Брейн-ринг
классный час (5 класс) по теме

Брейн-ринг.

 “Бу дөньяны күр әле”.

 

Максат: Балаларда табигатькә,тирә-юньгә шәфкатьле һәм кайгыртучан булу хисләре тәрбияләү.

Укучыларның аңлау,уйлау сәләтләрен үстерү.Фикерләрен үз сүзләре белән әйтеп бирергә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon breyn-ring.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

Брейн-ринг.

 “Бу дөньяны күр әле”.

Максат: Балаларда табигатькә,тирә-юньгә шәфкатьле һәм кайгыртучан булу хисләре тәрбияләү.Укучыларның аңлау,уйлау сәләтләрен үстерү.Фикерләрен үз сүзләре белән әйтеп бирергә өйрәтү.

Укытучы: Борын-борын заманда яшәгән ди,ике дус-Табигать һәм Кеше.Алар бик тату яшәгәннәр.Табигать кешене ашаткан,эчерткән,киендергән,дошманнан саклаган.Дусты авырса,аны шифалы үләннәр ,җиләк-җимеш белән дәвалаган.Кеше чәчәкле болыннарда йөргән.Шулай итеп,Кеше баһадир булып җитешкән.

      Көннәрдән беркөнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган.Ул-Табигатькә каршы күтәрелгән.Аның болыннарын таптаган,агачларын кискән,урманнарын яндырган,

елгаларны пычраткан.Табигатьнең дә Кешегә ачуы чыккан.Ул Кешегә биргән байлыгын тартып алган:эчә торган суын киптергән,аны буш аланда калдырган.Кеше өчен дөнья ямь-сезләнгән;ул бик борчылган,Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган.Ул Табигатьне эзләп киткән.Көн барган,төн барган.Табигатьне табып,ул аннан гафу үтенгән.Сез ничек уйлыйсыз,Табигать Кешене гафу итәрме?(Җаваплар тыңлана).

     Бүген безнең Табигатькә багышланган Брейн-ринг булачак.Хәзер без бергәләп коман-даларга бүленербез,исемнәр сайларбыз.

1. Командага бүлү,исем сайлау:

1 команда “КУЯН”             2 команда “ТИЕН”                     3 команда “КЕРПЕ”

2. Һәр команда үзенә бер куплет шигырь уйлый.

3. Табышмаклар ярышы:

1 к: а) Урманнан чыгар,үзе чабар. Ул ни?

Б) Куян күк зур колаклы,

Ат түгел ул-тояклы.

Уйга калдык син нишләп,

Бу хайван булыр....

2 к: а)  Кош түгел-оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата,

Сызгырса,бөтен урманны яңгырата.

Ул ни?

Б) Килә бер батыр атлап,

Аягы баса лап-лап.

Урманда йөри,

Умартадан бал көри.

3 к: а) Бер йомгакта мең энә,

Сиңа тими,син тимә.Ул ни?

Б) Борыны кәкре-тармак,

Куллары ботак-тармак.

Кем бу,кара,күр әле,

Бу-килешсез-.......

4. Мәзәк сораулар.

1 к: Винни-Пух үзенең болыт булуына нинди бөҗәкләрне ышандырмакчы була?

(Бал корты)

2 к: “Уймак кыз “ әкиятендә нинди су хайваны бу кызга өйләнмәкче була?

(Гөберле бака)

3 к: Шул ук әкияттә нинди бөҗәк бу кызга өйләнмәкче була? (Май коңгызы)

5. Сораулар.

1 к: Агачның яшен ничек белеп була?(сырына карап)

 2 к: Ни өчен бүлмә гөлләренең яфракларыннан тузанны сөртеп торырга кирәк?

(һава суласын өчен)

3 к: Ни өчен юлларда яңгырдан соң яуган сулар тиз юкка чыга?(парга әйләнә)

1 к: Шикәрне нәрсәдән ясыйлар? (шикәр чөгендере,шикәр камышыннан)

2 к: Филләр йөзә аламы? ( әйе)

3 к: Нинди хайван үзенең табышын бөтен килеш йота? ( елан)

6. Музыкаль конкурс.

Исемендә МИ нотасы булган үсемлек исемнәрен язарга.

(Миләш,миләүшә,помидор,)

7. Дүртенчесе артык.

1 к: Күке,сыерчык,кара карга,чыпчык (чыпчык-бездә кала)

2 к: Аю,сыер,төлке,бүре ( сыер-йорт хайваны)

3 к: Каен,юкә,карлыган,имән (карлыган-куак)

8.Табышмаклар.

1 к: Кызыл тәлгәш аскан,

Каршыма чыгып баскан.

(миләш)

2 к: Энәләрен тоткан.

 Юл буена чыккан.

(чыршы)

3 к: Каны бар,җаны юк.

(балан)

9. Ситуацияләр.

1 к: Әгәр син согы агып тора торган агач күрсәң,нишләр идең?(ярасын балчык,я пластилин белән бәйлим)

2 к:  Узган ел без абыең Булат белән әбигездә кунакта булдык.Авыл малайлары безне урманга гөмбәгә чакырды.Урманда ике сәг. буе йөреп, 2 каен һәм 3 усак гөмбәсе таптык.Ә менә чебен гөмбәсе бик күп очрады. Абыең аны аягы белән таптады.Малыйлар аңа кисәтү ясадылар.Ни өчен агулы гөмбәне таптарга ярамый?

( Хайваннар туклана)

3 к: Балалар укытучы апалары белән урманга экскурсиягә бардылар.Алар юл буе урманның матурлыгына сокланып бардылар.Менә алар бер матур аланда җиттеләр.Алинә аландагы матур чәчәкләрне өзә башлады.Укытучы апа аңа кисәтү ясады.Ничек уйлыйсың.ул Алинәгә нинди кисәтү ясады икән?(чәчәкләрне күпләп өзәргә ярамый)

10. Шигъри пауза.Йомгаклау.

Туган як күгендә йолдызлар

Тоныкланса бер көн,нишләрмен?

Мин үскәч,корыса соңгы тал,

Серемне кемнәргә сөйләрмен?

Сандугачлар бизсә бакчамнан,

Ят күрсә җиремне торналар?

Нишләрмен еипсәләр күлләрем,

Корыса күкеле урманнар?

Тургайлар очмаса биектә,

Тозланса саф сулы чишмәләр?

Саекса илемдә елгалар?

Киләчәк буыннар нишләрләр?

Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,

Саф һава аллатсын битемне.

Юлымда чирәмнәр үссеннәр,

Кешеләр,саклагыз җиремне!

Нәтиҗәләр чыгарыла,җиңүчеләр билгеләнә.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

брейн-ринг "Содружество муз"

Конкурс знакоков искусств (материал к декаде искусств)...

Внеклассное мероприятие по истории. Брейн-ринг "Политическая раздробленность на Руси" 6 класс

Внеклассное мероприятие по истории. Брейн-ринг "Политическая раздробленность на Руси" 6 класс. Мероприятие подготовлено к предметной неделе. Участвуют команды параллели 6-х  классов....

физико-математический брейн-ринг

Внеклассное мероприятие для 9-10 классов. С помощью мероприятия хотелось повысить интерес учеников к предмету....

Сценарий брейн-ринга.

     Данный сценарий разработан для детей 4 -6 классов. Он позволяет в доступной и увлекательной форме закрепить знания, полученные на уроках. Вопросы брейн- ринга достаточ...

Физико-математический брейн-ринг 8-9 класс

Цель: -развитие и укрепление интереса к предмету, -развитие познавательной и творческой деятельности, -развитие культуры коллективного умственного труда....

Математический "Брейн-ринг" для учащихся 8-х классов

Данный «Брейн-ринг» способствует , развитию познавательной активности учащихся, логического мышления, внимания, повышению интереса к изучению математики, расширению кругозора , углублению знаний по ма...

Внеклассное мероприятие Математический «Брейн-ринг» в 8 классе

Цели:  Развивать и укреплять интерес  к математике, истории ее развития, мотивировать познавательную  деятельность, развивать сообразительность, любознательность,  логическое...