5 нче сыйныфта туган(татар) тел дәресенә технологик карта
план-конспект урока (5 класс)

Нотфуллина Илира Рашитовна

"Боерык һәм тойгылы җөмләләр" темасына дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres.docx36.86 КБ

Предварительный просмотр:

5 нче сыйныфта туган (татар) тел дәресенә технологик карта

Тема

Боерык һәм тойгылы җөмләләр

Максат

Бурычлар

Боерык, тойгылы җөмләләр белән танышу

Белем бирүдә: җөмлә төрләре буенча алган белемнәрне һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту

Фикерләү сәләтен үстерүдә: укучыларның иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.
Тәрбияләүдә: яхшылык эшләргә омтылыш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Боерык, тойгылы җөмләләрне куллана белү

Төп төшенчәләр

Боерык, тойгылы җөмләләр, сүзтезмә, җөмлә

Предметара бәйләнеш

Әдәби уку, табигать белеме

Эшне оештыру төрләре

укытучы сүзе, сайлап язу, сәнгатьле уку, әңгәмә, эзләнү, төркемәрдә һәм мөстәкыйль эшләү.

Планлаштырылган  шәхси нәтиҗәләр:

Планлаштырылган метапредмет нәтиҗәләр:

аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре).

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү һәм аера белү.

Чыганаклар:

Укыту ресурслары: презентация, проектор (экрандаР.Миңнуллин шигыре)

Дәрес тибы:

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Дәрес этаплары

Максат

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Технология

(тәнкыйди фикерләү методикасы)

I

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Хәерле иртә, балалар!

− Бер-беребезгә, кунакларга карап елмаеп алабыз һәм шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

 Исәнләшү, дәрескә әзер икәнлекне күрсәтү

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

II

Актуальләштерү

Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укытучы өчен максат:

Әйтү максаты буенчаҗөмлә төрләрен искә төшереп, боерык  җөмләләр табуга ихтыяҗ тудыру

Укучылар өчен максат:

1. Әйтү максаты буенчаҗөмлә төрләрен искә төшерү,яңа төр җөмлә белән танышуга ихтыяҗ тудыру

-Укучылар, минем дәресне халык  шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Роберт  абый Миңнуллин шигыре белән башлыйсым килә. (Экранда фотосы чыга) - Әдәбиятны беләсез микән, тикшереп карыйк әле. Укучылар, быел Р.Миңнуллинның тууына ничә ел булды? (75)

- Афәрин, балалар.

(Экрандагы шигырь белән таныштыру, укырга кушу)

  • Шигырьдә рифма булдыру өчен, шагыйрьләр сүзләрнең урыннарын адаштыралар. Әйдәгез без бу шигъри юлларны дөрес гади җөмләләргә әйләндерик әле.

-Беренче җөмләбез әйтү максаты ягыннан нинди җөмлә? (Хикәя)

 Әлеге модельгә карап характеристика биреп карагыз әле. (Экранда)

Хикәя җөмлә

                   ↓

-эш-хәл турында хәбәр итә;

-тыныч тавыш белән әйтелә;

-җөмлә ахырына таба тавыш түбәнәя бара.

  • Хәзер шушы җөмләне сорау җөмләгә әйләндерәбез. Башта үрнәккә карап, сорау җөмләнең моделен төзик әле.

            Сорау җөмлә

  • Сорауны белдерә;
  • Сорау интонациясебелән әйтелә.

Искә төшерик әле, укучылар, сорауны нинди чаралар белдерә?

(Сорау алмашлыклары, сорау кисәкчәләре, сорау интонациясе)

Моделебез әзер. Инде сорау җөмләләр төзибез

Сорау җөмлә (экранда)

-        Сорауны белдерә;

- Сорау интонациясе белән әйтелә;

-Сорауны белдерүче чаралар

сорау алмашлыклары

сорау интонациясе;

сорау кисәкчәләре.

-Басым сорауны белдергән сүзгә  төшә.

Яшәү безгә авыр булыр иде

Яхшылыктан башка.

 Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта!

Безгә яхшылыктан башка яшәү авыр булыр иде. Шуңа күрә яхшылыкны без башта үзебез эшлик!

Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен әйтәләр. Модель буенча җөмләгә характеристика бирәләр.

Телдән хикәя җөмлә моделен үзгәртәләр.

Сорауны белдерүче чараларны кулланып, телдән җөмләләр төзиләр. (Модельнең соңгы пунктына игътибар итәләр)

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

III

Уку мәсьәләсен кую.Темага килү, дәреснең максатын билгеләү

Укытучы өчен максат:

боерык  җөмләләр табуга ихтыяҗ тудыру

Укучылар өчен максат:

яңа төр җөмлә белән танышуга ихтыяҗ тудыру

-Икенче җөмләнең ахырына игътибар итик әле. Нинди тыныш билегесе күрәсез? (өндәү). Мондый тыныш билгесе булган җөмләләр ничек аталганын кем белә? (боерык) Афәрин. Димәк, без бүген боерык һәм тойгылы җөмләләрне өйрәнәбез.

Максатыбыз нинди?

Димәк, боерык җөмләләрне сөйләмдә кулланырга өйрәнәчәкбез.

Төркемнәрдә эшне оештыру.

-Укучылар, сезнең алда карточкалар бар. Аларда җөмләләр язылган. Бу җөмләләр нәрсәне белдерә?

Җавапларны тасмалар рәвешендә тактага беркетеп бару.

Модуль төзү (телдән)

        Боерык җөмлә (экранда)

-боеруны, эш кушуны, үтенүне, киңәш итүне белдерә;

- боеру  интонациясе белән әйтелә;

-Боеру мәгънәсе  боерык фигыль белән белдерелә.

Икенче җөмлә ахырында өндәү билгесе куелганын күзәтү.

Үткәннәрне искә төшерү: боерык җөмлә икәнен әйтү.

Туган телне без дөрес сөйләшү өчен өйрәнәбез.

Боерык җөмләләрне сөйләмдә кулланырга өйрәнәчәкбез.

Төркемнәрдә эшләү. Җөмләләрнең нинди мәгънә белдерүен ачыклау. (1 нче төркем боерык җөмләләр, үтенү. 2. Боерык җөмлә-ләр, эш кушу. 3. Боерык җөмләләр, киңәш. 4. Боерык җөмләләр, боеру. 5.Боерык җөмлә-ләр,

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Проблемалы ситуация тудыру.

Укытучы өчен максат:

Укучыларга эзләнүле ситуация тудыру 

Укучылар өчен максат:

Тудырылган ситуациядән чыгу юлын эзләү 

(Ишек шакыган тавыш килә).

  • Укучылар, безгә кунаклар килә бугай. (Чыга, хат алып керә) Минем исемгә хат килгән. (Укый башлый, башын чайкый). Балалар, менә монда: “Исәнмесез, Илира Рәшитовна!”- дигәннәр дә өндәү билгесе куйганнар. Боерык җөмлә килеп чыккан. Тик алар миңа эш кушмаганнар, боерма-ганнар да. Әле тагын бер җөмләләрендә (тактага яза)  «?!» тыныш билгесе дә бар. Сезнең андый җөмләләр очратканыгыз бармы? (Тойгылы)

Ә нәрсә соң ул тойгы? Рәсемнәргә карап билгеләп карыйк әле. Нинди тойгы күрсәтелгән икән аларда.

Нәтиҗә ясап карыйк әле: тойгылы җөмләләрдә нинди тыныш билгесе куела?

-Тойгылы җөмлә

- Шатлану

-Соклану

- Курку

- Икеләнү

- Үкенү

  • Өндәү билгесе

IV

Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:

Тойгылы җөмлә турында күзаллау булдыруда ярдәм итү

Укучылар өчен максат:

Тойгылы җөмләләрне аерып, мисаллар  китереп раслый белү

-Укучылар, төркемнәрдә эшләр өчен сезгәтагын бер бирем тәкъдим итәм. Сезгә менә шушы кластерны тутырырга кирәк. Буш шакмакларга  тиешле сүзләрне язабыз.

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре

 Кластерның буш өлешен тутыру

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләр

V

Динамик пауза

Укучылар тавышсыз гына бер урыннан икенче урынга күчәләр.

-Җөмлә сүзендә ничә иҗек бар?

-Боерык сүзендә ничә иҗек бар?

-Тойгылы сүзендә ничә иҗек бар?

-2иҗек

-3иҗек

-3иҗек бар.

VI

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: сүз,җөмлә,җөмлә төрләре турында  белемнәрне практик куллана белү

– Ә хәзер, белемнәребезне тикшерү максатыннан, тест биремнәре үтәп алырбыз.

(Экранда тест биремнәре тәкъдим ителә. Укучылар сорауларга җавап бирәләр. Билгеле бер критерийларга нигезләнеп, үз белемнәрен тикшерәләр һәм бәялиләр.)

1. Билгеле бер мәгънәгә ия булган аваз яки авазлар тезмәсе:

а) сүз ә) җөмлә б) сүзтезмә

2. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикер хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе:

а) сүзтезмә ә) тезмә сүз б) җөмлә

3. Берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмлә:

а) хикәя җөмлә ә) сорау җөмлә б) боерык җөмлә

4. Сөйләүченең берәр эшне башкарырга яки аннан тыелырга кушуын нинди җөмлә белдерә.

а) хикәя ә) сорау б) боеру 5. Эмоциональ яктан бизәлеп, көчле тойгы интонация белән әйтелә торган җөмлә:

а) тойгылы җөмлә ә) боеру җөмлә б) сорау җөмлә

– Укучылар, җавапларны тикшереп алабыз һәм үз-үзебезне бәялибез.

• Хатасыз – «5»ле

• 1–2 хата – «4»ле

• 3–4 хата – «3»ле        

Тестны эшлиләр һәм бәялиләр.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда  “Аңлатмалы сүзлек” куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Рефлексия

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

1. Рефлексия.

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?  Дәрес сезгә нәрсә бирде?

Балаларның җаваплары

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Тәнкыйди фикерләү методикасы

VII

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

  • Укучылар, мин бит хат турында оныта язганмын. Аны миңа кошлар җибәргәннәр. Менә нәрсә дигәннәр алар:

“Кыш җитте. сезгә күңелле, рәхәт. Чана, чаңгы шуасыз, Кар бабайлар ясыйсыз. Салкыннан курык-мыйсыз. Без дә салкыннан курыкмыйбыз куркуын, тик менә ачлык безне бик куркыта. Балалар, безгә ярдәм итегез әле! Безгә җимлекләр ясап куегыз! Анда ярма, көнбагыш, ипи валчыклары салыгыз. Тик кара икмәк салмагыз! Ул безгә ярамый. Сезнең күчтәнәчләрегез безгә озын кышта ярдәм итәчәк һәм безне ач үлемнән алып калачак!”

  • Никадәр боерык, тойгылы җөмлә язганнар кошлар. Балалар, кошларга ярдәм итәбезме? Мин сезгә берничә җимлек рәсеме алып килдем, аларны бик җайлы гына ясап була. Яхшылык эшлик, балалар, ул безнең үзебезгә әйләнеп кайтачак.

Өй эше менә шушы үтенеч белән бәйле. Өйдә, әйтү максаты ягыннан өйрәнелгән барлык җөмлә төрләрен кулланып, “Кошларга безнең ярдәм” темасына хикәя язып килергә һәм җимлек ясарга кирәк булачак.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән “Салават күпере – дуслык күпере” дәресенә технологик карта

5 нче сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен “Салават күпере – дуслык күпере” (“Балачак – хәтердә мәңге калачак...” циклының йомгаклау дәресеннән соңгы 9 нчы дәресе ) дәресенә технологик карта...

Татар теле дәресенә технологик карта

       Актуальлек.  Федераль дәүләт белем бирү стандарты куйган таләпләрнең иң мөһиме – укытучы һәм укучы арасындагы эшчәнлекне дөрес итеп оештыру, ягъни укучылар...

Татар теле дәресенә технологик карта

3нче сыйныф,рус балалары өчен дәреснең технологик картасы...

Татар теле дәресенә технологик карта

Федераль дәүләт белем бирү стандарты куйган таләпләрнең иң мөһиме – укытучы һәм укучы арасындагы эшчәнлекне дөрес итеп оештыру, ягъни укучылар белем алырга килә, ә укытучы белем алу процессын ое...

5 сыйныфта әдәбият дәресенең технологик картасы. (рус төркеме)Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. “Су анасы” әкият-поэмасы

5 сыйныфның рус төркеме өчен әдәбият дәресенең технологик картасы. Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. “Су анасы” әкият-поэмасы...

Татар теле дәресенә технологик карта Тема: "Сүз ясагыч кушымчалар"

Технологическая карта к уроку родного (татрского ) языка в 3 классе...