Без - Тукайлы халык!
методическая разработка (5, 6, 7 класс) на тему

             Бәйрәм сценарие.

             Максат: Тукай әсәрләренең геройлары белән очрашу, бөек шагыйрь шигырьләреннән өзекләр уку, шулар аша ул күтәргән фикерләрне ачыклау. Туган җир, туган тел, Тукай төшенчәләренең бәйләнешен күрсәтү.

             Җиһазлау: Тукайның тормышы һәм иҗаты турында слайдлар. “Г.Тукай”, “Халкыбызның күңел бизәкләре”, “Эш тәҗрибәсеннән” дигән темаларга күргәзмәләр оештыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_-tukayly_halyk_byrm_stsenarie.docx16.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                   Без  -  Тукайлы халык!

               Максат: Тукай әсәрләренең геройлары белән очрашу, бөек шагыйрь шигырьләреннән өзекләр уку, шулар аша ул күтәргән фикерләрне ачыклау. Туган җир, туган тел, Тукай төшенчәләренең бәйләнешен күрсәтү.

               Җиһазлау: Тукайның тормышы һәм иҗаты турында слайдлар. “Г.Тукай”, “Халкыбызның күңел бизәкләре”, “Эш тәҗрибәсеннән” дигән темаларга күргәзмәләр оештыру.

                  Бәйрәмнең барышы:

I. Татар өе күренеше. Балалар,”әни”. “Әни “ балаларга  әкият сөйли.

1. Сәхнәгә бер малай йөгереп чыга, аның артыннан “Су анасы” куа:

- Качма, качма! Тукта, тукта, и карак! Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!

2. Сәхнәдә “ егет” утын кисә, “Шүрәле” килеп чыга:

- Әй, егет, әйдә бераз кети-кети уйныйк!

“Шүрәле” башка балалар белән дә уйнап ала.

3. Бала бик тырышып дәресен карап утыра. “Әни”:

- Син әле үс һәм  укы күп, шунда аңларсың барын,

  Мәгърифәт нуры ачар бар нәрсәләрнең ялганын.

“Сандугач” керә:

- И, сабый! Әйдә тышка, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың,

Кара, нинди һәйбәт. нинди шәп уйнар заман!

Бала:

-Юк, сөекле сандугачым, уйнасам дәрсем кала.

Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам.

4. Г.Тукай “Бәхетле бала” шигыре:

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,

Мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканны белсә;

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң, сулга,

Уенга салмаса ихлас – менә бәхте аның шунда:

Кешеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,

Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга юл бирсә.

5. Татар халык биюе.

II. Сәхнә кырыенда “Тукай” язып утыра. Скрипкада “Әллүки” көе яңгырый. Балалар бер-бер артлы чыгып шигырьләрдән өзекләр укыйлар:

1 нче укучы. Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем

                      Була минем юл күрсәтүче йолдызым.

                      Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын

                      Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем...

2 нче укучы. Бу дөньяда, бәлки күп-күп эшләр күрем,

                      Билгесездер кая ташлар бу тәкъдирем,

                      Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә

                      Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

3 нче укучы. ...Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары,

                      Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмаһлары,

                      Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйфран,

                      монда нур...

“Туган авыл” (Г.Тукай сүзләре, татар халык көе) җыры.

4 нче укучы. Бар уем кичен- көндезен сезнең хакта, милләтем,

                      Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым!

5 нче укучы. Ул булганда адашмабыз –

                      Юлым туры, нурлы көнем

                      Күз карасы кебек саклыйм

                      Анам телен – татар телен!

6 нчы укучы.Туган телем, туган халкым , Тукай!

                      Бу өч сүз бергә, мәңгегә.

                      Без бәхетле,

                      Без - шагыйрьле халык ,

                      Без – Тукайлы халык мәңгегә!

III. Йомгаклау.

- Сөйик без халыкны,
Сөйик без халыкның  дөньясын,

                                                 телен,

                                                        милләтен!

“Туган тел” (Г.Тукай сүзләре, татар халык көе) җыры.

                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла.   Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...

Без – Тукайлы халык.

Эш тәҗрибәсеннән газетага җибәрелгән мәкалә....

"Без Тукайлы халык" Әдәби-музыкаль чара

Г.Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль чара...

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...

Без – Тукайлы халык

8-9 сыйныф укучылары өчен Г.Тукай иҗатына багышланган уен-бәйге...

"Без-Тукайлы халык"

Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә...