Хәзинә - авторлык программасы
методическая разработка (5 класс)

“ХӘЗИНӘ” (авторлык программасы)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avtorskaya_programma.docx42.22 КБ

Предварительный просмотр:

“ХӘЗИНӘ”

(авторлык программасы)

                                                                   

                                                   

                                                                  Төзеде: туган  (татар) тел

                                                                   һәм әдәбият   укытучысы                                                                                                                                                                                                                                                                                              

                                            Юнысова Мәсгудә Мәсхут кызы

2018 нче ел

Аңлатма язуы

         “Алтыннан да кыйммәт, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр,”- дип язып калдыра  Риза Фәхретдин. Ата белән ана өчен аның дәрәҗәсендәге олы байлык беркайда да юк. Һәр бала җир йөзенә изге гамәлләр башкарыр өчен, әти-әнисен шатландырып, кешеләргә игелек кылыр өчен туа. Дөрес юнәлеш биреп, кечкенә шәхес күңелендә әдәплелек, ихтирамлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын формалаштыра белергә  генә кирәк.

  Укучыларны чын кеше итеп тәрбияләү – һәрберебезнең изге бурычы. Бу җаваплы да, әһәмиятле дә хезмәтне  башкарып чыгу өчен,  укытучы бөтен көчен эшкә җигәргә тиеш.

   “Хәзинә” авторлык программасы дәрестән тыш эшчәнлек алып баруда сыйныф җитәкчесенә ярдәмлек йөзеннән 5 - 7 нче сыйныф укучылары өчен эшләнде.  Дәрестә куелган проблемадан чыгып, үз-үзеңне тәрбияләү планын төзү;  үз хезмәтеңә бәя кую, биргән җавабыңны анализлау, сыйныфташларыңның синең турындагы фикерләрен ишетү – бик мөһим әйбер. Хезмәткә өлге буларак алынган дәреслекләр һәм методик кулланмалар авторы  В. Казыйхановның иҗади үсеш технологиясенә нигезләнгән “Әхлак дәресләре” балага уйлап фикер йөртергә, нәтиҗә ясарга, гаиләнең кыйммәтле яркәрләренә сакчыл караш булдырырга ярдәм итә.

Программа  алты бүлектән тора, 17 сәгатькә исәпләнгән. Бүлекләр  балада булдырылырга тиешле әхлак сыйфатларын үз эченә алган  мәкаль – әйтемнәргә нигезләнгән. Программаның төп бүлекләре аерым темаларга һәм практик дәрескә бүленгән. Практик дәрестә зачет эше, интеллектуаль уен үткәрү каралган.

Программаның максаты: халкыбызның мәшһүр шәхесләре, әби-бабаларыбыз үрнәгендә,  гаиләдә сакланган  кыйммәтле хәзинәләр нигезендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

 Программаның бурычлары:

  • халкыбызның гасырлар буена тупланган асыл сыйфатлары белән таныштыру;  
  • гүзәл теленә, рухи җәүһәрләренә кызыксыну уяту; йолалар аша сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
  •  туган телдә алган белемнәрне тирәнәйтү;
  •  балаларда халык тарихын, мирасын өйрәнү аша туган илгә, халыкка, туган телгә мәхәббәт, кешелеклелек, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.

Программаның актуальлелеге

 Яшь буынны әхлаклы итеп тәрбияләүдә халык авыз иҗаты әсәрләренең, гаиләдә сакланган кыйммәтле ядкәрләрнең роле зур. Бишек көйләре, тапкыр сүзле мәкаль һәм әйтемнәр, такмак һәм такмазалар тел матурлыгын тоемларга, танып – белү эшчәнлеген үстерергә булышсалар, гаилә кыйммәтләре үсеп килүче яшь буынга толерант шәхес буларак формалашырга ярдәм итә.

Көтелгән нәтиҗәләр

  • Ата-ана, туганнар белән ике арада җылы мөнәсәбәт урнашырып, гаиләдәге күркәм сыйфатларны дәвам итеп яшәү.
  •  “Кешенең акыл һәм зиһен матурлыгы сүзләрендә күренә” гыйбарәсен аңлап, телнең көче, кыйммәте, кадере турында төшенеп калу. Укучыларның  үзләрен әдәпле тота, үзара аралаша, әңгәмә кора, тыңлый белүләренә ирешү.
  • Һөнәрле кешенең тормышта һәрвакыт үз урынын табачагын аңлау.
  • Шәфкатьлелек, игелеклелек сыйфатларының акыллы кеше холкына хас матур сыйфатлар булуына төшенү.  Укучыларның гомумкешелек кыйммәтләрен тануларына ирешү.
  • Зәвык белән киенә, киемгә карата сакчыл мөнәсәбәт булдырырга кирәклеген белү.  
  • Физик һәм рухи сәламәтлекне бербөтен итеп аңлау.

Эш формалары: әхлак дәресләре, тәрбия сәгатьләре, конкурслар, проектлар, әдәби – музыкаль  кичәләр, экскурсияләр, ата-аналар җыелышлары.

Эш программасы структурасы

    “Хәзинә” авторлык программасы аңлатма язуы, программаның  эчтәлеге, календарь – тематик план, кулланылган әдәбият исемлеге, кушымта өлешендә бирелгән өч дәрес эшкәртмәсе өлешеннән тора.  

Программаның эчтәлеге (17 сәгать)

Алма агачыннан ерак төшми.

(3 сәгать)

Анасына карап, кызын коч, атасына карап, улын коч.(1 сәгать)

Кереш. Татар халык мәкальләре. Аларда халык зирәклегенең чагылышы.

Гаилә турында төшенчә. Гаилә ныклыгы. Анага йөкләнгән бурычлар.Бала тәрбияләүдә атаның роле. Ата-анадагы күркәм сыйфатларның балада чагылышы.  Ата-ана хакы.

Агай-энеләр тату булса, ат күп булыр, өең тату булса, аш күп булыр.

(1 сәгать)

Туганнар берлеге. Аларның яшәү рәвеше, күркәм сыйфатлары, һәнәрләре. Исән туганнарны кадерләү,үлеләрен хөрмәт белән искә алу. Зиратка, якыннарыбыз каберләренә мөнәсәбәт.

Оясында ни күрсә, очканда шул булыр. (Практик дәрес - 1 сәгать)

Шәҗәрә сүзенә аңлатма. Аның тарихы, төрләре. Өлкән буын һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр. Нәсел чылбырына лаеклы шәхес булырга тырышу, яхшы гамәлләр кылу. Аның кыйммәте.

Алтының белән мактанма, акылың белән мактан.

(3 сәгать)

Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар.(1 сәгать)

Тышкы һәм эчке матурлык. “Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә” гыйбарәсен анализлау. Акыл матурлыгы. Акыллы кешеләргә хас сыйфатларның тормышта чагылышы.

Сөйдергән дә - тел, биздергән дә - тел. (1 сәгать)

“Тел” һәм “сүз”, “сүз әдәбе” төшенчәләренә аңлатма. Сүз әдәбе. Сөйләм камиллегенә ирешү юллары. Тәрбия эшендә гыйбрәтле тыюлар, зирәк кисәтүләр.

Акыл күрке – сүз. (Практик дәрес - 1 сәгать)

Нәрсә ул сәнгатьле сөйләм?”Кешенең акыл һәм зиһен матурлыгы сүзләрендә күренә” гыйбарәсенә аңлатма. Югары тел культурасына ия булу.

Кешенең кешелеге сүз белән түгел, эш белән.

(3 сәгать)

Эш яратудан осталык туа.(1 сәгать)

“Эш”, “хезмәт”, “осталык” төшенчәләренә аңлатма. Эш яраткан кешегә хас сыйфатлар. “Эш яратудан осталык туа” мәкален тормыштан мисаллар. Ялкау кешеләр.Ялкаулык – хурлык. Гаиләдә эшкә мөнәсәбәт.

Кешене туендыручы һөнәр.(1 сәгать)

Нәрсә ул һөнәр, профессия? Һөнәрнең төрләре.” Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” мәкаленә аңлатма. Кеше тормышында һөнәрнең роле.

Һөнәрленең кулы алтын. (Практик дәрес - 1 сәгать)

Гаиләдә төрле һөнәрләргә ия булган кешеләр.Яраткан һөнәрнең остасы булып танылу. Вакытның кадере.

Матурлык бер көнлек, игелек – гомерлек.

(3 сәгать)

Икмәк белән су адәм баласының тән азыгы булса,

шәфкатьлелек һәм гаделлек – җан азыгыдыр.(1 сәгать)

“Шәфкатьлелек” һәм “гаделлек” сүзләренә аңлатма. Акыллы кешеләр холкына хас үзенчәлекләр. Шәфкатьлелек һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләр. Күркәм сыйфатлар.

Үзеңнең кем икәнлегеңне беләсең килсә, күршеңнән сора.(1 сәгать)

“Күрше”, “ут күрше” төшенчәләренә аңлатма. Күрше хакын хаклау. Күршеләргә карата изгелек. Яхшы күрше булу - әхлаклылык билгесе.

Игелек эшләүче дуслар бүләк таләп итмиләр. (Практик дәрес -1 сәгать)

Кем ул “игелек эшләүче дуслар”? Чын дус нинди булырга тиеш? Дуслашу һәм башкалар белән тату яшәү серләре. Сер, сер саклый белү.

Агач күрке – яфрак, кеше күрке – чүпрәк. (3 сәгать)

Әйберне саклап кисәң, көн дә матур әйбер киярсең.(1 сәгать)

Чисталык – халкыбызның матур сыйфаты. Ару яшәү. Кешене бизәүче кием төрләре. Киемгә карата сакчыл караш. Зәвык белән киенү.

Пакъ кием кадер арттырыр.(1 сәгать)

Халкыбызның киенү һәм бизәнү үзенчәлекләре. Милли киемнәр. Аларның тегелеш һәм бизәлеше. Киемнең кеше сәламәтлегенә тәэсире.

Әбием сандыгы – күңелем байлыгы. (Практик дәрес - 1 сәгать)

Әби –бабаларда сакланып калган киемнәр. Алардагы үрнәкләр, тегелеш үзенчәлекләре, тәнгә җайлылыгы, кыйммәте.

Бәхет – пыяла, сакламасаң, тиз уала.

(2 сәгать)

Бәхетле булу өчен, сәламәтлек, акыл һәм күңел кирәк.(1 сәгать)

“Бәхет” төшенчәсенә аңлатма. Үз тормышыңнан канәгать булу. Тормыш идеалы. Бәхетнең нигезен тәшкил итүче сәламәтлек, акыл, омтылыш.

Йомгаклау. Үткән темалар буенча интеллектуаль уен (1 сәгать)

Календарь – тематик план (17 сәгать)

Темалар бирелеше

Эш төрләре

Сәгать

 саны

               Алма агачыннан ерак төшми. ( 3 сәгать ).

1

Кереш. Татар халык мәкальләре. Аларда халык зирәклегенең чагылышы.

Анасына карап кызын коч,атасына карап улын коч.

Мәкаль һәм әйтемнәр турында төшенчә бирү. Тәрбия эшендә аларның ролен аңлату.  Гаиләгә йөкләнгән бурычлар. Әти -әниләрдәге гүзәл сыйфатлар. Тыйнак кызлар, акыллы малайлар әдәбе.

1

2

Агай – энеләр тату булса, ат күп булыр, өең тату булса, аш күп булыр.

Нәселнең горурлыгы булган туганнар, аларның яшәү рәвешләре.

1

3

Практик дәрес. 

Оясында ни күрсә, очканда шул булыр.

Зачет эше.

Әдәплелек сыйфатларының буыннан буынга тапшырылуы. Нәсел шәҗәрәсен белүнең әһәмияте.

Өлкәннәр ярдәмендә нәсел шәҗәрәсе төзү.

1

Алтының белән мактанма, акылың белән мактан.( 3 сәгать )

4

Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар.

Сөйләм культурасы. Сөйләмгә карата таләпләр. Сүз әдәбе.

1

5

Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

Телнең көче, кыйммәте, кадере, дәрәҗәсен билгели торган сыйфатлар.

Матур сөйләм күнекмәләре булдыру.

1

6

Практик дәрес.

Акыл күрке – сүз.

Зачет эше.

Сәнгатьле сөйләме белән аерылып торган гимназия укытучылары, укучылары белән очрашу.

“Сөйләм нинди булырга тиеш?” дигән темага сөйләшү.

Сайланган текстларны сәнгатьле уку, ятлаган шигырьләрне сөйләү.

1

Кешенең кешелеге сүз белән түгел, эш белән. ( 3 сәгать)

7

Эш яратудан осталык туа.

Кеше тормышында хезмәтнең роле. Гаиләнең уңган кешеләре.

1

8

Кешене туендыручы – һөнәр.

Һөнәр турында аңлату. Тормышта һөнәрнең урыны.

Каенлык авылыннан Низамиев Ибраһим абыйның һөнәр мастерское белән танышу.

1

9

Практик дәрес.

Һөнәрленең кулы алтын, акыллының акылы алтын.

Зачет эше.

“Алтын куллы туганнарым” дигән темага сөйләшү.

Инша язу.

1

Матурлык бер көнлек, игелек -  гомерлек. ( 3 сәгать)

10

Икмәк белән су адәм баласының тән азыгы булса, хакыйкать белән гаделлек – җан азыгыдыр.

Яхшы холыклы кешеләр, аларның күркәм сыйфатлары.

Матур әдәбият әсәрләреннән мисаллар.

1

11

Үзеңнең кем икәнлегеңне беләсең килсә, күршеңнән сора.

Күрше хакын хаклау. Ут күршеләр кемнәр алар? Алар белән булган кызыклы вакыйгалар.

1

12

Практик дәрес.

Игелек эшләүче дуслар бүләк таләп итмиләр.

Зачет эше.

Тугры дусның кадере. Матур яшәү өчен дуслаша белү. Сер саклау.

“Дустың булмаса эзлә, тапсаң югалтма” дигән темага фикер алышу.

1

Агач күрке -  яфрак, кеше күрке – чүпрәк.( 3 сәгать)

13

Әйберне саклап кисәң, көн дә матурны киярсең.

Кием һәм аңа карата таләпләр. Чисталык, пөхтәлек, ару яшәү. Зәвык белән киенү.

1

14

Пакъ кием кадер арттырыр.

Халкыбызның милли киемнәре, аларның тегелеше, бизәлеше.

Кием һәм сәламәтлек.

1

15

Практик дәрес.

“Әбием сандыгы – күңелем байлыгы”.

Зачет эше.

Әби – бабаларыбыздан сакланып калган борынгы киемнәр. Аларның кыйммәте турында сөйләшү.

Әби – бабаларына калфак, түбәтәй теккән укучылар белән очрашу, эшләре белән танышу, кыйммәтле мәгълүматларны язып алу.

1

Бәхет – пыяла, сакламасаң, тиз уала. ( 2 сәгать )

16

Бәхетле булу өчен, сәламәтлек, акыл һәм күңел кирәк.

Нәрсә ул бәхет? Өмет белән яшәү. Һәркемнең бәхете үз кулында икәнен тормыштан мисаллар белән раслау.

1

17

Йомгаклау. Үткән темалар буенча интеллектуаль уен.

Сыйныфны ике командага бүлү. Үтелгән темалар буенча интеллектуаль уен үткәрү.

1

Кулланылган  әдәбият

1. Балаларга үгет – нәсыйхәт. – Казан: “Дом печати” нәшр., 2001.

2. Җәләлиев Ш.. Татар халык педагогикасы. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 1997.

3. Көч һәм рух тамырлары. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2000.

4. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту – тәрбия процессында файдалану. –Казан: “Школа”, 2004.

5. Насыйри К. Китап - әт – тәрбия. – Казан:Татар.  кит.  нәшр., 1992.

6.  Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 4 томда, 4 том/ К. Насыйри; [кереш мәк. авт. Р. Кадыйров]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006.

7. Ризаэддин Фәхреддин “Балаларга үгет-нәсыйхәт”, Казан. “Дом печати”, 2004

8. Татар халык мәкальләре 3 томда : том 3. Автор: Исәнбәт Н.С. Нәшрият: Татар. китап нəшр., 2010 ел.

9. Хуҗиәхмәтов  Ә. “Тәрбия дәресләре”. – Казан:Татар. кит. нәшр., 1998.

10.Чыганакларны торгызу – тәрбиянең асыл ташы. – Казан, 2000.

11. Шәмсетдинов Г. “ Әхлак  тәрбиядән башлана”, 2005 ел.

12. Шәрипова С. Кеше, сәламәтлек, ислам. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторлык программасы. Электив курс. "Сүз эчендә мәрҗән бар..."( "Татар теле лексикологиясе")

“Татар теленең лексикологиясе” дип  аталган электив курсы программасы  гуманитар  профильгә  юнәлеш  тоткан  гомумбелем  бирү  учреждениеләре  өчен  т...

"Яшь журналист" авторлык программасы

Уйлаган фикереңне матур һәм дөрес итеп башкаларга җиткерә белү -   милли культураның бер өлеше. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда газета, радио, телевидение теленә карата д...

«Яшь каләмче» электив курсының авторлык программасы.

     Авторская программа элективного курса по татарской литературе «Яшь каләмче» предназначена для учащихся 6-7 классов общеобразовательной школы. Программа содержит пояснительну...

“ Стилистик алымнарны Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп өйрәнү” электив курсының авторлык программасы

Электив курсның актуальлеге:Урта мәктәп курсында стилистикага өлешчә  урын бирелә.  Укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стиль үзенчәлекләре турында  танышып кына китәләр, стили...

Авторлык программасы

"9 нчы сыйныф укучыларын Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү" темасына авторлык программасы...

Авторлык программасы. Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ

Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ         (7-8 сыйныф укучылары өчен электив курс программасы)         ...

“Яшь иҗатчылар” түгәрәге өчен авторлык программасы (рус телле балалар белән эшләү өчен)

“Яшь иҗатчылар”түгәрәге өченавторлык программасы(рус телле балалар белән эшләү өчен)...