Гаилә бәйрәме "Әти-әниләр бергәләп"
материал на тему

Хусаенова Рамзия Рауфовна

"Әти- әниләр бергәләп" дигән сыйныфтан тыш чара үткәрү. Бәйрәмгә әти-әниләр чакырыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kich_ti-nilr_b-n_berglp.docx18.31 КБ

Предварительный просмотр:

             Әти-әниләр белән бергәләп

А.б .  Хөрмәтле әтиләр-әниләр! Бүген «Әти-әниләр белән бергәләп” дигән гаилә бәйрәме. Һәркайсыгызга сәламәтлек, бәхет,  гаилә учакларыгызны сүндермичэ, муллыкта яшәвегезне телибез.

1ук.  Нигә бүген класста

Бик күңелле, бик ямьле?

Чөнки бүген кунакка

Әти-әниләр килде.

2ук.  Әти янымда булганда

Бернәрсәдән курыкмыйм мин.

Аның сүзе миңа закон

Әтиемне тыңлыйм мин.

3ук.  Әти безнең терәгебез

Әти безнең яклаучы.

Авырлыклар китермичә,

Давыллардан саклаучы.

4ук. Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт һәм шат булып

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

5ук. Март аенда, кар өстендә

Кояш нурлар уйната.

Яз килә, каршы алыгыз

Дигән хәбәр тарата.

6ук.Әтиләрне, әниләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз,

Чын куңелдән һәммәбезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Җыр “Бәйрәм буген”

7 ук. Бәйрәмебез гөрләп торсын

Уен-көлке күп булсын.

Әйдә, Энҗе, биеп алыйк,

Әтиләр карап торсын.

Парлы бию

А.б.  Укучыларыбыз ял иткән арада әти-әниләргә сүз бирәбез. Ике әти һәм ике әни чыга. (Төрле бию көйләренә бииләр.) Ике як та тырышты. Рәхмәт сезгә.

8ук. Дөньяда иң акыллы

Иң уңган безнең Әни.

Менә шуңа синең яннан

Һич тә китәсе килми.

9ук. Без сезне бик яратабыз.

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзегезгә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

Җыр “Иң якын кешем син энием”

А.б. Хәзер кадерле әтиләрне һәм улларны, әниләрне һәм кызларны уенга чакырабыз. Бүген бездә 4 дәрес  һәм күңелле тәнәфесләр.

1 дәрес. Рус теле

1.Москва сүзеннән төрле сүзләр ясарга.

(оса, сок, квас, Омск, ком, Ока, мак)

2.Кайсы кош исеменең беренче хәрефен алыштырсаң врачка әйләнә? ( грач-врач)

3. Нинди җәнлек исеменең беренче хәрефен “у” га алыштырсаң, еланга әйләнә? (еж-уж)

                                   2 дәрес Хезмәт дәресе

Күлмәккә төймә тагу. (Балалар төймә тагып күрсәтәләр).

А.б. Безнең укучыларыбыз әниләргә багышлап “Әни-егет” дигән инша язганнар иде. Әйдәгез, аларга сүз бирик.

                                 3 дәрес .  Математика

1.Кулны өзмичә конверт рәсемен  ясарга.Шушы конвертта ничә өчпочмак бар? (9)

2. 1000, 40, 1000, 30, 1000, 20, 1000, 10 (4100)

(Куш, күпме булыр).

3. Бер гаиләдә ике ата һәм ике ул бар.Гаиләдә ничә кеше? (3)

4. Өчәү өчәү өч төштә,

Берәү генә бер төштә (10)

Тәнәфес.

10 ук. Әти дә җырлый белә,

Әни дә җырлый белә.

Шушы бәйрәм хөрмәтенә

Минем дә җырлыйсым килә.

Җыр “Әтинең туган көне”.

        4 нче дәрес.  Татар теле

1.Бу экспонат футбол тубын алмаштыра ала. (иске консерв банкасы)

2. Борынгы заман сәгате (әтәч)

3. Фотоларны тиз ясый торган автомат (көзге)

4. Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк? (авыз)

5.Нинди савыттан эчеп булмый? (буш)

6. Кешегә иң якын әйбер нәрсә? (күлмәк)

7. Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була? ( төш)

8.Куян чаба-чаба, ник артына әйләнеп карый? (артында күзе булмаганга)

9. Сыер ни өчен ята? (утыра белмәгәнгә)

10. Нәрсә өстән аска таба үсә? ( сакал)

11. Кара мәче нинди ишектән керә? (ачык)

12. Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (икенче яртысына)

13. Нинди сорауга бервакытта да “Әйе” дип җавап биреп булмый? (“Йоклыйсыңмы?”)

14.Суда нинди таш булмый? ( коры)

15. Ашлыкны ни өчен чәчәләр? ( утыртып булмаганга)

16. Кара диңгезгә төшкән таш нишли? (юешләнә)

17. Тугай кайчан сайрый? ( р хәрефе өстәгәч)

           Тәнәфес

 “Ромашка” уены

Минем кулымда ромашка таҗлары.Анда төрле биремнәр бар.

Әтиләргә: 1. Сезгә бүген 3 яшь тулды.Әти-әниегез яңа уенчык машина бүләк итте. Әй, уйнадыгыз да соң инде. Безгә дә уйнап күрсәтегез әле.

2. Сез-Шамкай. Шамкай булып уйнап күрсәтегез әле.

Әниләргә: 1. Кечкенә чакта  өйрәнгән иң беренче җырыгызны яки шигырегезне нәкъ шул вакыттагыча итеп җырлап яки сөйләп күрсәтегез әле.

2. Бишектәге бәби елапмы-елый бит, һич туктамый. Берәр җаен табыгыз, зинһар өчен!

Балаларга: 1.Әти  эштән кайтты.Әтиең булып уйнап күрсәт әле.

11ук. Әти булса өйдә ешрак

Өебез балкып тора.

Әнинең йөзе якты,

Елмаеп кына тора.

12ук. Иң кадерле кешеләребез сез

Әтием һәм әнием.

Сез булганга, без бәхетле

Тыныч, рәхәт яшибез.

Башкорт биюе.

Уен “Кер элү”

Балаларыгыз йоклаган арада керләрен юып алсак та була. (Күзләрен бәйләгән килеш бауга кер эләләр. Әни элә, әти кыстыргыч каптыра).

13 ук. Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып янсын.

Әти-әниләрнең нурлы йөзе

Гел көләч булып калсын.

14 ук. Туган җирем  ал чәчәкле

Гүзәл гөлбакча булсын.

Җиребез, зәңгәр күгебез

Шат җырлар белән тулсын.

Сабыйларның шат авазы

Җиргә ямь биреп торсын.

А.б. Хөрмәтле әти-әниләребез, кичәбез шуның белән тәмам. Кичәгә килгәнегез, катнашканыгыз өчен бик зур рәхмәт! Балаларыгыздан авыр сүзләр ишетмәгез, аларның мәрхәмәте, шәфкате тормышыгызны тагын да бизәп торсын.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Заман белән бергә атлыйбыз

Район “Йолдыз” газетасында чыккан басма  2011 ел,август...

Бергәләп ял итик әле!

Разработка внеклассного мероприятия на татарском языке "Бергәләп ял итик әле!"...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар...

          Бүгенге җәмгыятьтә тәнкыйди фикерләү, тормыш ситуацияләрен дөрес аңлау иҗади үсештәге шәхеснең мәдәни күрсәткече булып тора. Бу, беренче чиратта, белем бирү п...

Заман белән бергә атлый укытучы

Заман белән бергә атлый укытучы. Уйланулар....