Татар теле УМК "Сәлам" 4 нче сыйныф "Хәзинә" тексты
план-конспект урока

Мансурова Лилия Салимхановна

4 нче сыйныф Татар теле УМК "Сәлам" "Хәзинә" текты буенча эш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbi_uku_4_syynyf_hzin_teksty.docx50.86 КБ
Файл prezentatsiya_hzin_teksty.pptx243.35 КБ

Предварительный просмотр:

«Хәзинә» тексты өстендә эш

Рустелле төркемнәрдә әдәби уку дәресе

4 нче сыйныф

Беренче квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Мансурова Л.С.

Дәреснең тибы: текст белән эш

Максат: 1. “Хәзинә” текстының эчтәлеген аңлау, дөрес тәрҗемә итү, бирелгән сорауларга дөрес һәм тулы җавап бирә белү һәм үзләренең сораулар бирә белүләре

               2. Диалогик һәм монологик сөйләм  күнекмәләрен үстерү

               3. Коммуникатив күнекмәләрне үстерү

               4.Активлык, бердәм эшли белү сәләтләрен тәрбияләү

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет – эш тәртибен аңлап, уку эшчәлеген оештыра белү, уку максатын мөстәкыйль билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә орентлашу

Предмет – “Хәзинә” тексты буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлау, аларны сөйләмдә куллана белү.

 Шәхескә кагылышлы  – үз вакытыңны дөрес һәм файдалы итеп планлаштыра белү, җаваплылык тою.

Җиһазлар: презентация, карточкалар, тестлар, йөрәк рәсемнәре

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты. Татар теле дәресен башлыйбыз! Әйдәгез, кәефләрне күтәрер өчен бер-беребезне сәламлибез. Җырлыйбызмы? (Чтобы создать себе настороение давайте поприветствуем друг  друга)
  • Исәнмесез!
  • Исәнмесез!  
  • Хәлләр ничек?
  • Яхшы! Рәхмәт!
  • Ә сезнең хәлләрегез ничек?
  • Бик яхшы, рәхмәт!
  1. Уку мәсьәләсен кую.

-Укучылар, әйтегез әле, өебездә иң өлкән кешеләр кемнәр?

(Әбиләр, бабайлар һәм әти-әниләр!)

          -Әйе, дәү әниләр, дәү әтиләр, әби-бабайлар һәм әти-әниләр. Ә әби-бабайларыгызның сандыклары бармы? Әлеге сандыкта нәрсәләр бар?

          -Укучылар, карагыз әле, бу минем дәү әниемнең әйберләре. Бу дисбе, бу чулпы, бу аның беләзеге, йөзеге, кулъяулыгы, сөлгесе, алъяпкычы. Ә бу дәү әтиемнең түбәтәе. Бу әйберләр дәү әниемнең хәзинәсе. Хәзинә – сокровище. Сокровища моей бабушки.

           - Димәк, без бүген нәрсә турында укыйбыз? ( Әби, әбинең сандыгы. Хәзинә турында)

   

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Сүзлек өстендә эш. Сезнең алдыгызда сүзләр. Мин татарча әйтәм, ә сез русча әйтегез.

Мин русча әйтәм, ә сез татарча әйтегез.

хәзинә – сокровище

онык – внук

сандык – сундук

кыйммәтле – дорогие

саклана – хранится

Коръән – Коран

дисбе – чётки

ефәк – шёлк

көмеш – серебро

алка – серьги

йөзек – перстень

беләзек – браслет

чиккән – вышитый

кулъяулык – носовой платок

рухи яктан – духовно

нәселнең тарихы – история предков

  1. Сүзләрне минем арттан кабатлагыз. (Мин рәсемнәрне күрсәтәм һәм әйтәм, укучылар кабатлый.)

сандык

сундук

дисбе

чётки

ефәк шәл

шёлковый шаль

алка

серьги

йөзек

перстень

беләзек

браслет

кулъяулык

носовой платок

  1. Сул яктагы сүзләрне ябыгыз һәм сүзләрне күңелдән языгыз. (Закройте левую часть и запишите слова по памяти.)

  1. Тәрҗемә итегез.

                 Мин бик карт әби хәзер.

                 Миңа 86 яшь.

                 Минем өч улым ике кызым бар.

                 Бу әйберләр балаларыма, оныкларыма бүләк.

  1. Рәсемне карагыз. (Рассмотрите рисунок)

Беренче җөмләне укыгыз. (Прочитайте первое предложение)

-Әбинең исеме кем? Кем сөйли? (Әбинең исеме Зөләйха. Әби сөйли)

-Алга таба укыгыз. (“Сезгә мин кечкенә сандыгымны күрсәтәм”җөмләсен укыгач, сорау бирәм.)

Ничек уйлыйсыз, әбинең сандыгында нәрсәләр бар? (Как вы думаете, что есть в сундуке)

   -Әби бу әйберләрне ни өчен саклаган? (Почему бабушка хранила эти вещи?)

  1. Хәзер мин сорыйм, ә сез җавап бирегез. Кемгә авыр тексттан кулланыгыз.

