Внеклассное мероприятие "Уңыш бәйрәме"
методическая разработка по теме

Сагьдиева Танзила Хатиповна

Внеклассное мероприятие "Уңыш бәйрәме " для учащихся средних  классов

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл unysh_byrme.docx24.12 КБ

Предварительный просмотр:

Уңыш бәйрәме   өчен сценарий.

Кама Тамагы районы Иске Казиле урта мәктәбе укытучысы Сәгъдиева Тәнзилә Хатип кызы

Безнең исем: Алтын бөртекләр.

Безнең девиз:Икмәк алтыннан кыйммәт.

1нчеА.Б:Күңелләргә якты нур өләшеп,

        Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.

        Үз муллыгы белән көзләр  килә.

        Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

        2нчеА.Б:Табындагы икмәк ,сый -нигъмәтне,

        Күреп ил картлары шатлана.

        Муллык белән җиргә көзләр килә,

        Көзге муллык исә тантана.

        “Көз кызы” керә.

Мин ,“Көз кызы”,киләм сезгә,

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим,

Кем очраса юлымда.

Амбар тулы арыш,бодайларым,

Тау-тау булып иелгән,

Алмалы авыр ботаклар,

Җиргә чаклы иелгән.

        Алып баручылар”Көз кызына” ипи-тоз бирәләр.

1нче А.Б:Яшәү чыганагы-кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә,

Күкрәкләргә кереп кисәр икмәк,

Һәр табынныңтора түрендә.

2нче А.Б:Икмәк –игенченең җан җылысы,

        Җир-анага кадер-хөрмәте,

        Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең.

        Шуңа кадерлибез икмәкне.

“Көз кызы”шигырь сөйли.

        Резедә Вәлиева сүзләре”ипекәй”.

Туган җирнең кадере,

Назы булып үскәнгә,

Юмарт кояш иркендә,

Нурга тулып пешкәнгә,

Кушып тургай моңына,

Чык суларын эчкәнчә,

Игенченең кулыннан

Гөлдәй тамып төшкәнгә,

Мин татлы,тәмле булам.

Табында балкып торам

Шуңа мине ,олылап,

Ипекәй дип атыйлар.

Ташламыйлар,атмыйлар,

Изге күреп саклыйлар..

1нче алып баручы: Безнең җирләрдә мул үсте

        Игеннәрнең һәр төре

        Саламнары камыш кебек ,

        Алтын кебек бөртеге.

Сез дә ,минем дусларым ,

Үсегез моны белеп.

Әрәм итмәгез мине,

Һәм рәнҗетмәгез берүк.

Бодай:   Әйе менә мин-бодай

    Тик бодай булса ил бай

Эшкәртсәләр бөртегемне

Бөтен шартын китереп

Минем  оннан күмәч пешә,

Күбек кебек күпереп.

Күпереп пешкән күмәчләр ,кайнар коймаклар  ,токмачлы ашлар ашыйсыгыз килсә ,Бодайның кадерен белегез.

Борчак:Ә Борчакны кая  куясыз?

Солы: Борчак ашы тук итә, тез буынын юк итә,  дигәннәр борынгылар. Менә мин ичмасам...

Арыш:Син үзеңне әллә кемгә куйма әле, итле борчак шулпасын эчсәң, кәефләр күтәрелә , ашказаны киңәйгәндәй була,баш яшенең уйлау сәләте арта , чөнки анда  фосфор дигән бик кыйммәтле матдә бар ,аңладыңмы, фосфор!

Солы: Аңламаска ни ,мин сабый бала түгел лә ,сабый  дигәннән, әйтимме дуслар ,мине бит  сабыйлар да ,абыйлар да, бабайлар да, әбиләр дә ярата. Ә инде көмеш тояклы аргамаклар турында әйтеп тә торасы юк. Әлбәттә боткага май кирәк.

Кукуруз:Ә май каян килә дип уйлыйсың син ,я әйтеп кара әле?

Салам:Каян булсын ди инде ,он белән саламнан.

Солы: Кара, кара  тапты бит бу май комбинатын.

Кукуруз: Беләсегез килсә кукурузда ул бөтен май.

Илгә бит барысы да кирәк

Арыш борчак бодай да

Табыныбызның муллыгы

Тора барыбыздан да.

Арыш:Кар астында кыш үткәрәм

Яшел тунымны киеп

Көздән чәчеп калдырганга

Өлгерәм мин иң элек.

Борчак: Үзем ап-ак,вак-вак йомры,

Мул итеп уңыш бирәм .

Вакытында җыймасагыз

 Өйдән чыгып йөгерәм.

Тары:Солыныкы шикелле үк

 Чукларым бар

Меңәрләгән бөртегем бар.

Чукларымда.

Суда икегә,сөттә җидегә ярылам да,

Алтын сары  бөртекләрем ботка була.

Карабодай:Бал кортлары үбә

Чәчәк керфекләрем...

Тары кебек бик вак түгел

        Бөртекләрем,

Соң чәчеләм иртә кайтам

Басу кырдан

Табыннарда мин бик затлы

        Ризык булам.

Көнбагыш:Сары  эшләпәләр кидем

Җем-җем итә күзләрем

Гел кояшка караганда

Кояш төсле йөзләрем.

Арыш:Җире байның иле бай дип

Юкка гына әйтмиләр

Шуңа да бит игенчене

Изге кеше диләр.

Җыр:”Игенчегә”.

2нче а.б.-Ипи ! Ипекәй...Җир- ана,Ватан-ана,тынычлык кебек изге һәм кадерле ул.Икмәк-тереклек,яшәү чыганагы ул.

Тормышның нигезе- икмәктә.

Икмәк-алтыннан кыйммәт.

Икмәктә-хикмәт.

Икмәк- барлык әйбергә баш.

Икмәк-табын кояшы.

Икмәк булса,җыр да була,-ди халык.

Безнең халыкта икмәкне  күкрәккә терәп кисү , чиста ашъяулыкка төреп кую инде борынгыдан килә.

Әгәр җирдә ипи сыныгы ятканын күрсә, нинди кеше генә аны түбән иелеп алмас , тыныч кына узып  китәр икән?

А.Б.1:Ә сез беләсезме?Җир йөзендә икмәк  ничек  барлыкка килгән соң?

Кешеләргә иң беренче икмәк булып гадәти  чикләвек һәм  имән чикләвеге хезмәт иткән.Башта  аны чылатып  ашаганнар, соңыннан киптереп тартканнар да ботка һәм коймак пешергәннәр.Тора –бара кешеләр иген үстерергә өйрәнгәннәр.

Хәзерге икмәк өчен кешеләр Мисырга бурычлы.Греклар һәм римлылар  ачытып  пешерелгән икмәкнеНил елгасы буенда ашап карыйлар һәм аны пешерергә өйрәнәләр, аннан бөтен дөньяга тараталар.Кеше кай якларга  гына китмәсен,иң башлап җир эшкәртеп орлык чәчкән икмәк үстергән.

Икмәкне тир түгеп табалар.иген үстерү зур тырышлык,тәҗрибә,хезмәт сорый.

2нче А.Б:Ил тоткалы-икмәк өчен көрәш авылда иң алгы планга куела.Табын яме икмәк белән,диләр бит.Икмәк ул бәхет,муллык билгеле.Менә шуңа күрә яңа тормыш коручы парларны,иң кадерле кунакларны бездә ипи-тоз белән каршы алалар.Икмәкнең изге булуын сабый күңеле дә сизә.Аның кулына ипи телеме тоттыргач,ул да шатлана,сөенә.

Без һәр көнне икмәк,күмәч ашыйбыз.Ә ул безнең табынга килгәнче нинди юл үтә соң?

1нче А.Б:Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә.

Тегермәндә он була,

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә,

Безгә куәт өстәргә.

Һәркемгә ипи кирәк!

Һәм көн дә ипи кирәк!

Бигрәк тәмле карасы,

Бигрәк тәмле агы да,

Күмәче дә – бары да...

Ипекәйнең кайсы да

Ризыкның хөрмәтлесе,

Җирдә  иң кирәклесе!

Көз кызы:

Алдагы көннәрегездә

Телимен мин уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез сез гел, дуслар!

Тракторчы егет: Әйдә, “ Көз кызы”, без китик инде. Безнең әле киләсе ел өчен эшлисе байтак эшләребез бар.

Укучылар: Без “ Көз кызын”  бирмибез,син безгә үзеңнең  һөнәренңе күрсәт .

Тракторчы егет: Ярый,ярый,мин риза.

Тракторчы эше-кара эш дип,

Майлы эш дип куркып калмадым.

Җирне сөрдем ,чәчтем, урдым,

Пычрак эш диеп тормадым.

Шуңа күрә икмәкләр ак безнең

Каерып-каерып аны кисәбез.

Һәр бөртеккә зур көч күргәнгәме-

Икмәкнең без кадерен беләбез.

2нче А.Б:Без дә кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәбез.Әле мәктәптә генә укысакта үзең эшләп тапкан,үзең үстергән ризыкның бик тәмле булуын беләбез.Үзебезне эштә сынар өчен 5 нче хезмәт чирегебез бар безнең.Шул хезмәт чирегендә ниләр эшләвебез белән бераз мактанып алыйк әле.

Хезмәт рапорты:

Кырда,бакчада

Кирәк кеше без

Һәркем өчен дә

Кирәк эшебез.

        Кушымта:Нык безнең адым

        Йөрәкләр кайнар.

        Эштән туймыйбыз

        Талса да куллар.

        Эштән туймабыз

        Талса да куллар.

Кар эрү белән

Түтәл казыдык.

Шул түтәлләргә

Кишер утырттык.

        Кушымта:

Аннан чәчтек без

Кызыл чөгендер.

Әйбәт яшелчә

Салатлар өчен.

        Суган утырттык

        Бераз соңрак.

        Аннан утадык

        Сары тузганак.

Җәйге челләдә

Сулар сиптек без

Су ташый-ташый

Тирләп пештек без.

        Чүп үләннәрен

        Кырып салдык без

        Гөл чәчәкләрен

        Сөеп бактык без.

Карлыган җыйдык

Тагын бакчада

Ясадык аннан

Татлы кайнатма.

        Чәй эчәр өчен

        Кирәк шикәр дә

        Шуңа эшләдек

        Без чөгендердә.

Рапортны шулай

Тәмам итәрбез.

Тагын сагынып

Җәйне көтәрбез.

        Нык безнең максат,

        Йөрәкләр кайнар.

        Эштән туймабыз

        Талса да куллар.

1нче А.Б:Киң кырларда тир түгеп ,мул уныш үстерүне игенчеләребез-иң кадерле кешеләребез.Без аларга чын күңелдән рәхмәт әйтик,аларның мактаулы һөнәрләрен үзләштерик !

2нче А.Б:Җөмһүриятебез игенчеләре Ватаныбызны елның елында мул уңыш белән сөендерәләр.Табигать шартлары  бик уңайлы булмаса да авыл хезмәтчәннәре 5 млн тонна уңыш җыеп алалар.

1нче А.Б:Кешеләр генә түгел ,үзләре кадерләп үстергән гәрәбәдәй тулы бөртекләр дә рәхмәтле аларга.

2 нче А.Б: Әй,игенче ,уч төбеңә алып яктыга куй-

        Янып торган алтын бөртек мин.

        Гәрәбәдәй тезеп түшеңә так-

        Нәкъ кояшның үзе кебек мин.

        Назлы нурын юмарт өләшкәнгә

        Мин кояшны сөям иң элек.

        Бар тереклек аңа тартылган күк,

        Рәхмәт әйтәм аңа үрелеп.

Кулларыңа алып татып кара-

Миңа сеңгән туфрак,җир тәме!

Ул кадәрле тәмле булмас идем,

Сеңми калса миңа тир тәме!

        Үстергән өчен куенында

        Җир-туфракны сөям иң элек .

        Тук башаклар гына аска карый-

        Рәхмәт әйтәм җиргә иелеп.

Уч төбенә алып яктыга куй –

Янып торган алтын бөртек мин.

Бөтен йөрәк җылың миңа сеңгән,

Бар нәрсәдән шуңа биек мин.

        Әй,игенче зур тырышлык куеп,

        Рәхмәт мине иккәнең өчен,

        Түм-түгәрәк ипи генә түгел-

        Сүнмәс кояш иткәнең өчен.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Методическая разработка уроков и внеклассного мероприятия «Проектная деятельность учащихся на уроках развития речи и внеклассном мероприятии по теме «Русские народные промыслы»

Проектная деятельность – один из лучших способов для совмещения современных информационных технологий, личностно-ориентированного обучения и самостоятельной работы учащихся. Главное – продумать ...

Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту. Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту.

Аннотацияк учебно-методическим  разработкам внеклассных мероприятий  по физической культуре с использованием нестандартного оборудования. 1....

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...