Шушма буйларында үткән балачак
материал

Гайнутдинова Муслима

Шушма елгасы турында күңелемнән чыккан шигри юллар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhyr_teksty_shushma_buylarynda.docx13.5 КБ

Предварительный просмотр:

*********************************************************

Шушма елгасы турында күңелемнән чыккан шигр юллар

Сызылып кына алсу таңнар ата,

Шушма буйларында ак томан.

Кайтыр  гына идем яннарына,

Юлларыма инде кар яуган.

Шушма  елгасының буйларында,

Балачагым  калды   адашып.

Эзләп кайттым, табармын дип, бәлки,

Тал- тирәкләреннән сорашып.

Төшләремә керә  балачагым,

                 Шушма буе, балык  тотулар.

                 Җиләк җыеп  йөргән  болыннарым,

Көтү көтеп, кунып ятулар.

Искән җилдәй бик тиз үтте гомер,

Унсигездә калса да күңел.

Ярсып аккан Шушма шул булса да,

Балык тоткан малай мин түгел.

****************************************************************

Шушма буйларында әрәмәдә

Сандугачлар сайрый таң аткач.

Әйләнәм дә кайтам авылыма,

Сагынума түзә алмагач.

Шушмаларда йөздем колач салып,

Дулкыннары калды сөзелеп.

Су буенда калган балачакны,

Сагынасызмы сез дә  өзелеп.

Шушма  елгасының яры текә,

Яр буенда үсә карлыган.

Бер гөнаһсыз бала чакларын,

Мин генәме шулай  сагынган.

Шушма буйларында камышлыклар,

Камышлары шаулый җилләрдә.

Сагынсак та өзелеп туган якны,

Яшибез шул ерак җирләрдә.

*****************************************

Сандугачлар сайрый өздереп лә,

Су эчәләр таллар иелеп.

Су буенда калган бала чагым,

Бик сагынам сине өзелеп.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес эшкәртмәсе. Бәхетле балачак.

"Праздник поэзии". Можно использовать как мероприятие, посвященное дню рождения великого поэта Г. Тукая....

Биктимернең балачак истәлеге. (5нче сыйныфта Ф. Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрен өйрәнү)

Татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән яңа теманы өйрәнү дәресләрен эчтәлеге һәм формасы ягыннан заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырырга тырышам. Еш кына эзләнү-тикшеренү алымын, компьютер прогр...

Балачак истәлекләре. Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...

Роберт Миннуллин. Балачак истәлекләре. Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...                  Дәрес-лекция          ...

Балачак үзе яз ул

5 нче сыйныфта татар теле дәресе...

Балачак илендә

Укучыларда кешелеклелек, ярдәмчеллек, дуслык сыйфатлары тәрбияләү...

Бәхетле балачак

Башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән "Бәхетле балачак" дип исемләнгән Хәйрия концерты сценариясе....