Без – Тукайлы халык
методическая разработка

Зарипова Алинә Әнис кызы

8-9 сыйныф укучылары өчен Г.Тукай иҗатына багышланган уен-бәйге

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bez_-_tukayly_halyk.doc67 КБ

Предварительный просмотр:

Без – Тукайлы халык

(8 – 9 нчы сыйныф укучылары өчен Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган интеллектуаль уен)

    Максат.

  1. Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын искә төшерү.
  2. Укучыларның фикерләү сәләтен, иҗади сәләтен үстерү өстендә эшне дәвам итү.
  3. Туган телебезгә, мәдәниятебезгә, аның талантлы шәхесләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Слайд 2

Чараның эпиграфы.  Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай;

                                   Ул- караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай

                                                                                                        (Ш.Бабич)

Чараның төре: интеллектуаль уен

Катнашалар: 8 – 9 нчы сыйныф укучылары

Чараның барышы.

“Бәйрәм бүген” көе уйнала.

Укытучы.  

Слайд 3.

       Хәерле көн, укучылар, килгән  кунаклар. Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Габдулла Тукай – татар әдәбияты күгендә янган йолдызларның иң зурысы. Еллар узган саен бу исем ешрак телгә алына. Тукай шәхесе елдан – ел  калкурак күренә. Татар халкының даһи улына якты дөньяда озак яшәү насыйп булмый. Әмма ул башкарган эшләр гасырларга тиң. Димәк, Тукай яши, Тукай – үлемсез.

Укучылар чыгышы.

Слайд 4

              Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бөек шәхесләргә дөнья бай;

Сәнгать дөньясында маяк булып,

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

     Халкым күңеленә ак нур сиптең,

     Кара төндә булдың якты ай;

     Шаулы язның тынмас тургаедай,

     Мәңге дәртле җырчы син, Тукай.

Слайд 5

Үксез тормыш читкә типкән чакта,

Иркәләде сине киң Кырлай;

Моңлы Кырлай урманнары ничек,

Шигъриятең синең шулай бай.

     Урам ташларыннан эзләмәгез

     Тукай баскан утлы эзләрне,

     Йөрәкләрдән аны сез эзләгез.

     Йөрәкләрдә  - Тукай сүзләре.

Слайд 6.

Киләчәкне күреп бара шагыйрь,

Пар атлары күптән җигелгән.

Күчә Тукай яңа дәверләргә,

Халык йөрәгенең түреннән.

    Тукай исән, Тукай йөрәкләрдә

Аның шигырьләре дан алган

Шуңа күрә халкым күңелендә ул

Мәңгелек булып калган.

Укытучы:

     Хәерле көн, бәйрәмебез кунаклары! Без бүген бирегә сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Төптән уйлап карасаң, без, чыннан да гомер буе Г. Тукай белән бергә яшибез. Кечкенәдән бәләкәй Апушны кызганабыз, Шәрифә карчыкны явыз, дибез.  Без үскән саен, Тукай үсә, ул үскән саен – без. Г. Тукай – татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм  рухи яктылык – безнең горурлыгыбыз һәм мактанычыбыз.

    Бүген без сезнең белән  “Син бит, шагыйрь, татар халкы өчен

                                             Яшәү дәреслеге язган зат “дип исемләнгән интеллектуаль уенга җыелдык.

Слайд 7.

Уенда ике команда катнаша: “Милли моңнар” командасының уенчылары Гөлназ, Айсылу, Алинә. Командиры - Гөлназ һәм “Әллүки” командасының уенчылары Гөлия, Зөлфия, Чулпан. Командирлары - Гөлия.       Кызларыбызның нәтиҗәләрен язып бару өчен, безгә жюри кирәк булачак. Жюри составына Закирова Эльвира Наилевнаны, Пәрәү урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова Резедә Хәйдаровнаны һәм Кече Елга урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучы Вагизова Рузилә Ахметовнаны тәкъдим итәбез.

Шулай итеп, бәйгебезне башлыйбыз.

1 нче тур. Слайд 8-9

Беренче турыбыз  “Сорау-җавап” дип атала. Сорауларыбыз  сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлына кагыла. Сораулар чиратлап бирелә, аларга  тулы һәм төгәл итеп җавап бирергә тырышыгыз.

1) Г.Тукай кайчан  туган? (Габдулла Тукай 1886 нчы  елның 26 нчы апрелендә туган)

2) Г.Тукай кайда туган?  (Габдулла Тукай Арча районы Кушлавыч авылында туган)

3)Казанда Габдулла кемнәр гаиләсендә тәрбияләнә? ( Мөхәммәтвәли, Газизә гаиләсендә)

4) Өчиле авылы белән шагыйрьне нинди җепләр бәйли? (Габдулла Тукайның әнисе Өчиле авылыннан)

5) “Дөньяга күзем ачылган урын” дип, Габдулла кайсы авылны атый? (Кырлай авылын)

6) Кырлайда Габдулла кемнәр гаиләсендә тәрбияләнә? (Сәгьди абзый һәм Зөһрә апа гаиләсендә тәрбияләнә)

7) Г.Тукайны Җаекка кемнәр алдыра? (Апасы Газизә һәм җизнәсе Галиасгар алдыра)

8) Җаек мәдәрәсәсе ничек атала? (“Мотыйгия”)

9) Г.Тукай Казанда кайсы кунакханәдә яши?(“Болгар” кунакханәсендә)

10) Шагыйрьнең кабере кайда?(Казанда, Яңа Бистә зиратында)

I. 11) Тукай премиясе ничәнче елда бирелә башлый? (1965елда)

12) Ул кемнәргә бирелә? (әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә идея эчтәлеге һәм художество дәрәҗәсе ягыннан иң күренекле әсәрләр һәм иң яхшы башкаручыга бирелә)

Рәхмәт, укучылар, уеныбызны дәвам итәбез.

2 нче тур . Слайд -10

Икенче турыбыз “Кем күбрәк? Кем тизрәк?” - дип атала. Монда Г.Тукайның бер шигыре яшеренгән. Фигуралар эченә иҗекләр язылган. 1 нче номерлы фигурадан башлыйсыз.  Шул иҗекләрне билгеле бер тәртипкә салгач, Габдулла Тукайның танылган бер шигыреннән өзек укырсыз. Соңыннан килеп чыккан строфаның кайсы шигырьдән икәнен, яисә шигырьнең исемен әйтергә кирәк.

 Милли хисләр белән ялкынланып,

Сызылып-сызылып чыга күңленнән.

                                       ( “Милли моңнар)

Ял сәгате. Кызларыбыз җавап  эзләгәндә, безнең егетләребез, үз командаларына тавыш бирер өчен,  шигырьләр ятлап килгәннәр. Жюри, аларның эшләрен дә бәяләргә онытмагыз. Рәхим итегез, егетләр. (Кашапов Ришат, Миндубаев Инсаф)

3 нче тур.  Слайд 11-12

Алдагы турыбыз “Мине таны” дип атала. Биредә  Сезгә  Г.Тукайның шигырьләрен искә төшерергә кирәк булачак.  Шагыйрьнең бер әсәре укыла, ә сез шигырьнең исемен әйтергә тиеш буласыз. Игътибарлы булыгыз, кайбер җаваплар өзекнең эчендә яшеренгән.

  1.  Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе русияһ !

 Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел , басмада:

      Если лучше вам,

 Туда сами пожалте господа!

                                                                         (“Китмибез”)

  1. Тәгәрәп юл уртасыннан таш килә,                                                                 Таш түгел лә - бер киселгән Баш килә.

                                                        (“Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш”)

  1. Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,

     Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да,-

          Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;

Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.

                                                           (“Шагыйрь”)

  1. Безне адәм иткән йокы,

Адәмне алга илткән йокы, -

          Илтеп күккә җиткән йокы,-

Йокы, йокы, йокы.

                                                             (“Йокы”)

  1. Сабый чакта укытканда мине хәлфә.

     Аңар,өйрәтте беряхшы нәрсә:

          “Рәхмәт Сөбханаллә”диеп әйтү тиеш, диде,-

           Бер мән яңа гына туган айны күрсә.

                                                                     (“Сөбханаллә, сөбханаллә”)

  1. Йөри тычкан, йөзәдер, тик торып булмый,

йөрәк   түзми;

Йөзәдер аркылы, буйга, -котылмактан

өмид  өзми.            

                                                             (“Сөткә төшкән тычкан”)

         

4 нче тур.  “Картиналар галериясендә”  Слайд 13

Бишенче турыбыз “Картиналар галериясендә” дип атала.  Танылган рәссамнарыбыз  Г.Тукайның  тормыш юлын, иҗатын үзләренең төрле төстәге буяулары белән кәгазьгә төшергән. Мондый картиналар яныннан берәү дә битараф кына уза алмый. Аларның һәрберсе безне Тукай дөньясына алып кереп китә. Ә менә безнең кызларыбыз бу картиналарны беләләрме икән? Кызлар, игътибар! Картинаның исемен, авторын язарга кирәк.

1)  “Бәләкәй Тукай” (“Үксез бала”), Х-М.М. Казаков

2) “Тукай һәм Сәйяр труппасы” , В.Ф.Федоров

3) “Кечкенә Апуш һәм Сәгъди абзый” Л.Фәттахов

4) “Габдулланың Өчиледән китүе” , В.К. Федоров

5 нче тур.  “Өй эше”.  Слайд14

Һәр команда я туган телгә багышланган, я Габдулла Тукай сүзләренә язылган бер җыр әзерләп килергә тиеш иде. Өй эшләрен үтәр өчен, сүзне кызларга бирәбез. Рәхим итегез, кызлар.

“Милли моңнар” командасы  - “Туган авылым “ җырын башкара,

“Әллүки” командасы - “Бишек” җырын җырлый.

6 нчы тур. “Командирлар ярышы”.  

Командирларыбызны да сынар вакыт җитте. Командирлар бирегә рәхим итегез. Сезнең лото уены уйнаганыгыз бармы?  Менә бу капчыкта бердән алып унга кадәр ун шарчык салынган. Шарчыкларны бик яхшылап болгатабыз. Командирлар капчыктан бер шарчык ала. Шарчыкта нинди сан язылган булса,  шул номердагы сорауга җавап бирә. Башладык, кызлар.

1) Галинең дусты кем?

А) Сыер

Б) Кәҗә

В) Сарык.

2) Шүрәлене хәйләләгән батырның исеме ничек?

А) Шәвәли

Б) Шомбай

В) Былтыр

3) Тукай утырып йөргән транспорт төрен атагыз.

А) Рикша

Б) Фаэтон

В) Пар ат яки ат.

4) Карак малайны куркыткан хатын кем?

А) Убырлы карчык

Б) Су анасы

В) Албасты.

5) Казый абзыйның эш коралы нәрсә булган?

А) каен

Б) талчыбык

В) себерке.

6)  “Уянгач беренче эшем” хезмәтендә үзенә ошап бетмәгән шигырьләрен шагыйрь нәрсә дип атый?

А) Шедевр

Б) Чүп

В) Макулатура.

7) Аның турында иң күп язган язучы кем?

А) Ф.Әмирхан

Б) Г.Коләхмәтов

В) Г.Камал.

8) Тукай “Китап” нәшриятында кем булып эшли?

А) Директор

Б)Шеф-редактор

В) Корректор- экспедитор.

9) “Тау башына салынгандыр безнең авыл,

    Бер чишмә бар якын безнең авылга ул..”

   “Туган авыл” җыры . Г.Тукай сүзләре . Бу җырга көйне кайсы композитор иҗат иткән?

А)  Мәсгудә Шәмсетдинова

Б) Фәрит Яруллин

В)  Алмаз Монасыйпов.

10. “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырендә бала кемнәр белән сөйләшә?

А) Кояш

Б) Сандугач

В) Алмагач.

7 нче тур. “Башваткыч” .  Слайд 16

Бу саннар арасына Г.Тукайның сәяси-сатирик шигыренең исеме яшеренгән.

“ 2/2, 1/6,  5/8, 1/6, 2/10

1/1000, 1/10, 2/6, 2/50, 1/6, 1/8, 4/6

 Һ, 5/80, 4/70

1/1,  1/10,  2/6,  1/6,  2/3, 1/6,  1/40

3/7,  1/20, П, 1/10,  1/9, 1/6, 1/9”

Җавап: “Казан мулласы һәм булачак депутат”

Барыгызга да рәхмәт. Булдырдыгыз кызлар!

Йомгаклау сүзе.  

   Уеныбыз ахырына якынлашып килә. Сүземне йомгаклап, минем сезгә Шәүкәт Галиевнең  шигырь  юлларын укып үтәсем килә.

               Буын арты буын алмашыныр,

               Гасыр арты узар гасырлар,-

               Шигъриятең өчен рәхмәт әйтеп,

               Язлар сиңа гөлләр ташырлар.

               Халык моңы синең моңың булды,

               Халык күңеле-синең күңелең.

               Ил гомере, халык гомере кебек

               Озын булсын ,Тукай,гомерең !

     Шуның белән безнең сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган “Син бит, шагыйрь, татар халкы өчен,   Яшәү дәреслеге язган зат” дигән интеллектуаль уеныбыз тәмам. Жюри нәтиҗә чыгарганда, кызларыбызның дәртле биюе, бәйрәмебезне тагын да ямьләндереп җибәрсен.

       Бәйрәмдә катнашучы  һәрбер кешегә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Әдәбият белән кызыксынуыгыз беркайчан да саекмасын.  Сезгә яңадан-яңа уңышлар телибез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла.   Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...

Без – Тукайлы халык.

Эш тәҗрибәсеннән газетага җибәрелгән мәкалә....

"Без Тукайлы халык" Әдәби-музыкаль чара

Г.Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль чара...

Без - Тукайлы халык!

           Бәйрәм сценарие.             Максат: Тукай әсәрләренең геройлары белән очрашу, бөек шагыйрь шигырьләреннән өзекләр ук...

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...

"Без-Тукайлы халык"

Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә...


 

Комментарии

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Алинә Анисовна, материалларыгыз бик файдалы. Рәхмәт

Хәкимова Мәдинә Сәгыйдулла кызы

Сыйныфтан тыш чараларда куллану өчен кызыклы материал