Туган тел дәресләрендә текст белән эшләү
проект

Мәктәптә туган телне нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Татар теле фәнен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы.

  Әдәби әсәрнең үзәгендә текст тора. Дәресләрдә укучылар әдәби һәм фәнни – популяр текстлар белән эшлиләр. Алар әдәби текстны аңлап, дөрес, сәнгатьле итеп, йөгерек укуга, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга сөйләшә дә белергә тиеш, шуңа күрә әдәби әсәрләр, өзекләр сайлаганда укучыларның яшь үзенчәлекләрен, лексик һәм грамматик дәрәҗәләре искә алына. Дәреслекләрдә бирелгән өзекләр аша балаларда татар халкына, аның тарихына, тормышына хөрмәт хисләре, телгә кызыксыну булдырырга кирәк. Әлеге дәресләр укытучыдан да, укучыдан да зур әзерлек таләп итә. Алда әйтелгәннәр теманың актуальлеген билгели.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_tel_dreslrend_tekst_beln_eshlu.doc159 КБ

Предварительный просмотр:

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ

ПРОЕКТ ЭШЕ

ТУГАН ТЕЛ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕКСТ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ

                                                            Башкардылар:

                                                        Укытучылар  белемен камилләштерү      

                                                                      курсларында укучылар:

                                                              Әхтәмова Лилия Мөхлис кызы,

Ютазы муниципаль районы МБГББУ  “3нче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе” I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

   

Гарипова Зөлфирә Хөсәен кызы,

Ютазы муниципаль районы МБГББУ “3нче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе” югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                  Саттарова Ландыш Марс кызы,

                                                  Зеленодольск муниципаль районының

                                                   “3 нче номерлы гимназия  МБГББУ”

 1 нче квалификацион татар теле һәм    

 әдәбияты укытучысы

                                                       

                                                              Проект эше яклауга тәкъдим ителә:

                                                             Доцент Нурмөхәммәтова Раушания

                                                             Сәгъдәтҗан кызы

        

Казан   2022

ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ...................................................................................................................3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. Урта мәктәптә укучыларның текст өстендә эшчәнлеген оештыру методикасы

1.1. Туган тел дәресләрендә текст белән эшләүнең әһәмияте..........................7

1.2. Туган  тел дәресләрендә балаларның төрле эчтәлекле текст белән эшчәнлеген оештыру алымнары.........................................................................11

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. Туган тел дәресләрендә текст белән эшләү

2.1. Мәктәптә әсәрне өйрәнүнең нигезе буларак уку.......................................19

2.2. Туган тел дәресләрендә  балаларның   текстларны уку барышында кулланылган алымнар..........................................................................................20

ЙОМГАКЛАУ.....................................................................................................22

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ...................................................................................23

КЕРЕШ

Уку культурасын үстерү Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруда өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Төп гомуми белем бирүнең үрнәк программаларында V−IX сыйныфларда барлык предметларны өйрәнү барышында да уку компетенциясе нигезләрен формалаштыру һәм үстерү буенча эш дәвам иттерелергә тиешлеге күрсәтелгән.

Мәктәптә туган телне нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Татар теле фәнен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Әлеге предметлар буенча белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү укучыларның фәнни эшләрен оештыру аркылы да тормышка ашырыла. Укучыларның бу төр эш белән шөгыльләнүе аларда фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү кебек максатларга ирешергә ярдәм итә.

Төрле милләтләрнең әдәби-мәдәни казанышларын, традицияләрен милли асылын өйрәнү әдәбият дәресләрендә алып барыла. Әдәбият дәресләре үз халкыңның яки башка халыкларның әдәбиятын өйрәнү юнәлешендә булырга мөмкин. Ә күпмилләтле мохиттә татар әдәбиятын укыту милли, дидактик, психологик, әдәби, культурологик, лингвистик үзенчәлекләрен өйрәнү тәшкил итә.

Күпмилләтле мохиттә тел дәресләрендә төп эшчәнлек төре булып уку тора.

- Уку − белем алуны дәвам итү һәм үзлегеңнән белем алу; аңлы рәвештә үзеңнең бүгенгә һәм киләчәккә уку даирәңне билгеләү, буш вакытыңны планлаштыру, хезмәткә һәм социаль эшчәнлеккә әзерлек чарасы.

- Уку – дөньяны һәм анда үз-үзеңне танып белү, кеше һәм җәмгыять мөнәсәбәтләренә җайлашу  ихтыяҗы.

- Уку – инструменталь күнекмә. Ул укуның төрләрен һәм типларын үзләштерүне (аңлап уку, рефлексив уку, мөстәкыйль уку һ.б.), уку техникасын, сәнгатьле уку осталыгын, әдәби һәм башка төр текстларда конкрет уку мәсьәләсенә җавап бирерлек уку стратегиясен сайлый белүне үз эченә ала.

Укучыларга телне асылын төшендерү өчен, баланың сүз сәнгате серләрен яхшы белүе, иҗади эшләү күнекмәләре булуы уку эшчәнлегенә барып тоташа. Мәктәп укучысының уку эшчәнлеген оештыруда, сүз сәнгатенең серләрен ачуда эстетик принцип, эзлеклелек, әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү, психологик принцип ярдәмгә килә. Аерым игътибар коммуникативлык принцибына бирелә.

Әдәби әсәрнең үзәгендә текст тора. Дәресләрдә укучылар әдәби һәм фәнни – популяр текстлар белән эшлиләр. Алар әдәби текстны аңлап, дөрес, сәнгатьле итеп, йөгерек укуга, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга сөйләшә дә белергә тиеш, шуңа күрә әдәби әсәрләр, өзекләр сайлаганда укучыларның яшь үзенчәлекләрен, лексик һәм грамматик дәрәҗәләре искә алына. Дәреслекләрдә бирелгән өзекләр аша балаларда татар халкына, аның тарихына, тормышына хөрмәт хисләре, телгә кызыксыну булдырырга кирәк. Әлеге дәресләр укытучыдан да, укучыдан да зур әзерлек таләп итә. Алда әйтелгәннәр теманың актуальлеген билгели.

