Студентлар белән очрашу кичәсе .
методическая разработка на тему

Вагизова Фарида Гибадулловна

Татар телендә, студентлар белән очрашу кичәсенә әзерләнгәндә куллану өчен материал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл studentlar_vechery.docx32.83 КБ

Предварительный просмотр:

Зирекле лицее

 Яңа Чишмә муниципаль районы

дип атаглан студентлар белән

очрашу кичәсе сценарие.

                              Оештыручылар: 11 сыйныф укучылары

                                       Һәм сыйныф җитәкчесе – Вәгыйзова Ф.Г.

2017-18 уку елы.

В. Агаповның “Уйларымда мәктәп еллары” дип атарган җыры астында алып баручылар чыга.

1. Хәерле кич кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар. “Кыңгыраулы мәктәп елларына, алып кайта мине уйларым...” дип аталган бәйрәмебезне ачык дип белдерәбез.

Д.        Бәйрәм, гадәттә башлана

              Кунаклар чакырудан.

             Туганнарга, дус-ишләргә

         “Чакыру” тапшырудан.

Р.Кайтыгыз әле сез, дуслар,

    Канат ярган туган йортыңа.

    Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,

    Балачакның гүзәл йортына

А. Бер күрешү үзе бер гомер бит,

     Очрашуга сәбәп табылган.

     Сагынышкан сыйныфташлар

     Күрешергә монда агылган!

 Д. Кайда да булса, кайчан да булса,
     Бер күрешү— үзе бер шифа.

      Ә бу шифа бик тә көчле була

      Сыйныфташлар очрашканда...

 А. Безнең мәктәптә бүген бәйрәм - очрашу кичәсе. Мәктәпне, укытучыларын яраткан, онытмаган укучыларыбыз бүген безгә кунакка – сыйныфташлар очрашуына килде. Әйдәгез әле аларны түребезгә чакырыйк.

Р. Әле кайчан гына, нәкъ 12 ай элек, очына-очына үзләре дә шул бәйрәмгә әзерләнеп йөргән, төрле идеяләр белән янган, мәктәп тормышында бик күп кызыклы моментлар, хәтирәләр калдырган сыйныф - 2017 уку елы чыгарылыш студентларын чакырабыз. Әле мәктәптән аерылуыгызга аз вакыт үтсә дә... сез инде студентлар.... Һәм менә бүген сезнең өчен дә сыйныфташлар очрашуы..... Рәхим итегез.

Д. Бүлмәдән-бүлмәгә йөриләр,

Балачак эзләрен эзлиләр.

Кем кайда ниндидер сүз язган,

Кемнәндер кайдадыр эз калган...

Барысын күзлиләр, эзлиләр,

Сагыну хисләрен сиздерми

Бары тик елмаеп йөриләр

2016-нче елгы 11 – ләр.

.                        

Рәхим итегез, түрдән узыгыз, дуслар.

Р. Гөлүсә ападан  видео яздыртырга .

2015 елгы чыгарылыш укучылары турында укытучыларыбыз ни диеп искә алырлар икән, сорап карыйк әле. Чыннан да алар бүген дә шундый булып калганнардыр дип ышанабыз.

А.. Сез бит әле олы түгел бездән бик күпкә

     Тик шулай да никтер акыллырак

     Тоеласыз безнең күңелгә.

     Акыллылык килә еллар белән

     Еллар белән килә җай гына

     Иң-иң өлкән студентларыбыз да

     Очрашуга килгән бит менә.                        

 Рәхим итегез 2014 уку елы чыгарылыш укучылары. Түребезгә үтегез, хөрмәтле дуслар!

.............................................................................

И. (“Зәңгәр вагон” җыры көенә җыр җырлана)

Дуслар, сыйныфташлар, сезне алда көтә

Яңа уку елы – 10ынчы класс.

Тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз

Куркытмасын сезне ЕГЭлы 11 нче класс. - Диеп җырлар җырлый-җырлый арабыздан 9нчы сыйныфны тәмамлап дөнья гизәргә чыгып киткән укучылар да бүгенге очрашуга кайтканнар. Аларны да шатланып сөенеп каршы алабыз, урынны да түребездән бирәбез. Рәхим итегез дуслар.

,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,.............................................

Р. Килгән кунакларыбызны сәламләү өчен сүзне лицеебыз җитәкчесе Айрат Минвәлиевичкә бирәбез.   Директор котлавы

Д. .Кичәбезне юкка гына “Сыйныфташлар очрашуы” диеп атамадык. “Еллар узган саен мәктәп белән ара ерагая,  суына бара, ләкин мәктәп еллары турындагы хәтирәләр югалмый, хәтер сандыгының кайсыдыр почмагында мәңгелеккә сакланып кала,”- дип сөйлиләр өлкәнрәк кешеләр... Сезнең тормышыгызда да бу шулайдыр.

УЕН “Блиц --опрос”

Р. Мәктәп чакларын да искә төшереп үтмичә булмас, бу чор сезгэ нинди вакыйгалар, эмоциональ кичерешләр белән истә калды? Хәзер барлык серләрне дә чишәбез инде.

  1. Дәрестән куып чыгарганнары бар идеме?
  2. Мәктәп елларында тәмәке белән мавыга идеңме?
  3. Өй эшләрен күчерә идеңме?
  4. Мәктәп елларындагы беренче мәхәббәтең?
  5. Иң яраткан укытучың?
  6. Дәресләрдә йоклап  киткәнең бар идеме?
  7. Әти-әниеңне мәктәпкә чакырганнары бармы? Нәрсә өчен?
  8. Үзеңне директорга чакырганнары бармы? Нәрсә өчен?
  9. Журналда яки дневникта билгеләреңне төзәткәнең бармы?
  10. Мәктәп вакытындагы хыялларың чынга аштымы?
  11. Мәктәп елларындагы иң кызыклы вакыйганы яки дәресне искә төшерегез әле
  12. Кире мәктәпкә кайтыр идегезме?
  13. Балачакта кем булырга теләгән идең?
  14. Яраткан фәнең нинди иде?
  15. Дәрестә ничек кучерә идең? Тотылганың бармы?
  16. Укытучыларның сезне ничек дип үрти яки нинди орышу сузләре әйтә иде?
  17. Мәктәптә кушаматың бар идеме?
  18. Укытучылар исемегезне бутый идеме?
  19.  Иң яратмаган фәнегез нинди иде?

Кызыклы үзенчәлекле җавапларыгыз өчен рәхмәт...

Ин. Сыйныфташлар очрашуының тәртибен билгеләү өчен сездән ярдәм сорыйбыз. (студентлар капчыктан номерлар алалар 1-5)

Риф.Сезнең игътибарга “Кайда? Кайчан?” диеп аталган уен тәгъдим итәбез.

Слайдта мәктәп тормышыннан фотолар  -  кайчан, нинди бәйрщм булуын танырга, искә төшерерә .

.................................................................................................................

№ 1  чыгыш (капчыктан чыккан номерлар тәртибе белән уеннар оештырыла. Уенның нәтиҗәсе – нинди дә булса уку йортында укып чыккан һөнәр ияләренә бәйле булаһәм сүз шул студентларга бирелә)

,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,...........................................

Д.  Әйдәгез үткәннәргә кайтып килик әле бер. Күз алдына китерегез, иртә, сез тәмле төшләр күреп йоклап ятасыз, кинәт будильник шалтырый башлады. Мәктәпкә барырга вакыт җиткән. Ләкин бит әле татлы йоклый идең. Торырга кирәк дип катырак кычкыра будильник.Тагын биш кенә минут! Нинди биш минут! Кеше тавышы белән кычкыра будильник. Ай, ходаем, мин йоклап калганмын! Гаебегезне таныгыз! Хәзер курыкмыйча әйтергә була. Сезнең күбегезнең шулай булганы бар! Мәктәп сумкасын өстәлдән ризык алып ашый - ашый, кабалана - кабалана тутырганыгыз бардыр, шулай бит.

2 а.б. Менә шуларны искә төшереп без чираттагы  конкурсны тәкъдим итәбез : «Ашыга, ашыга» дип атала.

 (Ике өстәлгә мәктәп сумкалары, пеналлар, ручкалар, карандашлар, дәреслекләр, линейкалар, уенчыклар, алмалар һ.б.)

,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,............................

№2 - чыгыш

.............................................................................................

Ин.2 а.б. Ярар, сумканы тутырдык...., башка шапканы үтеп барышлый гына кия, кия очабыз гына, ләкин без бит инде хәзер сонга калдык. Укытучы сорый инде хәзер: “Ник соңга калдың?” Ниләр генә уйлап чыгармыйбыз, сочинение язганда шулай оста булырга кирәк иде дә бит.

Сорауга – сорау белән җавап бирергә кирәк: 2 команда  1- студентлар, 2 - укучылар

...................................................................................

№ 3чыгыш

..............................................................................................

Менә бу предметның сиңа мәктәптә, теге-яки бу дәрестә бик-бик кирәк булуын расларга. Предметны ала һәм кәгазь карточкадан бер дәрес исемен ала. Дәлилли.

Д. Ике портфель әзерләргә Берсенә: лента, колокольчик, одноразовые перчатки, помада, буш банка (бк  портфельне егеткә бирергә).  Икенче портфелдә кояш күзлеге, уенчык  машина, уен  карталары, рулетка, ясалма чәчәк (кыз бала өчен )

.....................................................................................................................................

№ 4 чыгыш

............................................................................

Р.Мәктәптә укыган чакта нинди генә рольләрне башкарырга туры килми бит укучыларга – укучы, спортсмен, җыештыручы, укытучы, гаепләнүче, художник һәм иң әһәмиятлесе – артист. Мөгаен студентлар булгач та бу рольләр сезгә кирәккәндер, әйдәгез сынап карыйк әле

Пантомимо күрсәтергә – башкалар аны аңларга тиеш була:

  • Әле генә тәмле итеп, күп итеп ашап чыккан кеше;
  • Түфлиеның табаны төшкән кыз;
  • Автобуста барганда кинәт тукталып калу;
  • Йөреп барганда таеп киттегез;

-Өй түбәсеннән  өстеңә нәрсәдер төшә;

ЯКИ     Уеннын шартлары: командаларга берәр төрле задание бирелә. Мисал өчен 1 нче командага футбол уенын иллюстрировать итәргә, ә 2 нче командага хоккей яисә башка берэр төрле күренеш. Ләкин бер шарт белэн, хәрәкәтләр башкарырга ярамый, бары тик картина кебек кенә булырга тиеш.

  • ...............................................................................................................................
  • №5 чыгыш
  • .............................................................................................................

Хөрмәтле кунакларыбыз, сезнең яныгызда мәктәпне тизрәк тәмамлау турында хыялланып мәктәбебездә укып йөрүче 9нчы,10нчы, 11 сыйныф укучылары. 11 сыйныф укучыларына мәктәптә укырга ничәдер ай гына калып бара. Алар да бик тиздән студентлар сафына басалар. Әйдәгез әле, аларга үзегезнең теләкләрегезне, киңәшләрегезне әйтеп үтегез.

Теләкләр тыңлана.

Д. Күңелләрдән күңелләргә салдык күперләр,

     Насыйп булсын бу юллардан кабат үтүләр.

     Сезне сагынып сайрар һәрчак күңел кошыбыз,

     Кабат очрашканга кадәр, дуслар, хушыгыз!

Чыгышларның тәртибен билгеләү өчен тәгъдим ителгән уеннар:

  1. Булачак Укытучылар өчен “Устами младенца – Балалар теле белән” 

видеога төшереп  укучылардан берәр фикер әйттерәбез.

Экспонат №1 (дәресләр тәртибе / расписание)

  • Мәктәптә бер генә көн дә бу әйбердән башка үтми.
  • Аны төзү өчен бик күп көч куярга кирәк.
  • Бу әйбердә бөтен дәресләр һәм кабинет номерлары күрсәтелгән.

Экспонат №5   (экзамен комиссиясе)

  • Бер төркем кешеләр.
  • Шуларның берсе өстәлгә кәгазь битләре тезә.
  • Яңадан сораулар бирә, билге куя, беркетмә тутыра. Бу нинди серле группа?

  1. КНИТУ студентлары  өчен – кара тартма (эчендэ - ак халат, отвертка, пробирка)
  2.  КАИ студентлары өчен – кечкенә кара тартмада самолет  - “Әйе, юк” уены.
  3. Мед. ВУЗларда укучы студентлар өчен – “Где логика – мантыйк кая?” уены (слайдта 3 төрле рәсем: букет белән ак чәчәкләр, ак болытфонынды фәрештә һәм үлем фәрештәсе)
  4. Мед .сестралар өчен – ребус.
  5. Төрле уку йортларында укуычы студентлар өчен – “Кроссворд – башваткыч”

Кроссворд сораулары:

1 -  Ипи түгел, су түгел,  Авыр түгел, аз түгел,  Ансыз яшәү мөмкин түгел.

(Һава)

2- Аягы юк - качадыр, канаты юк - очадыр. (Төтен)

3 -  Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат, Мин торам аны санап,

Көн дә кими бер канат.  (Календарь)

4 - Кигән киеменең бизәге  Бөтен дөньяны ямьгә бизәде.  (Җәй)

5 - Йон түшәгем ертылды,  Бөтен дөнья йон булды.  (Буран)

Килеп чыккан сүз – ҺӨНӘР.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган як җырчысы" К.Булатова белән очрашу кичәсе

Кичәнең максаты: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез К.Булатованың иҗаты белән таныштыру,кызыксыну уяту.Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, шигырьләрне аңларга һәм яратырга өйрәтү....

Галәмдә очрашу

Бүгенге көндә кайбер балалар, кеше белән аралашканда, үзләренең шәхси чикләрен (личное пространство в общении)билгели дә, кора да белмиләр. Әлеге дәрес эшкәртмәсе нәкъ менә шушы сыйфатларны булдыруга...

Внеклассное мероприятие. "Студентлар белэн очрашу кичэсе"

Разработка внеклассного мероприятия "Встреча с выпускниками школы"...

Очрашу-2011

Күәм урта мәктәбендә буыннар очрашуы....

Гөлзада Әхтәмова белән очрашу кичәсе

Гөлзада Әхтәмова белән очрашу кичәсе...

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

Студентлар белән очрашу кичәсе

Укучыларга  уку йорты сайлауда ярдәм итү, һөнәри юнәлеш бирү.Аралашу культурасы тәрбияләү.Мәктәбебезне тәмамлаган укучылар белән элемтәләрне ныгыту....