ТАТАР ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮДӘ COOGLE КЛАСС ПЛАТФОРМАСЫН КУЛЛАНУ
методическая разработка (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс)
Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Татар теле һәм әдәбияты фәннәрен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Шуңа күрә безнең төп максатыбыз – балаларга татар телен яраттыру, аларны телгә гашыйк итү. Мәктәпләргә мәгълүмати информацияләр үтеп кергәннән соң, укытучыга бу эштә уңай нәтиҗәләргә ирешүгә зур мөмкинлекләр ачылды. Безгә, укытучыларга, интернетны өстәмә укыту ысулы, инструмент буларак куллану мөмкинлеге туды. Технологик алгарыштагы һәр яңалыкка балалар сокланып карый һәм, әлбәттә, аларның кызыксынучанлыгын һәм танып-белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим. Укучылар, укытучылары җитәкчелегендә, үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу, фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнү һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау максатында интернетка, төрле сайтларга мөрәҗәгать итә. Бүген балаларга татар телен өйрәтү һәм үзләштерү өчен “Ана теле”, “Татар иле”, “Белем иле” кебек сайтлары белән беррәттән рус телендәге сайтларны, платформаларны да үзебезгә яраклаштырып кулланырга мөмкин. Шундыйларның берсе зур мөмкинлекләргә ия булган Coogle класс платформасы. Бу платформаны теманы өйрәнү, кабатлау, ныгыту, белемнәрне тикшерү өчен дә, грамматиканы үзләштерү өчен файдаланырга була. Платформада инструкциянең рус телендә бирелүе рус телле балалар белән эшләгәндә дә җиңеллек тудыра. Укучыларга белем бирү, фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру, тәрбияләү процессында Coogle класс платформасы куллану мәгълүматны кабул итү, игътибарны көчәйтү, хәтер һәм интеллектны үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә; образлы кабул итү аша кешенең ми эшчәнлеген, уйлау сәләтен активлаштыра.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 2.26 МБ |
Предварительный просмотр:
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
татар телен укытуда яңа технологияләр куллану
Белем бирүдә информацион технология– компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы. ...

татар теленнән эш программасы 7 класс рус төркеме
7 класс өчен татар теленнән эш программасы Хәйдәрова буенча...

Балаларга татар телен укытуда коммуникатив технологияләрне куллану.
Статья об использовании коммуникативных технологий в обучени татарскому языку на уроках татарского языка и литературы....

Татар телен укытуда проектлар методын куллану.
Об использовании проектной методики в обучении татарского языка....

Доклад «Татар телен өйрәтүдә коммуникатив технологияләрне куллану».
Доклад «Татар телен өйрәтүдә коммуникатив технологияләрне куллану»....


