Без – Тукайлы халык.
статья на тему

Мостафина Илһамия Мингали кызы

Эш тәҗрибәсеннән газетага җибәрелгән мәкалә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay_zametka.doc32 КБ

Предварительный просмотр:

Без – Тукайлы халык.

Яздан аерып булмый Тукайны!

Язда килгән, язда ул янган.

Язы, киләчәге барлар ничек китсен,

Ничек югалалсын дөньядан.

Равил Фәйзуллин.

Җирдә яз, яз исе, яз төсе. Матур теләкләр, күркәм гамәлләр белән килсен яз. Язгы гөрләвекләр шавы төсле, һәр ел саен татар күңелен уятып, яз кояшы төсле балкып, милли аңыбызга нур өстәп туган Тукаебызны 26 нчы апрель көнне һәр татар кешесе  искә ала.

Тукай – татар әдәбияты күгендә генә түгел, ә барча төрки телле халыклар мәдәнияте гөмбәзендә дә якты йолдыз ул. Аның гомере кыска булса да, ул иҗат ялкынында лирик та, җәмгыятьнең бозык чирләрен рәхимсез камчылаган ачы сатирик та, заманының иң мөһим социаль-сәяси күренешләрен ачып салган публицист та булды. Кыска гына гомерендә аңа әллә ничә тапкыр гаять авыр тормыш шартларын җиңеп чыгарга туры килсә дә, ул үзенең көчле рухлы талант иясе, кабатланмас шәхес икәнен раслап, тарихи оптимизмны һәм кешелекнең тантана итәчәгенә ышанычын, халыкка мәхәббәтен беркайчан да җуймады. Тукай – бөтен дөнья буйлап таралган татар диаспорасы өчен милли бердәмлек һәм яңарыш символы.

Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, “М. И. Абдрахманов исемендәге Яңа Ибрай гимназиясе” укучылары һәм укытучылары коллективы белән Г.Тукайның 125 яшьлек юбилее уңаеннан гомуммәктәп күләмендә чаралар үткәрдек. Беренче сыйныфтан алып унберенче сыйныф укучыларына кадәр, һәр конкурсларга ныклап әзерләнеп, уңышлы чыгышлар ясадылар. Гимназиябездә билгеләнгән телләр декадасы кысаларында атна буена милли киемле татар егет-кызлары, Тукай әкиятләреннән “Шүрәле”, “Су анасы”, “Акбай”, “Бичара куян”, “Таз” һ. б. күп кенә геройлар сәхнәбезне бизәделәр. Ә белем һәм тәрбия учагы булган мәктәбебез заллары Тукайга багышланган газеталар һәм аның иҗаты буенча ясалган рәсемнәр күргәзмәсенә әйләнде. Конкурслар да күп төрле: газеталар, рәсемнәр, презентацияләр, җыр һәм шигырьләр башкару, әсәрләрне сәхнәләштерү.

Беренче көн “Шигырьләр һәм җырлар” бәйгесе итеп үткәрелде.Кичәне  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәбирова Альбира Нурмөхәммәт кызы алып барды. Жюрига да эш кыен: сәхнәдә конкурсантлар күп, барысы да сәләтле, талантлы. Ә шулай да иң-иңнәребезне атамыйча булмас. Болар, шигырь сөйләүдә: Нуртдинов Рәфис, “Милли моңнар”, 3 нче сыйныф; Әхмәтҗанова Алинә, “Пар ат”, 6б сыйныфы;  Могыйнова Алисә, “Милли моңнар”, 10 нчы сыйныф; ә җырчылар: Мотыйгуллина Зифа, “Туган авыл”, 3 нче сыйныф;  Камалов Рәдиф, “Бәйрәм бүген”, 5 нче сыйныф; Сабиров Финат, “Туган тел”, 10 нчы сыйныф. Кичәдә Тукайның дистәләгән шигырьләре җыр булып яңгырады, һәр катнашучы шагыйрь иҗаты  милли моңнарның саекмас чишмәсе  булуын тойды. Тукай әсәрләренең сүзләре дә,  моңы да сихерли,өздереп-өздереп яңгырый бит. Шагыйрь үзе дә көйнең кыйммәтен нык аңлаган. “Милли көй”, “зарлы,моңлы  көй”, “өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә”, “милли хисләр белән ялкынланып”, “сызлып-сызлып чыга”- бу бит Тукайның  “Милли моңнар”ыннан сүзләр. Ә авторның бу әсәре үзе татар халкы язмышы елъязмасы ролен үти.

