Туган телем_ иркә гөлем.
методическая разработка на тему

Ахметзянова Альфия Фаруховна

Г. Тукай туган кәненә багышлап уздыру өчен кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 20900_tugan_telem.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

Туган телем – иркә гөлем.

Габдулла Тукай иҗатына багышланган  кичә.

(Катнашалар: Тукай ,Ана, 2 алып баручы, укучылар)

Алып баручы:26нчы апрель- бөек шагыйребез Г. Тукайның  туган көне. Бу    көнне  татар халкы үзенең яраткан улын олылап искә ала: иҗатына багышлап кичәләр  үткәрәләр,һәйкәле янында шигырь кичәсе  уздыралар.

Менә без дә бүген шагыйребезне  искә алу кичәсенә җыелдык. Әйдәгез , кичәбезне ,,Туган тел”  җыры белән башлап җибәрик (укучылар басып җырлыйлар.).

2алып баручы: Бүгенге кичәбез тукталышлар белән үтәчәк. Беренче  тукталышыбыз,,Тукайның    тормыш юлы “ дип атала.

Алып баручы:Ә хәзер бергәләп шагыйребезнең гомер юлын күз алдыбызга китереп үтик әле.

(сәхнәгә Мәмдүдә булып киенгән укучы кыз чыга. Кулында  бала .)

Мәмдүдә : Балам! Бүген синең туган көнең. Әтиең дә ,мин дә сиңа озын гомер, ак бәхетләр телибез.(бишек җырын  көйләп  баланы бишеккә сала . Көйли- көйли  сәхнә артына керереп китә .)

Алып баручы:Әнисенең теләгән теләкләре генә ходайның ,, амин “ дигән сәгатенә туры килми шул.

(Сәхнәгә Тукай булып киенгән укучы чыга.)

Тукай: Миңа  нибары 5 ай.Мин әтисез калдым. Бераздан әнием мине Шәрифә карчыкка калдырып, Сасна авылына кияүгә китте.

Мәмдүдә :Балам ! Озак көттермәм, үз яныма алырмын. Син миңа рәнҗемә ,бәгърем.(Елап, сәхнә артына кереп китә.)

Тукай: Бик бәхетле мин бүген! Әнием мине үз янына алып килде.Үги әтием белән әнием миңа бал белән чәй бирделәр!

Алып баручы: Кызганычка каршы Габдуллага бәхетле тормышта озак яшәргә туры килми. Бер  елдан артык яшәгәч, ниндидер авырудан әнисе үлеп китә.Һәм кечкенә Габдулла өчен бәхетсез, авыр тормыш башлана.

Тукай: Мин  яңадан бабамнарда, Өчиле авылында. Алты  күгәрчен арасында мин – бер  чәүкә.

Алып баручы: Тормышлары авыр булганлыктан,үги әбисе  Һәм бабасы аны ямщика утыртып  , Казанга җибәрәләр. Печән базарында:,, Асрамага бала бирәм ,кемгә кирәк?” дип,кычкыра – кычкыра ямщик Габдулланы алырдай кеше эшли.

 Тукай: Казандагы  әти- әниемнең исемнәре Мөхәммәтвәли һәм Газизә исемле иде.Монда мин туйганчы ашадым, рәхәт тормышта яшәдем. Кайбер  вакытта әнием белән   базарга да баргаладым. Карусельдә уйнаган балаларга кызыгып карап тора идем . Нигә әнием мине дә шунда утыртып бер әйләндерми икән.?

Алып баручы: Тормыш кешене сынаса да сыный икән.! Бу гаиләдә ике ел торгач, Мөхәммәтвәли абый белән Газизә апа кинәт кенә авырый башлыйлар. Алар :,, Без үлсәк, бу бала кем кулына кала инде, авылына кайтарыйк,” дип, кире Өчилегә кайтаралар. Бәхетенә , ул анда озак тормый. Өчиледә асрамага барлыгын ишетеп, Кырлай авылыннан Сәгъди абый Габдулланы үз гаиләсенә уллыкка ала.

Тукай: Монда минем дөньяга беренче күзем ачылган урын. Мин монда күп дуслар таптым, укырга , язарга өйрәндем.

Алып баручы : Кырлай  авылы булачак Тукай күңелендә мәңге җуелмаслык якты хатирәләр булып саклана. Авылның  матур табигате, куе урманнары , халкы  аның шигырьләрендә  ,әкиятләрендә сагынып искә алына. Без сезнең белән алдагы дәресләрдә Тукай иҗаты белән таныштык. Алдагы тукталашыбыз ,,Тукай  иҗаты рәсемнәрдә” дип атала.бу тукталышта без рәсемнәр конкурсы уздырырбыз.

(бу тукталышта рәсемнәргә урыннар бирелә.)

Алып баручы : Җәйнең  матур көнендә  Сәгъди абзыйларга  таныш түгел кунак килеп төшә. Әлеге кешене Габдулланың   атасының бертуган апасы  җибәргән икән. Алар Габдулланы күптән эзләгәннәр, таба гына алмаганнар.Шулай итеп ,Габдулла Җаекка китә.

Тукай:  Мин җизнәм һәм апамнарда. Алар  мине яраталар. Монда мин мәктәпкә йөрим,рус телен өйрәнәм.

Алып баручы : Җаекта ул шагыйрь – Тукай булып өлгерә. Тик Казан аны үзенә тартып кайтара.

Җиктереп пар-ат Казанга

Туп –туры киттем карап..

Тукай:  Казанга ашкынып кайттым, дусларым тагын да күбәйде! Бар көчемне иҗатка багышлыйм.

Алып баручы :Тукай – Казанда.Иң  беренче эш итеп, Ташаяк базарына бара.  Агач атларга кызыгып карап торган акчасыз балаларны акчасы беткәнче агач атларда уйната.Күңеле күтәрелеп, шигырьләр язуын дәвам итә.

Казанга кайтканда аның сәламәтлеге шактый какшаган була. 1913нче елның 15 нче апрелендә кичке сәгать 8тулып 15 минутта татар халкының сөекле улы күзләрен мәңгегә йома.Ләкин аның шигырьләре калды. Алар безне эш сөяргә, тырыш булырга, табигатьне яратырга, белемле булырга  өйрәтә.

Алып баручы :Менә тагын бер тукталышка килеп җиттек.Хәзерге өлештә  сөекле шагыйребезнең шигырьләрен укырбыз, аның шигыренә язылган җырлар җырларбыз.

( Сәнгатьле уку, Тукай сүзләренә язылан җырлар конкурсы оештырыла.)

АЛЫП БАРУЧЫ:һәркемнең туган теле бар.Кешеләрнең генә түгел, кош- кортларның, җәнлекләрнең, хайваннарның да үз телләре бар.Аларны тыңлап карыйк.

МӘЧЕ.

Мияу,мияу ,-песи мин.

 Ә Мырауҗан исемем.

 Мияу дисәм аңлыйлар,

Шул тавыштан таныйлар.

Эт

һау-һау-һау,ә мин маэмай.

 Исемем минем Акбай.

Өрүем- сөйләшүем.

Шул була минем телем.

Ат_

Ми-ха-ха-ха, Ми-ха-ха-ха Таныйсыздыр,мин бахбай.

 Әйтәм сүземне кешнәп.

Гомерем үтә эшләп.

Әтәч

Кикрикүк,кот -кот -кот.

Мин Әтәч ,сөйлим шулай, Мине тавыклар аңлый,

Йөри артымнан калмый.

Алып баручы:Нинди генә телдә сөйләшсәк тә,һәрберебезгә туган телебез якын, газиз.

УКУЧЫ Дөньяда иң-иң матур ил,

 Ул минем туган илем.

 Дөньяда иң-иң матур тел ,

 Ул- минем туган телем.

УКУЧЫ :"Балам"- диеп, туган телдә Эндәшә миңа әткәм,

"Әнием"-, дип, әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

УКУЧЫ :Туган телемдә сөйләшеп , Яшим мин туган илдә.

"Туган ил" дигән сүзне дә

 Әйтәм мин туган телдә.

УКУЧЫ:Иң изге хисләремне мин, Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

 Хөрмәтлим мин яратам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...