Хатлар уку кичәсе
план-конспект урока (9 класс) по теме

Балаларга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә үткәрелүче кичә - мәктәпнең традициясенә әверелгән чараларның берсе. Тормышта нинди генә авырлыклар килсә дә, бу дөньяга нигә килгәнегезне онытмагыз. Без бу дөньяга вак- төякләрдән, юк-бар ыгы-зыгылардан өстен булып яшәргә килдек. Яшәү-дөньяны ярату ул.       

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon soldat_haty_uku_2006.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Солдат  хатлары уку” кичәсе.

Зал бизәлеше: Укучыларның рәсемнәреннән, иҗат эшләреннән кул эшләреннән күргәзмә оештырылган.  Солдатларга багышланган күргәзмә.

  Алып баручы: Әй кеше! Кара тирә-ягыңа.  Яныңда туганнарың,  дусларың, якташларың,  ватандашларың.  Бәхет телә син аларга. Һәр елмаюлы карашны шундый ук җылы караш каршыласын. Бер - береңә изгелектән бөек эшләр башлана.Һәр көнебез изгелек белән тусын. Туган яктан читтә булган туганнар, дуслар, иң кадерле йөрәк парәләре булган балаларыбызга да бәхетләр, изге көннәр генә телик.

          Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, солдат аналары, туганнары, мәктәп коллективы һәм укучылар-булачак солдатлар!

          Бүген без бу залга”Солдат хатлары уку” дип исемләнгән кичәгә җыелдык. Кунакларыбыз белән таныштырып үтик:

  1. Әхмәтҗанов Рушан әнисе – Ахметзянова Фәридә ;
  2. Гисматуллин Марсель әнисе – Гисматуллина Фирдания;
  3. Габдрахманов Ильназ әнисе – Габдрахманова Рушания;
  4. Гатауллин Расыйм әнисе – Гатауллина Резеда
  5. Шарафуллин Ильшат әнисе – Шарафуллина Дания
  6. Гәрәфетдинов Ильфир әнисе – Гәрәфетдинова Гөлниса
  7. Гомерен хәрби хезмәткә багышлаган хәрби диңгез офицеры Мингазов Тальяр абыегыз үзе һәм әнисе – Мингазова Дания апаларыгыз.

 Ике авылдан бүген 7 егетебез армия сафларында, ил иминлеген, безнең тынычлыкны саклый. Киләчәктә дә армия сафларын Чури-Бураш,  Танай-Турай авылы егетләре тулыландырыр дип ышанасы килә.

  Инде хәзер салдат хатларын укуга күчик.

Концерт номеры башкарыла.

Бүген, иртәгә иң әвәл нәрсә кирәк кешеләргә?

Күкләрнең аяз булуы, һаваның саф булуы,

Уенчан карлыгачларның күктә бихисап булуы,

Иртәнге кояш астында шәүләләрнең чишелүе,

Агачларның, чәчәкләрнең саф нурларга күмелүе.

Бакчаларның ничек йолдыз астында коенды

Балаларның тылсымлы ай көмешенә туенуы.

Бүген, иртәгә кешегә нәрсә кирәк иң әүвәле?

Бала-әнисен, ана баласын кочу гамәле.

Алып баручы:  Чыннан да бүгенге кичә дә балаларыгызның хатларын укыганда сез әниләр улларыгызны кочагыгызда дип уйлагыз. Бары тик җылы хисләр кичереп, балаларыгыз хезмәтендә уңайлыклар булуын гына теләп утырыгыз.

 Солдатлар карточкасы зурайтып күрсәтелә. Хатлары укыла һәм һәрберсеннән соң концерт номеры башкарыла.

Алып баручы

Кем улы бу? Абау күз тимәсен!

 Яңа ныгып килгән гөлме әллә?

Уйнап йөргән бала тирәсенә

Күгәрченнәр төшкән гөлләргә.

Аналарның изге теләкләрен

 Җыр юлында килә сөйлисем.

Илгә шундый уллар үстергәндә,

Кайсы ана афәт теләсен?

Башлангыч сыйныф укытучысы  Борһанова Рания апагызның энесе Борһанов Фирдүстән дә  бәйрәм сәламе юллыйк.

Концерт номеры

 Алып баручы Кичәбез “Ватанны саклаучылар” бәйрәме алдыннан үткәрелә. Без дә сезне әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез.

  Бәйрәм белән котлыйм барыгызны.

  Сезгә бәхет, шатлык өләшәм.        

  Залда утыручы якын дуслар,

  Хөрмәт белән сезгә эндәшәм.

 Мөмкин булса, бөтен илдәшләрне

 Бәйрәм белән котлар идем мин

 Ил буенча, һәр өй саен кереп,

 Хәл белергә туктар идем мин.

 Мин котларга телим якыннарны,

 Кыен хәтта санап чыгарга.

 Әйтер сүзләр, изге теләкләрем

 Сыеп бетмәс шигъри юлларга.

 Ак буранлы юлда, арып түгел,

Сезне искә алып туктавым.

 Бәйрәм ямьле, илләр имин-шөкер,

Шул иминлек белән котлавым.

Сезнең бәхет капкасын

Бәла-каза какмасын!

Кайгы-хәсрәт дигән нәрсә

Сезнең өйне тапмасын.

Дигән шигьри юллар белән әлеге кичәне тәмамлыйсы килә.

  Килүче кунакларга зур рәхмәт. Балаларыгыздан һәрчак куанычлы хәбәрләр генә килеп торсын.

 Тормышта нинди генә авырлыклар килсә дә, бу дөньяга нигә килгәнегезне онытмагыз. Без бу дөньяга вак- төякләрдән, юк-бар ыгы-зыгылардан өстен булып яшәргә килдек. Яшәү-дөньяны ярату ул.        

   Җыр “Яратыгыз” (Р.Ахиярова көе, Р. Миңнуллин сүзләре).  

 

  И хатын-кыз!

  Әгәр син булмасаң,

  Сүнәр иде дөнья

  Булмас иде җирдә        

                               тереклек.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

Конспект открытого урока "Сагынулы,сагышлы хатлар".

7 сыйныфта класстан тыш уку - ачык дәрес эшкәртмәсе....

Солдат хатлары уку кичәсе 2007 ел

Максат:тарихи һәм әдәби-музыкаль  кичә укучыларда патриотик хисләр, милли үзаң тәрбияләү һәм Әфганстан-Чечня җирләрендә хезмәт иткән егетләрне олылап искә алу, хәрби хезмәттә булган авылдаш...

”Хатлар яздым утырып…” (Г.Кутуйның эпистоляр жанрда язылган “Тапшырылмаган хатлар “ әсәренә нигезләнгән)

10 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе ”Хатлар яздым утырып…” (Г.Кутуйның эпистоляр жанрда язылган “Тапшырылмаган хатлар “әсәренә нигезләнеп)...

”Муса Җәлилнең тормышы истәлек, хатлар, шигырьләрдә” (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе,6 нчы сыйныф)

Муса Җәлил иҗаты буенча 6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

Методик хатлар

Мәгариф өлкәсенә кагылышлы хатлар....