Максат һәм бурычлар. Проект эшебезнең төп максаты булып  укучыларның әдәби һәм фәнни - популяр текстларны укыганда төрле алымнарны куллануның ролен күрсәтү һәм үзенчәлекләрен билгеләү тора. Шулай ук, туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәр яктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес тәрбияләү.

Әлеге фәнни хезмәт түбәндәге бурычлар куя:

1. Дәресләрдә балалар өчен үзләштерә алырлык, татар әдәбиятының иң гүзәл, балалар күңеленә орлыклар сала торган әдәби текстлар белән эшләү;

2. Мәктәптә белем бирү процессында текстларны уку төрләренең, алымнарының үзенчәлекләрен күрсәтү, өстенлеген ассызыклау;

3. Мәктәптә укучылар белән текстларны укуны оештырганда төрле алымнарны куллану мөмкинлекләрен, алшартларын ачыклау, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Бу материаллар укытучыларга дәресләрдә ярдәм итәргә мөмкин. Чөнки текстны балаларга укытканда төрле алымнар кулланырга күп укытучыларыбыз авырсына.

Тикшеренү объекты – укучыларның әдәби һәм фәнни-популяр текстлар өстендә эшчәнлеге.

Тикшеренү предметы – мәктәптә туган тел дәресләрендә укучыларның эшчәнлеген оештыруда текстлар.

Метод һәм алымнар. Өйрәнелә торган материалның характерына карап, тикшеренүнең төп методы булып эзләнү методы сайланды. Биредә метод һәм алымнарны төрләндерүгә, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу, аларның әдәби үсеш үзенчәлекләренә таяну, укучыга җиткереләчәк материалның күләме, әлеге курсны үзләштерүнең максаты һәм бурычлары да йогынты ясый.

Проектның фәнни-гамәли әһәмияте.

Проект эшендә мәктәптә укучыларның текст белән эшне оештыру методикасы, бу эшләрне оештыруда төрле алымнарны куллану турында теоретик мәгълүмат тупланган, методик күрсәтмәләр китерелгән. Тикшеренү барышында җыелган материаллар укытучылар өчен методик кулланма язганда ярдәм итәргә мөмкин. Шулай ук хезмәтнең фәнни-гамәли әһәмияте семинар дәресләргә әзерләнүче студентларга чыганак булып торуы белән дә аңлатыла. Хезмәттә тупланган материалларны мәктәп укытучыларына укучыларның текст белән эшчәнлеген оештырганда методик ярдәмлек буларак тәкъдим итеп була.

Проектта катнашучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Проект эшеннән көтелгән нәтиҗә:         

1. Укучыларның туган телгә һәм әдәбиятка кызыксынуы арта.

2. Коммуникатив, лингвистик компетенцияләре формалаша.

3. Уку эшчәнлегенең мотивациясе арта.

4. Балаларның фәнни-тикшеренү эшләрен башкару теләге, презентацияләр төзү сәләте арта.

5. Иҗади эшчәнлек активлаша, төрле иҗади конкурсларда катнашу теләге үсә.

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК.

УРТА МӘКТӘПТӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ ТЕКСТ ӨСТЕНДӘ ЭШЧӘНЛЕГЕН ОЕШТЫРУ МЕТОДИКАСЫ 

1.1. Туган тел дәресләрендә текст белән эшләүнең әһәмияте

 Бүгенге цифрлаштыру гасырында укучыларда уку грамоталылыгын үстерү аеруча әһәмияткә ия. Белем бирүнең нинди генә предмет өлкәсен алсак та, беренче чиратта, аңлап уку, укылган тексттан кирәкле мәгълүматны аера белү сәләте кирәк. Боларны исәпкә алып, без – татар теле укытучылары алдында да яңа бурычлар килеп туа. Иң беренче чиратта, укучыларның уку грамоталылыгын формалаштыру әһәмиятле.

Текст белән эш – коммуникатив танып белү эшчәнлегенең иң
мөһим төрләренең берсе, аның нигезендә фикерләү эшчәнлеге ята.
Ул – укучыда материалны аңлау, куллану, бәяләү сәләтен үстерә, сүз байлыгын киңәйтә, контекстта таныш булмаган сүзләрне аңларга, грамматик категорияләрне ныгытырга, сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә булыша.

Рус төркемнәрендә эшләгәндә уку аеруча зур урын алып тора, чөнки чит тел өйрәнүдә уку - төп компонент. Текст өстендә эш вакытында укучыларда универсаль уку гамәлләре формалаша: танып белү, коммуникатив, регулятив, шәхси.

           Текст өстендә эшнең 3 этабы бар:
1) текст алды

2) текст
3) тексттан соңгы эшчәнлек

            Текст өстендә эшләү өчен төрле күнегүләр системасы бар: яңа лексиканы үзләштерү, грамматик күнекмәләр формалаштыру, сүзлек байлыгын арттыру, тәрҗемә эше белән шөгыльләнү, изложение язу, аудиотекстлар тыңлау, пазллар  җыю, синквейн төзү һ.б. Укучылар текстны беркадәр кабул итәргә әзерләнгәч, текстны укыйбыз. Тексттан соң урнаштырылган өстәмә күнегүләргә зур игътибар бирелә, чөнки бу күнегүләрне үтәгәндә алда өйрәнелгән лексика текстта турыдан-туры кабатлана, төрле бәйләнешләргә керә. Мәсәлән, түбәндә текст белән эшләү үрнәге китерелгән.

Яраткан эчемлек

Чәй дөньяда иң таралган, бик күп халыкларның яраткан эчемлеге. Аны Җир шарының барлык илләрендә дә эчәләр. Күп халыклар өчен икмәк – иң кирәкле ризык булса, чәй – иң кирәкле эчемлек.

Чәйне “табигать бүләге”, “стаканда даруханә” дип әйтәләр, чөнки анда бик күп файдалы матдәләр бар: кофеин, танин, минераль тозлар, витаминнар, эфир майлары. Биохимиклар чәй яфракларында 500 гә якын микроэлемент бар дип әйтәләр. Чәй җылыта, йөрәкне тынычландыра, салкын тиюдән саклый, башны яхшы эшләтә, организмнан токсиннарны чыгара, аруны, хәлсезлекне бетерә, кәефне күтәрә, кешегә көч бирә.

 Чәйнең төрләре бик күп. Без кара, яшел, сары, кызыл һәм ак чәйләр беләбез. Төрле төстәге чәйләр барысы да бер үк чәй куагыннан алына, ә төсләре чәй яфрагын эшкәртү ысулыннан тора. Чәйнең төсе яфракларны киптерү һәм ферментацияләү ысулына бәйле. Кара чәйне югары температуралы мичләрдә кыздырып ясыйлар. Чәйнең тәме һәм исе дә шул ук эшкәртү ысулына бәйле.

Чәй инде 6 мең елга якын билгеле, ә беренче булып аны кытайлылар куллана башлады. Хәзер чәйне күп илләрдә үстерәләр: Һиндстан, Кытай, Цейлон, Индонезия, Пакистан, Япония, Таиланд, Вьетнам, Бразилия, Иран һәм Төркиядә. Плантацияләрдә чәй яфракларын кул белән җыялар һәм сортировка ясыйлар. Чәй куагының биеклеге 1-2 метр озынлыгында була. Чәй өчен аның яфракларын елына ике тапкыр: апрельдә һәм августта җыялар.

Төрле халык чәйне төрлечә пешереп эчә. Кытайлылар аны чәйнектә түгел, ә капкачлы махсус чынаякта пешерәләр. Инглизләр чәйне бары тик сөт белән генә эчә. Көнчыгышның кайбер илләрендә чәйне боз белән һәм цитрус җимешләре согы белән эчәләр. Тибетта чәйне бик каты пешерәләр һәм аңа сары май, тоз кушып эчәләр. Кыргызстанда, Монголиядә чәйгә он, тоз һәм сарык мае кушалар.

 Россиядә 18нче гасырда чәйгә зур кызыксыну уяна. Аны самавырда пешерәләр. Самавырны өй уртасында куялар һәм ул көне буе эшли ала. Менә инде өч йөз ел безнең илдә бер генә дуслар очрашуы да, бер генә гаилә бәйрәме да чәйсез узмый.

 Чәйне популярлаштыру максаты белән 2005нче елдан 15 декабрьне Халыкара чәй көне дип билгеләделәр. Ләкин татар халкы өчен бу эчемлек инде гасырлар буе популяр, шуңа күрә чәй турында татар мәкальләре дә бик күп: чәй күңелне ачар, сусауны басар; чәй яны – гаилә җаны; чәй эчсәң, күңелгә җай, акчасын түләргә ай-вай (чәй бик кыйммәт булган вакытта әйтелгән); чәй шикәрне таптыра, Мәскәүләргә чаптыра (шикәр булмаган елларда әйтелгән); чәй – сары су аш булды (19нчы гасыр башында, чәй эчү модага кергән елларда әйтелгән).

Чәй беркайчан да модадан чыкмаячак, чөнки ул күп халкларның гадәтенә әйләнгән. Чәегез тәмле булсын!

1. Текст өстендә эшнең укуга кадәр этабы максатлары: балаларда мотивация тудырырга, тел һәм сөйләм авырлыкларын мөмкин кадәр киметергә.

Бу этапта түбәндәге күнегүләр эшләргә мөмкин:  

а) Тактага текстның асылын ачыклый торган әйтем/ цитата/ афоризм язып, текст нәрсә турында булыр икәнен чамалау; (Рус халык әйтемнәре: Аны эчмәсәң, кайдан көч аласың? Аны эчсәң йөз елга кадәр яшисең.)  

ә) Текст исеменнән аның темасын билгеләү, күтәрелә торган проблемалар, туган ассоциациялар турында әйтү; (Яраткан эчемлек. Кешеләр пепси, кола, спрайт кебек шикәрле сулар эчә.)

б) Булган иллюстрацияләргә, видео фрагментларына таянып текстның тематикасын уйлап формалаштырырга;

в) Бирелгән сүзләр буенча төп идеяне, бу сүзләр нинди ассоциацияләр тудырганы турында әйтергә. (6 мең елга якын билгеле, табигать бүләге, стаканда даруханә, кул белән җыялар)

2. Текст өстендә эшнең уку вакыты этабы максатлары: укучыларның тел күнекмәләрен һәм сөйләм осталыкларын формалаштыру.

Бу этапта түбәндәге күнегүләр эшләргә мөмкин:

а) Тәкъдим ителгән сорауларга җавап табарга; (Чәй нинди төстә була? Чәй яфракларын машина җыямы? Нигә 15нче декабрьне Халыкара чәй көне дип билгелиләр?)

ә) Раслауның дөреслеген яки ялган икәнен, я раслауның текстта булмаганын ачыкларга; (Биохимиклар чәй яфракларында 300 гә якын микроэлемент табалар. Кытайда чәйне самавырда пешерәләр. Чәйне күпэчсәң, диабет белән авырмассың.)

б) Җөмләләрне тәртип буенча төзү; (Төрле халык чәйне төрлечә пешереп эчә. Чәй дөньяда иң таралган, бик күп халыкларның яраткан эчемлеге. Чәйләрегез тәмле булсын!)

в) Текстка туры килә торган җөмләләрне табарга; (Чәй - кытай сүзе. 1638нче елда Василий Старков 64 кг "ниндидер яфраклар" белән йөк алып кайткан. Чәй куагының биеклеге 1-2 метр озынлыгында була)

г) Һәр абзацка яраклы исем табарга; (1. Икмәк – иң кирәкле ризык булса, чәй – иң кирәкле эчемлек; 2. Стаканда даруханә; 3. Чәйнең төрләре; 4. Чәй кайда һәм ничек үсә; 5. Чәйне кем ничек пешереп эчә; 6. Россиядә чәйне яраталармы? 7. Халыкара чәй көне; 8. Чәегез тәмле булсын!)

д) Текстта төшерелеп калган урынга мәгънәсе буенча туры килгән сүз яки җөмлә куярга; (Чәйне популярлаштыру өчен ... нче елдан ... нче декабрьне Халыкара чәй көне дип билгеләделәр.)

е) Таныш булмаган сүзләрнең мәгьнәсен контексттан аңларга тырышырга; (Чәйнең төсе яфракларны киптерү һәм ферментацияләү ысулына бәйле. Кара чәйне югары температуралы мичләрдә кыздырып ясыйлар)

ж) Контекстка карап, таныш булмаган сүзнең берничә тәкъдим ителгән тәрҗемәсе арасыннан сүзне аеруча төгәл чагылдыра торган тәрҗемәсен әйтергә; (Тибетта чәйне бик каты пешерәләр. Каты – твердый (твердо), жесткий (жестко), крепкий (крепко).

җ) Өзекне укырга һәм аны сөйләргә;

з) Текстны балалар санына бүлеп, аларга таратып, тиешле тәртиптә яңадан җыярга;

и) Җитмәгән мәгълүматны тутырырга.

3. Текст өстендә эшнең укудан соң этабы максатлары: текст ситуациясен кулланып, укучыларның тел һәм язу күнекмәләрен, танып белү активлыгын үстерү.

Бу этапта түбәндәге күнегүләр эшләргә мөмкин:

а) Укылган тексттан яңа мәгълүматны ачыклау, үз фикереңне әйтү;

ә) Тәкъдим ителгән сүзтезмәләрнең кайсысы текстның төп фикерен төгәл җиткерә. Үз җавабыңны нигезләргә. (Чәй хәлсезлекне бетерә, кешене шатландыра. (Сидни Смит) Чәй булганда – өмет бар. (Артур Пинеро) Чәй - ул кечкенә чынаякка кергән зур дөнья. (Людмила Волегова). )

б) Текстның төп фикерләрен ачыклап, планын төзергә;

в) Телдән /язмача текстның кыскача эчтәлеген җиткерергә;

г) Текстны төп герой исеменнән телдән /язмача сөйләргә;

д) Текстка яңа исем уйлап табу. (Кечкенә чынаякка кергән зур дөнья)

1.2. Туган  тел дәресләрендә балаларның төрле эчтәлекле текст белән эшчәнлеген оештыру алымнары

Укучыларга әдәбият дәресләрендә текст белән эшләгәндә     төрле алымнар кулланабыз.Текстны уку этабында максатчан рәвештә  тукталышлар белән уку алымы кулланыла. Бу алымы теләсә нинди мәгълүматка игътибарлы карарга, вакыйгаларның үсешен фаразларга өйрәтә, иҗади күзаллауны үстерә, укуны дәвам иттерергә этәргеч булган интриганы саклый (алга таба нәрсә булыр, минем фаразларым акланырмы һ.б.). Укучыларга сорау, гипотеза яисә фикер туган мөһим урыннарда тукталышлар ясау кирәклеген искәртәбез, аларны истә калдырырга киңәш итәбез. Укыганнан соң анализ ясыйбыз: тексттагы нинди сигналлар укучыны фикерләргә этәргән. Алга таба, текст белән мөстәкыйль эшләгәндә, мондый «тукталыш» укучы өчен табигый эшкә әйләнә.

“Укуны бүлдерү” алымы алга таба әңгәмәне дәвам иттерүне таләп итми торган сораулар биреп («Аңладыгызмы, ни өчен?») укучыларның күзаллауларын «кабызу», мөһим фактларга игътибар иттерү максатыннан кулланыла («Күз алдыңа китер», «Күрдегезме?»).

Әгәр уку барышында таныш булмаган сүз очраса, шунда ук сүзлектән карау өчен тукталырга кирәкми, укучыларга сүзнең мәгънәсен контексттан чыгып билгеләргә дә мөмкинлек бирергә кирәк. Пауза текстны эмоциональ кабул итүне бозарга да мөмкин.

Аңлатмалы (комментарий биреп) уку алымы – фикерләүгә өстенлек биреп уку ысулы. Ул күбрәк текстны кабаттан уку барышында кулланыла. Укучылардан киңәйтелгән җаваплар таләп итәргә, текстта булмаган әйберләрне аңлатырга тырышырга кирәкми, комментарий кыска булырга тиеш. Ул әңгәмәгә әйләнмәсен. Ләкин, әгәр балалар уку барышында кызыклы фикерләр әйтсә, бу идеяләрне игътибарсыз калдырырга ярамый, укучыларның әдәби әсәр эчтәлегенә эмоциональ мөнәсәбәтләрен хупларга кирәк.

“Тамгалар куеп уку”. Символларны куеп, укучы мөстәкыйль белем алырга омтыла. Бу ысулны куллануның уңышлы ягы шунда, укучы текстны пассив укымый, ә белергә, аңларга теләп, нинди дә булса билге куярга кирәклеген аңлап, игътибар белән укый.

"V" – мин моны беләм

"+" – бу минем өчен яңа материал

"-" – мин бу фикер белән килешмим

"?" – аңлап бетермәдем

"!!" – бу өлеш мине кызыксындырды

         “Ачкыч сүзләр” алымы да текстның эчтәлеген күпмедер дәрәҗәдә ачыкларга мөмкинлек тудыра.  Укытучы тактага тексттан алып 4-5 ачкыч сүз яза. Укчылардан  бирелгән ачкыч сүзләр ярдәмендә хикәя төзетеп карау. Мәсәлән:М.Фәйзи “Галиябану” драмасына ачкыч сүзләр. Кулъяулык,  егет, яучы карчык, револьвер

Г.Ибраһимов “Алмачуар”хикәясенә ачкыч сүзләр. Хәрәмләшү, колын,  Сабантуй, ат чабышы. Әсәрне укыганнан соң, укучыларның тәкъдим ителгән вариантлары, чыгынак текст белән чагыштырыла.

Аңлатмалы (комментарий биреп) уку  төре – фикерләүгә өстенлек биреп уку ысулы. Ул күбрәк текстны кабаттан уку барышында кулланыла.

“Эзләнеп уку” тексттан кирәкле информацияне таба белергә өйрәтә. Әсәрдән ниндидер вакыйганы, күренешне, текстның төп мәгънәсен аңлаткан җөмләне, тексттан, бирелгән рәсемгә туры килгән өлешне табып уку; рольләргә бүлеп укырга мөмкин булган өлешне табып уку кебек биремнәр тәкъдим ителә.

Йомгаклау әңгәмәсендә укучылар  белән фикер алышу, эзләнү, бүлеккә исем кую, текстка туры килгән мәкальләр уйлау, иҗади эшләр керә. Бу алым балаларны әсәргә анализ ясарга, автор позициясен  аңлата белергә өйрәтә.

“Әйе- юк” алымы балаларның текст эчтәлеген аңлавын тикшерү өчен уңайлы. Текст эчтәлеге буенча җөмләләр бирелә, балаларның аларның текст эчтәлегенә туры килгәннәрен +,туры килмәгәнен – тамгасы белән билгелиләр. Бу алымны кулланганда туры килмәгән җөмләләрне дөресләп, текст эчтәлегенә туры китерерлек итеп төзәтү эшен дә тәкъдим итәргә мөмкин.
             
Текст эчтәлеген геройлар исеменнән сөйләтү. Балалар үзләрен герой ролендә хис итеп, 1 зат берлек сан алмашлыгын кулланып  сөйләтү.

Кече яшьтәге мәктәп укучылары текст эчтәлеген сүзгә-сүз сөйләп бирергә тырыша. Күпчелеге, текстның беренче сүзен онытканга, эчтәлек сөйләүне башлый алмый тора. Укучыларга бер үк фикерне белдерү өчен бик күп ысулларның булуын күрсәтергә кирәк. Шуларның берсе  сүзләрне синонимик рәт белән алмаштыру ысулы.

Текстны уку этабында чылбырлап, эчтән, пышылдап уку төрләрен тәкъдим итәргә була. Текстның иң үтемле өлешләрен укытучы укуы белән алмаштыру югары нәтиҗә бирә, чөнки эмоциональ яктан сәнгатьле укып кына әсәрнең  иң дулкынландыргыч мизгелләрен  баланың йөрәге тоемлый ала.  

Г.Тукайның  “Шүрәле” поэмасы “Су анасы” әкияте, “Бала белән Күбәләк”  һ.б шигырьләре  укучыларга  балалар бакчасыннан  таныш.   Поэма өстендә эшне төгәлләгәч, укучыларга  Штурм методы кулланып, ситуатив сорау бирү уңай нәтиҗә бирә. Мәсәлән,  “Ямьле җәй көнендә урманга җиләк җыярга бардыгыз. Каршыгызга Шүрәле килеп чыкты.Сез нишләр идегез?” “Елга буенда су коенганда синең күзеңә Су анасы күренде. Син нишләр идең?”  Проблемалы ситуацияне чишкәндә, төрле вариант җаваплар тыңлана. Һәр идеяне хупларга, дусларча бәяләргә, отышлы вариантларны укучыларның үзләренә сайларга ирек бирергә кирәк. Гомумән алганда, кайсы гына текстка тукталмыйк,  Штурм методы  укучыларны иҗади фикерләү сәләтен үстереп, әдәби әсәрне  укуга кызыксыну уята.
“Пресс” алымы әдәбият дәресләрендә иң уңышлы методларның берсе. Әсәрне укыганнан соң кулланыла. Шигырьләр өстендә дә эшләргә мөмкин.   Бу метод 4 этаптан тора:

  • Үз фикереңне әйт. Мин...... саныйм.
  • Фикереңне дәлиллә. Чөнки....
  • Фикереңне расла.  Мәсәлән, ...
  • Гомумиләштерү, нәтиҗә.  Димәк, ...

М. Җәлилнең “Бакчачы” шигыре мисалында карап китик.

  1. Үз фикереңне әйт. Мин шигырьдәге бабайны бик уңган дип саныйм.
  2.  Фикереңне дәлиллә. Чөнки ул кояш белән бергә тора.
  3.  Фикереңне расла. Мәсәлән, ул түтәлләр  казый, гөлләр утырта, алмагачларның башларын кырка.
  4. Гомумиләштерү, нәтиҗә. Димәк,  үзеңнән соң матур бакча калдырасың килсә, җиң сызганып эшләргә кирәк.

Текст белән эш итүнең нәтиҗәле тагын бер формасы булып текст белән диалог алымы тора.

Методик яктан караганда, ул – текст белән эш итү ысулы. Укучы күзлегеннән караганда – уку барышында әсәр авторы белән табигый “әңгәмә”  кору.

Укучылар өчен язучы күп кенә авторлар, үзләренең әсәрләрен “сер” белән тутыралар һәм шул рәвешле сораулар тууга этәрәләр. Ниндидер билгесезлек белән очрашу игътибарлылыкны “кабыза”, фикер йөртүгә этәрә, күзаллауны активлаштыра, кызыксыну тудыра – алардан башка нинди дә булса эшчәнлек белән мавыгу мөмкин түгел.

Тәҗрибәле укучы, текстны укыганда, аның белән “сөйләшә”: сораулар куя, җавапларын таба, аларның дөреслеген авторныкы белән чагыштыра. Бу диалог еш кына әсәрнең исемен укыганда ук башлана һәм текстта ачылмый калган сорауларга мөстәкыйль рәвештә җаваплар эзләү-табу белән тәмамлана. Текст белән диалогтан соң укучыга авторның әсәргә салынган уй-фикерләрен анализларга күчү җиңелрәк булачак.

Укыганда, “текст белән диалог”  алып бару сәләте үзеннән-үзе тумый, укучыларда аны формалаштыру зарур. Башта укучыга текстның әңгәмәдәш булырга мөмкинлеген күрсәтергә кирәк:

– Сөйләшкәндә, кешеләр бер-берсенә сораулар куялар, җавап бирәләр, үзләренең фикерләрен әйтәләр. Шулай ук текст та сорау куя, язучының безгә әйтергә теләгән фикерен җиткерә ала. Кайбер очракларда җавап текстта ук бирелә, ә еш кына сер текстның артында кала.

Г. Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыре мисалында әлеге алым белән эш логикасын төзеп карыйк.

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр куп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

   Укытучы. Күбәләк нигә армый? Ничек яши? Ничек ризык таба? һ.б. Күбәләкнең җавабы нинди булыр?

– Ә хәзер үзебезнең җавапларны тикшереп карыйк, укуны дәвам итәбез: 

Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,—

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

Укытучы. Сез бик яхшы әңгәмәдәшләр, текстның соравына җавап бирдегез. Шигырьне башыннан ахырына кадәр укып чыгыйк. Шигырьне рольләргә бүлеп укыйк. Кем хәтердән сөйли ала?

Диалог эчтәлекле һәм тулы булсын өчен, уку барышында текстта туры һәм яшерен сорауларны табарга, язучыга сораулар бирергә, «күзаллауны» кабызырга һәм вакыйгалар барышы турында фаразларга өйрәтү мөһим. Теләсә кайсы очракта бу сораулар тукталышны, уйлауны, фаразлауны һәм алга таба – уку барышында аларның төгәллеген, автор фикеренә туры килү-килмәве белән чагыштыруны таләп итә.

“Текст белән диалог”  алымына аны берничә гамәлгә бүлеп өйрәтергә мөмкин:

1) текстта аңлашылмаган әйберне табу һәм сорау кую;

2) туган сорауга җаваплар эзләү яисә текстның дәвамын фаразлау;

3) үзенеңнең җавапларыңны текст буенча тикшерү.

Өстән генә анализ ясаганда ук күрәбез, текст белән диалогка төрле процесслар катнаша: сүзгә игътибар итү, күзаллауны “кабызу”, текстка сораулар бирү, фаразлау (ә бу инде фикер йөртү). 

Текстны укыганнан соң кулланыла торган нәтиҗәле ысулларның берсе – синонимик рәт белән алмаштыру.

Кече яшьтәге мәктәп укучылары текст эчтәлеген сүзгә-сүз сөйләп бирергә тырыша. Күпчелеге, текстның беренче сүзен онытканга, эчтәлек сөйләүне башлый алмый тора. Бу аларның сөйләм теленең әлегә ярлы булуы белән дә бәйле. Текст эчтәлеген сүзгә-сүз сөйләү укучының әсәрне аңлап уку дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирми. Укучыларга бер үк фикерне белдерү өчен бик күп ысулларның булуын күрсәтергә кирәк. Шуларның берсе  җөмлә дәрәҗәсендә синонимик рәт белән алмаштыру ысулы.

Синонимик рәт белән алмаштыру эчтәлекне тулы итеп сөйләргә өйрәтүдә бердәнбер ысул түгел, ләкин ул  мәктәп практикасында аз кулланыла, күп очракта укытучылар синонимнар таптыру белән чикләнәләр. Синонимик рәт куллану сөйләм телен үстерә, моннан тыш, бу ысул укучыларга эчтәлекне кыска итеп сөйләүгә күчәргә мөмкинлек бирә.

Урынлы сайланган текст белән эш итү алымнары укучыда китап укуга кызыксыну уята, сөйләм телен үстерә, материалны истә калдыруны яхшырта, күзаллауны активлаштыра; сүзгә игътибарлы булу, чагыштырып карау һәм нәтиҗәләр ясый белү осталыгы формалаштыра. Алар укучыларны теләсә кайсы текстны аңлап укуга әзерли.

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК.

ТУГАН ТЕЛ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕКСТ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ

           2.1. Мәктәптә әсәрне өйрәнүнең нигезе буларак уку

Укучы һәм шәхес тәрбияләү, аның һәр көн үсә барган рухи таләпләрен канәгатьләндерү укытучыдан гаҗәеп зур хезмәт сорый. Укучылар хәзер замана сулышын тоеп яшиләр, күп нәрсәләр белән кызыксыналар, шуңа күрә туган телне укыту эчтәлеге һәм формасы ягыннан яңарырга һәм заман ихтыяҗларына җавап бирерлек булырга тиеш.

Татар теле һәм әдәбияты фәне - тормыш фәне ул, ягъни әдәби әсәрләр аша без балаларны киләчәк тормышта үз урыннарын табарга, яшәргә өйрәтәбез. Тел белән генә чикләнмичә, әдәбиятны өйрәнү үзеннән-үзе сорала торган дәвамчылык булып тора.

Әдәбият һәм туган тел дәресенең үзәгендә әдәби әсәр (текст) торырга тиеш. Әдәби әсәр кешенең карашларын киңәйтеп, хис – тойгыларын баетып кына калмый, яшәешнең гаҗәеп күп якларын укучы алдында ачып сала. Вакыйгаларда катнашучыларның рухи дөньясына үтеп керү, катлаулы хәлләрдә аларның ничегрәк эш итүләрен күзәтү укучы өчен кызыклы да, файдалы да. Ни өчен дигәндә, ул үзе дә геройлар кичергәнне кичерә, теге яки бу хәлдән чыгу юлын алар белән бергәләп эзләшә. Шуның нәтиҗәсендә укучы яңа уйлар, мәгълүматлар белән баеганын сизми дә кала.

Әдәби әсәрнең төзү материалы – тел. Әсәр җөмләләрдән, сүзләрдән төзелә. Эчтәлеккә үтеп керү дә уку аша гына мөмкин. Укуның максаты – текстка салынган мәгълүмат, эчтәлек белән танышу. Ул зур тәэсир көченә ия, үзенең яңгырашы, сурәтлелеге белән укучы күңелендә тулы бер дөнья тудырырга сәләтле. Образлы фикерләү төре буларак, ул кеше аңында яши торган, тормыштан, табигатьтән, китаптан алынган сурәтләрне уята, шулар ярдәмендә укучы әдәби әсәр дөньясын күз алдына китереп бастыра. Шуңа күрә укуның иң мөһим төре булып беренче кат уку исәпләнә. Методистлар беренче кат текстны бүленмичә уку, сәнгатьле итеп укытучы яки сүз остасы укуында тыңлау, укучылардан укытырга туры килсә – йөгерек, матур укый торган балалардан гына укыту кирәклеген шарт итеп куялар.

Хәтта аңлатмаларга бүленмичә, гади генә укыганда да укытучы уку рәвеше белән сурәтләнгәннәргә үзенең мөнәсәбәтен белдерә, тексттагы эмоцияләрне билгели, ягъни анализда кирәк була торган мәгълүматларны уку дәвамында укучыга өлешчә җиткерә.

Текстны кабатлап уку исә тулы килеш җентекләп яки аерым өлешләрен сайлап уку рәвешен алырга мөмкин. Бу вакытта инде уку анализ белән үрелеп китә.

2.2. Туган тел дәресләрендә  балаларның   текстларны уку барышында кулланылган алымнар

Текстны субъектив кабул итү буларак укуны ике төргә: өйдә һәм сыйныфта укуга аерып йөртәләр. Ләкин сыйныфта уку нәтиҗәлерәк санала: ул яңгырый, сәнгатьле була, аннары, укытучы барлык укучыларның да текст эчтәлеге белән танышуын күреп тора. Өйдә укуның да өстенлекләре бар: ул – “үзе өчен”уку, үзеңчә аңлау, әсәр белән бергә – бер калып сөйләшү дигән сүз. Еш кына өйдә уку баланың күңел кылларын ныграк тибрәтә, тәэсирлерәк була. Шуңа күрә сыйныфта һәм өйдә укуны чиратлаштыру яхшы. Мөстәкыйль укылган әсәрне, сорау һәм биремнәргә җавап рәвешендә сыйныфта ишеттерергә була. Аннары, теге я бу төргә өстенлек бирү еш кына әсәрнең үз үзенчәлекләре белән дә бәйле.

Текст үзе дә ничек укуны сорап тора, таләп итә. Шулай итеп, сыйныфта уку үзе берничә төрле булырга мөмкин.

Йөгерек уку – әдәби әсәрне бүленмичә, рәттән, ахырына кадәр тукталыш ясамыйча уку дигән сүз. Моның өчен текстның күләме ягыннан кыска, җиңел, аңлаешлы (әдәби әсәр турында алай әйтергә яраса) булуы шарт. Йөгерек уку әдәби әсәрне тулы килеш, тәэсир көчен киметмичә укучыга җиткерергә, бөтен әсәрдән алган тәэсирләрне анализда файдаланырга ярдәм итә, укучыга да әсәрне сәнгатьле уку күнекмәләре бирә.

Аңлатмалар (комментарийлар) белән уку – әсәрнең мөһим өлешләренә, мәсьәләләренә, аерым детальләргә тукталып, эчтәлекне ачыклый барып уку. Текст укытучы тарафыннан алдан ук өлешләргә бүлеп куела. Һәр өлешнең тәмамланган урыны абзац ахыры белән туры килсә яхшы. Бу вакытта фикер өзелми, җимерелми. Беренче өлешне, гадәттә, укытучы үзе укый һәм укучыдан эчтәлеген сөйләтә, яки сорау куеп, аңа җавап ала, я булмаса аерым урыннарын үзе аңлатып китә, әсәрнең теленә, образларга, сүзләргә яки пейзаж, портрет, вакыйга, геройның үз – үзен тотышына укучыларның игътибарын юнәлтә, бәя бирә.

Күңелдән уку балаларның әдәби әсәрне эчтән укуларын аңлата. Бу төр мәктәптә сирәк кулланыла. Ләкин аны әсәр белән беренче кат очрашу вакытында да файдаланырга була. Бу төр уку тиз арада шактый күләмле текст белән танышып чыгарга ярдәм итә. Икенче кат уку буларак ул куелган сорау- биремгә әсәр текстыннан җавап эзләү, мөстәкыйль эшләр башкару вакытында алыштыргысыз.

Рольләргә бүлеп уку өчен туры сөйләм күп булган, сөйләшүгә (диалогларга) корылган текст кирәк. Бу төр уку катнашучыларның холык – фигылен сөйләмдә бирүне, димәк, аларны күзаллауны таләп итә, вакыйгаларны тулы итеп күз алдына китерергә булыша. Рольләргә бүлеп уку өчен катнашучылар турында шактый күп белү сорала. Мондый укуның үз шартлары бар: геройлар, аларның сөйләме турында алдан әңгәмә уздыру, укучыларның уку рәвешен бәяләү шундыйлардан.

Икенче кат уку төре буларак бергәләп (хор белән) уку V-VI сыйныфларга тәкъдим ителә. Аның төп максаты – дөрес укырга өйрәтү. Өйгә эш итеп ятларга бирелә торган текстларны бер – ике тапкыр бергәләп уку дөрес интонация сайларга, басымнарны дөрес билгеләргә, паузаларны дөрес ачыкларга ярдәм итә.

ЙОМГАК

Бүгенге җәмгыять фәндә, техникада, сәнгатьтә белем бирү һәм җитештерү өлкәсендә яңа горизонтлар ача алырдай шәхесләргә мохтаҗ. Җәмгыятебезнең киләчәге – бүгенге укучылар кулында. Ә ул куллар ышанычлы киләчәкне тәэмин итә алсын өчен, без бүгенге көндә яңа алымнар кулланып эшләргә тиешбез. Бу проект эше фән-техника зур тизлек белән үскән, радио-телевидениеда, интернетта чуар мәгълүмат ташкыны агылган һәм алардан күбесенчә тормышның тискәре яклары күрсәтелгән бер заманда югалып калмаслык үз урыны табарлык нык ихтыяр көченә ия булган, белемле, әхлаклы һәм шуның өстенә бүгенге хезмәт базары шартларында көндәшлек сыйфатларына ия булырдай буынны тәрбияләргә ярдәм итәр.

Чыгышны К.Ушинский сүзләре белән йомгаклыйсым килә: “Халыкның теле – аның бөтен рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге” дигән. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел, шулай бит. Әйе, бу мәңгелек  матур чәчәк беркайчан да шиңмәсен өчен, без, туган тел укытучылары, бүгенге көндә җиң сызганып эшләргә тиеш.

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Норматив  документлар

1.“Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 N 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации")

2. “РФның халык телләре турында” 126-ФЗ нчы номерлы федераль законы”
(24.07.1998).

3. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы  приказы, 30 нчы август  2013 нче ел, №1015("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - образовательным программам начального общего, основного общего и среднего общего образования")

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы  приказы  31 нче  март, 2014 нче ел №253("Об утверждении федерального перечня учебников, рекомендуемых к использованию при реализации имеющих государственную аккредитацию образовательных программ начального общего, основного общего и среднего общего образования")

Фәнни – методик әдәбият:

5. Әминев А.Г., Әдһәмова Г.М. Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы/ А.Г. Әминев, Г.М. Әдһәмова. –Казан: Тат. кит. нәшр., 1977.- 182 б.

6. Галимуллин Ф. Г. Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү\ Фоат Галимуллин. –Казан: Тат. кит. нәшр., 1988.- 86 б.

7. Закирҗанов Ә.М. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре: Укытучылар өчен методик кулланма/ –Казан: Мастер Лайн, 1997.-108 б б.

8. Заһидуллина Д.Ф.Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Методик кулланма / Дания Заһидуллина–Казан: Мәгариф, 2004. – 367 б.

9. Мотыйгуллина Ә. Р., Ханнанов Р. Г., Хисмәтова Л. К., Л. М.Гыйззәтуллина. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 5 сыйныф./ Ә. Р. Мотыйгуллина, Р. Г. Ханнанов, Л. К Хисмәтова, Л. М. Гыйззәтуллина. – Казан: “Мәгариф – Вакыт”., 2015.- 67 б.

10. Мотыйгуллина Ә. Р. , Ханнанов Р. Г. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен татар әдәбиятыннан программа (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 5- 9 нчы сыйныфлар / Ә. Р. Мотыйгуллина, Р. Г. Ханнанов.– Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2015.- 67 б.

11. Хатипов Ф.Г. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. - Тулыландырылган икенче басма / Ф.М. Хатипов.–Казан: Раннур,2002.- 352 б.

12. Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре: Укытучылыр, югары уку йортлары студентлары, укучылар өчен методик кулланма /Альберт Яхин. - Казан: Мәгариф, 2003.- 159 б.

13. Сәгъдиева И.Т.  Башлангыч мәктәптә “Уку. Текст белән эш” дисциплинаара программасын гамәлгә ашыру. “Мәгариф” журналы, 2015 №1, -21 б. 96 б.

14. Сәгъдиева И.Т.  Уку текстлары белән эш итү стратегияләре. “Мәгариф” журналы, 2015 №12, 2016 №8, -57 б. 96 б.

15. Татар теленнән адаптацияләнгән текстлар. “Мәгариф. Татар теле” журналы, 2016 №3, -43 б. 48 б.

Дәреслекләр:

16.Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 5 нче сыйныф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк. /Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. –Казан: ”Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014, − 111 бит.

17. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 5 нче сыйныф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк. /Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. –Казан: ”Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014, − 111 бит.

18. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен эш дәфтәре (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 5 нче сыйныф. /Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. –Казан: ”Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014, − 55 бит.

19. Телдән сөйләмгә өйрәтү: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку ярдәмлеге/ К.С.Фәтхуллова, Э.Н.Денмөхәммәтова. -  Казан: “Татарстан китап нәшрияты”, 2016, − 87 бит.

Электрон белем ресурслары:

20.Мотыйгуллина А.Р. Күпмилләтле һәм күпмәдәниятле мохиттә әдәбият укыту методикасы - Электронно-образовательный ресурс

21. http://biouroki.ru/workshop/crossgen.html     

11. http://www.audiokitaplar.com/kitaplar


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган тел дәресләрендә кулланыла торган алымнар

Туган тел дәресләрендә кулланыла торган алымнар...

“Туган тел әдәбияты дәресләрендә укучыларда текст белән эшләү күнекмәләрен булдыру”

Һәр мәктәпнең бүгенге бурычы – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, мөстәкыйль карар  кабул итә торган иҗади шәхес тәрбиялә...

Туган тел дәресләрендә уен технологиясен куллану

Укучыларны телне өйрәнүгә кызыксындыру максатыннан тәкъдим ителгән уен технологиясе алымнары...

Туган тел дәресләрендә педагогик технологияләр

Педагогик технологияләрне куллану укыту процессын нәтиҗәле итә.Һәр укытучы аларның отышлысын сайлап ала. Әлеге язмада үзем кулланган педагогик технологияләр хакында сөйләнә....

Туган тел дәресләрендә текст белән эшләү

Мәктәптә туган телне нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Татар теле фәнен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы....