Тамчы-шоу
классный час по теме

Фаттахова Лениза Динависовна

интеллектуальная игра

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tamchy_-_shou_uen-yarysh.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

                            «Тамчы – шоу»

( Шәфкатьлелеккә  багышланган уен-ярыш)

Максат: 1. Укучылар күңелендә мәрхәмәтлелек хисләре уяту;

              2. Халкыбызның әкиятләрен, мәкальләрен искә төшерү;.

              3. Укучыларда матур әдәбият аша мәрхәмәтлелек хисләре тудыру;

              4. Аларның зирәклеген, җитезлеген үстерү;

Нәни улы әтисенә                                     Тырыш бала эш сөя,

Шундый бер сорау бирде:                        Китапка күңел сала

-Әти нәрсә ул яхшы,                                 Андыйларны мактыйлар

Нәрсә ул начар?-диде.                              Ул менә яхшы бала...

Була сугыш чукмары,                               Шәфкать итәр кечегә

Нәниләрне елата.                                      Юл куяр зур кешегә

Андыйлар турында мин                           Моның кебек баланы

Сөйләмәс идем хәтта.                               Яратмас кеше нигә?

Китапны әгәр ертсаң,                               Малай китте шатланып,

Дәфтәрләреңне  бозсаң,                           Вәгъдә бирде ул шуннан:

Укучылар сөйлиләр:                                “Мин яхшы малай булам

-Бу – начар малай,- диләр...                     Һичкайчан начар булмам”.

Хәерле көн, укучылар. Шәфкатьлелеккә  багышланган уен ярышыбызны башлыйбыз. Инде аңлаганыгызча, бүгенге уеныбызда сүз яхшылык, мәрхәмәтлелек хакында барачак. Әйе яхшылык турында күпме генә сөйләшсәк тә аз булыр. Ә яхшы гамәлләребез күбрәк булса,  тагы да күңеллерәк.

   Уеныбыз ярыш тибында булачак. Ике команда ярыша. Иң элек аларга исем, капитаннарын билгеләргә  һәм бер-берегезне сәламләргә туры килер. Киңәшләшә торыгыз. Укучыларыбыз хезмәтен бәяләп бару өчен мәртәбәле  жюри сайларга кирәк. (Жюри сайлана).

  • Рәхим итегез, укучылар. Сәламләү.

Хәйрия сүзе киң мәгънәгә ия. Ул мәрхәмәтлелек, ярдәм, кадер-хөрмәт, кече күңеллелек, шәфкатьлелек, юмартлык, игелеклелек, наз һәм игътибар һ.б. бик күп төшенчәләрне үз эченә ала

  1. Беренче конкурсыбызны  игълан итәм. Ул “Мәкаль әйтәм, беләсеңме”, - дип атала. 

Татар халкында яхшы күңеллелеккә, мәрхәмәтлелеккә  бик зур бәягә бирелгән. Шуңа күрә дә халкыбыз әлеге темага күп кенә мәкаль - әйтемнәр уйлап тапкан. Без аларны беләбез микән соң,  тикшереп карыйк. (Укучыларга төркемнәрдә  мәкальләрнең башы язылган кәгазьләр таратыла. Алар аны дәвам итеп бетерергә тиеш. Беренче булып тәмамлаган команда кыңгырау шалтырата)

Мәкальләр:

Яхшы сүз – җан азыгы.

Яхшылык кыл – савабы булыр.

Яхшы сүз – җанга рәхәт.

Олыларга хөрмәт ит,

Кечеләргә шәфкать ит.

Яктылык – кояш янында

Яхшылык – ана янында.

  Укучылар биремне эшләгән арада музыкаль   тәнәфес ясала.

Безнең беренче конкурсыбыз тәмам. Укучыларыбызга сүзне бирик. Иң беренче булып безнең   __________________ командасына сүзне бирәбез.

Жюри нәтиҗә чыгара.

 2 Икенче конкурсыбыз - ”Нәрсә соң бу – уйлап тап”, - дип атала.

  Әлегә безнең __________ командасы алда бара. Икенче конкурсыбызны алар башлап җибәрә. Тактада рәсемнәр эленгән. Мин рәсемнең беренче өлешен ачам, укучылар аның кайсы әсәр икәнен әйтә алсалар 5 очко куела, әйтә алмыйлар икән, икенче өлеше ачыла һәм 4 очко куела. Уенны башлыйбыз. (Тактада “Өч кыз”, “Шалкан” әкиятләреннән иллюстрацияләр эленгән. Укучылар кайсы әсәрдән икәнлеген таныганнан соң, әсәрнең уен темасына кагылышлы урыннарын күрсәтеп бирәләр)

Жюри нәтиҗә чыгара.

3.Өченче конкурсыбыз – “Хәрефләр дөньясында” . Ул  түбәндәгечә булачак. Бу конкурста укучылардан тапкырлык кына түгел, җитезлек тә сорала.  Һәр командагага хәрефләр таратам,  әлеге хәрефләрдән сүз төзергә кирәк. МӘРХӘМӘТ. Укучылар тактага чыгып тезәләр. Әлеге сүзнең мәгънәсен ачыклыйлар. Үзләренең дә берәр яхшылыклары турында сөйлиләр.

Өченче конкурсыбызга нәтиҗә ясау өчен сүзне жюрига бирәбез.(Жюри нәтиҗәләрне укый. Урын номинацияләр буенча чыгарыла). 

Шәфкатьлелеккә  багышланган “Тамчы – шоу уеныбыз ахырына якынлашты. Безнең укучыларыбыз үзләренең яхшы күңелле. Мәрхәмәтле икәнлекләрен сүздә генә түгел, эштә дә күрсәттеләр.  Шуңа күрә дә

______________командасы уенчылары “Иң яхшы күңел”, ә __________ командасы уенчылары  “Иң мәрхәмәтле йөрәк” медальләре белән бүләкләнәләр. Аларга һәрвакыт шулай изге гамәлләр генә кылып яшәүләрен телим. Хәйрия елы дәвам итә. Ләкин изгелеккә чикләр юк. Без сезнең күңелләрегездә яхшылык хисләрен кузгата алганбыз икән, димәк Татарстаныбыздагы 2007 ел Хәйрия акциясендә үз өлешебезне керткәнбез дигән сүз.

  Тормыйк көтеп яхшылыкны безгә

Эшләр диеп кемдер.

Яхшылыклар эшлик. Әйдә син дә

Үз – үзеңне күндер.

Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,

Бу заманда бигрәк.

Яхшылыклар эшләү җиңел түгел,

Ә эшләргә кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тамчы-шоу" Интеллектуаль бәйге

Г.Тукайның тормышы,иҗаты буенча...

"Тамчы-шоу"интеллектуальная игра, посвященная со дня рождения М.Джалиля.

Интеллектуальная игра, посвященная к 105-летию со дня рождения М.Джалиля....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Тамчы –шау” әниләр өчен интеллектуаль уен

“Тамчы –шау”    әниләр өчен интеллектуаль уен Максат: гаиләләрне бердәм белем, тәрбия бирү киңлегенә җәлеп итү; тату ,белемле гаиләдә генә балаларны эш сөючән итеп үстерү мө...

Тамчы шоу

      7нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән һәм әдәбияттан Тамчы шоу уены эшкәртмәсе.   укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш бул...

«Тамчы - шоу» интеллектуаль уен

«Тамчы - шоу» интеллектуаль уенының программасы...