Туган тел дәресләрендә текст белән эшләү
презентация к уроку

Мәктәптә туган телне нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Татар теле фәнен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы.

  Әдәби әсәрнең үзәгендә текст тора. Дәресләрдә укучылар әдәби һәм фәнни – популяр текстлар белән эшлиләр. Алар әдәби текстны аңлап, дөрес, сәнгатьле итеп, йөгерек укуга, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга сөйләшә дә белергә тиеш, шуңа күрә әдәби әсәрләр, өзекләр сайлаганда укучыларның яшь үзенчәлекләрен, лексик һәм грамматик дәрәҗәләре искә алына. Дәреслекләрдә бирелгән өзекләр аша балаларда татар халкына, аның тарихына, тормышына хөрмәт хисләре, телгә кызыксыну булдырырга кирәк. Әлеге дәресләр укытучыдан да, укучыдан да зур әзерлек таләп итә. Алда әйтелгәннәр теманың актуальлеген билгели.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon tugan_tel_dreslrend_tekst_beln_eshlu.ppt732.5 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

КАЗАН ( ИДЕЛ БУЕ ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТ Ы ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ Туган тел дәресләрендә текст белән эшләү Башкардылар : Укытучылар белемен камилләштерү курсларында укучылар: Әхтәмова Лилия Мөхлис кызы Гарипова Зөлфирә Хөсәен кызы Саттарова Ландыш Марс кызы Проект эше яклауга тәкъдим ителә: Доцент Нурмөхәммәтова Раушания Сәгъдәтҗан кызы

Слайд 2

Мәктәптә туган телне нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Татар теле фәнен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Әдәби әсәрнең үзәгендә текст тора. Дәресләрдә укучылар әдәби һәм фәнни – популяр текстлар белән эшлиләр. Алар әдәби текстны аңлап, дөрес, сәнгатьле итеп, йөгерек укуга, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга сөйләшә дә белергә тиеш, шуңа күрә әдәби әсәрләр, өзекләр сайлаганда укучыларның яшь үзенчәлекләрен, лексик һәм грамматик дәрәҗәләре искә алына. Дәреслекләрдә бирелгән өзекләр аша балаларда татар халкына, аның тарихына, тормышына хөрмәт хисләре, телгә кызыксыну булдырырга кирәк. Әлеге дәресләр укытучыдан да, укучыдан да зур әзерлек таләп итә. Алда әйтелгәннәр теманың актуальлеген билгели. Проект эшебезнең төп максаты булып укучыларның әдәби һәм фәнни - популяр текстларны укыганда төрле алымнарны куллануның ролен күрсәтү һәм үзенчәлекләрен билгеләү тора. Шулай ук, туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәр яктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес тәрбияләү.

Слайд 3

Әлеге фәнни хезмәт түбәндәге бурычлар куя: 1. Дәресләрдә балалар өчен үзләштерә алырлык, татар әдәбиятының иң гүзәл, балалар күңеленә орлыклар сала торган әдәби текстлар белән эшләү; 2. Мәктәптә белем бирү процессында текстларны уку төрләренең, алымнарының үзенчәлекләрен күрсәтү, өстенлеген ассызыклау; 3. Мәктәптә укучылар белән текстларны укуны оештырганда төрле алымнарны куллану мөмкинлекләрен, алшартларын ачыклау, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу. Тикшеренү объекты – укучыларның әдәби һәм фәнни-популяр текстлар өстендә эшчәнлеге. Тикшеренү предметы – мәктәптә туган тел дәресләрендә укучыларның эшчәнлеген оештыруда текстлар. Төп метод булып эзләнү методы була.

Слайд 4

Проектта катнашучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Проект эшеннән көтелгән нәтиҗә: 1. Укучыларның туган телгә һәм әдәбиятка кызыксынуы арта. 2. Коммуникатив, лингвистик компетенцияләре формалаша. 3. Уку эшчәнлегенең мотивациясе арта. 4. Балаларның фәнни-тикшеренү эшләрен башкару теләге, презентацияләр төзү сәләте арта. 5. Иҗади эшчәнлек активлаша, төрле иҗади конкурсларда катнашу теләге үсә.

