Туган тел бәйрәменә сценарий
методическая разработка

Агъзамова Алисә Хәбир кызы

21енче февраль – туган тел бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 21enche_fevral_-_tugan_tel_byrme._syynyftan_tysh_chara.docx23.15 КБ

Предварительный просмотр:

21енче февраль – туган тел бәйрәме.

Үз телебезнең туган көнен истә тотып һəм туган телебездәге шигырьлəренең идея-эстетик югарылыгын күрсəтү максатында һəр класска алдан ук ятлыйсы шигырьлəр, сəхнəлəштерəсе əсəрлəр бүлеп бирелə. Сəнгатьле уку түгəрəклəре əдəбият укытучысы җитəкчелегендə кичəне əзерлəү эшен һəм алып баруны оештыра.

Кичə барасы залга балаларның телгә багышлап язган шигырьлəре, рəсемнəре, стена газеталары эленə.

Сəхнə туган тел аланы итеп җиһазланган. Сəхнə алды стенасының уң ягына компьютер экраны эленгəн.

Иң башта сәхнә артында бер бала түбәндәге юлларны укый,ул презентациядә күрсәтелеп барыла,  залда ут сүнгән, салмак кына көй уйный.

      Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлы тарихы булган, Каюм Насырыйлар, Тукайлар нигез салган горур татар теле.\

         Кеше тормышы гаҗәеп кызыклы да, сагышлы да юл... Көн туа да, төн җитә... гомер үтә... Ә ул шушы арада күпме эшләр башкара, аны әйләндереп алган кешеләр белән төрле телләрдә аралаша, уртак тел таба, кеше күңелен юата, ә кайчак рәнҗетә, гафу үтенә, хисләрен теле ярдәмендә дәфтәр битенә төшерә.....

Ә безнең телебез нинди соң.....?    (Сәхнәгә 3 укучы чга, чыккан вакытта беренче бала алдагы  дүртьюллыкны сөйләп чыгарга тиеш).

Туган җирең Идел буе,

Һәр җирнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,       ( 1енче бала)

Җырдай моңлы татар теле.

Ал алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.          (2енче бала)

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле татар теле.

Ассалар да киссәләр дә,

Үлмәдең син, калдың тере.          (3енче бала)

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине.

(3енче укучы сонгы ике юлны сөйләгәндә сәхнәгә ике алып баручы чыга, шигырьне алар дәвам итә, алдагы өч укучы кереп китә).

Төрмәләргә дә яптылар,

Җәлил белән бергә сине,

Төрмәләрдә дә килмешәк,    ( 1 алып баручы )

Булмадың син татар теле.

Зинданнарны ярып чыктын,

Ялкынланып чыктың кире

Хәттә фашист тегермәне,         ( 2 алып баручы )

Тарта алмады анда сине,

Әй, син батыр татар теле.

1 алып бар. Исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар, кунаклар!   hәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф- гадәтләре, үз теле. Бик кдерле, бик газиз, әни кебек якын булганга аңа безнең халык ана теле, туган тел  дип исем кушкан. Ана hәм туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр.  Кешегә нәселенең, халкының асыл гадәт сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә.

    2 алып. бар. Әйе, Туган тел – дөньяны танып белү, өйрәнү - төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл корал- үзара аралашу- аңлашу коралы ул. Һәркайсыгыз беләдер 21 енче февраль – туган телләр көне. Ә безнең телебез ТАТАР ТЕЛЕ.  Буген без сезнең белән шушы матур аланыбызда туган тел бәйрәмен үткәрербез.

1 алып бар. Ә бәйрәмнәр җыр, шигырь уку, күңел ачу белән үтә. Без дэ бүгенге бәйрәмебезне шулай күңелле итик. (Сәхнәгә татар халык киеменнән киенгән башлангыч сыйныф укучысы чыккан була).

Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.             (укучы)

Туган ңирем, туган телем

Мин бит синнән үрнәк алам.

2 алып бар. Кичәбезне сиңа багышлыйбыз татар теле!

1 алып бар. Бездә бүген бәйрәмнәрнең,

                      Иң кызыгы, хислесе.

                       Юктыр бәйрәмнәрнең бүтән,

                       Нәкъ безнеке төслесе.

2 алып бар. Шигырь җанлы балаларны,

Без бүген монда җыйдык,

Гадел бәя бирерләр дип,

Жюри да сайлап куйдык.

1 алып бар. Бүген гадел бәя бирүче жюри әгъзәләре белән таныштырып үтәбез. (Жюри членнары белән таныштыру).

2 алып бар. Хисләрдән ташкан җаннарны,

                        Тыңлагыз сез таң калып.

                        Дәррәү килеп кул чапсыннар,

                         Соклансын барча халык.

1 алып бар. Сүзне укучыларга  бирәбез. (Шигырь сөйләү).

2 алып. бар. Аккошларга тиңдер синең

                        Хәрәкәт адымнарың.

                        Җил туздыра акрын гына

                        Чәчеңнең толымнарын.

                       Син тыпыродап биегәндә

                       Сихри бер нур тарала.

                       Бие әйдә Гөлназкай,

                       Сагышланган күңелләрне

                        Терелт әле давала.

                        Үкчәләрең җырын тыңлап,

                        Тыпырдап биеп китәм.

                        Әй, син горур татар кызы!

                        Кем бар соң сидәй бүтән.     (Татар халык биюе).

1 алып бар. Сәхнәдә .....( Шигырь сөйләү дәвам итә).

1 алып бар.   Җырлап иген иккән халкым

                        Җырлап икмәк пешергән.

                        Җырсыз-моңсыз дип көлгәннәр

                        Җырламаган кешедән.

                         Моңлылар да бик күп бездә,

                         Барысын булдырабыз.

                         Кирәк икән без сезне дә

                         Җырлап таң калдырабыз.

Сезнең каршыгызда үзенең моңлы тавышы белән Айрат Гаязов.

( Шигырь сөйләү дәвам итә).

2 алып бар.  Бердәмлектә көч ңдигәннәр,

                      Эшлибез бергә – бергә.

                      Һәрчак шулай бердәм булсак

                      Менәрбез яңа үргә.

                      Җырлыйбыз да, биибез дә,

                       Төрле рольләр уйныйбыз.

                       Укуда да сынатмыйбыз,

                       Уйнап та без туймыйбыз.

1 алып бар. Гөлшат Талип кызы һәм Миләүшә Минсәет кызы җитәкчелегендәге 4енче сыфныф укучылары катнашуында “Су анасы” әкиятеннән өзек.

2 алып бар. Хөрмәтле тамашачылар инде безнең бәйрәмебез ахырына якынлаша һәм без жюри әгъаләрен киңәшләшеп җиңүчеләребезне ачыкларга чакырабыз. (Алар киңәшләшкән арада зал белән бергә “Туган тел” җыры җырлана).

(Җиңүчеләр билгеләнә, грамоталар бирелә).

1 алып. бар.             Туган тел ул .Бездән соң да

                                   Яшәр өчен туган тел

                                   Бүгенгедән киләчәккә,

                                   Дәшәр өчен туган тел.

2 алып бар. Саубулыгыз, киләсе очрашуларга кадәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...

Кәрим Тинчуринның туган көнен билгеләп үтү өчен әдәби-музыкаль кичә сценарие

К.Тинчурин - халкыбызның яраткан драматургы. Укучыларны аның эшчәнлеге белән таныштыру, үлемсез әсәрләре турында яшь буынга җиткерү һәр мөгаллимнең бурычы....

Туган телләр көненә сценарий

Әнкәм сөеп- сөеп әйткән,Әткәм чөеп-чөеп әйткән,Апам биеп-биеп әйткәнМатур сүзләр җанымдадыр!...

Туган тел көненә багышланган сценарий

Туган тел көненә багышланган сценарий...

“Гүзәл минем туган җирем” шигырь уку конкурсына сценарий

quot;Гүзәл минем туган җирем" конкурсына сценарий...

И туган тел, и матур тел! сценарие

сценарий внеклассного мероприятия...