"Җиңү таңы шатлык китерсә дә, һаман сызлый әле яралар..."
материал (8, 9, 10, 11 класс) на тему

Хайруллина Венера Надил кызы

 Бөек Җиңүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhinu_tany_shatlyk_kiters_dsyzlyy_le_haman_yaralar.docx30.91 КБ

Предварительный просмотр:

Җиңү таңы шатлык китерсә дә, һаман сызлый әле яралар...


Бөрбаш урта гомум белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары  Хайруллина Венера Надил кызы һәм Нуретдинова Зөлфирә Зөфәр кызы

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Җәйге матур таң. Кошлар сайрый. Сәхнәгә  Егет белән Кыз керә.

ЕГЕТ. Нинди матур таң!

КЫЗ. Нинди матурлык!

ЕГЕТ. Вәгъдәләшкән бу көнебезне мин мәңге онытмам.

КЫЗ. 22 июнь безнең өчен истәлекле көн булыр.

ЕГЕТ. 1941 нче ел хәтеребездән мәңге җуелмас...

КЫЗ. Күр әле, салават күпере сузылды,

          Ямь булып авылым үренә.

ЕГЕТ. Бер ягы – тугайлы инештә,

           Бер ягы – карурман күлендә.

КЫЗ. Мәхәббәт күпере сузылган

          Безнең дә күңелдән-күңелгә.

ЕГЕТ. Бер башы – аерылу төнендә,

           Бер башы – кавышу көнендә.
(Егет белән Кыз кереп китәләр)

Аккошлар биюе.

Кинәт кошлар тавышы тына. Музыка туктый. Еракта туп шартлаган, мылтык аткан тавышлар ишетелә. Сәхнә караңгылана. Фонограммада сугыш башлануын хәбәр итүче Левитан тавышы.   Прожекторлар яктысында Егет белән Кыз пәйдә була. Егет солдат киемендә.

ЕГЕТ. Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

           Соңгы тапкыр кояш балкыды.

           Таң атмады бүген, таң атмады , -

           Алды җирне сугыш ялкыны.

КЫЗ. Ирләр китте, кызлар елап калды

          Шаулап калды иген өлгереп.

          Басу капкасына чаклы озата барды

          Яше-карты барсы өзелеп.

“Солдатлар” җыры .

1.АЛЫП БАРУЧЫ. Менә шулай башланып китте тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы. Бу 1941 елның 22 июнь таңы иде. Кешеләрнең тыныч йокысын, коточкыч шартлау тавышлары бүлде, үлем гарасаты шәһәрләргә, авылларга, йортларга бәреп керде. Бөек Ватан сугышы башланды.

  1418 көнгә сузылачак дәһшәтле сугышта  миллионнарның яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын  да әле беркем дә белми иде. 
2. Алып баручы.

       Басты халык, данлы, батыр халык,

Коралланып, корыч сафларга.

Барды ташып, ярсып, давылланып,

Килмешәкне кырып ташларга.

Раслар өчен матур илебезнең

Хисебезнең бөтен сафлыгын;

Барыр юлның, уй һәм эшләр эшнең

Гаделлеген, көчен, хаклыгын.

Саклар өчен җирдә кешелекнең

Иң матур һәм иң зур дәүләтен,

Максатыбыз, эш һәм көчебезнең

Мәңгелеген, данын, шәүкәтен.

     Җыр: “Герман көе”.  

1.АЛЫП БАРУЧЫ. 1418 көн һәм төн дәвам иткән дәһшәтле сугышта илебез 20 миллион кешесен югалта. Шуларның – 8 меңгә якыны – безнең якташларыбыз. Бөек Ватан сугышы фронтларында, партизаннар отрядларында, дошман тылында – коры җирдә, суда һәм күктә фашистларга каршы фидакарьләрчә көрәшеп, бик күпләр үзләренең исемнәрен мәңгелек данга күмделәр. 

2.Алып баручы . Кемнәр болар, исемнәре ничек?

                          Белеп булмый – кайда туганнар?

                          Тик шунысы ачык, биеклекне

                          Яулаганда һәлак булганнар.

Җыр: “Кайту”

1.Алып баручы..  Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре, Советлар Союзының барлык әдипләре белән бергә, немец басып алучыларына каршы көрәште, кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә актив катнашты, явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда батырлыклар курсәтте. Киләчәктә әсәрләр, героик саллы образлар тудыру өчен, рухи азык, рухи чыныгу тәрбиясенең югары мәктәбен үтте. Һәp солдат кебек, шагыйрьләр дә Көнбатыш Европа илләрен гизгән керәшчеләр булдылар. Халыкны явыз дошманга каршы изге көрәшкә чакыру, фашистларның ерткычлыкларын бөтен дөньяга фаш итү, илебез солдаты, тыл батырлары күңелендә җиңүгә ышаныч тудыру, дошманга каршы ачы нәфрәт хисләре уяту эшләре әдипләргә йөкләнгән иде. Алар радиода эшләделәр, патриотик җырлар, шигырьләр, хикәяләр, повестьлар, пьесалар, сценарийлар яздылар. Үз әсәрләре белән күпмеңле армия аудиториясендә, колхозларда, клубларда, госпитальләрдә чыгышлар ясадылар... Фронтта hәм тылда… Көрәшнең алгы сафында hәркөнне алып барылган бу эш безнең күп әдипләребезнең иҗатын күрелмәгән югарылыкка күтәрде.

 Ф.Кәрим “Ант” шигыре.

  1. Алып баручы: Теләк Матурлык сайлауда мине Кем куып җитәр икән?! Сөюдә һәм сөелүдә Мине кем җиңәр икән?! Яшәдем, яшел урманнар иркәләде, көйләде. Инде мин сугыш кырында, Тик бер генә теләгем: Дошманга ялкын сибүче Җил булып барсам иде, Тәвәккәллек, батырлыкта Җыр булып калсам иде.

(Театрдан өзек. “Күзләреңнән үбеп” Ф.Кәримнең 100 еллыгына багышланган)

2.Алып баручы: Ф.Кәримнең поэтик таланты аеруча Бөек Ватан сугышы чорында ачыла. Армиягә ул 1941 елның 30 декабрендә алына һәм 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр алгы сызыкта булып, солдат һәм взвод командиры сыйфатында, Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза, Украинаны, Белоруссия, Карпатны азат итү сугышларында катлаша, ике тапкыр авыр яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Ф. Кәрим сугыш чорында һәр буш минутын иҗат өчен файдалана. 1941—1945 еллар арасында ул тугыз лоэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык шигырь яза. Сан ягыннан гына түгел, сыйфат һәм идея-эчтәлек ягыннан да шагыйрьнең бу чор әсәрләре иҗатта яңа биеклеккә күтәрелү, камиллеккә ирешү мисалы булып торалар. Аның поэзиясендә сугыш чынбарлыгының катлаулы фәлсәфәсе, туган ил өчен җаннарын кызганмый көрәшкән совет кешеләренең, совет солдатының табигый эчке кичерешләре, патриотик хисләре, сөйгәненә булган олы мәхәббәте, тыныч тормышка сусавы гаҗәеп бер ихласлык һәм шигърилек белән гәүдәләнә.

Шигырь.”Унике батыр турында баллада”

1.Алып баручы:  М. Җәлил һәм Җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган героик көрәше, каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар — романнар, повестьлар драма әсәрләре һәм поэмалар язылган, кинофильмнар төшерелгән. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.

М.Җәлил. “Кызыл ромашка”

2. Алып баручы: Күп кенә язучылар һәм шагыйрьләребез сугыш кырында ятып калдылар.

1. М.Җәлил (1906-1944) 38 яшендә һәлак булды

2. Абдулла Алиш (1908-1944) 36 яшендә һәлак булды

3. Фатих Кәрим.(1909-1945) 36 яшендә һәлак булды

4.Гадел Кутуй (1903-1945) 42 яшендә һәлак

5. Нур Баян (1905-1945) 40 яшендә һәлак.

6. Рәхим Саттар (1912-1943) 31 яшендә һәлак

7. Хәбра Рахман (1914-1942) 28 яшендә һәлак

8. Демьян Фәтхи (1906-1943) 37 яшендә һәлак

9.Хәйретдин Мөҗәй (1901-1942) 41 яшендә һәлак

10. Мифтах Вәдүт (1915-1942) 27 яшендә һәлак

11. Рахман Ильяс (1908-1943) 35 яшендә һәлак

12.Мөхәммәт Әблиев (1902-1941) 39 яшендә һәлак

13. Кәшфи Басыйро (1906-1943) 37 яшендә һәлак

14.Мөсәгыйть Мостафин (1909-1941) 32 яшендә һәлак

15. Мансур Гаяз (1917-1943) 26 яшендә һәлак

16. Әгъзам Камал (1918-1943) 25 яшендә һәлак

17. Әхмәт Гыймадов (1915-1943) 28 яшендә һәлак

18. Исхак Закиров (1911-1944) 33 яшендә һәлак

19. Исмәгыйль Шәфиев (1913-1943) 30 яшендә һшлак

20. Хәмит Кави (1906-1944) 38 яшендә һәлак

21. Касыйм Вахит (1916-1942) 26 яшендә һәлак

22. Макс Гатау (1913-1941) 28 яшендә һәлак

23. Мөхәммәт Мамин (1905-1943) 38 яшендә һәлак

24. Аитзак Аитов (1908-1941) 33 яшендә һәлак

25. Мөхәммәт Әхмәгалиев (1920-1943) 23 яшендә һәлак

26. Габдулла Галиев (1920-1941) 21 яшендә һәлак

27. Әхтәм Әминов (1918-1942) 24 яшендә һәлак

28. Сөләйман Мөлеков (1920-1941) 21 яшендә һәлак

29. Лотфи Вәли (1910-1943) 33 яшендә һәлак

1.Алып баручы: Яу кырында ятып калган батыр сугышчыларны , язучыларны һәм  ветераннарыбызны  бер минут тынлык белән искә алыйк.

Шигырь: “Ана бәйрәме”.

2.Алып баручы:

          Матурлыгы өчен бу көннәрненең
          Кемнәр генә корбан булмаган!
          Исемнәрен тарих безгә үзе
          Саклап килә ерак илләрдән.
          Ирләр китте, кызлар елап калды
          Шаулап калды иген өлгереп:
          Басу капкасына чаклы озата барды
          Яше –карты барысы өзелеп...

1.Алып баручы: Әлеге канкойгыч сугышка авылыбыздан 251 кеше китә. Шуларның бары тик 110 сы гына исән-сау туган җирләренә кайту бәхетенә ирешә. Хәзерге вакытта аларның күбесе безнең арабызда юк. Ләкин без аларны онытмыйбыз.”үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел”-дигән бит халык.Мәктәбебезнең “Туган якны өйрәнү” музеенда аларга багышланган махсус бүлек бар. Ул хәзер дә укучылар тарафыннан тулыландырыла, баетыла. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен каршылап мәктәбебездә күп төрле чаралар үткәрелә.Рәсем, нәфис сүз, патриотик җырлар конкурсы, спорт уеннары, ветераннар белән очрашулар. Һәр класс сугыш чоры балаларына багышлап альбомнар эшләде. Сугыш чоры балалары белән очрашу  булып узды.Бәйрәм концертлары, мондый очрашулар һәм башка бик күп төрле чаралар мәктәбебез тормышына ямь өсти.

2.Алып баручы:Вакыт безне еллар үткән саен сугыш дип аталган олы фаҗигадан ераккарак алып китә.Әлеге вәхшәтне үз күзе белән күргән, үз җилкәләрендә күтәргән өлкән буын алдында без бурычлы. Без сезнең белән горурланабыз!.Бүген дә авылыбызның горурланып сөйләрлек батыр уллары, кызлары халык күңелендә мәңге саклана.

1. Алып баручы: Без бәхетле: беренчедән тыныч тормышта яшибез, икенчедән дәһшәтле көннәрнең шаһиты булган ветераннарыбыз белән очраша алабыз. Кызганычка каршы сугышта катнашкан ветераннарыбызның берсе генә бүген безнең арада. Ул безнең мәктәптә укучы Хөснетдинова Адиләнең әбисе - Нурҗиһан апа. Мәктәбебездә ветеран оныгы булу, үзе зур дәрәҗә.Без Нурҗиһан апа белән очрашулар үткәрәбез, сугыш хатирәләре турында истәлекләрен тыңлыйбыз, хәлләрен белешеп торабыз, бәйрәм котлаулары һәм истәлекле бүләкләр әзерлибез. Без аның батырлыгына сокланабыз, үзебез дә аңа ошарга тырышабыз. (Хөснетдинова Нурҗиһан апага багышланган  видеоролик күрсәтелә)

2.Алып баручы: Эх, апа-абыйлар, сугыш елларында
                                Теңкәгә тигән бит авырлык.
                                Заман авырлыгын күтәрергә,
                                Зур кайгылар баштан үткәрергә
                                Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да
                                Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!
                               Сезнең сабырлыкка, батырлыкка
                               Мәңге-мәңге хәйран калырлык.  

Җыр:”Сагыну”

1.Алып баручы: Авылыбыз уртасында Ватан сугышы батырларына салынган бик матур һәйкәл дә бар. Без аны кадерләп саклыйбыз. Шушы батыр авылдашларыбыз  истәлегенә карата хөрмәтебез, изге ихтирамыбыз билгесе булган бу һәйкәлгә мәктәбебез белән шефлык итәбез.

2. Алып баручы :

                       Тукта, иптәш, тукта!

                         Минем яннан

                         Тыныч кына үтеп китмә син!

                         Мин бит гади бер сын гына түгел.

                         Мин-көрәшче!

                         Авылдашын синең, иптәшен!

                        Онытма син!

                         Бик кыйммәткә төште

                         Синең бәхет безгә!

                         Шул хакта гел сөйләп тору өчен

                         Таш сын булып, һәйкәл булып

                         Кайтык бүген Сезгә!

  1. Алып баручы:  Күпме сагышлы  кара, күпме күз яшләре күрде бу һәйкәл! Күпме ятим аналар һәйкәл янына килеп бу таш сынны “балам” диеп сыйпадылар. Күпме тол хатыннар һәйкәл янына килеп назлы сүзләрен пышылдадылар.

           Сәхнәгә ана чыга.

        АНА. Улым! Газизем, бердән-берем.”Мин бик тиз кайтырмын” дип елмая-елмая чыгып киттең дә- югалдын. Күзләрем исән чакта сине кабат күрермен дип өметләнгән идем.Кайтмадым  шул. Атаң белән бергә еракта калдыгыз. 70 ел мин сезне көтәм. 7 ел, 7 көн генә түгел бит ул. Балам, күз нурым, кышкы озын төннәрдә сугыштан язган бердәнбер хатыңны укып юанам.

Бала.

Исеңдәме, әнкәй, мине озатып

Авыл күмелмәгәнче бардың да,

Хәлсез кулларыңны салмак кына

Болгый – болгый карап калдың да,

Әрнетмәскә теләп мине шунда

Елавыңнан үзең тын булдың.

Тик шулай да күзең сөртер өчен

Яулык почмагына тотыңдың.

АНА.

Син яраткан җырларны җырлап,

Күңелемне әзрәк юатам,

Син дә кушылып минем белән

Җырлашасың кебек ерактан.

 Җыр. “ Кичер мине, әнкәй гафу ит”

  1. АЛЫП БАРУЧЫ. Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар барәбәренә яуланды. Күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алышыныр, ләкин Бөек җиңү һәм шушы җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге күңелләрдә мәңге яшәр.

  1. Алып баручы: Халык хәтере - мәңгелек. Батыр якташларыбызның истәлеген халкыбыз кадерләп саклар, аларга булган хөрмәтебез изге ихтирамыбыз билгесе булган һәйкәлләргә тере чәчәкләр, веноклар куелыр. Сугыш каһарманнары туган якларына һәйкәлләр булып әйләнеп кайттылар.

Сугыш һәйкәлләре һәр урында:

Ишетәсезме, якташлар.

Безне беркайчан да

Начар яктан искә алмагыз,

Һәр ел җиңү бәйрәме көнендә

Һәйкәлгә чәчәк куймый калмагыз.

2. Алып баручы:

Бу шулай буыннан- буынга күчәр. Сагыш-хатирәләр, батырлар истәлеге, туар буыннарга күчеп, гасырлар буена яшәр...

Беркем дә, беркайчан да онытылмас!

Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.

Җыр "Матур булсын дөньялар”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ .

Тема:   Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде  яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ . Максат:  1. Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын...

Р.Миңнуллинның “Һаман яктыра бара” шигыре 7 нче сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе

Р.Миңнуллинның “Һаман яктыра бара” шигыре7 нче сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе...

Положение о I общешкольном конкурсе- проекте «Хоймор нютагай арадай аман зохеол»

Положениео I общешкольном конкурсе- проекте  «Хоймор нютагай арадай аман зохеол»...

"Алар һаман безнең арада" - инша. Автор: Тазиева Наилә

Вата ны саклап гомерләрен биргән батырларга мәңгелек дан!...

Буряад арадай аман зохеол. С П. Балдаевай суглуулбаринууд.

Из фольклорного материала известного фольклориста, ученого С.П. Балдаева....

"Арадай аман зохёолой абдарhаа"

конспект внеклассного занятия по бурятской литературе в 5 классе...