Әдәби Казан
методическая разработка

Халилова Гульнар Мансуровна

Тема: Татар әдәбиятында Казан образы                                                        

 Дәрес тибы: Яңа теманы аңлату

Максатлар: Укучыларның Казан турындагы белемнәрен барлау, Казан шәһәренең истәлекле урыннары турында өстәмә мәгълүмат бирү, әдәби телдә дөрес, матур итеп сөйләү күнекмәләрен булдыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, Edpuzzle, Canva, Leanise, LearningApps, Wordwall.net , Quizlet, Flippity.net кушымталары белән таныштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse.docx26.71 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Биектау муниципаль районының "Галимҗан Баруди исемендәге Биектау 4 нче номерлы урта гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе"

Татар әдәбиятында Казан образы

7 -11 нче сыйныф укучылары өчен Edpuzzle, Canva, Leanise, LearningApps, Wordwall.net , Quizlet, Flippity.net кушымталары кулланып Информатика һәм тарих фәннәре белән бәйләнешле дәрес эшкәртмәсе

                                               

                                      Башкарды: Хәлилова Гөлнар Мансур  кызы ,

                       татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                                               

2022

Тема: Татар әдәбиятында Казан образы                                                        

 Дәрес тибы: Яңа теманы аңлату

Максатлар: Укучыларның Казан турындагы белемнәрен барлау, Казан шәһәренең истәлекле урыннары турында өстәмә мәгълүмат бирү, әдәби телдә дөрес, матур итеп сөйләү күнекмәләрен булдыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, Edpuzzle, Canva, Leanise, LearningApps, Wordwall.net , Quizlet, Flippity.net кушымталары белән таныштыру.

Дәреснең бурычлары: 1.Укучыларны туган якны   өйрәнүгә кызыксыну уяту, мәгълүмати технология, тикшеренү-эзләнү методы аша укучыларның иҗади сәләтләренең ачылышларына этәргеч ясау.

2. Логик фикер йөртүне үстерү; сөйләм телен үстерү; диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.

3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру. Укучыларны үткән тарихыбыз белән таныштыру

4. Edpuzzle, Canva, Leanise, LearningApps, Wordwall.net , Quizlet, Flippity.net кушымталары белән таныштыру, кызыксыну уяту.

Җиһаз : шигырьләр,  презентация,  интернет-ресурслар, “Әдәби Казан” сәяхәтнамәсе

                                                          Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап

                                                         Чаптыра атларны кучер, суккалап та, тарткалап.                                                                                                                                                                                  

                                                                                                                               Г.Тукай

        Дәрес барышы.

1. Дәресне оештыру.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк

-  укучыларны барлау

2. Актуальләштерү 

Өй эшен тикшерү. Туган як турында мәкальләр укыла. Үзбәя.

Темага кагылышлы әңгәмә.

Татарстанның башкаласы –– Казан. Без алдагы сыйныфларда да әлеге мәшһүр шәһәр турында күп мәгълүматлар алдык. Хәзер бергәләп, Казан шәһәренә туры килерлек сыйфатлар билгелик әле.  

(Казан турында матур сүзләр әйтү : Матур Казан, Яңа Казан, Зур Казан, Серле Казан һ.б.ш.)

ХХ гасыр татар шигъриятендә Казан образын иҗатында чагылдыруга мөрәҗәгать иткән һәм үзен бу шәһәр белән бәйләгән шагыйрьләр байтак. Габдулла Тукайдан башлап Сибгат Хәкимгә, Хәсән Туфаннан алып Равил Фәйзуллиннар буынына кадәр шагыйрьләр иҗади язмышларын Казан шәһәре белән бәйләп киләләр. Бу әдипләр өчен Казан, бердән, илһам чыганагы булып тора, икенчедән,туган җир төшенчәсенең поэтик чагылышы булып та кабул ителә, символик гәүдәләнеше буларак та сурәтләнә.

Укучылар сез, сәяхәт итәргә яратасызмы?

Бүген без сезнең белән Казан шәһәренә сәяхәт итәрбез. Шул ук вакытта Казан тарихына күз салырбыз, web-кушымталар белән эшләп карарбыз.

Презентация куела.  Edpuzzle кушымтасында видеоматериал куела.  (Сурәтләргә баскач кушымта ачыла)

1.Уку мәсьәләсен билгеләү.

А) Казан шәһәренең истәлекле урыннары белән танышу

Flippity.net кушымтасы белән урын сайлап алалар. Quizlet – карточкалар белән танышалар

Б)“Горурлык”,” Туган ил” төшенчәләрен аңлату

learnis. кушымтасында викторинадагы сорауларга җавап бирәләр. 

Уку мәсьәләсен адымлап чишү

Саnva кушымтасы

Бүген без сезнең белән Казан шәһәренә сәяхәт итәрбез. Һәр тукталышта Казан шәһәре турында шигырьләр укыла 

ЭКСКУРСИЯ МАРШРУТЫ:

1.Татарстаныбызның  башкаласы – Казан каласы. Яшел киңлекләр, кыр, урман һәм күлләр илендә – Европаның зур Идел елгасына ашкынулы Казансу килеп кушылган төбәгендә серле исеме һәм аннан да серлерәк, гаҗәпләнерлек һәм шөһрәтле тарихы булган шәһәр урнашкан. Бу – Татарстаныбызның  башкаласы – Казан каласы.

2.Казан Кремле. Казан Кремле дөньяның мәдәни  мирасы ул. Чыннан да, 2001 нче елның июнь аенда ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәният һәм табигать мирасы исемлегенә кертелде. Кремль стенасының ике манарасында ЮНЕСКО символы барлыкка килде. Бу истәлек билгеләрен ачу өчен, Казанга Мөнир Бушенаки килде. Казан Кремле – гасырдан гасырга сакланып килгән байлык. Безнең халык – сакчыл халык, искергәнне яңарта, төзәтә. Бөтен җирдә дә шәһәрләр сакланмый, үзгәртелә, сүтелә, борынгылыгы югала.

3.Сөембикә манарасы. Сөембикә язмышы – фаҗигале язмыш, фаҗигале үлем белән тәмамлана. Сөембикә манарасыннан тыш, Казанда Сөембикә белән бәйле тагын бер урын бар. Ул – Сөембикә бакчасы. Риваятьләргә караганда, ул Урта Кабан буенда, хәзерге Архиерей дачасы урнашкан җирдә булган.

4. Кабан күле. Кабан – үзендә тылсымлы сер саклый торган, татар халкының риваять һәм дастаннарына кергән, җыр һәм шигырьләрендә сурәтләнгән олы, мәһабәт күл. Кабан күленең исеме дә үзендә ниндидер яшерен, беркадәр дәһшәтле, һәркемне кызыксындыра торган бер сер саклый кебек. Кабан күлләре һәм Болак – Казанның төзелеш ландшафты һәм тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Без Казанны Кабансыз һәм Болаксыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Мондый табигый күркәм зур сулыклары булган шәһәрләр санаулы гына.

5. Кол Шәриф мәчете. Шигырь-поэмаларда Кол Шәриф исеме белән бәйле әсәрләр дә байтак. Аларның кайберсе – тарихта булган шәхес Кол Шәриф исеме белән бәйле булса, икенчесе – аның истәлегенә салынган һәм соңгы елларда Яңа Казанның символына әверелгән мәчет образы.

6. Татар театрлары. Беренче татар театрына 1906 нчы елда нигез салына. Театрны төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Галиәсгар Камал була. Татар дәүләт академия театры хәзер аның исемен йөртә. Татарстан башкаласында иң матур архитектура бинасы буларак танылган Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры.   Беренче бина 1842 ел янгыны белән юк ителә, һәм 4 елдан соң аның таш игезәгенә нигез салына. 1933 елда Академия театрының филиалы – Татар дәүләт күчмә театры оеша. 1988 елда театрга К.Тинчурин исеме бирелә.

Зур концерт залы, Габдулла Тукай исемендәге филормония, Качалов исемендәге Зур драма театры күп еллар эшләп килә. Курчак театры балалар күңеленә хуш килә торган әсәрләре белән үзенә тартып тора. Алар Казан шәһәренең рухи дөньясын билгеләүче мәдәни үзәк.

7. Шәһәр музейлары. Әлбәттә, халкыбызның тарихын саклау ягыннан музейларның роле бик зур. Безнең өчен иң әһәмиятлесе - Шәһәрнең Тукай урамында тарихи Шамил  йортында Тукай музее. Карл Маркс урамындагы кабатланмас архитектура үрнәге, элек Казан губернаторы яшәгән йортта Сәнгать музее урнашкан. Аның каршысындагы Күргәзмә залы да сәнгать сөючеләргә яхшы таныш.

Шәһәрнең өлкән музейларыннан берсе Горький музее белән чагыштырмача яшь музей Салих Сәйдәшев музее бер урамда урнашкан. Алардан ерак түгел Муса Җәлил һәм Шәриф Камал музей – квартиралары бар.

8. Югары уку йортлары. Казанда югары уку йортлары да бик күп. Алар – университетлар, академияләр һәм институтлар.

9. Причал. Причалда ап – ак теплоходлар, йөк ташучы баржалар, ял иттереп йөртүгә көйләнгән катерлар безне көтә. Казан елга техникумында исә булачак капитаннар белем ала. 1875 нче елда ук инде Казанда атлы тимер юл төзелгән була. Аннан соң беренче паровозлар, тепловозлар  күренә  башлый.

10. Казан парклары. Урамнарның, биналарның тарихы булган кебек, Казан паркларының да “сөйләр хатирәсе” бар.

