Папа и я.
методическая разработка (5 класс) по теме

 

       2008 ел Татарстанда гаилә елы итеп билгеләнде.

      Гаилә - һәр кешенең таяныр ноктасы! Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыра. Ул – уртак бәхет. Сезнең карлыгачларның ничек оя коруларын, балаларын ничек үстерүләрен күргәнегез бардыр. Кошлар да ояларын парлап ясыйлар, балаларына азыкны парлап ташыйлар.

                                           Гаилә бәхете язгы ташу түгел,

                                           Үзе килми, юллар ярмыйча.

                                            Аның өчен бергә җиң сызганып

                                            Көрәшергә кирәк армыйча.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon papa_i_ya.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: 1.Әти - әниләргә бала тәрбиясендә гаиләнең ролен  

                          күрсәтү. 2. Гаиләләрне физик күнегүләр белән балалар

                          катнашында күмәк шөгыльәнүгә тарту. 3.Әти әниләрдә  

                          балаларның физик күнегүләр, спорт белән  

                          шөгыльләнүләренә игътибарлылыкны үстерү. 4. Күмәк

                          уеннар, җыр –биюләр аша гаиләләрдә иҗади фикерләү,

                          бердәмлек,  дуслык сыйфатлары тәрбияләү.  

       Күңелле музыка уйный. Сәхнәгә алып баручылар  чыга.

        1 нче алып баручы: Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да  яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез; яратылырга, оя корырга, очарга.

       2 нче алып баручы: Быелгы 2008 ел Татарстанда гаилә елы итеп билгеләнде.

      Гаилә - һәр кешенең таяныр ноктасы! Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыра. Ул – уртак бәхет. Сезнең карлыгачларның ничек оя коруларын, балаларын ничек үстерүләрен күргәнегез бардыр. Кошлар да ояларын парлап ясыйлар, балаларына азыкны парлап ташыйлар.

      1 нче алып баручы: Гаилә бәхете язгы ташу түгел,

                                           Үзе килми, юллар ярмыйча.

                                            Аның өчен бергә җиң сызганып

                                            Көрәшергә кирәк армыйча.

     Гаиләдә әни – иң изге, хөрмәткә лаек  кеше. “Ана хакын үч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да, кайтара алмассың”, - ди халкыбыз.

      2 нче алып баручы: Әнкәй! Нинди якты һәм зур мәгънәгә ия сүз бу! Сабый бала якты дөньяга килгәч тә иң беренче сүзен – “әннә” – дип әйтә. Ул гомере буе үзенә дөнья бүләк иткән шушы олы затка бурычлы булып яши.

           1 нче бала: Ана! Бөек исем

                                Нәрсә җитә ана булуга?

                                Шуңа күрә зур горурлык белән

                                Без җырлыйбыз ана турында

 Җыр “Иң якын кешем син әни” З. Минһаҗева сүзләре, Р. Минһаҗев    көе.

       1 нче алып баручы: 21 нче февраль халык-ара туган тел  көне.

 Хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, укучылар,  килгән кунаклар! Сезнең барыгызны да бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз!  

                                   Кешелекнең үзе шикелле үк,

                                  Борынгыдан килә бәйрәмнәр,

                                  Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,-

                                  Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар

                                  Бәйрәмнәрдә - бәхет тантанасы,

                                  Җан сафлыгы, күңел яктысы.

                                  Гомере буе озата бара безне

                                  Бәйрәмнәрнең керсез ак төсе.

       

 2 нче алып баручы: Алда, зур бәйрәм балалар - әтиләр бәйрәме.

     Ил терәге ир-егетләр, гаилә терәге - әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы зур. Балаларыгызга  һәрвакыт үрнәк әти булып, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез.

               2 нче бала:  Кызыл байрак эленгән

                                     Бүген барлык урамга

                                     Әтиләрнең, бабайларның,

                                     Абыйларның, малайларның

                                     Зур бәйрәме булганга.

