Сертотмас үрдәк
план-конспект

Садыйкова Фирүзә Илкам кызы

А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкияте буенча сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sertotmas_urdk.docx16.43 КБ

Предварительный просмотр:

Музыка: “Урман тавышы”

Автор: Бу дөньяда бер серле ил бар,

              Ул әкият дөньясы

              Гөлчәчәкләр гел чәчәктә,

              Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.

Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, йә бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. Әллә ышанмыйсыз инде, ышанмасагыз, үзегез карап китегез.

Әтәч булып киенгән бала чыгып “Кикирикүк” дип кычкыра, чебиләр һәм үрдәк булып киенгән балалар чыгып басалар, “Чебиләр” биюен башкаралар. (“Чебиләр” көе).

Хуҗа керә.

Хуҗа(мылтык аскан, кошларга карап). Мин урманга барып кайтам. Акбайны да үзем белән алам. Безнең өйдә юклыкны берәүгә дә әйтмәгез! (Китә).

Үрдәк (кош-кортларга). Нигә беркемгә дә әйтмәскә кушты икән?

Музыка: “Төн”.

Кош-кортлар йоклыйлар.

Әтәч (кычкыра). Кикрикүк! Кикрикүк!Кикрикүк!

Кош-кортлар уяналар.

Әтәч. Нишләптер безнең хуҗабыз күренми әле.

Чеби 1.Кайчанкайтырикән ул?

Әтәч. Үрдәк, кил әле. Кара әле сиңа әйтәм. Хуҗабыз һаман күренми. Аны эзләп кайтырга кирәк.

Чеби 1. Син очасың да, йөзәсең дә, йөгерәсең дә, син бар!

Әтәч. Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә әйтмә!

Үрдәк. Ярар, барсам барырмын. (Таякка төенчеген асып китә).

Музыка “Мин урманга барам” (Җырлый-җырлый бара).

Мин барам урманга

Табам хуҗамны анда.

Төлке, бүре, аюдан

Курыкмыйм мин һичкайчан.

(Каршысына Керпе чыга).

Керпе. Кая барасың болай?

Үрдәк. Хуҗабызны эзлим. Акбай да аның белән китте. Хәзер йортыбызны саклаучы да юк. Аларны эзләргә мине җибәрделәр.

Керпе. Синең өең еракмы соң? Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы?

Үрдәк. Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара аны!

Керпе. Мин андый усаллардан түгел, сереңне белсәм дә, сиңа зыян салмам. Шулай да син саграк бул! Очраган берәүгә дә серләреңне сөйләмә! (Китә).

(Үрдәк бара, аңа Куян очрый).

Куян. Әй, бүрекле Үрдәк, көзге төсле матур, зур күл булганда нишләп урманда йөрисең?

Үрдәк. Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә этебез дә аның белән киткән иде. Хәзер өебезне саклаучы да юк.

Куян. Синең өең еракмы соң?

Үрдәк. Менә шушы сукмак туп-туры безнең өйгә алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара аны!

Куян (икенче якка карап). Алай булгач Хуҗаның алмагачларын кимерергә бик җайлы вакыт икән!(Үрдәккә). Хуҗаңны күргәнем юк. (Китә).

(Үрдәк бара-бара аланлыкта йоклап яткан аю янына килеп чыга).

Үрдәк (аюны тарткалап). Әй, йокы бәлеше, тор әле! Кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?

Аю (ачуланып). Юк, күрмәдем. Урман эченәрәк керсәң табарсың! (Үрдәк китә). Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән. (Китә).

(Үрдәк каршына Бүре килеп чыга)

Бүре. У-у-у, ашыйсы килә. Әллә үрдәк исе килә, инде Әй бүрекле баш, шушындый куе урманда берүзең курыкмыйча ничек йөрисең?

Үрдәк. Урманда Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, Акбай да аның белән киткән иде.Хәзер йортыбызны саклаучы да юк.

Бүре. Синең өең еракмы соң?

Үрдәк. Менә шушы сукмак безнең өйгә алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара аны!

Бүре (тешләрен шыгырдытып). Боларның сарыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән! (Үрдәккә) Андый кешене күргәнем юк! (Китә)

(Үрдәк каршына Төлке чыга).

Үрдәк. И-и, матур апакаем, минем Хуҗамны күрмәдеңме? Янында эте дә бар иде.

Төлке. Чибәрләрнең чибәре, матурларның матуры, күрдем мин аны! Янында кәкре ккойрыклы эте дә бар иде. Әйдә, алып барам! (Үрдәкне оясына кертеп яба).

Төлке. Ә үзем авылга барып, тавык ите белән сыйланып кайтйм, әле.

Автор. Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам таркалган булыр иде, ләкин Хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, кача алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә Хуҗа кайткач инде, аларны дус булып яшәргә күндергән.

Залга Хуҗа артыннан тезелеп кош-кортлар, җәнлекләр тезелеп керәләр.

Автор. Менә шуның белән әкият тә тәмам. Ә сезгә киңәшем шул: Сертотмас үрдәк кебек булмагыз, серләрегезне саклый белегез! Таныш булмаган кешеләргә өйдәге хәлләрне сөйләмәгез. Берүк игътибарлы булыгыз.

Рольләрне башкардылар:

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

А.Алиш. "Сертотмас үрдәк"

5нче сыйныф укучылары өчен сценарий....

Абдулла Алиш: “Сертотмас үрдәк “ 6нчы сыйныфта үткәрелгән дәрес планы

А.Алиш  1908 елның 15 сентябрендә Куйбешов районы Көек авылында укымышлы гаиләдә туа. Бик зирәк , тәртипле, инсафлы бала була. Ул дусларына ярдәм итәргә ашкынып торган. Аның тормышы- батырлы...

Разработка урока по татарской литературе для 5 класса на тему "А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә әхлак тәрбиясе"

"А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә әхлак тәрбиясе" темасына 5 класс өчен дәрес конспекты...

Разработка урока по татарской литературе для 5 класса на тему "А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә әхлак тәрбиясе"

"А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә әхлак тәрбиясе" темасына 5 класс өчен дәрес конспекты...

А. Алиш "Сертотмас үрдәк" әкиятенең сценариясе

Башлангыч сыйныф укучылары белән әкият сәхнәләштерү. Әкияттәге хайваннарның ролен һәрбер балага бүлеп бирү. Әлеге әкиятне сәхнәләштерү балалар өчен кызыклы, аларны язучы иҗаты буенча белем дөньясына т...

А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятенә презентация.

Абдулла Алишның  "Сертотмас үрдәк" әкиятенә презентация....