Горький паркы.  Иң беренче исеме Рус Швейцариясе булган. Калкулыклар, чокыр-чакырлар һәм куе агачлыктан торган бу җирне Казан байлары Швейцария табигатенә охшаткан.XIX гасыр башында монда балаганнар эшләгән, спектакльләр куелган, эт концертлары оештырылган, җәйгә күчмә цирк килә торган булган.1936 нчы елда исә М.Горький исемендәге культура һәм ял итү паркына зверелгән.

Черек күл паркы. Черек күлне 1889-1891 нче елларда күмгәннәр, чөнки күл бик пычрак һәм дә бик сасы булган. Гәрчә борынгырак вакытта, Казан ханлыгы чорында әлеге күл бик чиста саналган. Хәтта ки Черек күл суында күмәч камыры баса торган булганнар. 1829 нчы елда ук күл кырыйларын киртләп куйганнар,агачлар утыртканнар. Черек күлнең аскы өлешендә шугалак оештырганнар.

           Җиңү паркы. Әлеге парк иң яшь паркларның берсе. Аның беренче  ташы 1985 нче елда салынган. Җиңүнең 40 еллыгына каен аллеясы утыртканнар. Чираттагы юбилейга мемориал зонасы ачылган.

“Шүрәле” паркы. Элек бу урында сазлык булган. 60 нчы еллар башында, Куйбышев сусаклагычы тулгач, Казансу ярында дамба күтәртәләр. Шул дамбада беренче тапкыр Яшьләр паркы оештырыла. Бу исем очраклы түгел. Казан – көнчыгыш белән көнбатышны үзенә каратучы мәркәз.

Ял минуты (талгын музыка астында)

Яңа теманы беренчел ныгыту

2. Кайсы тукталышта булырга теләүләре турында фикер алышу

LearningApps.org

Wordwall.net китапханәсендә материал белән танышу

Өй эше биремнәрен аңлату.

Казанның бер  истәлекле урыны турында язып килергә

Рефлексия

1.Рефлексияне оештыра, һәр укучының максатка ирешүдәге нияте белән сораулар куя.

–  Укучылар, без сезнең белән Казан шәһәренең нинди истәлекле урыннарында булдык?

– Сезгә дәрестә web-кушымталар куллану ошадымы?

2.Укучыларның дәрестә эшләвен бәяләүгә корылган сораулар куя.

3.Нәтиҗә ясау. Казан – киләчәк шәһәре. Киләчәк – безнең кулда. Бабаларыбыз Казанга нигез салганнар икән, хәзер безнең бурычыбыз – шәһәрнең тынычлыгын, матурлыгын, байлыгын күз карасыдай саклау

Ватанымның таҗыдыр син, Казаным!

Татарымның хаҗыдыр син, Казаным!

Мең яшәгән, мең яшәрсең, Казаным!

Бар җиһанга нур чәчәрсең, Казаным!

Әдәбият исемлеге:

1.        Салахиев И. Казаным – шигъри азаным: риваятьләр, бәетләр, шигырьләр, поэмалар. – Казан: Тат. кит. нəшр., 2005. – 176 б.

2.        Татар халык иҗаты. Бәетләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1983. – 210 б.

3.        Ривятъләр һәм легендалар. Народные жемчужины: предания и легенды.

Издательство: Магариф,  2001 г.,112 страниц

4.        Габдулла Тукай. Әсәрләр: 5 томда.-Т.1: Шигырьләр, поэмалар.-Казан:Татарстан

5.        Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы / Д. Ф. Заһидуллина. – Казан: Мәгариф, 2000. – 335 б.

6.        Мостафин Р.  Казанда ничә урам бар? // Ватаным Татарстан, 2002 ел, 9 август.

7.        Мостафин Р. Борынгы шәһәр нинди булган? Ватаным Татарстан газетасы – 2002 ел, 12 апрель.

8.        Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. Т.З: XX гасыр башы / СССР ФА, КФ ТӘ ТИ; редкол. : Н.Юзиев, Я.Г.Абдуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр. , 1986. - 600 б.- Исем.күрс.:б.592-599.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зафарнамэ-и Вилайет-и Казан

Некоторые размышления о истории взаимоотношений татар и русских....

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

"Казан -Татарстанның башкаласы" дәрес эшкәртмәсенә презентация

6нчы сыйныфта рус төркемендә татар теле дәресенә презентация...

Казан тутие (Тетушка из Казани).

Воспоминания  Крюковой ( Бикмайкиной Алии Асымовны ),родственницы жены татарского писателя Шарифа Камала. Посвящается 130- летию со дня его  рождения ....

И Казан! Серле Казан!

Башкалабыз Казанның  тарихын өйрәнү максатыннан үткәрелгән чараларга йомгак ясау өчен кулланма....

"И Казан, нурлы Казан!" темасына үткәрелгән интеллектуаль уен

"И Казан, нурлы Казан!" темасына үткәрелгән интеллектуаль уен ...

"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий

Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда  туган җирне ярат...