ЭССЕ "Мин укытучы"
статья по технологии на тему

Фаезова Эльмира Мисаеловна

Биредә минем укытучылык хезмәтем чагыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx18.85 КБ

Предварительный просмотр:

Мин – укытучы

Укытучы!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы.
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора.
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.


Саф күңелле кечкенә бала, мәктәпкә аяк басу белән, беренче укытучысының җылы карашын тоя, ягымлы тавышын ишетә.Укытучы алда торган максатына ирешү юлларын ача: сабыйларга белем һәм тәрбия бирә. Уйлап карасаң, укытучы һөнәре – бик катлаулы, авыр һөнәр. Укытучыдан һәр балага игътибарлы булу сорала. Сыйныфтагы укучының психологик һәм яшь үзенчәлекләрен белү һәм аңа шәхси якын килү – бик җитди эш. Дәресләрне оештыру - укытучының әйтеп бетерә алмаслык зур хезмәте.

Бүгенге заманда укучының күңелен яулап алу өчен, укытучының күңеле саф, шул ук вакытта бай һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Бала күңеленә үтеп керү, аларны туры юлга бастыру нык җаваплылык сорый торган эш. Бала йөрәге синең һәрбер сулышыңны тоеп,эшеңә сокланып яши.

Кешеләр бу дөньяга ап-ак кар кебек саф, чиста, белемсез, һөнәрсез булып килә. Аңа бар нәрсәне дә үзләштерергә ашыгырга кирәк: йөрергә, сөйләшергә өйрәнүдән алып, катлаулы фәннәр үзләштерү нечкәлекләренә кадәр. Тормыш агышының һәр көнендә кеше нәрсә булса да үзләштерә, укый, белемен күтәрә. Кечкенә сабый сөйләшә башлаганчы ук, катлаулы дөньяны өйрәнә башлый. Баланың белем иленә алып килгән беренче адымнары, иң катлаулылары. Балага төпле белем бирү өчен, әлбәттә укытучы бик күп эш башкара.

Укытучыга ничек итеп бала күңелен яраламаска?! Ә уйлап карасаң, һәр баланың үзенең яшерен таланты бар. Шушы талантны вакытында ача белергә генә кирәк.

Бүгенге көн таләпләре бик катлаулы: бала мөстәкыйль фикер йөртә белсен, аны дәлилләсен, эшен дә оештыра белсен, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын. Шушы таләпләргә туры килерлек итеп, мин үстерелешле укыту технологиясенең нигезләрен өйрәнә башладым. Үстерелешле укыту технологиясе төрле каршылыкларны җиңәргә, сөйләшергә, тыңларга, белемне үзе таба белергә өйрәтә.

Дәресләрне күбрәк проблемалы, иҗади эзләнүле итеп үткәрәм, чөнки болай эшләү укучыларның фикерләү сәләтен арттыра. Укучы башлангыч белемне түбән класстан ала,безгә, югары сыйныф укытучыларына шушы белемнәрне үстерү өстендә эшләргә кирәк. Өйгә эшне дә күпчелек эзләнү тәртибендә бирергә тырышам. Чөнки укучы иҗади эшли белергә тиеш. Бу аның фикерләү сәләтен арттырырга ярдәм итә.

Хәзерге заман укытучысы һәрнәрсәдән дә алда барырга, күп белергә, заманча техника белән дөрес һәм урынлы файдалана белергә тиеш. Дәрестә компьютер куллану заманча дәрес бирүнең иң зур чарасы булып тора. Мин укучыларымны шулай ук матурлыкны күрергә, тоя белергә өйрәтәм. Чөнки күңеле чиста, матур булган кеше күңелсез гамәлләр кыла алмый. Баланың күңеле гел яхшылыкта гына булачак. Технология дәресләрендә киләчәк тормыш өчен кирәкле күнекмәләрне бирергә тырышам. Тегү, чигү серләренә өйрәтәм. Тәмле итеп ризык әзерләргә, ул ризыкны зәвыклы итеп өстәлгә куя белү дә мөһим. Матурлыкка омтылу шуннан да башлана. Мин үземнең барлык шатлык-куанычларымны укучыларым белән уртаклашам. Чөнки мин үземнең хезмәт җимешләремне аларда күрәм. Аларны белемле, акыллы, зур кеше итеп күрү минем иң зур хыялым. Укытудан тыш, мин укучыларымны сәнгатькә дә якынайтырга тырышам. Бергәләп фольклор коллективы оештырдык. Чыгыш ясау өчен киемнәрне дә әниләр ярдәмендә үзебез тегәбез.

     “Кеше үз гомерен бер елга кайгыртса,  иген иксен, ун елга кайгыртса – агач утыртсын, ә йөз елга кайгыртса – балаларга белем биреп, аларны тәрбияләсен“ дигән сүзләр дөреслеккә туры килә.

Мин – авыл укытучысы. Ә авыл укытучысы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Аның һәр адымы гына түгел, күңелендә йөрткән хис-тойгылары да күз алдында. Һәр йортта аның укучысы яши. 26 ел эшләү дәверендә мин төрле гаиләдә төрлечә тәрбия алган, төрле характердагы балалар белән очраштым. Мәктәпкә беренче адымнарын ясаган сабыйны яңа утыртылган гөл белән чагыштырыр идем. Гөлгә бит, матур булып үссен өчен, җылылык, яктылык, су — бер сүз белән әйткәндә, тәрбия кирәк. Тәҗрибәне миңа еллар алып килде.

            Хәзерге шартларда мәктәпкә үзенең предметын югары дәрәҗәдә белгән, балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясен яхшы аңлаган, үз һөнәренең остасы булган, балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә, аларны һәрьяклап ача белә торган укытучылар кирәк. Моның өчен үз-үзеңә таләпчән булырга, эзләнергә, яңалыкларны өйрәнеп, аларны эш барышында куллана белергә, үзеңне башкалар белән чагыштырып читтән торып бәя дә бирә белергә кирәк. Чын укытучы үз эшенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен бөтен күңелен биреп эшли, балаларның язмышы өчен борчыла. Кирәк икән, ул артист, рәссам, шагыйрь дә була. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада үз-үзенә карата ышаныч тудырып, кирәк икән бәхәсләшеп, көтелгән нәтиҗәгә дусларча мөнәсәбәт аша ирешергә мөмкин. Һәр балага шәхес буларак формалашырга, тормышта авырлыклар алдында каушап калмаска, аны үз гамәлләренә һәм хезмәтенә дөрес бәя бирә алырдай итеп тәрбияләргә бурычлы бүгенге авыл укытучысы.

           Минем уйлавымча, теләсә кайсы өлкәдә уңышның сере – тырыш хезмәт. Безнең һөнәрдә бигрәк тә, бернәрсә дә үзеннән -үзе генә бармый, һәрвакыт эзләнергә, укырга, хыялланырга кирәк. Шулай ук эшли торган коллективның бердәм, тату, ярдәмчел булуы да, җитәкчеләрнең безнең башлангычларны күреп алып, үсәргә ярдәм итүе дә уңышка ирешү өчен бик әһәмиятле нигез дип саныйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем беренче укытучым

Беренче укытучы турында инша...

Рәхмәт сиңа, укытучым!

Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...

"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"

Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...

Укытучы – изге һөнәр иясе

Укытучы – изге һөнәр иясе...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...