   

               3 нче бала:  Бүген  бәйрәм көнендә

                                     Әтиләрне котлыйбыз.

                                      Шатлык, бәхет, сәламәтлек

                                      Барыгызга телибез.

       1 нче алып баручы: Календарьда 23 нче февраль “Ватанны саклаучылар көне дип билгеләнә . Ә Ватанны  кемнәр саклый соң, балалар?

       Балалар: Салдатлар.

      1 нче алып баручы: Әйе, безнең бабаларыбыз да, әтиләребез дә салдат булганнар. Илебезнең иминлеге өчен сакта торганнар. Сезне тагын бер кат барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз! Сезнең өчен җыр яңгырый.

     “Әтием – горурлыгым” җыры (Ә.Насретдинова сүзләре һәм көе).

      Хәзер килгән әтиләрне сәхнәгә чакырабыз.

                4 нче бала: Бәйрәм бүләксез булмый ул

                                     Барыгыз да беләсез.

                                     Безнең ничек тырышканны,

                                     Хәзер менә күрерсез!

           

                5 нче бала: Нәни кулларыбыз белән

                                     Тик сезгә, диеп кенә.

                                    Әзерләдек бүләкләрне

                                    Бик зур көч куеп менә.

     

      2 нче алып баручы:  Ягез әле балалар әтиләргә бүләкләрне тапшырабыз.(әтиләргә бүләкләрне тапшыру).

   Сезгә багышлап  2а сыйныф укучылары бию башкаралар.

       1 нче алып баручы:  Безнең кичәбезнең 2 нче өлеше ярыш. Бәйрәм уңаеннан “Әти һәм –мин” дигән эстафета үткәрергә булдык. Аның өчен безгә 2 команда кирәк булачак.

    (Әтиләрне  балалары белен бирегә чакыру).

   Бу ике команданың көчләрен билгеләү өчен безгә жюри өгъзалары кирәк булачак. Әйдәгез хөрмәтле жюри өгъзалары белән танышыйк.

  (Жюри әгъзалары белән танышу).

   Командаларга исем кушу, капитаннар билгеләнә.

Бөркетләр.2) Карлыгачлар.

Эстафета уеннары:   

    2 нче алып баручы: 

   1) Беренче аякларны гәүдәләрне язып алабыз.”Кем җитезрәк”уенын уйныйбыз. Бирелгән урынга кадәр, бормалап барып җитәргә һәм кире йөгереп кире килергә кирәк. Кулдагы тасманы икенче уенчыга тапшырабыз. Шул рәвешле барлык команда уенчылары йөгереп чыгалар. Җиңгән командага 5 балл куела.

    1 нче алып баручы:

Хәзер “Төз ату” уены уйныйбыз. Беренче булып бөркетләр командасы башлый.

Идәнгә салынган кыршауга кечкенә туп атып кертү. Һәр команда   уенчысы 3 омтылыш ясый. Кыршау эченә кергән һәр туп өчен 1 балл куела.

                 Ял итү өчен җыр.

   2 нче алып баручы:

Без барыбыз да беләбез, бергә эшләгәндә генә эш алга китә, көч күбрәк була. Хәзер командаларның бердәмлелеген тикшереп карыйбыз. 

3) “Бәрәңге утырту эстафетасы” Сигнал булгач беренче уенчы һәр “чокыр” саен кәрзиннән “бәрәңге” салып бара. Аннары йөгреп килеп кәрзинне тапшыра, икенче уенчы кәрзингә “Бәрәңгеләрне” җыя. Шулай итеп барлык уенчылар да уйнап үтәргә тиеш. (баллар вакыт буенча куела 5 балл)

    1 нче алып баручы: 

   4) Бәрәңге утырткач аның чүбен дә утарга кирәк. Әтиләр, әниләр эшкә киткәч балалар чүп утарга чыгалар. Әйдәгез әле, билләрне бөгә-бөгә эшләп күрсәтик. “Чүп утау” уены уйныйбыз.( Балалар чәчелгән таякчыкларны җыялар). Очколар вакыт буенча, җиңгән командага 5 балл куела.

