Без – Тукайлы халык
материал (6 класс)

Без-Тукайлы халык

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_-tukayly_halyk_1.docx89.54 КБ

Предварительный просмотр:

Башкортстан Республикасы мәгариф министрлыгы

Туймазы районы муниципаль районы хакимиятенең

мәгариф идарәлеге

Без – Тукайлы халык

(ГабдуллаТукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Укытучы:

Сәмигуллина Алсу Рифгәт кызы

Без – Тукайлы халык

(Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Габдулла Тукай

Максат. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты аша татар теленең сафлыгын, бөеклеген укучыларыбызга җиткерү, буыннан-буынга тапшыру;Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, сәнгатизәвык, шәхестә милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисе, миллиәдәбиятка, мәдәнияткә, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлар. Г.Тукай портреты, китаплары,аның тормышын һәм иҗатын чагылдырган слайдлар, компьютер,

Г.Тукайның «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык» әкиятләренә ясалган иллюстрацияләр.

1 Алып баручы: Исәнмесез, мөхтәрәм милләттәшләр,укучылар ! Бүген без сезнең белән халкыбызның яраткан шагыйре - бөек Тукаебызның туган көненә багышланган “ Без - Тукайлы халык” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә җыелдык. Хөрмәтле милләттәшләр, кичәбезне ачып җибәрергә рөхсәт итегез.

2 Алып баручы: Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала.Татар тарихында XX гасыр Тукай гасыры булды, чөнки бөек шагыйрьдән дә мәшһүррәк шәхес юк иде. Инде XXI гасырда да аның милләтебезгә йогынтысы бәяләп бетергесез. Тукай әсәрләре белән телебез ачылган, әкиятләр аңларлык вакыттан алып күңелебезгә кергән. Тукайның «Туган тел» җыры милләт гимнына әверелде! «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» юллары безне дөньяның матурлыгын күрергә өйрәтте.Тукаебызны онытырга һич ярамый! Тукаен оныткан кеше туган телен дә онытачак.

1нче укучы: Тарих бик күп шәхесләрне белә,

Бөек шәхесләргә дөнья бай.

Сәнгать дөньясында яши маяк булып,

Мәңге яши, яшьни, яшь Тукай!

2нче укучы: Халкым күңеленә ак нур сиптең

Кара төндә булдың якты ай,

Шаулы язның тынмас тургаедай

Мәңге дәртле җырчы – син Тукай!

3нче укучы: Тукай – шагыйрь, Тукай остаз, Тукай ага,

Кызыл гөлләр башын игән сиңа таба!

Идел суы, синең яннан узган чакта,

Дулкыннарын әкрен генә ярга кага.

4нче укучы: Урам чатларыннан эзләмәгез

Тукай баскан утлы эзләрне.

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,

Йөрәкләрдә Тукай сүзләре.

5нче укучы: Яшь каендай матур тулыланып,

Шаулап үсеп килгән чагында,

Янып торган якты йодлыз сүнде

Унөченче елның язында.

1 Алып баручы: Шагырьнең күп әсәрләре туган халкына, туган җиренә чиксез хөрмәтен чагылдыра торган гимн булып яңгырый.

Тау башына салынгандыр безнең авыл

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул,

Авылыбызның ямен, суы, тәмен беләм,

Шуңа күрә, сөям җаным-тәнем белән.

(Укучы башкаруында җыр)

1 нче алып баручы. (“Зиләйлүк” көенә) Тормыш аны, тәпи басу белән,

Җитәкләде ике кулыннан;

Җитәкләде язмыш, кай җирләргә

Алып чыгар авыр юлыннан.

2 нче алып баручы. Габдуллага 4 ай булганда — әтисе, 3 яшь тә 9 ай чагында әнисе Мәмдүдә вафат була.

1 нче алып баручы. Шуннан соң шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана: кулдан-кулга, оядан-ояга күчеп, авылдан-авылга йөреп Тукай үзенә җылылык, сыеныр урын эзли.

2 нче алып баручы.Ятим Апушның балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авылларында һәм Казан, Җаек (Уральск) шәһәрләрендә уза.

Сәхнәгә кулына китап тотып кечкенә Апуш булып киенгән укучы чыга, “Исемдә калганнар“ истәлегеннән өзек сөйли. ...Мин, кышкы көннәрдә, төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан өйгә кермәкче булып ишеккә киләм икән. Әмма ишекне ача алмыйм, аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Шуннан әби-карчыкның: «Кадалмас әле, килмешәк!»—дигән сүзләрен ишетәм. Ул мине үзе теләгән вакытта, орыша-орыша кертә икән... Әни үлгәч, мин бөтенләй ятим булып калды

1 нче алып баручы Җәйнең матур чагы. Кояш көлә,

Бар табигать ничек сөенә!

Нәрсә уйлап килеп керде икән

Кырлайдагы Сәгъди өенә?

2 нче алып баручы Бу бишенче гаилә, Габдулланы

Кабул итте бүген үзенә.

Авырсынма, изге Кырлай җире,

Сыендыр син, берүк күпсенмә.

Сәгъди абзый чыга

Йокла, Апуш... Төннең гөжләве дә,

Тынлыгы да куркытмасын сине...

Йоклаганда бары яңа җирдә

Татлы төшләр генә керсә иде.

Йокла, бәбкәм, ерак илләр үтеп

Яңа җиргә оя корган сыман...

(Апушны сәхнәдәге арбага яткыра, бала йоклап китә, төш күрә)м...

1 Алып баручы: Туган көннән алып гомеребезнең ахырына чаклы озата килә. Сабый вакытта күңелләргә су анасы шом сала, төштә Шүрәлесе кытыклап теңкәгә тия.

1нче укучы: Су анасы, шүрәлеләр белән

Әкият дөньясында югалдым.

Укый-укый синең шигырьләрне

Олы тормышка мин юл алдым.

2нче укучы: Иң матур җир кайда дисез,

Билгеле Кырлай җире,

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

Су анасы, шүрәлеләр

Ел да җыела бире.

(сәхнәләштерелгән күренеш, “Су анасы”.)

3нче укучы:Гомере буе халкым моңлы булган,

Гармуннарын сузып уйнаган.

Күңеле һәрчак моңлы булган,

Күзләрендә утлар уйнаган.

«Карурман»ны сузып җырлаган ул,

Ә күңеле кара булмаган.

Биеклекне максат итеп куйган,

Якты уйлар гына уйлаган.

Бер бала гармунда «Әллүки» көен башкара.

Икенчесе шул ук көй астында «Милли моңнар» шигырен (Г. Тукай сүзләре) укый.

2 Алып баручы: Татар халкы Тукай белән горурлана. Чөнки ул гаҗәеп зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген күрсәтте. Шагыйрьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары бүген дә безнең замандашлар булып яшиләр, халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтәләр.

Сәхнәгә Кәҗә белән Сарык булып киенгән 2 укучы чыга. Кулларында капчык.

Сарык. Мә-ә-ә! Без кая килеп чыктык? Урман да түгел бу, алан да түгел. Ә бу нинди балалар?

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! И надан сарык! Күрмәдеңмени! «5 нче мәктәп» дип язылган иде бит!

Сарык. Мә-ә-ә! Исәнмесез, балалар? Бигрәк матур киенгәнсез, әллә берәр бәйрәмгә җыелдыгызмы?

Балалар. Әйе, бүген сөекле Тукаебызны искә алу көне, бүген — бәйрәм!

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Нәрсә карап торасың, ач тизрәк капчыгыңны. Бәйрәмгә бүләксез килмиләр бит. (Сарык капчыкны чишә башлый.)

Сарык. Мә-ә-ә! Бүре башын гына тартып чыгара күрмә, балалар куркып качарлар. Бәйрәм бит бу!

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Капчыкта китаплар күп, залдагы балаларның барысына да җитәр.

Сарык. (Капчыктан китап ала.) Менә бу — «Бәхетле бала» китабы. Күргәнегез бармы, балалар?

Ике бала йөгереп чыга. Бар, бар, без аны укыдык. Анда «Кызыклы шәкерт» шигыре бар.

Алар «Кызыклы шәкерт» шигырен башкара

- Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;

Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

- Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

- Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!

Сарык. (Капчыктан китап ала.) Мә-ә-ә! Менә бу нинди китап? Мин укый белмим.

Балалар. «Бала белән Күбәләк»!

Залга Бала белән Күбәләк булып киенгән ике укучы чыга.

Кәҗә. Мә-ә-ә! Үзләре дә килеп җиткәннәр. Әйдәгез, аларны тыңлыйк әле.

Ике укучы «Бала белән Күбәләк» (Г. Тукай сүзләре, З.Хәбибуллин көе) җырын җырлый.

Бала:

Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

Күбәләк:

Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын,

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,—

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Капчыктагы китап саны 12 ки-ки! Менә бу нинди китап?

Балалар.“Фатыйма белән сандугач”

“Фатыйма белән сандугач” шигырен башкаралар

Фатыйма:

Ни өчен син сайрамыйсың, сандугач?

Шат була күңлем минем син сайрагач.

Читлегең әйбәт, яныңда бар ашың:

Ник күңелсез син болай, бөктең башың?

Сандугач:

Аһ, минем сайрар җирем урман иде,

Анда һәртөрле кызык тулган иде.

Мин бу җирдә нигә шатлык күрсәтим?

Анда өч баш кошчыгым калды ятим!

Һәм мине анда тагын дустым көтә,

Сагына ул, саргая ул, ут йота.

Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул,

Булса да алтын, һаман да читлек ул.

Фатыйма:

Йә, алайса, мин ишек ачтым сиңа:

Бар, азат бул, кыйл миңа изге дога.

Бар, җаным, инде яшел урманга оч,

Тиз ятим кошчыкларың берлән кавыш!

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! (Капчыгын актара.) Капчыкта тагын бер китап калган әле...

Сарык. Бу китап сезгә танышмы, балалар?

Бала. Бик таныш. “Туган авыл” дип атала.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,

Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем.

Абый белән бергәләшеп, кара җирне

Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер: кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Капчыкта ниләр бар икән?..

Сарык. Китаплар бетте...

(Таң ата, әтәч кычкырган тавышлар)

Апуш (уяна)Бу төшмени?

Мин өнемдә, дидем!

(Сәгъди абзый чыга, Апушны җитәкләп ала)

Сәгъди абзый. Гүзәллеген кара әле, Апуш,

Могҗизасын кара иртәнең.

Бу бит туган илең,

Шундый кодрәт сиңа бирелгән –

Аера алмас безне бернинди көч

Апуш иле, Тукай иленнән.

Апуш Беркайчан да аерылмас миннән

Кырлай җире –

Изге туфрагым!

1 нче алып баручы .Кичәбезне Г. Тукай сүзләренә халык иҗат иткән «Туган тел» җыры белән тәмамлыйбыз.

«Туган тел» җыры башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла.   Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...

Без – Тукайлы халык.

Эш тәҗрибәсеннән газетага җибәрелгән мәкалә....

"Без Тукайлы халык" Әдәби-музыкаль чара

Г.Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль чара...

Без - Тукайлы халык!

           Бәйрәм сценарие.             Максат: Тукай әсәрләренең геройлары белән очрашу, бөек шагыйрь шигырьләреннән өзекләр ук...

Без – Тукайлы халык

8-9 сыйныф укучылары өчен Г.Тукай иҗатына багышланган уен-бәйге...

"Без-Тукайлы халык"

Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә...