Уку күнекмәсен үстерү
презентация к уроку (5 класс)

Текстның исеме:”Үги кыз”

 

Форматы (тоташ/тоташ булмаган/кушма/катнаш):тоташ

 

Сыйныф: 5 нче сыйныф (татар сыйныфы)

 

Уку күнекмәләре:текст материалыннан мәгълүматны табу һәм аны аерып алу;

тексттагы мәгълүматны интеграцияләү (турыдан туры бирелмәгән мәгълүматны табып, аерып алу) һәм интерпретацияләү (берәр нәрсәне аңлату, аның асылын ачу);

текстның формасын, эчтәлеген аңлау һәм бәяләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shablon_tat.yaz_.pptx_avtosohranennyy.pptx178.29 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ТР,Тел әче муни ципаль районы ,Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Гөлназ Миннехан кызы gulnazzakirova71@mail.ru 89033432219 Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның уку грамоталылыгын үстерү

Слайд 2

Текст Education 201-250 3 Education 90 1 Текстның исеме:”Үги кыз” Форматы (тоташ/тоташ булмаган/кушма/катнаш):тоташ Сыйныф: 5 нче сыйныф (татар сыйныфы) Уку күнекмәләре:текст материалыннан мәгълүматны табу һәм аны аерып алу; тексттагы мәгълүматны интеграцияләү (турыдан туры бирелмәгән мәгълүматны табып, аерып алу) һәм интерпретацияләү (берәр нәрсәне аңлату, аның асылын ачу); текстның формасын, эчтәлеген аңлау һәм бәяләү.

Слайд 3

Үги кыз Education 201-250 3 Education 90 1 Борын-борын заманда бер кешенең ике кызы , бер улы булган . Кызларның берсе үги булганга , аны бер дә яратмаганнар . Беркөн киңәш иткәннәр дә үги кызны урманга илтеп адаштырмакчы булганнар . Бу үги кызга агасы әйткән : — Әйдә , минем белән урманга . Син җиләк җыярсың , мин утын кисәрмен ,— дигән . Үги кыз , йомгак белән чиләген ала да агасы белән урманга китә . Урманга барып , байтак эчкәре кергәч , бер җиргә туктыйлар . Агасы атын тугарып ашарга җибәрә дә үги кызга әйтә : — Бар, син җиләк җый . Минем балта тавышы ишетелми башлагач , килерсең ,— ди . Үги кыз , чиләген алып , җиләк җыярга китә . Агасы исә бер зур агачка утын тукмагы асып куя да, атын җигеп , өенә кайтып китә . Үги кыз урманда җиләк җыеп кала. Үги кыз бервакыт җиләк җыя да тыңлап карый . Тыңласа , агачка асып куйган әлеге тукмак , җил белән селкенеп , тук-тук агачка бәрелә , үги кызга балта тавышы кебек ишетелә . « Агай әле һаман утын кисә икән »,— дип , ул җиләкне җыя да җыя . Җыя торгач , чиләге тула . Ул арада кич тә була . Җил дә басыла . «Инде агай утын кисеп бетергән икән »,— дип килеп караса , агасы юк , аннан җилләр искән . «Инде нишләргә ?» — дип , үги кыз елый-елый урман буйлап китә . Бара торгач , кырга барып чыга . Анда аңа бер юл очрый . Юлга чыгып елый-елый бара бу мескенчәк . Бераз бара да: — Тәгәри китте йомгагым , күрмәдегезме , агайлар ? — ди . Бу сүзне әйтә дә елый , әйтә дә елый . Шулай бара торгач , бер ат көтүенә барып җитә бу . Көтүчегә әйтә : — Тәгәри китте йомгагым , күрмәдеңме , көтүче ? — ди . Көтүче әйтә : — Күрдем йомгагыңны , миңа бер көн көтү көтсәң , сиңа бер ат бирермен ,— ди . Бу кыз , ярар , дип , бер көн көтү көтеп , аннан бер ат алып көтүче өйрәткән юл белән тагын китә . Байтак җир баргач , сыер көтүенә барып җитә бу . Сыер көтүчесенә бер көн көтү көтеп , аннан сыер ала. Бара торгач , сарык көтүенә җитә . Шул рәвешчә , аннан да бер сарык ала. Кәҗә көтүенә җитә , янә аннан бер кәҗә ала. Шулай итеп , бара торгач , кич була . Күз бәйләнә башлый . Бик курка инде бу . «Инде нишләрмен ?» — дип , баягы сүзне тагын кат-кат әйтеп , елы й.

Слайд 8

Биремнәр Education 201-250 3 Education 90 1 Агалары үги кыздан ничек котылырга уйлыйлар? А.Өйдән куып чыгаралар В.Убырлы карчык янына җибәрәләр С.Урманга илтеп адаштырмакчы булалар Д.Көтү көтәргә җибәрәләр Дөрес җавап Уку күнекмәләре Бәяләү критерийлары С.Агалары үги кызны урманга илтеп адаштырмакчы булалар текст материалыннан мәгълүматны табу һәм аны аерып алу ; Әгәр “c” дөрес җавап дип билгеләнсә -1 балл Әгәр “a”яки ”b”, “d” дөрес җавап дип билгеләнсә-0 балл Сорауга җавап бирергә мөмкинлек булмаса .Җавап урыны буш калса.-0 балл

Слайд 9

Биремнәр Education 201-250 3 Education 90 1 2.Беренче эш итеп Убырлы карчык үги кызга нинди эш куша? А.Чәчен тарарга В.Мунча ягарга С.Биеп күрсәтергә Д.Мунчага алып барырга Дөрес җавап Уку күнекмәләре Бәяләү критерийлары В.Мунча ягарга текст материалыннан мәгълүматны табу һәм аны аерып алу ; Әгәр “в” дөрес җавап дип билгеләнсә -1 балл Әгәр “a”яки ”с”, “d” дөрес җавап дип билгеләнсә-0 балл Сорауга җавап бирергә мөмкинлек булмаса Җавап урыны буш калса.

Слайд 10

Биремнәр Education 201-250 3 Education 90 1 4. Үги кыз көтүчедән нәрсә дип сораган? Максат: мәгълүмат алу һәм аны куллану өчен уку күнекмәсен булдыру. Эшчәнлек: интерпретацияләү (берәр нәрсәне аңлату, аның асылын ачу) һәм гомуми нәтиҗә ясау. Дөрес җавап Уку күнекмәләре Бәяләү критерийлары D . — Күрдем йомгагыңны, миңа бер көн көтү көтсәң, сиңа бер ат бирермен,— ди. Интерпретацияләү һәм гомуми нәтиҗә ясау. 2 балл – тулы җавап бирелсә бәяләнә. Әгәр укучы спектакльнең ошаганын һәм ни өчен ошаганын тулы язса. 1 балл – җавап бәяләнә. Әгәр укучы спектакльнең ошаганын гына язса. 0 балл – җавап бәяләнми. Әгәр укучы мәгълүматны дөрес аңламаса. Сорауга җавап бирергә мөмкинлек булмаса ( бастыру хатасы, бите төшеп калу һ.б.). Җавап урыны буш калса.

Слайд 11

Биремнәр Education 201-250 3 Education 90 1 5. ... Дөрес җавап Уку күнекмәләре Бәяләү критерийлары


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларның орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү.

Бу реферат - минем  берничә ел эшләгән методик темамның нәтиҗәсе....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле иҗади эш алымнарын кулланып, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү

Укучының гомуми үсеше, барлык уку предметлары буенча өлгереше үз фикерен ни дәрәҗәдә эчтәлекле, логик эзлекле һәм дөрес итеп белдерә алу сәләтенә, ягъни әдәби тел культурасы үсешенә бәйле....

Эш тәҗрибәм. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”.

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”Мин Галиуллина Диләрә Әхмәдулла кызы Совет районы 175нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты ...

Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбият дәресләрендә проект методын гамәлгә ашыру

Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбияты дәресендә проект методын гамәлгә ашыру юллары белән танышу, дәресләрдә проект ...

Укучыларның орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү

Выступление на тему,  повышения орфографической грамотности учащихся...

Туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләр. Сөйләм күнекмәләрен үстерү чарасы буларак, синхрон тәрҗемә итү ысуллары. Күнекмәләр

Күнекмәләр. Тәрҗемә процессында аеруча кирәк булган күнекмәләрне үстерү тәрҗемәчеләрне әзерләүнең мөһим өлешен тәшкил итә.Тәрҗемә күнекмәләрен үстерүнең үзенчәлеге шунда, алар бары тик укучыларның пра...