            Җюри әгъзалары сүз бирәбез.

      2 нче алып баручы:

   5) Инде хәзер әни-әтиләр эштән кайтты, ял итеп алсак та була, яр буена балык тотарга барабыз. Ләкин анда барганда каршылыклар очрап тора. Менә сазлык, шул сазлыктан чыгарга кирәк. Бу уен “Сазлыктан чыгу” дип атала.

      Бирелгән картоннарга гына басып йөрергә кирәк. Башта беренче уенчы бара, калганнар урында тора. Шулай итеп берәм-берәм сазлыктан үтеп бетерергә  кирәк. Очколар вакыт буенча, җиңгән командага 5 балл куела.

                Ял итү өчен җыр.

       1 нче алып баручы:

   6) Сазлыкны үттек, алда күпер. Инде балалар да арды. Аларны аркага “атландырып” йөгерергә, “басмадан” егылмыйча үтәргә кирәк. Шулай бер-бер артлы басмадан үтәбез. Очколар вакыт буенча, җиңгән командага 3 балл куела.

      2 нче алып баручы:  

   7) Яр буена килеп җиттек. Балык тотсак та ярый. Әйдәгез карыйбыз инде, кем купме балык тотар? Һәр балыкка бер балл бирелә.

    1 нче алып баручы:

   8) Балык тоттык, яр буенда ял иттек, хәзер өйгә кайтырга чыгабыз. Балаларны кулга утыртып өйгә ташырга кирәк. Моның өчен ике әти, бер-берсенә тотыналар. Сигнал буенча, башта берсенең малаен утыртып билгеләнгән урынга йөгереп  илтеп куялар, аннары калганнарын шул рәвешле ташып бетерәләр. Очколар вакыт буенча, җиңгән командага 3 балл куела.

      1 нче алып баручы:  

       9) Табигать кочагында ял итеп кайттык. Безне өйдә әниләр көтеп тора. Хәзер ярышка әниләрне чакырабыз. “Бантиклар” уены уздырабыз. Таякка бәйләнгән тасмаларны матур итеп бантиклап куярга кирәк. Очколар вакыт буенча, җиңгән командага 3 балл куела.

       Җыр”Ике капитан”

    Җюри әгъзалары җиңүчеләрне билгели.

    Командаларны бүләкләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Мама, папа, Я - здоровая семья! - спортивно -игровое мероприятие

Мы считаем, что важным элементом семейного воспитания является физическое воспитание, что проведение совместной с родителями любой формы работы интересно школьнику любого возра...

Классный час "Папа, мама, я - спортивная семья"

Классный час содействует сплочению коллектива детей и родителей, способствует проведению пропаганды здорового образа жизни....

конспект занятия "Знакомство с техникой папье- маше, изготовление яиц в технике папье - маше"

Это занятие проводится в сооответствии с рабочей программой "Природа и фантазия", 2 год обучения. Дети знакомятся с новой техникой - папье - маше, учатся использовать бросовый материал, узнают историю...

праздник, посвященный 23 февраля "Папы для нас очень важны, папы нам наши очень нужны"

В моем классе одни мальчики. Мне захотелось как-то их поздравить. Я провела мероприятие с приглашением их пап. Образовала команды из сына и папы и провела соревнования. Мамы были болельщиками. Было оч...

Праздник, посвящённый дню папы "Папа может!"

21 июня в нашем детском саду прошёл праздник, посвящённый дню папы. В гости мы пригласили пап. Было очень весело и задорно. Дети читали стихотворения, пели песни, наигрались со своими папами. Папы же ...

Воспитательное мероприятие «Папа может», посвященное Дню папы

Сценарий воспитательного мероприятия ко Дню папы. Направлено на психологическое сближение детей и родителей. Участвуют папы, обучающиеся и педагог...