  Әбинең исеме ничек?

Әбигә ничә яшь?

Әбинең алты баламы?

Алар яшьме?

Сандыкта нәрсәләр бар? Барысы ничә?

Әби үз хәзинәсен кемгә калдыра?

А сейчас, задайте сами 3-4 вопроса по этому тексту. Кемгә авыр тексттан карагыз.

  1. Тест биремнәрен эшлә. (А теперь сделаем тест с самопроверкой)

1. Әбинең байлыгы . . .   .

а) шкафта

ә) сандыкта

б) банкта

в) сумкада

2. Әбинең . . . баласы бар?

а) биш

ә) дүрт

б) өч

в) бер

3. Сандыкта  . . . саклана?

а) китаплар

ә) кыйммәтле әйберләр

б) киемнәр

в) уенчыклар

4. Бу әйберләр . . . , . . . бүләк.

а) әтиемә, әниемә

ә) кызыма, улыма

б) балаларыма, оныкларыма

в) абыйларыма, апаларыма                

(Укучылар бер-берсен тикшерәләр. Слайдта дөрес җавапларны карыйлар.)

  1.   Ә хәзер текстны өченче заттан укырга кирәк. (Прочитайте текст от третьего лица)

1-е лицо

3-е лицо

Берлек сан

Ед. число

мин

минем

ул

аның

Күплек сан Мн.число

без

безнең

алар

аларның

  1.  Сезнең өегездә “хәзинә” бармы? Ул нәрсә? Сезнең өчен иң кадерле әйбер ул нәрсә?

         12. Домашнее задание.                                                                

    - Дом. задание (на экране компьютера):

 1)  Прочитайте текст от третьего лица (как мы делали в классе)

 2) Подготовить 5-7 вопросов по этому тексту, на которые нужен отрицательный ответ.

         13.  Рефлексия учебной деятельности на уроке.                                     

  -  Ребята, как вы оцениваете свою работу на уроке?

  - У кого были затруднения?

  -  Какие задания вам понравились больше всего?

  -  За что вы можете себя похвалить?

  -  За что вы можете похвалить свох одноклассников? Кто сегодня лучше всех работал?  (Выставление оценок.)

   - Похвалите друг друга. Используйте слова: акыллы, җаваплы, зирәк, тырыш.

Самым активным ученикам раздаются сердечки со словом “Отлично!” (“Бик яхшы!”), оно дает право на освобождение от дом. задания.

Сез бик акыллы кызлар һәм малайлар! Сезгә уңышлар телим!

Я довольна вами и желаю успеха на других уроках!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар теле дәресен башлыйбыз!

Слайд 2

Хәзинә-сокровище

Слайд 3

Сүзлек х әзинә – сокровище онык – внук сандык – сундук кыйммәтле – дорогие саклана – хранится Коръән – Коран дисбе – чётки ефәк – шёлк көмеш – серебро алка – серьги йөзек – перстень беләзек – браслет чиккән – вышитый кулъяулык – носовой платок рухи яктан – духовно нәселнең тарихы – история предков

Слайд 4

«Хәзинә» тексты

Слайд 5

Тәрҗемә итегез! Мин бик карт әби хәзер. Миңа 86 яшь. Минем өч улым, ике кызым бар. Бу әйберләр балаларыма, оныкларыма бүләк.

Слайд 6

Тест биремнәрен эшлә! 1 . Әбинең байлыгы . . . . а) шкафта ә) сандыкта б) банкта в) сумкада 2. Әбинең . . . баласы бар? а) биш ә) дүрт б) өч в) бер

Слайд 7

Тест биремнәрен эшлә! 3. Сандыкта . . . саклана? а) китаплар ә) кыйммәтле әйберләр б) киемнәр в) уенчыклар 4. Бу әйберләр . . . , . . . бүләк. а) әтиемә, әниемә ә) кызыма, улыма б) балаларыма, оныкларыма в) абыйларыма, апаларыма

Слайд 8

Тест биремнәрен тикшер! 1 . Әбинең байлыгы . . . . а) шкафта ә) сандыкта б) банкта в) сумкада 2. Әбинең . . . баласы бар? а) биш ә) дүрт б) өч в) бер

Слайд 9

Тест биремнәрен тикшер! 3. Сандыкта . . . саклана? а) китаплар ә) кыйммәтле әйберләр б) киемнәр в) уенчыклар 4. Бу әйберләр . . . , . . . бүләк. а) әтиемә, әниемә ә) кызыма, улыма б) балаларыма, оныкларыма в) абыйларыма, апаларыма

Слайд 10

Текстны өченче заттан укыгыз! 1-е лицо 3-е лицо Берлек сан Ед. число мин минем ул аның Күплек сан Мн.число без безнең алар аларның

Слайд 11

Өй эше 1. Прочитайте текст от третьего лица (как мы делали в классе) 2. Подготовить 2-5 вопросов по этому тексту , на которые нужен отрицательный ответ .

Слайд 12

Сез бик акыллы кызлар һәм малайлар! Сезгә уңышлар телим! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...