Нәүрүз мөбәрәк булсын!
методическая разработка (5, 6, 7, 8, 9 класс)
Нәүрүз бәйрәме белән таныштыру, төрле милләт кешеләренең үзара дуслыгын күрсәтү
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 69.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Якты Күл төп гомуми белем мәктәбе
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мишеева Лариса Михайловна
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Татарча музыка уйный.
1 алып баручы: Хөрмәтле, килгән кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме. Нәүрүз ул – Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн.
- алып баручы: Сезне барчагызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз. Эшегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек, тыныч-имин көннәр телибез.
1 нче бала: Әй, дускайлар, дускайлар,
Җитте ич Нәүрүз айлар.
Эшегезне ташлагыз,
Йон йомарлап ятмагыз,
Орчык шыгырдатмагыз.
Дуслар, дуслар, тыңлагыз,
Нәүрүз җитте уйнагыз.
2 нче бала: Көн әйтәдер – мин озын!
Төн әйтәдер – мин озын!
Күктә кояш көлеп тора,
Икегезгә дә бер бүген.
Көн дә төн дә әйтә: “Әйе,
Икебез дә бер бүген”.
3 нче бала: Көн белән төн тигезләшкән.
Яз килеп җиткән икән.
Яз килеп җиткән икән дә,
Һәм хәбәр иткән икән.
Бәрәкәтле булсын язлар,
Нәүрүз котлы булсын!
Балалар “Яз килде” җырын башкара.
2 алып баручы: Нәүрүз – хезмәт халкы - игенчеләр бәйрәме. Нәүрүз вакытында өстәлләр аш-судан сыгылып торган. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай узар, дигәннәр. Бу бәйрәм дә шундыйлардан санала. Бәйрәмгә төрле яктан бик күп кунаклар килә торган булган. Безне дә бүген бәйрәм белән котларга дусларыбыз килгән.
Рус коллективы халык биюен башкара. (“Деревенская праздничная” көенә).
1 алып баручы: Нәүрүз килә, Нәүрүз
Бу тәмле сүз!
Җир йөзендә тоташ бер ямь ул.
Җир-табигать белән дөнья ямен,
Игез-тигез иткән бәйрәм ул!
2 алып баручы: Нәүрүз килә, Нәүрүз,
Бу татлы сүз.
Яз дигән сүз, яшьлек дигән сүз
Тирәлектә бөтен тереклекне
Шул бәйрәмгә дәшик дигән сүз!
Мөбәрәкбад, Нәүрүз!
Кил, түргә уз!
Яңарыштан дөнья шатлансын,
Асылына кайтсын рухларыбыз.
Халкыбызның җаны сафлансын.
1 алып баручы: Бәйрәм белән котларга безне керәшен дусларыбыз да килгән.
Керәшен коллективы милли сыйлар белән керә. “Дуслар җыры”н башкаралар (В. Агапов көе, Н. Мәдияров сүзләре).
1 алып баручы: Хөрмәтле дуслар! Хәзер бергәләшеп Язны – Нәүрүзбикәне чакырыйк.
Нәүрүзбикә: Агымсулар кичтем мин,
Сезгә килеп җиттем мин,
Нәүрүз әйтеп үттем мин,
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
2 алып баручы: Хуш киләсең, Нәүрүз, хуш киләсең!
Кышлар буе көттек үзеңне.
Оланнарга инде ач йөзеңне,
Һәм ирештер татлы сүзеңне.
Нәүрүзбикә: Килдем сезгә игелекләр теләп,
Күгегезгә якты нур булсын.
Туфрагыгыз уңыш бирсен күпләп,
Юлдашыгыз якты җыр булсын!
“Нәүрүз һәм балалар җыры” башкарыла. (Г. Гәрәева көе, сүз.)
1 алып баручы: Рәхмәт, Нәүрүз, изге теләгеңә,
Алар көнгә аша күрсеннәр.
Шулвакыт Кыш бабай керә.
Кыш бабай: Бу нинди тавыш монда?
Кем әле минем биләмәләремә хуҗа булмакчы?
2 алып баручы: Кыш бабай! Юкка ачуланасың, биләмәләреңне язга – Нәүрүзбикәгә тапшырырга вакыт җитте. Урамга күз сал әле, шаулап-гөрләп яз килә ич!
Кыш бабай: Туктагыз әле, туктагыз!
Көч сынашмыйча, тартышмыйча гына,
Язга – Нәүрүзбикәгә урынымны бирү юк!
Нәүрүзбикә: Бөтен шартларыңа да күнәрмен, Кыш бабай!
Кыш бабай: Беренче шартымны тыңла. Менә минем кулымда аркан. Хәзер синең белән көч сынашыйк. Әйдә әле.
Аркан тартышу.
Кыш бабай: Ярый, Нәүрүзбикә. Бу юлы син җиңдең. Ә хәзер икенче шартым тыңла:
Табышмаклар әйтәм.
Җавабын таба алмасагыз,
Бер дә китмәм калам мин.
Табышмаклар әйтә.
- Лампа түгел – яктырта,
Мич түгел җылыта.
- Аяксыз, кулсыз капка ача.
- Күл тулы алтын балык.
- Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар.
- Канаты бар – очмый,
Аягы юк – йөрми.
- Борынсыз чыпчык боз тишә.
- Колга башында йорты
Эчендә аның җырчы.
Кыш бабай: Монысында да син җиңдең. Тыңла өченче шартымны:
Бие, бие, чибәркәй,
Мине узалмассың син.
Син яшь, мин карт булсам да,
Биюдә калышмам мин.
Кыш бабай белән Нәүрүзбикә бииләр. Кыш бабай җиңелә.
Кыш бабай: Уф, арыдым, сусадым.
Харап булдым, җиңелдем,
Эредем бит, эредем.
Яз алдында хур булдым.
1 алып баручы: Салкын кышны яз җиңде,
Моны барчабыз күрде.
Кулны-кулга тотынып,
Без бәйрәм итик инде.
2 алып баручы: Яз килде, кояш көлде,
Моны барчабыз күрде.
Яшәрде бар агачлар,
Уянды алмагачлар.
Нәүрүзбикә: Дуслар, туганнар! Минем сезгә теләгем бар: бәхетсезләргә –бәхет, сырхауларга – саулык, ярлыларга – байлык телим.
2 алып баручы: Барчагызга да яңа бәхетле тормыш алып килә торган яз булсын!
“Бәхеттә-шатлыкта” (Н. Н. Яппарова сүзләре, Н. Шәймарданов көе) җыры башкарыла.
1 алып баручы: Нәүрүз котлы булсын!
Мал-туарыбыз артсын.
Игеннәребез уңсын!
Башаклары тук булсын!
Елларыбыз тыныч торсын!
Күкләребез аяз булсын!
Изге догаларыбыздан аермасын!
Мәңге шат яшик, дуслар!
Кызлар татар биюе башкара.
2 алып баручы: Хөрмәтле кунаклар! Әйдәгез, хәзер барыбыз да бергәләп күмәк уеннар уйнап алыйк.
1. “Чума үрдәк, чума каз” уены.
2. Капчык киеп йөгерү.
3. Йомырка һәм кашык белән йөгерү.
4. Бер татар көенә ике төрле бию.
5. Аркан тарту.
6. Итек атыш.
2 алып баручы: Уйныйбыз да, җырлыйбыз да.
Гармун кулларыбызда.
Алсу гөлләр чәчәк атсын.
Йөргән юлларыгызда.
1 алып баручы: Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җырлыйк әле 4 кабат.
Дөнья матур, яшәү рәхәт.
Чөнки безгә җыр канат.
“Җыр керсен күңелгә” җыры башкарыла.
.
2 алып баручы: Хөрмәтле кунаклар! Безнең бәйрәмебез ахырына да якынлашты. Сезгә барчагызга да ныклы сәламәтлек, тыныч-имин көннәр теләп калабыз!
1 алып баручы: Киләсе очрашуларга кадәр.
Нәүрүз: Хөрмәтле кунаклар! Ә хәзер бәйрәм табынына рәхим итегез, алып килгән сый-хөрмәтләрдән авыз итегез!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий для старшей татарской группы "Котлы булсын Яңа ел! "
Сценарий Нового года для татарской группы...

“Эшең ямьле, ашың тәмле булсын”.
: Әхлак тәрбиясе бирү. Логик фикер йөртеп, әйләнә-тирәдәге вакыйгалардан дөрес нәтиҗә ясый белү күнекмәсе булдыру. ...
Илебез тыныч, күгебез аяз булсын.
бабаем Минһаҗев Хәсәннең Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләре....
Презентация "Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!"
Презентация для классного часа "Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!"...
Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын. Дуслык турында сөйләшү
Разработка урока по татрскому языку по учебнику Р.З.Хайдаровой исьпользованием интерактивной доски.6 кл.по теме ""Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын"...

Чәйләрегез тәмле булсын
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы « Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюд...

"Нәүрүз котлы булсын!"
1. Проектның төре: Иҗади – проектик юнәлешле2. Проектның дәвамлылыгы: 2 атна3. Проектның максаты: Балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләгәндә татар халкының электән килгән гореф-гадәтләре, мәдәни...
