньясын                            

      Ачучы  ачкычым.

Әлифба                                                          

- Рәхмәт, дусларым! Миңа сезнең белән саубуллашыргатвакыт җитте. Үземнең урынга тагын да акыллырак китапны – Туган телне калдырам. Хушыгыз, дусларым! Туган тел белән дус булыгыз, яхшы укыгыз, тату яшәгез.
(Туган тел керә):

Туган тел:
-Исәнмесез, шаяннар,
Минем нәни наяннар!
Сез көткәнне белдем мин.
Ерак-ерак илләрдән,
Алып килдем сезгә мин.
Кызык-кызык әкиятләр,
Төрле-төрле хикәяләр,
Матур-матур шигырьләр,
Күңелле-дәртле җырлар.
-Хуш киләсез, кадерлеләрем! Минем янга килеп җитүегез белән котлыйм сезне. Мин сезгә яңа китаплар алып килдем, аларны бик яратып укыгыз, саклап тотыгыз. (“Туган тел” дәреслеген күрсәтә)

  1. ал б

-Туган тел, безенең укучылар да сезнең янга буш кул белән килмәделәр, шигъри күчтәнәч алып килделәр.
1. А хәрефе алмада                                2. “Әни”, - дип телем ачылган

    А хәрефе агачта                                     Әни сөйгән, назлаган,

    А хәрефен яратабыз                                     Кайсыгыз соң дәфтәренә

   Өйрәнәбез иң башта.                              “Ә” хәрефе язмаган.

3. Бакалар җырлый буада,                            4. Г – күәтле күтәрү краны

    Отып калырга уйлыйм.                       Төзүчеләр ярдәмчесе

    “Б” хәрефен яхшы белеп                             Зур ташларны күтәрә ул

    “Бишле” алырга уйлыйм.                    Бик биеккә тиз генә .

5. Е- хәрефе еланда                             6.Үзе хәреф,

     Е – хәрефе елгада .               Үзе сан —

     Е хәрефе карый безгә               Бик аз гына Санасаң

     Елмаеп елаганда .              (3 хәрефе, өч саны)

7. Бер карасаң, үзе кырда була,                  8. Бу мәктәпкә ни булган

   Исең китә башак җырына.                           Мәктәп к белән тулган

   Бер карасаң, табын түрендә ул,                   Карандаш, каләм,китап

   Җыя барсын үзе кырына.                             Кайчы,кәгазь   һәм картон.

9. Күзләремнән яшьләр чыкты,                   10. Н – волейбол сеткасы

    Капкан идем лимонны.                                  Спорт залында да бар ул

    Сары булгач, бик тәмле дип                          Бик тә килә укыйсы

    Белгән идем мин аны.                           Башта өйрәнәсе бар әле .

11. «Т»—антенна түбәдә:                           12. У уйлап укыгыз ди

     Бөтенесен күрә, ишетә.                               Урындыкка утырыгыз ди .

     Телевизорны кабызабыз

     Мәктәптән кайтып керешкә. 

13. Фил китергәннәр циркка ,                       14. Я     хәрефе яшьлектә

       Йөз кешелек ашый , ди.                                Я хәрефе яшәүдә

       Һәр көнне борыны белән                              Я хәрефе бик кирәк

       Физзарядка ясый , ди.                                   Язилә диеп дәшәргә.

Туган тел

-Һай, булдырдыгыз! Ана телебездә бигрәк матур сөйләшәсез икән. Мин сезне татар теленең матурлыгын, байлыгын, зирәклеген тагын да тирәнрәк күрсәтермен, шигырь, хикәяләр укытырмын.
1 ал б. 

–Укучылар, поездыбыз соңгы тукталышка килеп җитте. Туган тел илендә мөмкин кадәр күбрәк белем алыгыз, үз телегезне яратыгыз, уңышлар сезгә, саубулыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифба бәйрәме.

Әлифба бәйрәме. Максат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү....

"Әлифба бәйрәме"

Әлифба белән саубуллашу кичәсе....

1 сыйныфта әлифба дәресе

1 нче сыйныфта үткәрелгән "Тартык [д] авазы һәм Д, д хәрефләре" дигән темага дәрес конспекты....

Календарно-тематическое планирование "Әлифба"

"Әлифба" дәреслеген планлаштырыу...

"Әлифба" бәйрәме

Открытое мероприятие посвященный  прощанию с букварем...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәмеМаксат: Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, ...

Әлифба бәйрәме.

Әлифба бәйрәме....