Литературная композиция Булат Сулейманов - беренче себер шагыйре
план-конспект урока (9, 10 класс)

Гайсина Гузяль Абдулбариевна

Материал по творчеству поэта Булата Сулейманова.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әдәби композиция: “Булат Сөләйманов – беренчесебер шагыйре”.

(Алып баручылар – укытучы һәм укучы; шигырь ятлаучылар - укучылар)

1нче алып баручы. Халык арада күп талантлы кешеләр. Алып карыйк әдәбиятыбызны. Шагыйрьләр, язучылар – М.Җәлил, Г.Тукай, Ә.Фәйзи, Г.Кутуй, һ.б.

Барысы да әйтерлек Татарстанда туып, үсеп, иҗат иткәннәр. Хәзерге көндә безнең Себердә дә әдәби талантлы язучылар күренә башлады. Иң беренчеләрдән булып Якуб Зәнкиев белән танышып киткән идек. Ә бүген без беренче себер шагыйре Булат Сөләйманов, аның иҗаты белән танышабыз.

1938 нче елда Төмән өлкәсендә Вагай районының Иртеш яры буйларында урнашкан Сопра авылында туа Булат Сөләйманов. Монда тугач, монда үскәч, монда буй җиткәч, шагыйрь булгач ул бар шигырьләрендә диярлек үз авылын искә алып шигырь яза.

Сопра.

Бөтен Себер буйлап, орлык кебек,

Татар авыллары сибелгән,

Гасырларның изге туфрагына

Тамырлары тирән күмелгән.

Исемнәре читтән килгән түгел:

Бәеш, Рәнчек, Меткә, Киндерле.

Шулар арасында минем Сопра да бар,

Туфрагында безнең Себернең.

Ул һаман да Сопра булып яши,

Юкса, күпме дәвер узылган.

Беркем белми, шундый сәер исем

Каян алып, ничә кушылган?

Яулар килгән, илләр алышынган

Алышынмаган ләкин бу исем.

Алышынмадым,юк, алышынмадым, мин!

Тамырларым минем нык! – дисен.

Сопра түгел, аның исеме белән

Туган илем үзе эндәшә.

Мин бер улы аның,ишетегез!

Киләчәккә бүген миндәшәм.

Сопра булып Сопра калыр әле.

Иртеш таллары да ул буйда.

Һәр ел саен иген батырлары

Мәйдан тотса ирләр, яшьләрбергә

Туган туфрак икән нык терәк

Томан ага аксакаллар килгән

Уйларында бары бер теләк.

Атлар сыман җирсеп бер мәйданга

Җыйналырбыз әле. Кем белгән,

Орлык кебек, бөтен Себер буйлап

Татар авыллары сибелгән.

2нче алып баручы. Гаиләдә 8 баланың олысы Булат була. Колхозчы әтисе тәрбияне Булатка ишәйтер өчен күп көч түгә. Ул 10 классны экстерн тәртибендә тәмамлап, киң дөнья белән танышыр өчен ерак юлларга чыгып китә. Хыялны биләгән нурлы Казанга аяк баса. Кояшлы Ташкент белән таныша, Баку урамнарын таптый, Мәскәү сарайлар ишеген шакый. Аны бер кайда да өф-өф итеп иркәләп, назлап торучы юк. Кая барса да Булатка язмышны үзенә ясарга туры килә: Омскида йортлар буйый, бетон сала, Казанда урам себерә, куас сата, Әзербайҗанда җир мол чыгара. Фрунзеда балта тукылдата, туган ягында төзелештә эшли, башка якларда тагын әллә ничә һөнәр үзләштерә.

Төзүче хыялы.

Хезмәт дәрте кайнап торган чакта

Юк киртәләр хыял көченә,

Йолдызларга хәтта менеп була

Кирпеч салып кирпеч өстенә.

Күкрәгемә сыймый хыялларым

Үз эшемә гашыйк булганга,

Яшьлек дәртем язгы ташкын булып

Хисләремә кереп тулганга.

Янып эшлим, кышкы салкын җилләр

Битләремнән үбә тукталып.