Икенче көн “Тамашалар зал”ы яшь талантларны барлады. Бу кичәне үзем алып бардым. Бу көнне безнең тарафтан әсәрләрне сәхнәләштерү һәм язучы иҗаты буенча презентацияләр конкурсы үткәрелде. Тел һәм әдәбият дәресләрендә, үзебезнең авылда туып-үскән, бүгенгесе көндә Галиәскәр Камал һәм Кәрим Тинчурин театрлары артистлары булган Шамил Фәрхетдинов, Алсу Каюмова кебек авылдашлары-бызның иҗатларын өлге итеп өйрәтелгән укучыларыбыз чын сәнгать әсәрләре тудырдылар. Сыйныф җитәкчеләре белән берлектә “Кызыклы шәкерт” (1 нче сыйныф-Гафиятова Р.Г.), “Бала белән күбәләк” (2 нче сыйныф-Якупова Г.М.), “Таз” (3 нче сыйныф-Нургатина А. М.),  “Уянмас йокы” (5 нче сыйныф-Мостафина И. М.), “Су анасы” (6 нчы б сыйныфы-Мотыйгуллина Г.Э.), “Эш беткәч уйнарга ярый” (7 нче сыйныф-Кубиева Г.Х.), “Китмибез!” (8 нче сыйныф-Кәбирова А. Н.) әсәрләрен бәягә куйдылар. Җиңүче итеп “Таз” әсәре билгеләнде. Шуннан соң презентацияләр бәяләнде. Җиңүчеләр: “Тукай эзләре буйлап”-Вәлиуллина Гөлназ һәм Кәмәлиева Язилә (8 нче сыйныф-Кәбирова А.Н.), Салахов В.М. (9 нчы сыйныф-Мотыйгуллина Л.Н.). Рәсем һәм газеталар конкурсының нәтиҗәләре түбәндәгечә булды. Рәсемнәрдә иң-иңнәр:Кәримова Илһамия, Замалетдинова Гөлназ, Агъләмиева Алсулар, ә газеталарда: 2, 4, 5, 7, 11 нче сыйныфлар. Кичәдән шагыйрь үрнәгендә һәр укучы балачактан татар халык иҗатын яшәү рәвеше итеп, туган халкының тормышы, өмет-хыяллары, тарихы, кайгы-шатлыклары көзгесе дип аңлап таралышты.

“Сәнгатебез күкләрендә

Кояшыбыз, аебыз,

Бар җиһанга күренерлек

Кадерле Тукаебыз”-

дип яза И. Юзеев. Без дә декадабызны район, республика бәйгеләрендә катнашып, 5 нче сыйныфлар тарафыннан әзерләнгән “Язлар безгә Тукай белән килә” кичәсе белән йомгакларга телибез.

“Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

Дәшми калмам, Газраилне күргәндә дә,

Сез каласыз, без китәбез, дип җырлармын,

Җәсәдемне туфрак белән күмгәндә дә”,-

дип язган бөек шагыйребез Тукай. Әгәр без, тел мөгаллимнәре, укучыларда, халыкта милли үзаң, мәдәниятебезгә,бай мирасыбызга мәхәббәт тәрбияләсәк, халык яшәр, аның җырлары да, иманы да сакланыр. Барыгызга да имин тормышлар алып килсен яз.    

Мостафина Илһамия Мингали кызы,

Яңа Ибрай гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла.   Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...

"Без Тукайлы халык" Әдәби-музыкаль чара

Г.Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль чара...

Без - Тукайлы халык!

           Бәйрәм сценарие.             Максат: Тукай әсәрләренең геройлары белән очрашу, бөек шагыйрь шигырьләреннән өзекләр ук...

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...

Без – Тукайлы халык

8-9 сыйныф укучылары өчен Г.Тукай иҗатына багышланган уен-бәйге...

"Без-Тукайлы халык"

Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә...