Әкиятләр аланы
классный час по теме

Шамсиева Гульназ Миннегараевна

Әкият геройлары башлангыч сыйныф укучыларын маҗаралы илгә сәяхәткә чакыра. Уен барышында укучыларның белемнәре, логик фикерләүләре, игътибарлылык дәрәҗәләре тикшерелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kiyat_alany.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

                                     Әкиятләр аланы

                                       (уен –ярыш)                                                                

                                                               Татарстан Республикасы

                                                               Азнакай муниципаль районы

                                                               Уразай төп гомуми белем

                                                               бирү мәктәбе китапханәчесе                                                                          

                                                               Шәмсиева Гөлназ Миннегәрәй  

                                                               кызы                                    

                                                                 

Зал матур итеп бизәлгән, төсле итеп ясалган әкият геройлары, төрле әкиятләр күренешләре – рәсемнәр, әкият китапларыннан күргәзмәләр.

Матур көй астында Кызыл калфак булып киенгән укытучы чыга, кулына кәрҗин тоткан.

Кызыл калфак.  

Әкият сөючеләр,

Сөйләче, диючеләр,

Яле, бире  килегез,

Тирәли тезелегез.

Әкият сөйлим сезгә

Тезеп сүзләрен – сүзгә.

Бүген – бүген заманда

Уразай мәктәбендә

Белем ала балалар

Башлангычлар илендә. (укучыларны күрсәтә)

Маҗаралы китаплар

Укырга яраталар,

Әкият геройларын

Безгә дә таныталар.

Сезнең алда тезелеп

Утыра әкиятчеләр.

Белем илендә алар

Барысы да көчлеләр.

Кызыл калфак:

Исәнмесез, балалар! Мине таныдыгызмы?   Дөрес, мин Кызыл Калфак.

Безнең мәктәптә нишләп

йөрисең син дисезме?

Адаштым бит дусларым,

Явыз бүре алдалап

Юлларымны бутады.

Үзем юлны табалмам дип

Кердем мин сезнең янга.

Әйтегезче, балалар,

Булышырсызмы миңа?  

 

Балалар:

Булышырбыз!

Кызыл калфак:

Ай, рәхмәт, нәниләрем! (балалар ике команда булып тезеләләр)

Әбием янына барып җитәр өчен безгә күп кенә биремнәр үтәргә кирәк. Чү, балалар, бу ни тавыш? Кемдер килә түгелме? (музыка астында Буратино белән Мальвина керәләр)

Буратино.

Мин Бу – ра – ти – но!

Бик кызыклы  әкияттән буламын.

Сезнең җавапларны тыңлап

Бәяләргә торамын.

Үзем шаян, тиктормас,

Укырга да яратмыйм.

Китап укып торганчы

Уйнар идем туйганчы.

Тик Мальвина мәҗбүри

Сезнең янга китерде.

Күп белүче балалар

Барлыгын төшендерде.

Ярар, карап карыйк,

Нәрсәләр майтарырсыз,

Бәлки әле укырга

Кызыктыра алырсыз?

Мальвина

Мин ышанам, Буратино,

Сиңа монда бик ошар.

Укуның кирәклеген

Белемнең тирәнлеген

Мәктәптә аңлаталар.

Тапкырлыкка, зирәклеккә

Сынарга яраталар.

 

Кызыл калфак:

Сез утырыгыз, дуслар,

Игътибарлы булыгыз.

Һәр команда җавабына

Гадел бәя куегыз.

1 команда:

Әкиятләр тыңлыйбыз,

Дөреслек һәрчак җиңә.

Командабыз “Буратино”

Сәлам юллыйбыз сезгә!

2 команда:

Әкиятләр сөйлибез

Уку дәресләрендә.

“Мальвина” командасыннан

Ялкынлы сәлам сезгә!

Кызыл калфак.

Дуслар, миндә әкиятләр аланының картасы бар. Сез юлга чыгарга әзерме?

Балалар:

Без әзер! Һәрвакыт әзер!

Кызыл калфак:

Кара урманда адашуы бик тә җиңел. Әкият геройларына һәрвакыт адашмаска йомгак ярдәм иткән. Аны  тәгәрәтеп җибәрәсең дә, ул үзе юл күрсәтә. Безгә дә йомгак ярдәм итәр микән? (Йомгак тәгәрәтеп җибәрә) Менә сезгә шундый бирем: Нинди әкият геройларын беләсез? Кем күбрәк әйтер?  (Җаваплар тыңлана)

Әкият иле бик зур. Аны җәяү үтүе дә авыр. Безгә тиз йөрүче итекләр (сапоги – скороходы) ярдәм итәр. Бу итекләр гади генә түгел, алар белән бер атлар өчен, дөрес итеп сорауга җавап бирергә кирәк. Кайсы команда тылсымлы итекләр белән ераграк китәр икән?

1 нче командага:

1. Карлсон кайда яши:

- өйдә

- түбәдә

- подвалда

2. “Алтын ачкыч” әкиятендәге ташбаканың исеме?

 - Тортилла

-  Алиса

- Тратила

3. “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” әкиятенең авторы кем?

- Р.Батулла

- А.Алиш

- М. Җәлил

4. “Сим – сим, ач ишекне” җөмләсе кайсы әкияттән алынган?

- Зирәк карт

- Таңбатыр

- Али – баба һәм 40 юлбасар

5. Явыз кайнанасыннан качып киткән кызның исеме?

- Айсылу

- Гөлчәчәк

- Елена

6. Бу кош бик тә күп сөйләве аркасында үзен дә, хуҗасын да харап итә яза? Бу нинди кош?

- бытбылдык

- үрдәк

- сандугач

7. Өч дуңгыз баласының исеме ничек булган?

- Нуф-нуф, Наф- Нуф, Ниф-Наф

- Нуф-нуф, Наф-Наф, Ниф-Ниф

- Наф-Наф, Ниф –Нуф, Нуф – Ниф

2 нче командага:

1. Кащейны үтерер өчен нәрсәне табарга кирәк?

  • пычак
  • инә
  • кайчы

2. Әстерхан чикләвеге кабыгында йоклаучы кызның исеме:

-  Алиса

- Дюймовочка

- Аленушка

3. “Өч кыз” әкиятенең авторы

 - Халык

 - Андерсен

 - Ш.Галиев

4.”Крекс, фекс, бекс” җөмләсе кайсы әкияттән алынган?

- Буратино

- Шалкан

- Сертотмас үрдәк

5. Простоквашино авылындагы почтальонның фамилиясе ничек?

-  Фечкин

-   Печкин

-  Лечкин

6. Крокодил Гена нинди уен коралында уйный?

      -    сорнай

  • гармун
  • балалайка

7. Өеннән качып, күп кенә авырлыкларны җиңеп, хәйләкәр төлке тарафыннан һәлак булган герой?

- куян

- күмәч

- әтәч

Кызыл калфак:

Без сезнең белән бик еракка киттек. Тамагыбыз да ачты. Ничек инде үзе әзерли торган ашъяулыктан башка, ди. Тик аңарда әле берни дә юк. Ә менә сез дөрес җавап бирсәгез, тәмле әйберләр барлыкка килер. (кыңгырау шалтыраталар).

  • Кызыл калфак үзенең әбисенә нәрсә алып бара? (пәрәмәч)
  • Солдат балтадан нәрсә пешерә? (ботка)
  • “Бака – патшабикә” әкиятендә патша киленнәренә нәрсә пешерергә куша? (ипи)
  • Винни –Пух нәрсә ярата? (бал)
  • Чүлмәк туктый алмыйча урамны нинди ризык белән тутыра? (ботка)
  • Тычкан ярдәменнән башка җирдән алынмаган яшелчә? (шалкан)
  • Ул әбидән дә кача, бабайдан да кача? (күмәч)
  • Бу әкиятнең персонажлары җиләк – җимешләр, яшелчәләр. Нинди әкият турында сүз бара? (Чиполлино)

Кызыл калфак:

Рәхмәт, балалар. Сезнең белән бик күңелле, сез бер дә аптырап тормыйсыз. Минем кәрҗинемдә  дә сезгә табышмак – предметлар бар бит әле. Хәзер мин сезгә алар турында сөйлим, ә сез уйлап табыгыз, нинди әкияттән икәнен дә әйтерсез.

1). Бу предмет белән бик матур әйберләр тегәргә мөмкин, теләсәң рус әкиятендәге куркыныч явызны да үтерергә була. (инә)

2). Бу предмет ярдәмендә әкият герое үзенең акыллы хатынын сазлыктан таба, ә ул кыз сихерләнгән була. (ук)

3). Бу матур әйберләрне үги кыз үзенең явыз үги әнисенә кыш көне  урманнан җыеп алып кайта. (чәчәкләр)

4). әкият герое аның белән үзенең озын чәчләрен тарый (тарак)

5). Бу әйберләрне урмандагы җәнлекләргә тараталар, беренче килгәнгә иң матуры, купшысы, иң соңгы килгәнгә иң кечкенәсе эләгә (койрык)

Кызыл калфак:

Ә хәзер, дуслар, сезгә әкиятләрдән өзекләр тәкъдим итәм. Нинди әкият икәнен әйтерсез микән? (Аудиоязмада өзекләр тыңлана, җаваплары әйтелә, бәйгегә йомгак ясала).

Мальвина:

Я, дустым, Буратино,

Нәрсә әйтерсең хәзер?

Укырга йөрерсеңме?

Сүземне тыңларсыңмы?

Буратино:

Рәхмәт, сиңа, Мальвина

Мин сүз бирәм бүгеннән

Барачакмын укырга,

Китап алып кулыма.

Телим сезгә, балалар,

Зур иҗади уңышлар,

Минем кебек ялкаулар

Арагызда булмасын.

Күп белергә теләгегез

Беркайчан югалмасын.

Кызыл калфак:

Миңа да бик нык ярдәм

Иттегез сез, балалар.

Хәзер инде бүрегә

Беркайчан да алданмам.

Әкиятләр аланында

Очрашырбыз әле без,

Күрешкәнчегә кадәр

Дусларым, сау булыгыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...

Урок литературы в 7 классе "Под алым парусом мечты" (по произведению А.Грина "Алые паруса")

познакомиться с личностью писателя; вместе с героями повести выяснить, какую роль в жизни человека играет мечта; что такое чудеса, что нужно человеку, чтобы быть счастливым....

Әкиятләр кичәсе!

Абдулла Алиш белгәнегезчә балалар өчен бик күп әкиятләр язган. Әтисе аның укымышлы булган. Газета- журналлар яздырып алган, татар һәм көнчыгыш әдәбиятен белгән, ә Г.Тукай иҗатын яттан белг...

Әкиятләр кичәсе!

Абдулла Алиш белгәнегезчә балалар өчен бик күп әкиятләр язган. Әтисе аның укымышлы булган. Газета- журналлар яздырып алган, татар һәм көнчыгыш әдәбиятен белгән, ә Г.Тукай иҗатын яттан белг...

План – конспект урока по русской литературе на тему: «В тени алых парусов» (по повести А.Грина «Алые паруса») (V класс)

Урок знакомит учащихся с жизнью и творчеством А.С. Грина; вызвать читательский интерес к его произведениям романтического направления....

Татар халык әкиятләре һәм аларның төрләре. Әкиятләрнең төзелеше.

Максат: 1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлы­гы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү;2. Әкиятләрне ...