"Без-Тукайлы халык"
методическая разработка (9 класс)

Сафиуллина Эндже Данисовна

Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әдәби-музыкаль кичә22.91 КБ

Предварительный просмотр:

Без – Тукайлы халык

(Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Максат: Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты аша татар теленең сафлыгын, бөеклеген укучыларыбызга җиткерү, буыннан-буынга тапшыру.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, китаплары. Плакатлар:

1. «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!»

2. «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын».

Г.Тукайның «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык» әкиятләренә ясалган иллюстрацияләр.

1 Алып баручы:

     Исәнмесез, хәерле көн! Бүген без сезнең белән халкыбызның яраткан шагыйре – бөек Тукаебыз иҗатына  багышланган “Без-Тукайлы халык” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә җыелдык. Кичәбезне ачып җибәрергә рөхсәт итегез.

2 Алып баручы: 

     Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала. Татар тарихында XX гасыр Тукай гасыры булды, чөнки бөек шагыйрьдән дә мәшһүррәк шәхес юк иде. Инде XXI гасырда да аның милләтебезгә йогынтысы бәяләп бетергесез. Тукай әсәрләре белән телебез ачылган, әкиятләр аңларлык вакыттан алып күңелебезгә кергән. Тукайның «Туган тел» җыры милләт гимнына әверелде! «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» дигән юллар безне дөньяның матурлыгын күрергә өйрәтте.

1 нче укучы:

Тарих бик күп шәхесләрне белә,

Бөек шәхесләргә дөнья бай.

Сәнгать дөньясында яши маяк булып,

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

2 нче укучы:

Халкым күңеленә ак нур сиптең,

Кара төндә булдың якты ай,

Шаулы язның тынмас тургаедай

Мәңге дәртле җырчы – син Тукай!

3 нче укучы:

Тукай – шагыйрь, Тукай остаз, Тукай ага,

Кызыл гөлләр башын игән сиңа таба!

Идел суы, синең яннан узган чакта,

Дулкыннарын әкрен генә ярга кага.

4 нче укучы:

Урам чатларыннан эзләмәгез

Тукай баскан утлы эзләрне.

Йөрәкләрдән анны сез эзләгез,

Йөрәкләрдә Тукай сүзләре.

5 нче укучы: 

Яшь каендай матур тулыланып,

Шаулап үсеп килгән чагында,

Янып торган якты йолдыз сүнде

Унөченче елның язында.

1 Алып баручы: 

     Шагыйрьнең күп әсәрләре туган халкына, туган җиренә чиксез хөрмәтен чагылдыра торган гимн булып яңгырый:

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

(Укучы башкаруында җыр)

2 Алып баручы: 

     Туган көннән алып гомеребезнең ахырына чаклы безне Тукай әкиятләре озата килә. Сабый вакытта күңелләргә Су анасы шом сала, төштә Шүрәлесе кытыклап теңкәгә тия.

6 нчы укучы: 

Су анасы, Шүрәлеләр белән

Әкият дөньясында югалдым.

Укый-укый синең шигырьләрне,

Олы тормышка мин юл алдым.

7 нче укучы: 

Иң матур җир кайда дисез,

Билгеле, Кырлай җире,

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

Су анасы, Шүрәлеләр

Ел да җыела бире.

(Укучылар башкаруында “Су анасы” биюе.)

8 нче укучы: 

Гомере буе халкым моңлы булган,

Гармуннарын сузып уйнаган.

Күңеле аның һәрчак моңлы булган,

Күзләрендә утлар уйнаган.

9 нчы укучы:

«Карурман»ны сузып җырлаган ул,

Ә күңеле кара булмаган.

Биеклекне максат итеп куйган,

Якты уйлар гына уйлаган.

(Курайда «Әллүки» көе башкарыла.)

1 Алып баручы: 

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый 
Чын безнеңчә матур, милли көй; 
Башка килә уйлар төрле-төрле, — 
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә 
Татар күңеле ниләр сизгәнен; 
Мискин булып торган өч йөз елда 
Тәкъдир безне ничек изгәнен.

Күпме михнәт чиккән безнең халык, 
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр белән ялкынланып, 
Сызылып-сызылып чыга күңеленнән.

Хәйран булып җырны тыңлап тордым, 
Ташлап түбән дөнья уйларын; 
Күз алдымда күргән төсле булдым 
Болгар һәмАгыйдел буйларын.

Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга, 
Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?» 
Җавабында милләттәшем миңа: 
«Бу көй була, диде, Әллүки!»
(«Милли моңнар»)

2 Алып баручы: 

     Татар халкы Тукай белән горурлана. Чөнки ул гаҗәеп зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген күрсәтте. Шагыйрьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары бүген дә безнең замандашлар булып яшиләр, халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтәләр.

     Кичәбезне Г. Тукай сүзләренә халык иҗат иткән «Туган тел» җыры белән тәмамлыйбыз. («Туган тел» җыры башкарыла.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла.   Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...

Без – Тукайлы халык.

Эш тәҗрибәсеннән газетага җибәрелгән мәкалә....

"Без Тукайлы халык" Әдәби-музыкаль чара

Г.Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль чара...

Без - Тукайлы халык!

           Бәйрәм сценарие.             Максат: Тукай әсәрләренең геройлары белән очрашу, бөек шагыйрь шигырьләреннән өзекләр ук...

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...

Без – Тукайлы халык

8-9 сыйныф укучылары өчен Г.Тукай иҗатына багышланган уен-бәйге...