Слайд 5

Текст белән эш – коммуникатив танып белү эшчәнлегенең иң мөһим төрләренең берсе, аның нигезендә фикерләү эшчәнлеге ята. Ул – укучыда материалны аңлау, куллану, бәяләү сәләтен үстерә, сүз байлыгын киңәйтә, контекстта таныш булмаган сүзләрне аңларга, грамматик категорияләрне ныгытырга, сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә булыша. Текст өстендә эшнең 3 этабы бар: 1) текст алды 2) текст 3) тексттан соң гы эшчәнлек Текст өстендә эшләү өчен төрле күнегүләр системасы бар: яңа лексиканы үзләштерү, грамматик күнекмәләр формалаштыру, сүзлек байлыгын арттыру, тәрҗемә эше белән шөгыльләнү, изложение язу, аудиотекстлар тыңлау, пазллар җыю, синквейн төзү һ.б.

Слайд 6

1.Текст өстендә эшнең укуга кадәр этабы максатлары: балаларда мотивация тудырырга, тел һәм сөйләм авырлыкларын мөмкин кадәр киметергә. Бу этапта түбәндәге күнегүләр эшләргә мөмкин: а) Тактага текстның асылын ачыклый торган әйтем/ цитата/ афоризм язып, текст нәрсә турында булыр икәнен чамалау; ә) Текст исеменнән аның темасын билгеләү, күтәрелә торган проблемалар, туган ассоциациялар турында әйтү; б) Булган иллюстрацияләргә, видео фрагментларына таянып текстның тематикасын уйлап формалаштырырга; в) Бирелгән сүзләр буенча төп идеяне, бу сүзләр нинди ассоциацияләр тудырганы турында әйтергә. 2. Текст өстендә эшнең уку вакыты этабы максатлары: укучыларның тел күнекмәләрен һәм сөйләм осталыкларын формалаштыру. Бу этапта түбәндәге күнегүләр эшләргә мөмкин: а) Тәкъдим ителгән сорауларга җавап табарга; ә) Раслауның дөреслеген яки ялган икәнен, я раслауның текстта булмаганын ачыкларга; б) Җөмләләрне тәртип буенча төзү; в) Текстка туры килә торган җөмләләрне табарга; г) Һәр абзацка яраклы исем табарга;

Слайд 7

д) Текстта төшерелеп калган урынга мәгънәсе буенча туры килгән сүз яки җөмлә куярга; е) Таныш булмаган сүзләрнең мәгьнәсен контексттан аңларга тырышырга; ж) Контекстка карап, таныш булмаган сүзнең берничә тәкъдим ителгән тәрҗемәсе арасыннан сүзне аеруча төгәл чагылдыра торган тәрҗемәсен әйтергә; җ) Өзекне укырга һәм аны сөйләргә; з) Текстны балалар санына бүлеп, аларга таратып, тиешле тәртиптә яңадан җыярга; и) Җитмәгән мәгълүматны тутырырга. 3. Текст өстендә эшнең укудан соң этабы максатлары: текст ситуациясен кулланып, укучыларның тел һәм язу күнекмәләрен, танып белү активлыгын үстерү. Бу этапта түбәндәге күнегүләр эшләргә мөмкин: а) Укылган тексттан яңа мәгълүматны ачыклау, үз фикереңне әйтү; ә) Тәкъдим ителгән сүзтезмәләрнең кайсысы текстның төп фикерен төгәл җиткерә. Үз җавабыңны нигезләргә. б) Текстның төп фикерләрен ачыклап, планын төзергә; в) Телдән /язмача текстның кыскача эчтәлеген җиткерергә; г) Текстны төп герой исеменнән телдән /язмача сөйләргә; д) Текстка яңа исем уйлап табу.

Слайд 8

Туган тел дәресләрендә балаларның төрле эчтәлекле текст белән эшчәнлеген оештыру алымнары Тукталышлар белән уку алымы теләсә нинди мәгълүматка игътибарлы карарга, вакыйгаларның үсешен фаразларга өйрәтә, иҗади күзаллауны үстерә, укуны дәвам иттерергә этәргеч булган интриганы саклый (алга таба нәрсә булыр, минем фаразларым акланырмы һ.б.). «Укуны бүлдерү» алымы алга таба әңгәмәне дәвам иттерүне таләп итми торган сораулар биреп («Аңладыгызмы, ни өчен?») укучыларның күзаллауларын «кабызу», мөһим фактларга игътибар иттерү максатыннан кулланыла («Күз алдыңа китер», «Күрдегезме?») Аңлатмалы (комментарий биреп) уку алымы – фикерләүгә өстенлек биреп уку ысулы. Ул күбрәк текстны кабаттан уку барышында кулланыла. Укучылардан киңәйтелгән җаваплар таләп итәргә, текстта булмаган әйберләрне аңлатырга тырышырга кирәкми, комментарий кыска булырга тиеш.

Слайд 9

“ Тамгалар куеп уку ” символларны куеп, укучы мөстәкыйль белем алырга омтыла. "V" – мин моны беләм "+" – бу минем өчен яңа материал "-" – мин бу фикер белән килешмим "?" – аңлап бетермәдем "!!" – бу өлеш мине кызыксындырды “ Ачкыч сүзләр” алымы да текстның эчтәлеген күпмедер дәрәҗәдә ачыкларга мөмкинлек тудыра. Укытучы тактага тексттан алып 4-5 ачкыч сүз яза. Укчылардан бирелгән ачкыч сүзләр ярдәмендә хикәя төзетеп карау. Мәсәлән:М.Фәйзи “Галиябану” драмасына ачкыч сүзләр. Кулъяулык, егет, яучы карчык, револьвер “ Эзләнеп уку” тексттан кирәкле информацияне таба белергә өйрәтә. Әсәрдән ниндидер вакыйганы, күренешне,текстның төп мәгънәсен аңлаткан җөмләне, тексттан, бирелгән рәсемгә туры килгән өлешне табып уку;

Слайд 10

Йомгаклау әңгәмәсе ндә укучылар белән фикер алышу, эзләнү, бүлеккә исем кую, текстка туры килгән мәкальләр уйлау, иҗади эшләр керә. Бу алым балаларны әсәргә анализ ясарга, автор позициясен, аңлата белергә өйрәтә. «Әйе- юк» алымы балаларның текст эчтәлеген аңлавын тикшерү өчен уңайлы. Текст эчтәлеген геройлар исеменнән сөйләтү . Балалар үзләрен герой ролендә хис итеп, 1 зат берлек сан алмашлыгын кулланып сөйләтү. Кече яшьтәге мәктәп укучылары текст эчтәлеген сүзгә-сүз сөйләп бирергә тырыша. Күпчелеге, текстның беренче сүзен онытканга, эчтәлек сөйләүне башлый алмый тора. Укучыларга бер үк фикерне белдерү өчен бик күп ысулларның булуын күрсәтергә кирәк. Шуларның берсе ‒ сүзләрне синонимик рәт белән алмаштыру ысулы .

Слайд 11

“ Пресс” алымы әдәбият дәресләрендә иң уңышлы методларның берсе. Әсәрне укыганнан соң кулланыла. Шигырьләр өстендә дә эшләргә мөмкин. Бу метод 4 этаптан тора: Үз фикереңне әйт. Мин...... саныйм. Фикереңне дәлиллә. Чөнки.... Фикереңне расла. Мәсәлән, ... Гомумиләштерү, нәтиҗә. Димәк, Нәтиҗәле форма булып текст белән диалог алымы тора. Методик яктан караганда, ул – текст белән эш итү ысулы. Укучы күзлегеннән караганда – уку барышында әсәр авторы белән табигый «әңгәмә» кору. Укучыга текстның әңгәмәдәш булырга мөмкинлеген күрсәтергә кирәк: – Сөйләшкәндә, кешеләр бер-берсенә сораулар куялар, җавап бирәләр, үзләренең фикерләрен әйтәләр. Шулай ук текст та сорау куя, язучының безгә әйтергә теләгән фикерен җиткерә ала. Кайбер очракларда җавап текстта ук бирелә, ә еш кына сер текстның артында кала. «Текст белән диалог» алымы на аны берничә гамәлгә бүлеп өйрәтергә мөмкин: 1) текстта аңлашылмаган әйберне табу һәм сорау кую; 2) туган сорауга җаваплар эзләү яисә текстның дәвамын фаразлау; 3) үзенеңнең җавапларыңны текст буенча тикшерү.

Слайд 12

Сыйныфта уку төрләре Йөгерек уку – әдәби әсәрне бүленмичә, рәттән, ахырына кадәр тукталыш ясамыйча уку дигән сүз. Аңлатмалар (комментарийлар) белән уку – әсәрнең мөһим өлешләренә, мәсьәләләренә, аерым детальләргә тукталып, эчтәлекне ачыклый барып уку. Күңелдән уку балаларның әдәби әсәрне эчтән укуларын аңлата. Рольләргә бүлеп уку өчен туры сөйләм күп булган,сөйләшүгә (диалогларга) корылган текст кирәк. Бергәләп (хор белән) уку V-VI сыйныфларга тәкъдим ителә. Аның төп максаты – дөрес укырга өйрәтү. Өйгә эш итеп ятларга бирелә торган текстларны бер – ике тапкыр бергәләп уку дөрес интонация сайларга, басымнарны дөрес билгеләргә, паузаларны дөрес ачыкларга ярдәм итә. Әсәрне мөстәкыйль уку кайбер укучыларга рәхәтлек кенә бирә: алар китапны күп укый, яратып укый. Шәхси өй эшләре бирү нәтиҗәсендә укучы һәрвакыт укытучының үз укуы белән кызыксынуын тоеп тора. Сораулар һәм биремнәр дә әсәрне укырга этәргеч ясый торган алымга әверелеп китә. Ләкин алар кызыклы, көтелмәгән, эзләнү төсендә булган очракта гына баланы укырга мәҗбүр итә ала.

Слайд 13

С әламәтлек- зур байлык Халык “ Дөн ьяда иң зур байлык – сәламәтлек», - ди. Чыннан да шулай. Сәламәт кеше эшли дә, тормышын да яхшырта, ял да итә. Һәр кеше үзенең сәламәтлеге өчен үзе җаваплы. Сәламәт булу өчен, кеше нәрсәләр эшләргә тиеш? Сәламәт булу өчен, беренче чиратта спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Укучылар төрле спорт түгәрәкләренә йөри алалар. Мәсәлән, айкидо, гимнастика, волейбол, карате, җиңел атлетика, бию түгәрәкләре эшли. Иртән зарядка ясарга яки йөгерергә мөмкин. Кышын тимераякта яки чаңгыда шуарга кирәк. Кышкы саф һава да сәламәтлеккә файдалы. Җәен елгада су коенырга, кояшта кызынырга була. Теләсәң, велосипедта йөрергә мөмкин. Икенчедән, көндәлек режим ны сакларга, акыл хезмәтен физик хезмәт белән аралаштырырга, авыр эштән соң ял итәргә кирәк. Дөрес туклану да организм өчен бик файдалы. Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк. Йокы алдыннан кыздырылган, майлы, артык баллы ризыклар ашарга ярамый. Әлбәттә, ел вакытына карап, дөрес киенә белү дә бик мөһим. Җәен – җиңел, кышын җылы кием кияргә кирәк. Кыш көне яланбаш йөрү, кыска җиңел курткалар кию төрле авырулар китереп чыгара. Әлбәттә, сәламәтлекне саклау өчен, исерткеч эчемлекләр эчмәү, тәмәке тартмау – иң беренче шартлар. Димәк, һәр кеше үзенең сәламәтлеген үзе саклый ала. Вакытлы матбугаттан

Слайд 14

А1. Халык: “Дө ньяда иң зур байлык- исәнлек- саулык”, - ди. 1. туры килә 2. туры килми А2. Сәламәт кеше үз тормышын яхшырта да, ял да итә ала. 1. туры килә 2. туры килми А3. Сәламәт булу өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк. 1. туры килә 2. туры килми А4. Иртән зарядка ясарга яки йөгерергә кирәкми. 1. туры килә 2. туры килми А5. Көндәлек режимны сакларга, авыр эштән соң ял итәргә кирәк. 1. туры килә 2. туры килми А6. Кыздырылган, майлы, баллы ризыкларны күбрәк, ә яшелчә, җиләк-җимешләрне азрак ашарга кирәк. 1. туры килә 2. туры килми А7. Ел вакытына карап дөрес киенергә кирәк. 1. туры килә 2. туры килми А8. Кыш көне яланбаш йөрергә, җиңел курткалар кияргә ярый. 1. туры килә 2. туры килми А9. Сәламәтлекне саклау өчен, исерткеч эчемлекләр эчмәү, тәмәке тартмау – иң беренче шартлар. 1. туры килә 2. туры килми А10. Һәр кеше сәламәтлеген үзе сакларга тиеш. 1. туры килә 2. туры килми

Слайд 15

В11. Һәр кеше үзенең сәламәтлеге өчен үзе ... . ҖАВАП В12. Сәламәт кеше ... дә, тормышын да яхшырта, ял да итә. ЭШЛӘРГӘ В13. ... тимераякта яки чаңгыда шуарга кирәк. КЫШ В14. Җәен ... су коенырга, кояшта кызынырга була. ЕЛГА В15. Кыска җиңел курткалар кию ... авырулар китереп чыгара. ТӨР В16. ... яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк. КҮП В17. Әлбәттә, ... саклау өчен, исерткеч эчемлекләр эчмәү, тәмәке тартмау – иң беренче шартлар. СӘЛАМӘТ

Слайд 16

ТЕЛДӘН ҖАВАП БИРҮ Халык сәламәтлек турында нәрсә ди? ... Сәламәт булыр өчен нишләргә кирәк? ... Көндәлек ре ж имны сакларга кирәкме? ... Йокы алдыннан нәрсәләр ашарга ярамый? ... Сәламәт булыр өчен ничек киенә белергә кирәк?

Слайд 17

Йомгак Бүгенге җәмгыять фәндә, техникада, сәнгатьтә белем бирү һәм җитештерү өлкәсендә яңа горизонтлар ача алырдай шәхесләргә мохтаҗ. Җәмгыятебезнең киләчәге – бүгенге укучылар кулында. Ә ул куллар ышанычлы киләчәкне тәэмин итә алсын өчен, без бүгенге көндә яңа алымнар кулланып эшләргә тиешбез. Бу проект эше фән-техника зур тизлек белән үскән, радио-телевидениеда, интернетта чуар мәгълүмат ташкыны агылган һәм алардан күбесенчә тормышның тискәре яклары күрсәтелгән бер заманда югалып калмаслык үз урыны табарлык нык ихтыяр көченә ия булган, белемле, әхлаклы һәм шуның өстенә бүгенге хезмәт базары шартларында көндәшлек сыйфатларына ия булырдай буынны тәрбияләргә ярдәм итәр. Чыгышны К.Ушинский сүзләре белән йомгаклыйсым килә: “Халыкның теле – аның бөтен рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге” дигән. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел, шулай бит. Әйе, бу мәңгелек матур чәчәк беркайчан да шиңмәсен өчен, без, туган тел укытучылары, бүгенге көндә җиң сызганып эшләргә тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган тел дәресләрендә кулланыла торган алымнар

Туган тел дәресләрендә кулланыла торган алымнар...

“Туган тел әдәбияты дәресләрендә укучыларда текст белән эшләү күнекмәләрен булдыру”

Һәр мәктәпнең бүгенге бурычы – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, мөстәкыйль карар  кабул итә торган иҗади шәхес тәрбиялә...

Туган тел дәресләрендә уен технологиясен куллану

Укучыларны телне өйрәнүгә кызыксындыру максатыннан тәкъдим ителгән уен технологиясе алымнары...

Туган тел дәресләрендә педагогик технологияләр

Педагогик технологияләрне куллану укыту процессын нәтиҗәле итә.Һәр укытучы аларның отышлысын сайлап ала. Әлеге язмада үзем кулланган педагогик технологияләр хакында сөйләнә....

Туган тел дәресләрендә текст белән эшләү

Мәктәптә туган телне нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Татар теле фәнен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы....