КВН по технологии
методическая разработка по технологии (6 класс) по теме

Гайнутдинова Гульназ Салихзяновна

 

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

 « Сибгат Хәким исемендәге  Күлле  Киме урта гомуми белем  мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе

 

 

 

 

  “Кыю кызлар, кыю  малайлар”

                                                      (бәйге)

 

 

 

 

 

 

                                                                             Төзеде: технология укытучысы    

                                                                            Гайнетдинова Гөлназ Салихзяновна

 

 

 

 

 

 

 

 

                                          2012-13 уку елы

 

      Максат: - Укучыларның фән буенча белемнәрен тикшерү;

                       -  җитезлекне, зирәклекне  сынау;

                      - уен­нар ярдәмендә күңел күтәренкелеге бул­дыру;

                    - бер-беренә булышу, ярдәм итү теләге уяту.

                     - укучыларга һөнәр сайлауга юнәлеш бирү

 

ҖИҺАЗЛАУ: Презентация, сүз язылган А4 форматы, ручка, бәрәңге, пычак, кадак, чүкеч

Бәйге барышы:

1 алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар !

“ Кыю кызлар, кыю малайлар “ дип исемләнгән бәйгебезне башлыйбыз.

Бүген бәйге, менә без дә

Килдек көч сынашырга.

Кызармас өчен йөзебез

Кирәк нык тырышырга.

2 алып баручы: Хөрмәтле дуслар! Һәр очрашу танышудан  башлана. Менә шул дулкынландыргыч минутлар да килеп җитте. Иң элек без бүгенге бәйгене  бәяләячәк жюри әгъзалары белән танышып китик. (Җюри әгъзалары белән таныштыру).             Жюриның гадел булуын, тамашачыларның  алкышларын жәлләмәүләрен телибез.

1 алып баручы:

Саф – пакь күңел, шат йөз белән

Бу бәйгегә килдек без.

Әйдә, бүген дуслык җиңсен,

Без тик шуны телибез.

 

2 алып баручы:

 

Уңыш сезгә, уңыш сезгә

Елмаеп, көлеп торсын.

Шушы бәйге ике арада

Дуслык нигезен корсын!

 

1нче бәйге  -  командалар белән танышу (Алып баручылар башларына кызыл һәм зәңгәр йөрәктән ясаган таҗ кияләр)

 

2 алып баручы:

Мин кызыл йөрәк катнашучы укучыларның нәрсәяратканы турында әйтеп үтәрмен.

1 алып баручы:                                                                                                                       Мин зәңгәр йөрәк катнашучыларның нәрсәләр яратмавын җиткерермен.

Малайлар

Гайнетдинов Зөлфәт

Ярата - Баллы ризыклар ашарга, велосипедта йөрергә, урамда төрле уеннар уйнарга, кыш һәм җәй    

               айларын.

Яратмый - Көз, яз айларын, сарымсаклы ризыкларны

 

Нигъмәтҗанов Илдар

Ярата – Бал кортларын, бал ашарга, мунча керергә, төрле спорт төрләре белән шөгыльләнергә

Яратмый – Велосипедта йөрергә, җиләк җыярга.

 

Сабиров Рөстәм

Ярата – Велосипедта йөрергә, урамда уйнарга, телевизордан күңелле тапшырулар карарга

Яратмый – Үрмәкүчләрне, кызларның чыркылдавын, мәктәп формасын

 

Фәйзрахманов Рәнис

Ярата – Аш ашарга, көрәшергә, футбол уйнарга, мотоциклда йөрергә

Яратмый – Ялган сөйләүчеләрне, көз айларын, икра ашарга

 

Кызлар

 

Гайнетдинова Алсу

Ярата – Мантый ашарга, кыш айларын, конькида шуарга, матур киенергә, чисталыкны

Яратмый – Икейөзлелекне, тычканнарны

 

Латыпова Динә

Ярата – Тәмле ашарга, чалбар киеп йөрергә

Яратмый – Ялган сөйләүчеләрне, күлмәк, юбка кияргә, чәч үрергә

 

Сәфәрова Илфинә

Ярата – Мороженое, торт, конфет ашарга, музыка тыңларга, дусты Гүзәлне

Яратмый – Мәктәп формасы кияргә, икейөзлелекне

 

Хәсбиева Гүзәл

Ярата – Матур киенергә, көз айларын, конфет ашарга, чәч үрергә

Яратмый – Ялган сөйләүчеләрне, юбка кияргә

 

 

 

 

1 алып баручы:

 

Хәзер, дуслар, көч сынашыйк,                                                                                                                                                    Белемлеләр алга чыксын.                                                                                                                                                              Һәр уенчы бу ярышта                                                                                                                        Осталыгын,                                                                                                                                    Зирәклеген,                                                                                                                                          Тырышлыгын күрсәтсен.

 

2 нче бәйге   - Технология фәне буенча белемнәрен тикшерү. Экранга чыккан сорауларга җавап бирергә кирәк. 1 һәм 3 нче рәтләрдә сораулар малайлар өчен, ә 2, 4 рәтләрдә кызлар өчен. Уңышлар сезгә! (Презентация буенча эш)

 

Кызлар өчен сораулар:

 

1.     Тукыма үзлекләрен санагыз. (физик-механик, технологик, гигиеник)

 

2.     Беренче тегү машинасы проектын кайчан һәм кем  тәкъдим итә? (XV гасыр ахырында атаклы итальян рәссамы, скульптор, галим, инженер Леонардо да   

   Винчи)

 

3.      Машина дөрес эшләсен өчен, иң кирәкле шартларның берсе нәрсә? (Энәне дөрес урнаштыру.)

 

4.      Нинди җеп төрләрен беләсез? (бәйләү, чигү, тегү җепләре)

 

5.      Композиция нәрсә ул? (сурәт элементларын бер форма һәм эчтәлеккә ия сәнгать әсәренә берләштерү)

 

6.      Хроматик һәм ахроматик төсләрне санап чык. (хроматик- кызыл, кызгылт, сары, яшел, күк, зәңгәр һәм шәмәхә төсләр; ахроматик – ак, кара һәм соры)

 

7.     Консервлау алдыннан яшелчәләрне беренчел эшкәртү кирәкме? Ул ничек башкарыла?  (Кирәк. Зурлыклары буенча сортларга аерыла, әйбәтләп юыла, артык өлешләре кисеп алына)

 

8.      Камырны күпертә торган әйберләрдән нәрсәләрне беләсез? (Аш содасы, чүпрә, йомырка агы, әчегән сөт, кефир)

 

Малайлар өчен сораулар:

 

1) Агачлар нинди төркемнәргә бүленәләр? (ылыслы һәм яфраклы)

 

2) Агачлар нинди төп өлешләрдән торалар? (тамыр, кәүсә, ябалдаш)

 

3) Каты һәм йомшак агач төрләренә мисаллар китер. (Каты- имән,каен, алмагач; Йомшак – юкә, усак, тополь, чыршы)

 

4) Шпон белән фанера бер-берсеннән ничек аерылалар? (Фанера берничә кат шпонны аркылы – торкылы ябыштырып эшләнә)

 

5) Технологик машина нинди төп өлешләрдән тора? (двигатель, хәрәкәт тапшыргыч механизм, эш башкаручы механизм)

 

6) Агач  материалын үлчәү һәм билгеләү коралларына нәрсәләр керә? (линейка, рулетка, рейсмус, карандаш, угольник)

 

7) Штангенциркуль ярдәмендә нинди размерлар үлчәп була? ( эчке һәм тышкы диаметр, тирәнлек)

 

8) Детальнең сызымы һәм эскизы бер-береннән ничек аерылалар? ( Сызымда сурәт кагыйдәләргә буйсынып кораллар ярдәмендә башкарыла, эскизда кагыйдәләргә буйсынып кул ярдәмендә башкарыла)

 

2 алып баручы:

 

Тапкырларга, зирәкләргә

Бездә урын түрдән.

Кайда? Нәрсә? Кайчан була?

Әйтсен шуны белгән.

 

 

3 нче бәйге   -  Рәсемнәрнең мәгънәләрен аңлату. 1 турдагы тәртип белән җавап бирәсез

 

Кызлар өчен сораулар:

 

1.       imageМашина энәсе нинди өлешләрдән тора? (Колба, стержень, озын улакчык, кыска улакчык, энә күзе, энә очы)

 

2.       imageБу нинди җөй? Аны кая кулланабыз? (Хач җөе. Канвада кулланабыз)

 

3.       imageБу итәкнең  конструкциясен ата. ( клинлы)

 

4.       imageТукымадагы дефектны ата. (Сурәт төшми калган урыннар)

 

5.       напБу эш коралын таныйсызмы? Аны кайчан кулланалар (Уймак. Калын киемнәрне теккәндә кулланалар)

 

6.       image Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? Аны кайда һәм нәрсә өчен кулланалар? ( маникен. Текән вакытта киемне кидереп карау өчен)

 

7.       5Бу нинди тамга? Мәгънәсен аңлат. (кул белән генә юарга; ышкырга, сыгарга ярамый)

 

8.       C:\Documents and Settings\User1\Рабочий стол\Урок\8.jpg  C:\Documents and Settings\User1\Рабочий стол\Урок\9.jpg Кайсы рәсемдә хата бар? Аңлат (1 рәсемдә. Эшләгәндә кайчыны ачык килеш һәм кисә торган ягын үзеңә каратып куярга ярамый)

 

 

Малайлар өчен сораулар:

 

1.     http://www.1stanok.ru/images/sverlyln-02.jpg Станокның исеме ничек? (тишү станогы).

 

2.      http://www.metdom.su/foto/message_fotos/0/613/shtangencirkul_s_glubinomerom_shc_1_250_005_chiz_foto_large.jpgИнструментның исеме ничек? (штангенциркуль ШЦ-1).

 

3.     http://www.lab.by/uploads/catalog/821_1_m.jpgБу прибор нәрсә өчен кулланыла? (материалның катылыгын билгеләү өчен кулланыла)

 

4.     Элементы и углы зубьев пилМондый тешле ножовкаларның аермасы нәрсәдә? (материалны аркылы һәм буйга кисү өчен кулланылуында).

 

5.     http://arhit.narod.ru/textures/wood/w2.jpg Бу сурәт нәрсәне аңлата? (агач материалының бизәге, текстурасы).

 

6.     http://www.daniladom.ru/files/images/slovar_reysmus_razmetochnij.jpgБу нинди җайланма һәм аның ярдәмендә нәрсә эшлиләр? (агач материалына тамга салалар).

 

7.     image Бу билге нәрсәне аңлата? (схемада лампаның шартлы билгесе).

 

8.     http://www.stroyshopper.ru/upload/resize_cache/iblock/4b5/300_300_1/tiski_enl.jpg  Бу нинди җайланма һәм ул нәрсә өчен кулланыла? (тиски, материалларны кыстырып эшкәртү өчен).

 

 

 

1 алып баручы:

 

Мәкаль башлыйм, син төгәллә,

Әгәр тапсаң сүзләрен.

Я, әйдәгез, кемнәр тапкыр,

Күрсәтсеннәр үзләрен.

 

 

4 нче бәйге  -  “Мин башлыйм, син дәвам ит.” дип атала. Чиратлап мәкальне әйтеп барабыз, ә сез дәвам итегез. Беренче мәкаль кызларга

 

1. Агачны яфрак бизәсә, кеше­не... (хезмәт бизи.)

2. Һөнәрле үлмәс,...(һөнәрсез көн күрмәс.)

3. Кошның матурлыгы төсе белән, ... (кешенең матурлыгы эше белән.)

4. Данның төбе - хөрмәт, ... (хөрмәтнең төбе - хезмәт.)

5. Эшләмәсәң эш көне, ... (ни ашарсың кыш көне.)

6. Эш сөйгәнне - ... (ил сөяр.)

7. Эш кешене төзәтә, ... (ялкаулык боза.)

8. Калган эшкә ...(кар ява.)

9. Егет кешегә ...(җитмеш төрле һөнәр дә аз.)

10. Ялкаулык – хурлык, ...(тырышлык зурлык.)

 

2 алып баручы:

 

Бу бәйгедә тәүге тапкыр                                                                                                                         Чыктыгыз сез каршыга,                                                                                                                   Уңганмы сез,  тырышмы сез,                                                                                                                       Сыналырсыз ярышта.

 

6 нче бәйге – Без тормышка әзерме? (Бәрәңге әрчү, кадак кагу)

 

1 алып баручы:

 

Якын дуслар җыелганнар,

Шул уңай белән бүген.

Җырның иң матурын гына

Җырламый мөмкин түгел.

 

Самигуллин Рәзил башкаруында җыр “Шома бас”

 

 

7 нче бәйге – Сүзләр төзү(  Алкышлар ) Алкышлар сүзендә ничә сүз яшеренгән икән? Әйдәгез сүзләр төзеп карагыз.

 

2 алып баручы:

 

Хушлашырга вакыт җитте

Тәмамланды  бәйгебез.

Илнең, җирнең, тыныч көннең

Кадерләрен белеп,

Шатлык белән генә яшәгез.

 

1 алып баручы:

 

Сәламәтлек – юлдашыгыз,

Матур, тату тормышыгыз,

Күңел сөйгән хезмәтегез -

Һәр барчасы булсын мулдан!

 

Сезнең өчен җырлый Ләйсән Хисамиева

        

    Бәйгеге нәтиҗә ясаү өчен сүзне жюрига бирәбез.

 

Катнашуыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Алкышлар сезгә!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият:

 

1.     Технология 6 кл. В.Д. Симоненко

2.     Технологиядән тестлар.  Мәгариф журналы 2002 ел

3.     “Бәйрәмнәр бәйләме”  В.Г. Гомәрова, Ф.Я. Зарипова

4.     “Бәйрәмнәр, туйлар өчен” Сәмига Сәүбанова

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Скачать:


Подписи к слайдам:

1
2
3
4
5
13
9
6
7
8
10
11
12
14
15
16
Станокның исеме ничек?
Инструментның исеме ничек? Бу прибор нәрсә өчен кулланыла?
Мондый тешле ножовкаларның аермасы нәрсәдә?
Бу нинди җөй? Аны кая кулланабыз?
Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?Аны кайда һәм нәрсә өчен кулланалар?
Бу итәкнең конструкциясен ата.
Тукымадагы дефектны ата.
Бу сурәт нәрсәне аңлата?
Бу нинди җайланма һәм аның ярдәмендә нәрсә эшлиләр?
Бу билге нәрсәне аңлата?
Бу билге нәрсәне аңлата?
Бу нинди җайланма һәм ул нәрсә өчен кулланыла?
Бу эш коралын таныйсызмы? Аны кайчан кулланалар
Машина энәсе нинди өлешләрдән тора? Бу нинди тамга? Мәгънәсен аңлат.
1
2
Кайсы рәсемдә хата бар? Аңлат

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проектная технология – технология мотивации к изучению иностранного языка, технология развития креативности учащихся

Обмен опытом работы по данной технологии. Сообщение было сделано на методическом совете школы с представлением результатов проектной работы.  Таковыми стали составленные схемы маршрутов британски...

Учитель технологии Лазарева Т.С. ГБОУ СОШ 629 Планирование по технологии 6 класс. Учебник «Технология» для учащихся 6 кл. общеобразовательных учреждений. Под

Кулинария (12 часов) 6 класс.1Знать о необходимости и ценности витаминов и минеральных солей для организма человека.2 Знать необходимые злаки и крупы получаемые из них.3 Уметь перебирать крупы и...

самоподготовка для воспитанников коррекционной школы VIII вида 6 класса с использованием современных педагогических технологий (информационные технологии, технология проблемного обучения, технология сотрудничества, игровые технологии)

повысить интерес к выполнению домашнего заданияКоррекционно-образовательные задачи:- активизировать мыслительную, речевую деятельность учащихся      путём выполнения заданий т...

Конспект урока по русскому языку в 5 классе разработан в соответствии с требованиями ФГОС с использованием современных образовательных технологий (технология проблемного обучения, технология групповой деятельности, здоровьесберегающие технологии, информац

Цель урока: познакомить учащихся с творчеством русского художника, развивать образное мышление, речь, зрительную память, умение анализировать свои впечатления; побуждать интерес к изобразительному иск...