Без төзегән йортка, әйтерсең лә

Уяналар таңнар сокланып.

1нче алып баручы. Дөнья гизә, тормыш сикелтәләрен уза Булат. Вакыты-вакыты белән талчыгып, дулкын каккан йомычкыдай, яр читендә дә утырып калгалый, әмма туган ягына, Себеренә мәхәббәте, әдәбиятка һәм туган теленә бирелгәнлеге аны яңадан аякка бастыра.

Бүлмәмдә саф нарат исләре

Гомергә искәч тә туймассың,

Үзләре артыннан ияртеп,

Бүлмәдән чыгара уйларым.

Уйларым артыннан чабам мин

Тышаудан ычкынган ат сыман

Тоболга сугылмый үтелсә,

Үземә мин үзем ят сыман.

Әйтәсең, үткәнгә кагылма,

Каян ул халыкны аңлавы

Баш куеп тыңла, бу җирдән

Ишетелер богаулар чыңлавы.

Йөрәгем аркылы кичерәм

Дәверләр гасырлар тавышын

Бөртекләп җыйган күк җыям мин

Халкымның шатлыгын – сагышын.

Әйтмәгез Себерем хакында-

“Үткәндә каргалсын, аңлагыз,

Ул минем туган җир и туган!”

2 нче алып баручы. Тубылда  чыгып башлаган  “Ленин юлы” газетасы аңа иҗади караш куйган беренче дус һәм остаз була. Башта мәкалә. Хәбәрләр яза. 1962елдан аның шигырьләребастырыла. Бу юлы ул озакламый Казан университетының татар бүлегенә керә.

Китүләре бигрәк авыр икән.

Ерак юлга чыгып китүләре

Авыр икән туган җиреңнән.

Әй, Иртышым! Эчкән суларың да

Кипмәгәннәр минем иренемнән.

Сине сөюем, сине сагынуларым

Биләделәр минем күңелемне

Әй, Иртышым! Синең ярларыңда

Сыгылып үскән таллар дисеңме,-

Бар да, бар да минем йөрәгемдә

Үзләренә урын алганнар.

Ак калфаклы шаулы дулкыннарың

Җырларыма кереп калганнар.

Әй, Иртышем! Синнән китсәм дә мин

Гомерлеккә ташлап китмимен

Йөрәк түгел, гүя дулкыннарың

Кага кебек күкрәк читлеген.

1нче алып баручы.Туган ягын юксынуын тойган Булат 1974 елда Мәскәүдә М.Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлагач, җир астыннан нефть ташкыннары бәреп чыккан туган ягына кайтып урнаша һәм замандашларыбызның данлы эшләренә сүздән һәйкәл салырга керешә.

Буровойдан кайтып киләм көйләр көйләп,

Кара ташкын тишеп чыкты катламнарын

Баскан саен карлар да җырлап бара.

Җир күтәрер микән минем шатлыгымны!

2нче алып баручы.Аның шигырьләре туган теленнән башка рус, кыргыз, әзербайҗан, башкорт телләрендә дә дөнья күрә. 1976нчы елда исә “Бер көлтә” әсәре “Юность” журналыконкурсы лауреаты була. 1980нче елда Татарстан китап нәшрияты аның “Таңнар фонтаны” җыентыгын бастыра.Озакламый шагыйрьнең “Ак метеор” дигән икенче китабы да дөнья күрә.

1нче алып баручы. 1984 нче елда Булат Сөләйманов СССР язучылар берлегенә кабул ителгәч, ул каләмен проза өлкәсендә дә сыный башлый. Тик аның бу әсәре нәшриятта дөнья күреп өлгерми. Туган ягына кайта. Иртеш суын эчкәч, карурманнар битендә үскән Булат үзен төп себер татары да дип исәпли.

Мин төп себер татарымын чыгышым белән

Гомер сөргән монда минем бабаларым...

Чал Иртешнең үзе кебек борынгыдан

Яшәп килә монда татар балалары

Мин килмешәк түгел монда, туган җирем.

Гомерлеккә сине ташлап китә алмам.

2нче алып баручы. Булат Сөләйманов үз иҗатына тәнкыйть белән карый. Тагын да яхшырак язарга, матуррак, мәгънәлерәк яшәргә омтыла, ләкин аның хыяллары тормышка ашмый кала. 1991 нче елның январь аенда йөрәге туктап, ул вакытсыз дөньядан китә.

1нче алып баручы. Булат Сөләйманов үзе үлсә дә, аның эшен, идеяләрен тормышка ашыручылар күп калды. Татар мәдәният үзәгендәге инструменталь ансамбль “Сапфир”ның җитәкчесе Рөстәм Русин 20 дән артык Булат шигырьләренә көй язды. Җирле шагыйрәбез Әлминур Булат Сөләймановка багышлап шигырь язган:

Ак каенлы яшел болыннардан,

Иркен сулап, шагыйрь атлады.

Иле өчен, туган халкы өчен

Сүнмәс мәхәббәте балкыды.

Син яраттың туган себер халкын,

Урмандагы сайрар кошларын.

Син яраттың туган туган себер табигатен,

Алар өчен якты юл ачтың.

Ярсу йөрәк кызу тизлек белән

Үтте аның яшьлек еллары

Бердәмлеккә хисләр юнәлгәндә

Ник ашыкты аның уйлары.

Бу дөньяда була ялгышу да,

Ачыну да көчле тупаслык.

Тик борчылма, абый, бу хәлләргә,

Җиңә белә барын яхшылык.

Озатабыз сине соңгы юлга

Йөрәк эрнеп, моңсу йөз белән,

Ак чәчәкләр төзеп эзеңә,

Тыныч йокы теләп үзеңә.

Шагыйрь үлсә, аның эше кала,

Исеме кала халык күңелендә,

Һич онытмас сине туган халкың,

Саф күңелең, тугры йөрәгең.

Тукталса да синең гомер юлның,

Иҗат юлың һич тә тукталмас,

Дәвам итәр аны сөйгән халкың

Сине, якын күргән шагыйрен.

Әдәби композиция:

“Булат Сөләйманов – беренче себер шагыйре”.

        

                                                                                  Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                   Гайсина Гүзәл Абдулбари кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературная композиция по творчеству А.П. Чехова

Цели: расширить представление учеников 8-11 класса о личности писателя; формировать интерес к произведениям А.П. Чехова; развивать творческие способности учащихся. ...

Музыкально-литературная композиция "Подвиг ленинградцев"

Музыкально-литературная композиция "Подвиг ленинградцев" посвящена Дню полного освобождения ленинградцев от вражеской блокады. В композицию вошли стихи, песни, посвящённые подвигам ленинградцев....

Блокада Ленинграда (Литературная композиция для классного часа)

Поборка стихов, материалов о блокаде Ленинграда.Составлена в виде литературной композиции....

Литературная композиция "...Нет, устье Волги сына не забудет".

Литературная композиция знакомит учащихся с поэтами-астраханцами участниками Великой Отечественной войны.Материал способствует развитию интереса к поэтическому творчеству, воспитанию патриотизма.Работ...

Булат Сулейманов – основоположник сибирско-татарской литературы

Поэзия Булата Сулейманова затрагивает многие актуальные проблемы, присущие региону. В произведениях высвечены негативные и позитивные потенции общества. Психологические ассоциации картин природы ...

Музыкально - литературная композиция по творчеству Николая Рубцова «Россия! Русь! Храни себя, храни!» Музыкально - литературная композиция по творчеству Николая Рубцова «Россия! Русь! Храни себя, храни!»

Николай Рубцов будет жить в своем народе, как будут жить свободные, глубокие, печальные и светлые звуки его стихов, будет звучать его негромкий и добрый поэтический голос. И чистая звезда его душ...

Литературная композиция по страницам произведений о детстве "В стране литературных героев"

quot;Какой великий праздник - хорошая, правильная книга...Эти книги вымыли мне душу, очистив от шелухи впечатлений нищей и горькой действительности; я почувствовал, что такое хорошая книга, и понял е...