Матурлык һәм батырлык - открытый урок в 5 классе
план-конспект урока (5 класс)

Матурлык һәм батырлык (Ә. Фәйзинең “Аучы Мәргән белән болан кыз” әкиятенең  “Болан кыз” бүлеге буенча дәрес планы)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл maturlyk_hm_batyrlyk_-_otkrytyy_urok_v_5_klasse.docx53.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.                Матурлык һәм батырлык

(Ә. Фәйзинең “Аучы Мәргән белән болан кыз” әкиятенең  “Болан кыз” бүлеге буенча дәрес планы)

  Максат.    1.Белем бирү: укучыларның  әсәрнең эчтәлеген аңлауларына, анда  катнашкан  образлар  аша  тормыш  дөреслеген  күз  алдына  китерә  алуларына  ирешү.  2.Фикерләү сәләтен үстерү: фикерләү сәләтен, танып – белү активлыгын, мөстәкыйльлекне, анализлау күнекмәләрен, сөйләм телен   үстерү.  3.Тәрбияви: матурлыкны күрә, бәяли ,  матурлык хакына көрәшә белү сыйфатлары тәрбияләү.  

Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү.

Материал:  1. Ганиева Ф.Ә. Әдәбият. 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014.,

 2. Энциклопедия для детей. Биология. Под редакцией М. Аксеновой. М., Аванта + Астрель, 2008.                3. Презентация.

Көтелгән  нәтиҗә:

Предмет күнекмәләре.   Әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлап сөйли белү , анализлау күнекмәләренә ия булу.;

Метапредмет күнекмәләре:

танып-белү УУГ :  тексттан кирәкле информацияне таба, чагыштыра, анализ һәм йомгак ясый белү.

коммуникатив УУГ :иптәшләреңне тыңлый, аңлый, үз фикереңне әйтә, дәлилли белү,  үзара хезмәттәшлекне оештыра белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.  

регулятив УУГ : максат куя, үз эшеңне планлаштыра; тикшерә, бәяли белү.

Шәхси УУГ: әкияттәге образлар аша тормыш дөреслеген күз алдына китерә белү, әхлакый нормаларны аңлап кабул итү; үз–үзеңне этика кагыйдәләренә туры килерлек итеп тоту.

     Предметара бәйләнеш.   Әдәбият , биология, сынлы сәнгать, музыка

Метод һәм алымнар.   Әңгәмә, эзләнү- тикшеренү, әдәби әсәрне анализлау алымы.

Эшне оештыру төрләре. Фронталь, индивидуаль, парлап, төркемләп.

Дәрес барышы.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1 нче слайд

1. Оештыру, мотивлаштыру

2.

Актуальләштерү һәм сынау өчен алынган гамәл аша шәхси кыенлыкны ачыклау.

3.

3.Кыенлыктан чыгуның проектын төзү

-Исәнмесез, хәерле көн укучылар! Кәефләрегез ничек?

Кәефләрегез яхшы икән, дәресебезне башласак та була. Укучылар, сезнең алда смайликлар. Алар ярдәмендә дәрес ахырында бүгенге  эшегезне бәяләрсез.

-Укучылар, бу нинди  тавыш?

-Кошлар кайда яши?

-Урманда булганыгыз бармы? Анда нәрсәләр бар?

-Болан нинди хайван ул?

2 нче слайд

-Болан кемгә охшаган?

Кызлар нинди була?

-Димәк, барысын бергә җыеп әйтсәк, нәрсә диярбез?

-Кызлар булган җирдә кемнәр дә бар? Кызларны кемнәр саклый, яклый?

3 нче слайд

- Малайлар нинди була?

-Димәк, бер сүз белән ничек әйтә алабыз?

Көтелгән нәтиҗә:

-Димәк, укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында, кемнәр турында сөйләшербез? Кайсы әсәр белән танышырбыз?

-Димәк, дәреснең темасы нинди булыр? Әле генә Азат Мәргән белән болан кыз турында нәрсә дидек?

4 нче слайд

-Үз алдыбызга нинди максат куярбыз? Дәрестә нәрсә эшләрбез?

5 нче слайд

Укучылар исәнләшә.

-Кошлар тавышы ишетелә.

-Кырларда, урманда яши.

-Бар. Урманда тиен, куян, болан бар.

-Болан матур мөгезле, горур, зифа буйлы.

-Болан кызга охшаган. Кызлар матур була.

-Матурлык була.

-Кызлар янында малайлар, егетләр дә була.

-Малайлар батыр була.

-Батырлык дип әйтәбез.

- “Аучы Мәргән белән болан кыз” әкиятеннән өзек белән танышырбыз.

-“Матурлык һәм батырлык” булыр.

-“Аучы Мәргән белән болан кыз” әкиятенең эчтәлеген сөйләрбез. Төп геройлар белән танышырбыз.

4.Төзелгән проектны тормышка ашыру.

5. Рефлексия.

6 нчы слайд

- Укучылар, сүзлек эше эшләп алыйк әле. “Мәргән” сүзенең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз?

-“Болгар” дигән сүзне ишеткәнегез бармы?

-“Кыя” сүзен беләсезме?

- Укучылар, хәзер эшне нәрсәдән башларбыз? Хәзер нишлик?

“Аучы Мәргән белән болан кыз” әкиятендә сүз нәрсә турында бара?

7 нче слайд

 8 нче слайд

-Укучылар, ни өчен бу боланны Азат Мәргән дә, юлбарыс та тотарга тели? Кем җиңә?

                  9 нчы слайд

-Юлбарыс нинди җәнлек ул? Дәреслектән яныгыздагы иптәшегез белән табыгыз һәм укыгыз!

- Укучылар, хайваннар турындагы энциклопедиядә юлбарыс турында менә нәрсәләр язылган:

-Укучылар, шул зур җәнлекне Азат Мәргән ничек җиңә алды икән?

Көтелгән нәтиҗә: “Аучы Мәргән белән болан кыз” әсәре – әкият. Әкияттә һәрвакыт яхшылык җиңә.

                  10 нчы слайд

- Укучылар, Азат Мәргән нинди егет? Дәреслектән яныгыздагы иптәшегез белән бергә  табып укыгыз.

11 нче слайд

-Укучылар, кыю, үткен Азат Мәргәнне юлбарыс белән көрәшергә мәҗбүр иткән болан кыз нинди? Дәреслектән яныгыздагы иптәшегез белән табыгыз һәм  укыгыз.

Укучылар, хайваннар турындагы энциклопедиядә болан турында менә нәрсәләр язылган:

-Укучылар, бала вакытта бу зифа болан белән нинди бәхетсезлек килеп чыга?

12 нче слайд

-Укучылар, бу бәхетсезлектән боланны кем коткара? Әкият нәрсә белән тәмамлана?

-Азат Мәргәнне кем дияргә була?

13 нче слайд

Физзарядка

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары - артка.

Уңга, сулга борылабыз,

Аннан туктап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны селкетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

14 нче слайд

-Укучылар, шундый батыр Азат Мәргән белән матур болан кызга багышлап, шагыйрьләр шигырьләр дә язганнар.  Хәзер синквейн ысулын кулланып, без дә  шигырь язып карыйк.

1 нче төркемнең темасы -  Азат Мәргән.

2 нче төркемнең темасы – Болан кыз.

Беренче юл – исем (синквейнның темасы)

Икенче юл- ике сыйфат

 Болар теманы ачарга ярдәм итә.

Өченче юл- өч фигыль  Темага бәйле эш-хәрәкәтне ачарга булышалар.

Дүртенче юл - үз фикерегезне языгыз

Бишенче юлда төп сүз – резюме языла. Ул теманы аңлата, укучының үз мөнәсәбәтен чагылдыра. 

15 нче слайд

-Укучылар, һәр төркем үз шигыре белән таныштырсын!

13 нче слайд

-Укучылар, бүген дәрестә нәрсә өйрәндек?

-Ничек өйрәндек?

-Дәрестә алган белемнәребез тормышта кирәк булырмы?

-Дәрестә сезгә нәрсә ошады?

-Кайсы биремнәр сезгә авыр булды?

-Хәзер алдыгызга куелган смайликлар ярдәмендә  үзегезгә бәя куегез.

-Мин барысын да аңладым,  ләкин әле миндә сораулар калды.

-Мин барысын да аңладым,  кагыйдә буенча эшли алам.

-Мин барысын да аңладым,  кагыйдә буенча эшли алам, башкаларга да аңлата алам.

Өй эше. 1.”Аучы Мәргән белән болан кыз” әкиятенең 2 нче бүлеген укырга.(100 – 103 нче битләр)

2. Аюлар турында кызыклы мәгълүмат алып килергә.

3. Болан рәсемен ясарга.

Сүзлек эше.

-Мәргән – снайпер; төз атучы, аучы.

Болгар иле – Идел елгасы буенда 9 – 14 нче гасырларда яшәгән  ил.

Кыя – ташлы текә тау.

-Әсәрнең эчтәлеген сөйлик.

Болгар илендә Азат Мәргән исемле аучы яши. Бер көнне ул матур боланны күрә, аны тотарга тели. Шунда боланга юлбарыс ташлана,  җ

-Азат Мәргән боланны ярата.  Юлбарыс Боланны ашарга тели. Азат Мәргән юлбарысны җиңә.

Дәреслек белән эш. “Сары – чуар бер яшь юлбарыс”. (97 нче бит.)

Энциклопедиядән алган мәгълүматны 1 укучы укый: ”Юлбарыс – авырлыгы 400 кг га җиткән зур җәнлек; бик оста аучы. Аңа туену өчен бер көнгә 30-50 кг ит кирәк. Боланнар, пошилар белән туклана.”

-Бу – әкият. Әкияттә егетләр һәрвакыт җиңәләр.

Дәреслек белән эш. “ Йөрәге юлбарысныкыдай кыю, күзләре лачынныкыдай үткен, аяклары боланныкыдай йөгерек.”. (96 нчы бит.)

Дәреслек белән эш. “Серле матур күзле, зифа буйлы, алтындай сары чәчле гүзәл бер кыз.”. (98 нче бит.)

Энциклопедиядән алган мәгълүматны 1 укучы укый: ”Болан – зифа буйлы, нәфис, озын гәүдәле, көчле муенлы, биек һәм нәзек аяклы, зур күзле, мөгезле хайван”.

-10 ел элек, хан Болгар илен басып ала. Кыз урманга кача, боланнар белән яши. Шулай боланга әйләнә.

- Болан үзен үлемнән коткарган егетне яратса, ул яңадан кыз хәленә кайта ала, дип әйтә бер карт кеше.

- Азат Мәргән боланны үлемнән коткара, болан яңадан кызгә әйләнә.  

- Азат Мәргән – чын батыр.

Һәр төркем синквейн ысулы белән бирелгән темага шигырь – нәтиҗә чыгара.

1 нче төркем

Азат Мәргән

Кыю, көчле.

-Көрәшә, яклый, ярата.

Болан кызны коткара.

Ир –егет. (Батырлык.)

2 нче төркем

Болан кыз 

Матур, зифа буйлы.

Йөгерә, чаба, сикерә.

Азат Мәргәнне ярата.

Чын дус.(Матурлык).

Һәр төркем үз шигырен укый.

-“Аучы Мәргән белән болан кыз” әкиятен өйрәндек.

-Әкиятнең эчтәлеген сөйләдек; геройлар белән таныштык; сүзлек белән эшләдек; синквейн язарга өйрәндек.

- Кирәк булыр. Кызлар болан кыз кебек матур, малайлар Азат Мәргән кебек батыр булырга

тиеш.

“3”

“4”

“5”

6.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок 9 класс. Тема урока: «Уравнения, приводимые к квадратным»

Цель: 1.     Проверка знаний учащихся по теме; 2.     Умение решать квадратные уравнения с параметром; 3.     Правильная запись решений....

Разработка открытого урока по классу фортепиано «Работа над полифонией в старших классах»

Трёхголосное полифоническое произведение. И.С. Бах Фуга С-dur....

Открытый урок 8 класс. Тема урока: “Global ecological problems”

Задачей современной школы является обеспечение условий для формирования у обучаемых адекватной современному уровню знаний картины мира и интеграции личности ученика в систему мировой и националь...

Открытый урок (мастер-класс) по русскому языку, проведённый на Фестивале инновационных идей в региональном образовании «Педагогические открытия 21 века» по теме Урок – исследование. «Предлог». (7 класс)

Тема: Предлог. (Закрепление знаний)Цель урока а) учебная: систематизировать и обогатить знания учащихся о предлоге, на основе заданий-исследований предупредить возможные ошибки в употреблении предлого...

Проект открытого урока 9 класса "Открытие нейтрона. Состав атомного ядра. Массовое число. Изотопы"

Проект открытого урока «Открытие нейтрона. Состав атомного ядра. Массовое число. Изотопы»...

Презентация и технологическая карта к открытому уроку(мастер классу) по английскому языку 6 класс " Британские праздники" ФГОС

Презентация, технологическая карта, карта самоанолиза деятельности учащегося на уроке к открытому уроку(мастер классу) по английскому языку 6 класс " Британские праздники" ФГОС. Урок давался в рамках ...

Открытый урок 5 класс. Тема урока :«Present Perfect Tense»

Развитие грамматических навыков употребления времени Present Perfect Tense в различных видах речевой деятельности....