2012 нче ел - тарихи-мәдәни мирасы елы
план-конспект занятия на тему

Рамазанова Розалия Гарифулловна

      Президент Рөстәм Миңнеханов 2012 елны Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы дип игълан итте. Үз илендә яшәүче кеше үз телен, тарихын белергә һәм аны сакларга тиеш. Тарихыбызны, мәдәниятебезне белеп, аны саклап, киләчәк буынга да тапшырсак иде! Тарихи – мәдәни мирас елында тарихыбызны өйрәнүгә күбрәк игътибар бирелү, төрледән - төрле чаралар үткәрелү һәр кешенең күңелендә үз халкына булган мәрхәмәтлелек һәм хөрмәт чаткыларын тагын да күбрәк кабызса иде! Үз тарихын һәм мәдәниятен белгәндә генә кеше милләт буларак яши бит ул!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2012_nche_el-tarikhi-mdni_mirasy_ely_plan-konspekt.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

2012 нче ел - тарихи-мәдәни мирасы елы

Максат: Укучыларның туган як, Казан каласы тарихы белән кызыксынуын үстерү, алар күңелендә башкалабызны ихтирам итү, сөекле халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү, патриотик һәм гражданлык тәрбиясе бирү.

Җиһазлау: М.Шәмсетдинованың “Тәравих” инструменталь музыкасы, Казанга багышланган җыр язмалары, Казанның 1000 еллыгы эмблемасы, Ф.Латыйфиның “Хыянәт” романы, компьютер, проектор, магнитофон, чүлмәк, Казанда яшәп иҗат иткән якташларыбызның портретлары, китапларыннан күргәзмә.

Барышы.

Оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

      Президент Рөстәм Миңнеханов 2012 елны Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы дип игълан итте. Үз илендә яшәүче кеше үз телен, тарихын белергә һәм аны сакларга тиеш. Тарихыбызны, мәдәниятебезне белеп, аны саклап, киләчәк буынга да тапшырсак иде! Тарихи – мәдәни мирас елында тарихыбызны өйрәнүгә күбрәк игътибар бирелү, төрледән - төрле чаралар үткәрелү һәр кешенең күңелендә үз халкына булган мәрхәмәтлелек һәм хөрмәт чаткыларын тагын да күбрәк кабызса иде! Үз тарихын һәм мәдәниятен белгәндә генә кеше милләт буларак яши бит ул!

- Укучылар, без бүген даими борчулар белән  тулы, тиз үзгәрүчән тормышта яшибез. Артка борылып карарга, үткән чорлар турында уйланырга вакыт та юк. Әмма ничек кенә булмасын,  һәр халык үзенең тамырларын, тарихын хөрмәт итә, кадерләп саклый, чөнки бары тик үткәненә хөрмәт белән караучыларның гына киләчәге бар. Шул ук вакытта “тарих тегәрмәче” туктаусыз әйләнүен дәвам итә: һәр халыкның,  илнең, шәһәрнең тарихында дөньякүләм  әһәмияткә вакыйгалар була.

1.Мәсьәлә кую, аны чишү.

Укытучы. Әйе,безнең Казаныбыз да 1000 елык үзенең серле исеме һәм аннан да серлерәк, гаҗәеп һәм  шөһрәтле тарихы булган шәһәр ул. Әйдәгез әле, бүген без дә Казан серләренә төшенеп карыйк.

Узган юлга, үткән көннәреңә

Ыргытасы булсаң әгәр ташлар,

Киләчәгең синең өсләреңә

Дөбердәтеп таулар ишә башлар.

     Уеныбызны башлап җибәргәнче, башта җюри сайлап алыйк. Мин.......тәкъдим итәм.

     Бүгенге бәйгедә 2 команда үзара көч сынашачак. Беренче команда егетләр,икенче команда кызлардан гыйбәрәт. Ә хәзер командаларның үзләренә сүз бирик.Алар үз исемнәренең мәгънәсен  һәм бу исемне ни өчен сайлауларын аңлатып бирергә тиешләр.Рәхим итегез! Сүз беренче командага бирелә.

Беренче команда – “Колшәриф”

Икенчесе – “Сөембикә”.

Беренче турны башлап җибәрәбез!

l тур.   Кайсыгыз  җитез?

1.   Казан шәһәренә ничәнче елда нигез салына? (1005)

2.   Сөембикә манарасы ничә катлы?(7)

3.   Татарстан милли китапханәсенә кем нигез салган? (Ушаков)

4.   Татарстанның беренче президенты?(М.Шәймиев)

5.  Казан ханбикәсе? (Сөембикә)

6.  Казан дәүләт  университеты кайчан ачыла?(1804)

7.  КамАЗ машиналары чыгарыла торган шәhәр?(Чаллы)

8.  Төрки халыкларда яңа ел бәйрәме ?(Нәүрүз)

9.  Республиканың төп табигый байлыгы ?(нефть)

10.   Җәйнең беренче аенда үткәрелә торган бәйрәм?(Сабантуй)

11 Кремль каршындагы мәйданга кемгә һәйкәл куелган?(М.Җәлил)

13.   2005 нче елда булган зур юбилей.(Казанга 1000 яшь)

14 Сөембикә манарасының биеклеге ничә метр?(58 м)

 

ll тур.  Тарих тәгәрмәче

Тарих – дәһшәтле, ул – мәгърур, ул – бөек. Тарих – киләчәккә маяк, үткән дәверләр безгә олуг сабак.
Тарих – изге нәрсә. Нинди канлы, фаҗигале, хәсрәтле булса да, ул – изге. Шуңа күрә, беркемнең дә аны онытырга хакы юк…

1 нче команда.

1.Казан кирмәнендә урнашкан Сөембикә манарасы урынында элек нәрсә булган?(Хан мәчете)

2. Идел буе Болгар дәүләте ничәнче елда Ислам динен кабул итә. (  922 нче елда)

3. Иң данлыклы сәидләрнең берсе –  ул Казан ханлыгында зур урын тоткан, сәясәтче буларак, дәүләт эшендә катнашкан. Үзенең шәкертләре белән бергә 1552 елда , Казан ханлыгын яклап , һәлак булган. (Кол Шәриф)

4. Кол Шәриф мәчете ничәнче елда төзелеп бетә?( 2005)

  1. «Ител суы ака торур» дигән тарихи әсәрне кем язган?(Н.Фәттах)

 6.  Сөембикә манарасында ничә ишек бар?( 2 ишек)

2 нче команда

1.  Казан ханлыгында барлыгы ничә хан идарә иткән? (15)

  2.  Сөембикә манарасына исемне кемнәр кушкан?(русслар, князь Лопухин)

3. 1730 нчы елларда манарага нәрсә урнаштырылган, 1980 нче елда ул татар җәмәгатьчелеге таләбе буенча үзгәртелә?(Икебашлы бөркет  ярым айга алышына)

4. Хан урынына хан булып, торалмадым пан булып,

    Гаҗизләндем морзаларга, йөрәгем, бәгърем кан булып.(“Сөембикә” бәете)

5. Бүгенге көндә Казандагы иң зур мәчет кем исемен йөртә?(Кол Шәриф)

6. Казан нинди елга буена урнашкан?(Идел)

   lll тур.
Игътибарлылык  бәйгесе

Сорау

  Биектау дигән сүз нинди төс белән язылган?

(рәсемне карау)

Сорау

Кабер ташына кем исеме язылган?

(рәсемне карау)

    lV тур.

Мөстәкыйльлек

Ә хәзер һәр команда Казан турында шигырь сөйләргә тиеш.

V  тур.

“Сынатма, капитан!” Капитаннар ярышы.
Сез – булдыклы капитаннар,
Сезнең янда зирәкләр.
Зирәклектә бөтен хикмәт –
Андыйлар бик кирәкләр.

2 нче команда

  • 1. Эт чаба дип чаба торган бөҗәк ( бет)
  • 2. Бору өчен җайлы булган кеше әгъзасы ( колак)
  • 3.Утын төяп бармый торган урын ( урман)
  • 4. Үзең утырган ботакка чаба торган эш коралы ( балта)
  • 5. Казыган чокырга төшүче кеше ( үзе)
  • 6. Сүз төркемнәрен өйрәнә торган фән (Морфология)
  • 7. Әсәрдәге каршылык (Конфликт)
  • 8. Сәхнә әсәре язучы (Драматург)
  • 9. Китаплар саклана торган җир (Китапханә)
  • 10. Мәктәптә укучылар ашый торган җир (Ашханә)
  • 11.Казан уневерсиада кайчан үтәчәк?(2013 ел,6-17 июль)

1 нче команда

  • 1.  Үзеңне үзең мактама  (Кеше сине мактасын)
  • 2. Ул кыш көне ява (Кар)
  • 3. “ “Итил суы ака торур”  әсәренең авторы кем? ( Нурихан Фәттах)
  • 4. Яз белән көз нәрсәгә бетә? ( “З” хәрефенә)
  • 5. Авазларны өйрәнә торган фән? ( фонетика)
  • 6. Шигырь белән язылган катлаулы төзелешле әсәр? ( поэма)
  • 7. 1 китап - китап, 3 китапны бер сүз белән атагыз.
  • 8. Әсәрне сәхнәгә куючы? ( режиссер)
  • 9 . Халкына, Туган иленә бирелгән кеше? ( патриот)
  • 10. Нинди санны уңга, сулга укысаң да, бер үк сан чыга? ( кырык) 
  • 11.Универсиада талисманы нидән гыйбәрәт?(Юни кушаматлы канатлы ак барс малае)

Уеныбыз шуның белән тәмам,сүзне җюрига бирәбез.Рәхим итегез!

Кичәбезне шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:

Кичкәнсең күп гасырларны,

И борынгы яшь калам!

Һәр урамың, ташыңнан мин

Җылы табам, ямь табам.

Күп гасырлар кичкәнсең син,

Мәңге япь-яшь башкалам.

Безне шулай матурлыкка,

Батырлыкка дәш һаман.

Игьтибарыгыз өчен зур рәхмәт !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нәсыйхәтләр – иң кадерле мирас.

Ризаэддин Фәхреддин гыйлемне  дөнья һәм ахирәттә үзенә файдасы яки зарары булачак нәрсәләрне белү дип атый һәм гыйлемнең кешеләргә генә хас олуг бер сыйфат һәм гыйлем өйрәнүнең бәндәләр өстендәге...

Научное общество учащихся "Мирас"

Положение о НОУ "Мирас", устав, план работы, отчеты за 2008-2009уч.г,2010-2011уч.г....

"Мирас юлы" программасы

Варислар белән эшләү өчен "Мирас юлы" программасы (стендка материал)...

"Прометей мирасы" - химик кичә

Методическая разработка внеурочной деятельности для младших школьников...

Р. Фәхреддиннең бай мирасы

“Татар мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхреддиннең бай мирасы” исеме астында язылган хезмәтемдә Раиф Мәрдановның “Мөфти Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләре”  һәм “Ризаэтдин Фәхретдин: Фәнни-биографик җыентык...